Тарихи мирас Уку өчен 4 минут

Йөз еллык хәтер

Күптән түгел республиканың Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылында күренекле якташлары – күпкырлы талант иясе, актер һәм радио режиссеры, шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Госман Әхмәтҗановны искә алып, «Йөз еллык хәтер» кичәсе үткәрелде.

Кичәгә Госман аганың балалары, туганнары, театр һәм радиодагы хезмәттәшләре җыелышып кайткан иде. Түбән Бәрәскәнең мәдәният йорты бинасы, күрше-тирә авыллардан аермалы буларак, өстән төшерелгән проект үзгәртелеп, киңәйтелеп төзелгән. Тамаша залы гаҗәеп зур булуга карамастан, шыгрым тулы иде – олысы-кечесе данлыклы авылдашларының якты рухын искә алырга, гыйлем һәм фәһем тупларга килде.

 

Түбән Бәрәскәдән чыккан күренекле кешеләрнең барысы турында да берочтан сөйли башласак, безгә бик күп вакыт кирәк булыр иде. Госман Әхмәтҗановның алар арасында үз урыны бар.

 

 

Госман Нигъмәтҗан улы Әхмәтҗанов.

 

 

Татар энциклопедиясеннән:

 

Госман Нигъмәтҗан улы Әхмәтҗанов 1925 елның 23 июнендә Әтнә районы Югары Бәрәскә авылында дөньяга килә. Бөек Ватан сугышында катнаша. 1949 елда Татар театр техникумын тәмамлый. 1949-1960 елларда Татар академия театрында актёр. 1960-1986 елларда Татарстан Министрлар Советының Телевидение һәм радиотапшырулар комитетында, 1965-1986 елларда һәм 1995 елдан радио режиссёры.

 

Татарстан радиосында радиодрама жанрын үстерүгә зур өлеш кертә. Аның шигырьләренә Фасил Әхмәтов, Ренат Еникиев, Нәҗип Җиһанов, Шакир Мәҗитов һәм башка композиторлар тарафыннан көйләр языла. Нәҗип Җиһановның «Качкын» операсы либреттосын рус теленә тәрҗемә итә. Әкиятләр, әдәби әсәрләр, җыр текстлары, Казан кинохроника студиясе өчен тулы метражлы нәфис фильмнарның сценарийларын татарчага тәрҗемә итә.

 

 

Малым кала дип түгел, эшем кала дип борчылды

 

Тарихы XV гасырдан ук башланып киткән әлеге авылның үзе турында сөйли башласак, шулай ук, сүзебезнең очы-кырына барып җитә алмабыз. Биредәге күмәк хуҗалыкның матур эшләре, борынгы таш мәчетнең реставрацияләнүе, яңа төзелгән социаль объектлар, урамнарга гына түгел, хәтта тыкрыкларга да асфальт юл түшәлүе һ.б. турында республика халкы инде күптән белә, аларга сокланып, кызыгып яши. Менә шушы хуҗалык белән 35 ел дәвамында республикада мәгълүм шәхес Илгиз Хәйруллин җитәкчелек итә. Туган җиренең чын патриоты, зирәк җитәкче, оста оештыручы, шагыйрь җанлы, иманлы кеше. Тормыш юлдашы Сәрия ханым белән бергәләп, алар инде байтак еллар шушы төбәкнең тарихын өйрәнә. Әлеге хезмәтнең нәтиҗәсе булып, барлык авылдашларының нәсел шәҗәрәләре төзелгән, борынгы таш мәчеттә музей барлыкка килгән. Госман Әхмәтҗановның якты рухына багышланган кичә дә фәнни эзләнүләргә нигезләнеп оештырылган. Аның сценариен Сәрия ханым Хәйруллина язган һәм анда Госман аганың шәхесе дә, иҗаты да бик тирәннән ачып бирелгән.

 

 

Фоат Галимуллин (сулда), Илгиз Хәйруллин, Луара Шакирҗан, Зөлфирә Зарипова, Илдус Әхмәтҗан.

 

 

– Балаларын, туганнарын, бергә эшләгән хезмәттәшләрен җыеп бер кичә үткәрергә дигән хыял күптәннән яшәп килә иде. Мондый очрашуга әзерлек ел буе дәвам итте, – диде Илгиз Хәйруллин кичәне ачып җибәргәндә. – Мин үземне бәхетле саныйм, чөнки Госман абый белән аралашырга насыйп булды. Мәктәп балалары белән очрашулар үткәрдек, ул авыл Сабан туена күренекле җырчы Эмиль Җәләлетдиновны алып кайтып, үзе рус теленнән татарчага тәрҗемә иткән «Җиңү җыры»н җырлатты.

 

Беркадәр аралашуыма куансам да, ник аның белән күбрәк очрашмадым икән, дигән үкенеч бар. Ул авылыбызның тарихын белүче «аяклы энциклопедия» иде бит, аннан бик күп белем алып калып булыр иде. Үкенечлесе шул.

 

Авырып яткан вакытында хәлен белергә баргач, Госман абый, нечкәреп калган беләген күрсәтте дә: «Ресурслар бетте», – диде. «Эшләнмәгән эшләр кала, башта күпме мәгълүмат тупланган, шуларны китап итеп бастырып чыгарасым бар иде, шул да торып кала», – диде. Берәү булса, үлем түшәгенә яткач, «дөнья кала, малым кала», дип борчылыр иде, ә ул шундый вакытында да «эшләрем кала», дип борчыла. Һәм үтә дә тыйнак, дөрес, матур итеп яшәгән кеше иде. Мин ул вакытта белмәдем, хәзер инде хатыным Сәрия авылдагы нәселләрне өйрәнә башлагач, бишенче буында Госман абый белән безнең уртак бабабыз булуы ачыкланды.

 

 

«Олы җанлы кеше генә башкаларны олылый ала»

 

Әйткәнебезчә, кичәгә Госман Әхмәтҗановның хезмәттәшләре, шәкертләре кайткан иде. Арадан берничә чыгышның төп фикерләрен теркәп куйыйк.

 

Илдус Әхмәтҗан, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты:

 

– Госман абый – минем укытучым. Мин 1973 елны театр институтын тәмамлап, Казанның Татар дәүләт академия театрына эшкә алындым. Әле беркем белми, беркем танымый. Ә менә Госман абый миңа игътибар иткән һәм радиога үзенең тапшыруларына чакыра башлады. Театрда бит шигырь сөйләргә дә, хикәя укырга да өйрәтмиләр, анда фәкать роль уйнарга өйрәтәләр. Госман абый мине шигырь укырга, хикәяләр укырга, радиоспектакльләрдә уйнарга өйрәтте һәм башка хезмәтләр башкаруда ул минем таянычым, остазым булды. Режиссерлык эше белән беррәттән ул артист та, язучы да иде, радиоспектакльләр өчен йөзләгән сценарий язды. Җыр тәрҗемәләрен карагыз: башка халыкларның җырларын ул шулкадәр табигый итеп тәрҗемә иткән, без аны татар җыры дип кабул итәбез. «Әниемә» җырын гына алыйк. Кем аны казакъ җыры дип уйлар?! Ул безнең татар әниләре турында бит! Минем йөрәгемдә Госман абый мәңге яшәр.

 

 

Кичәдән соң истәлеккә күмәк фотосурәт.

 

 

Луара Шакирҗан, театр белгече, Татарстанның халык артисты:

 

Без Бәрәскәгә һәрвакыт шатланып кайтабыз,чөнки сез ачык йөзле, олы күңелле. Бүгенге бәйрәм дә сезнең шәхесләргә рәхмәт һәм хөрмәт белән каравыгызны күрсәтеп торган бер гамәл. Безнең халкыбыз талантларга бай, әмма танылган кешеләрне менә шушылай зурлап искә алу һәр авылда кабул ителмәгән. Без әле күптән түгел генә Түбән Бәрәскәдә туып-үскән Рәфкать Бикчәнтәевның 100 еллыгын билгеләп үттек, шушы мәдәният йортына аның исеме бирелде. Боларның барысы да авылның җитәкчеләре тырышлыгы белән тормышка ашып килә.

 

Зөлфирә Зарипова, Түбән Бәрәскә тумасы, Татарстанның халык артисты:

– Госман абый миңа: «Без синең белән туган тиешле», – дип гел әйтә иде. Әти-әнидән яшьтән ятим калганлыктан, мин ул турыда белми үстем. Шулай да үземнән тугыз яшькә олырак апамнан ишеткәнем булды: әни үлгәч, Госман абыйның анасы Фәйрүзә апа безгә бер чиләк итле-токмачлы аш алып килгән. Бу да аларның миһербанлы, кешенең кайгы-хәсрәтен аңлый белә торган олы җанлы булуларын күрсәтеп тора. Ятим калган алты бала исеменнән бүген, менә хәзер Фәйрүзә апага бик зур рәхмәт әйтәсем килә.

 

Фоат Галимуллин, әдәбият галиме, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре:

Госман абый минем өчен бик кадерле кеше, чөнки ул миннән диктор ясады... Инде гомеренең соңгы көннәрендә ул миңа шалтырата: «Авырыйм, хәлем начарлана бара, шулай да туган көнемдә чәй мәҗлесе уздыра идем, син килә алырсың бит?» – ди. Ә миңа нәкъ шул көнне республика җитәкчелеге тарафыннан бик җитди эш тапшырылган иде. Бара алмадым, икенче көнне генә барып котладым, тагын берничә көннән аның вафаты турында ишеттем. Шул рәвешчә, аның соңгы мәҗлесендә була алмадым. Шунысы күңелдә үкенеч булып калды.

 

Дания Нурлы, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты:

Госман абый – зур шәхес, радионың атасы. Без аның белән тапшырулар, әдәби әсәрләр яздырдык, никадәр радиоспектакльләрдә катнаштым. Бервакыт Равил Шәрәфиев әйтә, «нәрсәгә генә тотынсаң да, синең тавышың ишетелә, хәтта электр кырынгычын розеткага ялгаган идем, анда да син сөйләп ятасың», ди. Шаярта, әлбәттә, ләкин бу сүзләрнең төбендә бик зур дөреслек ята: Госман абый минем тавышымны бик оста файдалана белде. Радио һәм театр минем өчен бер-берсеннән аерылгысыз иҗат мәйданнары булды. Моның өчен Госман абыйга мең-мең рәхмәтлемен. Изге күңелле кеше иде ул. Урыны Җәннәт түрендә булсын.

 

Гөлназ Шәйхи, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе:

 

– Шундый матур кичәне оештыручыларга, авыл халкына рәхмәт әйтәсем килә. Хатирәләр белән уртаклашканда Госман абый да безнең арада кебек тоела. Сез Госман абыйны гына түгел, Түбән Бәрәскәдә туган һәр шәхесне хөрмәтли беләсез. Олы җанлы кешеләр генә башкара ала мондый эшләрне. Шуңа күрә сез үзегез дә хөрмәткә һәм соклануга лаеклы затлар.

 

Татарстанның Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылында Госман Әхмәтҗановны искә алу кичәсеннән аудиоязманы (16+) тыңларга тәкъдим итәбез.

 

 

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи