Моннан 1100 ел элек Көнчыгыш Европа тарихында Идел-Урал төбәгенең тарихи барышын кискен үзгәрткән һәм аны ислам мәдәнияте юлына борган вакыйга була. Бу хактагы мәгълүматлар безгә Багдад хәлифәсе илчелеге сәркатибе, искиткеч һәм кызыксынучан кеше Әхмәд ибн Фадлан язмалары аша килеп җиткән һәм аның исеме белән мәңгелеккә бәйләнгән. Ул бу тарихи вакыйгада катнашкан һәм аны җентекләп тасвирлап та калдырган. Тарихчылар өчен барысы да аңлаешлы һәм шик барлыкка китерми кебек тоелса да, бу ерак үткәнне өйрәнгән саен, яңа сораулар туа, һәм аларга җаваплар эзләргә туры килә.

«Идел буе болгарларының рәсми рәвештә ислам динен кабул итүе». Фәрит Вәлиуллин ясаган мозаик панно. Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы
Ислам таралу юллары
Безне кызыксындырган тарих Идел ярларында барлыкка килсә дә, Габбасилар хәлифәлеге илчелеге турында әйтми мөмкин түгел. Әлеге илчелекнең үз тарихы бар. Вакыйга 921 елның язында, Багдад хәлифәсе әл-Мөктәдир сараена ерак төньяк иленнән Хәзәр тәхәллүсле Габдуллаһ ибн Башту исемле илче килгәч башлана. Ул Болгар хакименең хәлифәгә, сарайның эчке эшләре башлыгы Нәзир әл-Хәрәмигә һәм вәзир Хәмид ибн әл-Габбаска язган хатларын алып килгән булса кирәк.
Багдадка илчелек оештыру мөмкинлеге сәүдә юлларына бәйле. Бөек Ефәк юлы Урта Азия аша төньякка һәм Идел буйлап Балтыйк диңгезенә таба сузылган. Аның чәчәк атуы IX гасырга туры килә. Ул вакытта төньякка тәмләткечләр, ефәк, кыйммәтле ташлар, фарфор, пыяла һәм төрле төстәге керамик савыт-саба, кипкән җимешләр китсә, аларга алмашка Көнчыгыш илләренә тире, балавыз, балык җилеме, коллар, гәрәбә, кылычлар, көбә күлмәкләр килә. Әмма Европа базарларында иң табышлы һәм популяр товар булып көнчыгыш көмеше саналган. Көмештән сугылган тәңкәләр салкын Балтыйк ярларыннан һәм Уралдан алып Гарәбстанның эссе чүлләренә һәм тропик Африкага кадәр акча берәмлеге булып хезмәт иткән. Археологлар тапкан тәңкә хәзинәләре урта гасыр сәүдәгәрләренең маршрутларын ачыкларга ярдәм итә.
Идел буен Урта Азия белән бәйли торган икенче бер мөһим сәүдә юлы булып Хәрәземнән башланып, Үст-Үрт чүле аша узып, Җаек елгасының урта агымын кичеп, Идел-Агыйдел буена – Болгар шәһәренә барган кәрван юлы торган. Тәңкә табылдыкларына караганда, бу юл 840 нчы елларда ук эшли башлаган. Әлеге маршрут буенча йөк йөртү аеруча куркыныч булган. Бер урта гасыр кытай сәяхәтчесе Азия кәрван юлларын менә болай тасвирлый: «Сәяхәтчеләр юлны элек узган кәрваннардан калган кеше һәм хайван сөякләренә карап кына тапканнар. Һичбер җирдә чишмәләр дә, көтүлекләр дә булмаган. Еш кына эссе җил искән, шулвакыт кешеләр дә, хайваннар да хәлсезләнеп җиргә егылган».
Болгар иле көнчыгыш сәүдәгәрләренең соңгы тукталышы булган, ләкин товарлар корабларда һәм коры җир буйлап Руська һәм Төньяк Европага таба хәрәкәт итүен дәвам иткән. Идел буе Болгар дәүләте бу сәүдәдә төп рольне уйнаган, Көнчыгыш белән Европа арасында чын күпер булып хезмәт иткән. Нәкъ менә дөнья сәүдәсендәге уңайлы урыны аркасында болгар кабиләләрендә тиз арада утрак тораклар һәм кабилә берлекләре барлыкка килгән. Халыкара сәүдәдән килгән байлык мал-мөлкәт туплауга һәм дәүләт барлыкка килүгә сәбәп булган.
Идел буена ислам Урта Азия һәм Бохарадан килгән
Баштарак болгар кабиләләре, Хәзәр каһанлыгына бәйлелектә калып, ясак түләргә, ә аларның хакимнәре каһаннарга балаларын тоткын итеп бирергә мәҗбүр булганнар. Ләкин X гасыр башында икътисади куәт һәм сәяси бөтенлек иң көчле өч кабиләнең – болгар, барсил һәм эскелләрнең берләшүенә китергән. Алар хәзәрләр хакимлегеннән азат ителү өчен көрәш башлаган.
Ислам дине бер йодрыкка туплануның байрагы һәм идеологиясе булып торган. Мәҗүсилек төрле кабиләләрне берләштерә һәм хәзәрләрнең иудаизмына да каршы тора алмаган. Ул әйләнә-тирә дөньяны рухи аңлау чарасы буларак борынгы заманнарда барлыкка килгән һәм кабиләнең эчке тормышын көйләгән.
Ислам дине Урта Идел буена шактый иртә, беренче сәүдәгәрләрнең кәрваннары белән бер үк вакытта үтеп керә. Исламның Идел буе Болгар дәүләтендә таралуы Урта Азиядән килгән көчле мөселман лидерларының булуы белән дә бәйле. Бу факт хәтта рәсми болгар тарих традициясендә дә чагылыш тапкан. Андалусиядән (Испаниядән) килгән гарәп сәүдәгәре һәм дипломаты Әбу Хәмид әл-Гарнатый хезмәтендә Болгар әмире исламны «Бохарадан килгән бер фәкыйһ» аны дәвалаганнан соң кабул иткән дип хәбәр ителә. Шуннан соң Болгар дәүләтенең бөтен халкы исламга күчкән, һәм нәкъ шуның аркасында ул сугышта хәзәр каһаны гаскәрен җиңгән.
Аеруча киң таралган XVIII-XIX гасыр тарихи риваятьләрдә Болгарга исламның таралуы Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) өч сәхабәсе белән бәйле. Аларның берсе хакимнең кызын үлемгә китерә торган чирдән савыктырган һәм, аңа өйләнеп, яңа ислам династиясенә нигез салган. Бу риваятьтә хакыйкать тә юк түгел. Әлеге риваятьне урта гасыр болгар тарихчыларының үзләренең дини тамырларын борынгырак итеп күрсәтергә теләүләре, Идел буе Болгар дәүләте халкы белән пәйгамбәр сәхабәләре арасында кардәшлеккә дәгъва итүләре һәм күрше кабиләләрдән үзләрен өстенрәк итеп танытырга омтылулары дип бәяләргә мөмкин.
Моннан тыш, күргәнебезчә, бер генә болгар риваяте дә яңа дин кабул итүне Багдад хәлифәләре белән бәйләп искә алмый. Болгарлар үзләре үк исламның килү урыны итеп Урта Азия һәм Бохараны ачык һәм аңлаешлы итеп күрсәтәләр. Эш шунда ки, Урта Азиядә, бигрәк тә Сәмәниләр сараенда исламның хәнәфи мәзһәбе киң таралган, ә Багдадта шәфигый һәм хәнбәли мәзһәбләре ныгыган. Ибн Фадланның болгарларның дини йолаларындагы «хаталар»ны (хөтбә уку үзенчәлекләре, хәлифә исемен искә алмау һ.б.) тасвирлаган юлларыннан бабаларыбызның нәкъ менә Әбү Хәнифә тәгълиматына ияргәне турында нәтиҗә ясарга мөмкин.
Болгарлар 922 елга кадәр үк исламда була
Исламны рәсми кабул итү кайчан булган соң? Аңа төгәл генә җавап бирү кыен, ләкин күп кенә фактларга караганда, Багдад хәлифәсе белән сөйләшүләр башлаган «Болгар мәлиге» Алмыш үзе һәм хәтта әтисе дә мөселман булган. Ислам динен Алмыш үзе, аның иң якын көрәштәшләре (шул ук Габдуллаһ ибн Башту һ.б.) һәм яраннарының бер өлеше (мәсәлән, бәрәнҗәр ыругының хәтта үзенең агач мәчете тә булган) тоткан. Болар барысы да исламның Идел буенда 922 елда рәсми кабул ителгәнче үк үз урынын яулый башлавын сөйли. Әлеге процесс сәүдә активлыгының кискен артуы, утрак тораклар барлыкка килүе һәм X гасыр башында болгарларның дәүләтчелеге иртә формалашу белән турыдан-туры бәйләнгән. X гасыр башы гарәп авторы ибн Рөстә язганча, «Болгар патшасы Алмыш ислам динен тота», ә «аларның (болгарларның) күпчелеге ислам динендә, һәм аларның авылларында мөәзиннәре, имамнары булган мәчетләре һәм башлангыч мәктәпләре бар».
Ислам динен рәсми рәвештә кабул итү
Сәмәниләр дәүләте белән шундый ныклы бәйләнеше булган болгар хакименең ни өчен Багдадка илчелек җибәрүе аңлашылмый кала. Күрәсең, Болгар хакиме Хәзәр каһанына бәйле булудан ялыккан. Әлеге бәйлелек авыр ясакта да, Алмышның кызларын хәзәр каһанының хатынлыкка, дөресрәге, тоткын итеп хурлыклы рәвештә тартып алуында да, хәтта Алмышның титулында да чагылыш тапкан. Борынгы төрки «илтәбәр» титулы каһанга буйсынган вассал хаким дигәнне аңлаткан. Әлбәттә, әлеге хәлне үзгәртергә кирәк булган. Әмма хәзәрләр белән турыдан-туры хәрби бәрелешкә керү өчен, Алмышның көче җитмәгән, теләктәшләр эзләргә кирәк булган. Кызганыч ки, сәмәниләр берничә сәбәп аркасында бу таләпкә җавап бирмәгән: мәнфәгатьләре Хөрәсәндә генә булу сәбәпле, алар халыкара сәясәткә сирәк кысылганнар, моннан тыш, үз империяләре X гасыр уртасында ук бетү һәм таркалу чорын кичергән. Болгарларның Хәзәр дәүләте белән көрәштә ярдәм итә алырлык башка дуслары булмаган.

Болгар манаралары. Рәсем «Архитектурные чертежи развалин древних Болгар. Сняты с натуры в 1827 г. архитектором А.Шмидтом» (1832 ел) исемле китаптан алынды.
Болгарларга, катлаулы хәлдән чыгу өчен, күптәнге сәүдә һәм этник мөнәсәбәтләр ярдәм иткән. Болгарлар хәзәрләрнең Багдад мөселманнары өчен дә коточкыч дошман икәнен яхшы белгән. Алар гарәпләрнең хәзәрләр белән VIII гасырда ук булган канкойгыч сугышлары турындагы тарихи хезмәтләрне дә укымый калмаганнардыр. Дин өчен сугышларның каһарманлык чоры хәлифәт өчен ерак үткәндә калган булса да, тарихи хәтергә нигезләнеп, Алмыш Багдад белән берлек төзү һәм үзара ярдәмләшү мөмкинлегенә өметләнә алган.
Ибн Фадлан язганча, Алмыш патша хәлифәдән хәтта «дин өйрәтүче, ислам кануннарын төшендерүче, мәчет төзүче кешеләр җибәрү»ен һәм «дошман патшалардан саклану өчен ныгытма төзүдә» ярдәм итүен дә сораган. Болгардан килгән илче хәлифә белән очрашырга һәм хатны тапшырырга ярдәм итәрдәй кешене дә тапкан. Ул хәлифә хезмәтенә килгәнче Хәрәземдә угызларга тимер сату белән шөгыльләнгән һәм хәтта Болгарда яшәгән Тәкин (яки Тәгин) исемле бер төрки булып чыккан. Болгардан илче килгән вакытта ул хәлифә гвардиясендә шактый дәрәҗәле урын биләгән.
Тәкин җитәкчелегендәге төрки гвардия, Нәзир әл-Хәрәми һәм хәлифә үзе «болгарларның бөек дәүләте» белән союз төзү өчен илчелек җибәрү карары кабул итә. Хәлифәне һәм аның сарай әһелләрен мондый план корырга нәрсә мәҗбүр иткәнен әйтүе кыен. Мөгаен, Болгар илтәбәре Алмыш та, хәлифә дә, Тәкин дә әлеге сәяси файданы арттырып күзаллаганнардыр. Шуңа күрә дә әлеге гамәлгә бәйле өметләр чәлпәрәмә килгәч, алар барысы да бик тиз суынганнар.
Илчелек башлыгы итеп Сусан әл-Расси билгеләнә. Илчелек составына төрки сугышчылар Тәкин һәм Барс, сакчылар төркеме, хезмәтчеләр, фикъһ галимнәре һәм остазлар кергән. Илчелекнең сәркатибе иң укымышлы кеше – Әхмәд ибн Фадлан булган.
Дипломатия уңышсызлыклары белән ислам уңышлары
921 елның көзендә илчелек Хәрәземгә барып җитә. Идел буена таба бару өчен инде соң булганлыктан, кышны Җүрҗәндә үткәрергә карар кыла алар. Биредә илчелек кыенлыкларга тарый: Хәрәзем шаһы Багдад илчелеген уздырмаска тырыша. Моның хәзәрләр яки сәмәниләрнең интригалары нәтиҗәсе булу-булмавы әлегә төгәл билгеле түгел. Ләкин Хәрәзем шаһы илчелекне тоткарларга батырчылык итми. Ул аларга хәтта үзенең кораллы сакчыларын да бирә. Хакимнең кәефе үзгәрүе, күрәсең, аның җанлы сәүдә мөнәсәбәтләре алып барган Идел буе Болгар дәүләте белән низагка керергә теләмәве белән аңлатыладыр.
Җүрҗәндә кышлаганнан соң, илчелек 922 елның 4 мартында төньякка таба юл тота. Ләкин кайбер дин белгечләре, «бу илгә керергә куркып», кире кайтып китә. Күп авырлыклар китергән угызлар һәм башкортлар җирендә булган вакыйгаларны тасвирлауның мәгънәсе юк. Шунысын гына әйтү җитә: Болгар иленә бару юлында ибн Фадлан угыз юлбашчылары белән дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштырырга тырыша һәм алар янында Коръән укып, Аллаһы Тәгалә турында сорауларына җавап биреп, ислам динен таратырга тырыша. Ул һәрвакыт илчелек башлыгы буларак сөйли, бөтен илчелек эшеннән читләшергә шат кына булган Сусан әр-Рассины күләгәдә калдыра. Әлеге эшчәнлегеннән кала, Әхмәд, күргән һәм ишеткән бар нәрсәсе турында җентекле язмалар алып барган. Аның юлъязмасы җирле йолалар турындагы мәгълүматлары төгәллеге белән аерылып тора һәм башка чыганаклар белән дә раслана.
Илчелек Болгарга җитмеш көнлек авыр юлдан соң, һиҗри исәп белән 310 елның 12 мөхәррәмендә (922 елның 12 маенда) якшәмбе көнне килеп җитә. Илчеләрне Болгар хакименә буйсынган дүрт мәлик, аның бертуганнары һәм уллары каршы ала. Болгарлар тарафыннан күрсәтелгән зур хөрмәт Багдад хәлифәсе миссиясенең әһәмиятен күрсәтә.
Алмыш яшь күренә һәм көч-куәт белән тулы була. Ул хакимиятне әтисеннән мирас итеп ала, ләкин ислам динен кертү исәбенә, хакимиятен тагын да киңәйтә һәм ныгыта. Бу юлда аны зур кыенлыклар көтә. Аларның берсе – кодрәтле Хәзәрстанга каршы тору. Икенчесе – тәңрече, ислам динен кабул итмәүче һәм Алмыш хакимиятенең өстенлеген танырга теләмәүче кайбер болгар ыруларының һәм кабиләләренең ризасызлыгы. Әйтик, суар кабиләсе Алмышка буйсынудан баш тарта һәм аңа ачыктан-ачык каршы чыга. Моны хәзәрләрнең оештыруы да ихтимал. Илтәбәр Алмышны хуплаучылар да булган. Хәрәземгә таба кәрван юлы үткән җирләрдә яшәүче көнбатыш угызларның бер өлеше болгарлар белән дусларча мөнәсәбәттә яшәгән. Аларның юлбашчысы Этрек хәтта үзенең кызын Алмышка кияүгә дә биргән. Алмыш, һичшиксез, Франциянең Хлодвигы, Русьнең Олегы, Британиянең Артуры кебек алдан күрүчән һәм зирәк дәүләт эшлеклесе булган.
Илчелек килүе турында белү белән, Алмыш актив эшчәнлек җәелдерә. Инде дүртенче көнне, ягъни 922 елның 16 маенда ул бөтен аксөякләрне – мәликләрне һәм кабилә башлыкларын җыя һәм, Багдад илчелеге килү уңаеннан, зур кунак җыены оештыра. Бу эштә илчелек сәркатибе Фадлан да зур активлык күрсәтә. Ул Алмышны шәригать хөкемнәренә өйрәтә (зур уңышка ирешмәсә дә), тантаналы чараларда катнаша һәм илтәбәр чатырындагы мәҗлесләрдә була, тиешле документлар төзи, сөйләшүләр алып бара. Нәтиҗәдә, Алмыш, ибн Фадлан киңәше белән, хәлифә әл-Мөктәдир исеменә охшаш Җәгъфәр ибн Габдуллаһ исемен ала. Бераздан соң Җәүшир елгасы (хәзерге Кече Чирмешән елгасы булуы ихтимал) буенда узган болгар кабиләләре корылтаенда аның хакимиятен күп кенә вак хакимнәр һәм кабиләләр таный. Ә калганнарын исә ул күпмедер вакыттан соң көч белән буйсындыра.
Әмма илчеләрнең Болгар хакиме белән тыныч мөнәсәбәтләре озакка бармый. Бер атнадан соң ук Алмыш ибн Фадланны үз янына чакырып ала һәм ризасызлыгын белдерә. Дөрес, юлъязма авторы тарафыннан әлеге вакыйгалар юри йомшартылып языла. Илчелеккә акчаны юкка туздыруда гаепләүләрне кискен рәвештә әйтеп, Алмыш гадәттәге хәнәфи мәзһәбе урынына шәфигый мәзһәбен кабул итүдән баш тарта.
Болгар мәлигенең кәефе көтмәгәндә үзгәрүе Багдад хәлифәтенең реаль мөмкинлекләрен аңлауга бәйле була. Әмма хәлифә илчелеге белән элемтәләрне турыдан-туры өзмичә, Алмыш ибн Фадлан белән генә аралашуын дәвам итә. Алар төрле мәсьәләләр – болгарлар иле, аларның йолалары, күршеләре һәм сәясәт турында озак әңгәмәләр коралар. Бу сөйләшүләрдән ибн Фадлан Идел буе Болгар дәүләте турында мәгълүматлар ала. Моннан тыш, ул Алмыш сарае тирәсендә күп йөри һәм хәтта скандинав викингларыннан булган сәүдәгәрләр һәм сугышчылар лагерында да була, аларның юлбашчыларының берсен җирләүдә катнаша һәм әлеге вакыйганы этнографик яктан шактый төгәл итеп тасвирлый. Бу вакытта ул агач мәчетләре булган «бәрәнҗәр» ыруында да була. Алар, ибн Фадлан карашы буенча, дөрес дога кылмыйлар, шуңа күрә дә, горурланып: «Аларның бер төркемен Багдадтагыча ничек дога кылырга кирәклегенә өйрәттем», – дип яза.
Әмма әлеге вакыйгалар илчелекнең хезмәтен юкка чыгармый. Дөрес, Багдад илчеләре Идел буе Болгар дәүләтендә үз мәзһәбләрен дә, Багдад хәлифәлеге хакимиятен дә таныта алмый. Әлеге миссиянең уңышы нәрсәдә соң? Багдад хәлифәсе илчелегенең Идел буена килүен милли тарихыбызның мөһим бер вакыйгасы буларак ничек билгеләп үтәбез? Багдад илчелеге Алмыш хакимиятен көчәйтүгә, халыкара танытуга һәм Идел буенда ислам динен таратуга көчле этәргеч бирә. Илчелек барлыкка китергән иң мөһим вакыйга – Идел буе Болгар дәүләтенең мөселман мәмләкәте буларак Шәрыкта һәм дөньяда танылуы. Шул вакыттан бирле бер генә географик хезмәттә дә болгарларны искә алмыйча калмыйлар. X гасыр ахыры-XI гасыр башларында Идел буе Болгар дәүләте рәсми рәвештә ислам мәмләкәтенә әверелә. X гасыр башыннан ук гарәп-фарсы сәяхәтчеләре болгарларның ике төп шәһәре Болгар һәм Суар булуы, ике шәһәрдә дә агач корылмалар, җәмигъ мәчете барлыгы, анда һәр шәһәрдә унар мең мөселман яшәвен терки. Барлык рус һәм гарәп-фарсы чыганаклары, шулай ук археология мәгълүматлары X гасыр ахырына Идел буе Болгар дәүләтенең ислам дине киң таралган ил икәнен, дөньяның бик күп халыклары белән икътисади һәм сәяси багланышка кергән югары мәдәниятле мөселман мәмләкәте икәне турында сөйли.
Иң төньяктагы мөселман иле
X гасыр ахыры-XI гасыр башында Идел буе Болгар дәүләте территориясе көнбатышта – Ука-Зөя елгалары арасыннан, көнчыгышта – Көньяк Уралга кадәр, көньяктан – Сыры буе, Самара дугасыннан алып төньяктагы Чулман-Камага кадәр җәелгән. Болгарларның сәяси һәм икътисади йогынтысы Чулман-Каманың югары агымына һәм Түбән Идел буена кадәр таралган. Мәгълүм ки, Иделнең дельтасында Саксин шәһәре урнашкан булган. Дөнья күләмендә билгеле булган Болгар, Суар, Биләр белән бергә күпсанлы кечкенә шәһәрчелекләр (ныгытма-кальгалар), 800дән артык борынгы авыл урыннары билгеле.
«Хөдүд әл-галәм» («Дөнья чикләре», 982/983 нче еллар) мәгълүматы буенча: «Болгар – Идел ярында урнашкан, кечкенә генә өлкәсе булган шәһәр. Анда барлык халык та мөселманнар, һәм анда 20 000гә якын җайдак бар. Дошманның теләсә нинди гаскәре, күпме генә булмасыннар, җиңелә». XII гасыр уртасында дәүләтнең башкаласы булып Биләр (рус елъязмаларындагы «Бөек шәһәр») тора. Ул 800 гектарга якын җир били һәм анда 50 меңгә кадәр кеше яши.
Болгарлар ислам динен Руська да таратырга тырышкан. 985 елда, Владимир I нең Болгарга явыннан соң, тынычлык килешүе төзелә. «Повесть временных лет» әсәрендә тасвирланганча, 986 елда болгарлар Владимирны ислам динен кабул итәргә өндәгән. Анда елъязмачы күзлегеннән исламның дин буларак төп үзенчәлекләре дә бәян ителә, Владимирның: «Сезнең динегез нинди?» – дигән соравына болгарлар: «Без Аллаһка ышанабыз, ә Мөхәммәд (с.г.в.) безне сөннәткә утыртырга, дуңгыз ите ашамаска һәм шәраб эчмәскә өйрәтә», – дип җавап бирәләр. Әлеге риваять төрле өстәмәләр һәм кыскартулар белән рус елъязмаларының барлык редакцияләрендә очрый. Алга таба славяннар күзлегеннән болгарларның дини практикасы тасвирлана. Әлеге риваятьтә славяннарның X гасыр ахырында Көнчыгыш Европаның иң мөһим дәүләтләренең берсенә әверелгән мөселман Болгарстаны белән танышуы ачык тасвирланган.
Идел буе Болгар дәүләте ислам илләре белән элемтәләрдә дә активлык күрсәткән. Бәйһәкыйның «Тарихе Бәйһәкый» хезмәтендә Болгар хакиме әмир Әбү Исхак Ибраһим ибн Мөхәммәд тарафыннан һиҗри 415 елда (1024/1025 еллар) Нишапур өлкәсендәге Бәйһакка, Сәбзәвар һәм Хөсрәүҗәрд шәһәрләрендә ике мәчет төзү өчен акча җибәрелүе турында хәбәр бар. Бәйһәкый сүзләре буенча, Болгар әмире «Бәйһакка күпмедер акча җибәрергә кирәк» дигән төш күрүе сәбәпле, «Хөрәсән хакименә гаҗәеп бүләкләр, күп акча җибәрде...» Болгар әмире илчелеген Хөрәсәнгә җибәрүнең сәбәпләре нинди генә булмасын, бу факт үзе үк искиткеч. Ул Идел буе Болгар дәүләте белән Сәмәниләр дәүләте арасындагы даими дини-сәяси һәм мәдәни бәйләнешләрне күрсәтә.
1041/1042 (һиҗри 433) елда «...болгарлардан бер кеше – шул халыкның зур кешеләренең берсе – илле кешелек иярченнәре белән хаҗ кылырга юл тотып», Багдадта була. Шунысы игътибарга лаек: бу болгар аксөяген Йәгъла ибн Исхак әл-Хәрәзми озата барган, ул хәлифәнең Диванында (дәүләт канцеляриясендә) сөйләшүләр алып барган.
Бу чыганакларның барысы да X гасыр ахырына ук Идел буе Болгар дәүләтенең Урта Азия, Якын Көнчыгыш илләре белән күп санлы сәүдә, мәдәни һәм сәяси җепләр аша бәйләнгән мөселман иле булуын күрсәтә.
Идел буе Болгар дәүләте, чынлап та, төп ислам мәдәни үзәкләреннән шактый ерак «Караңгылык диңгезе» читендә, «цивилизацияле дөнья чигендә» урнашкан булган. Мәшһүр ислам үзәкләреннән Идел буе Болгар дәүләтенә ара никадәр генә ерак булмасын, ислам дине безнең җирлектә шактый җиңел таралган, һәм биредә төрки-мөселман мәдәниятенең искиткеч гүзәл үрнәкләре барлыкка килгән.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала