Тарихи мирас Уку өчен 4 минут

Идегәй мирзаның шанлы көннәре

(1399 ел, август)

 

Идел буе батырлары. «Идегәй» татар халык дастанына Байназар Әлминов иллюстрациясе (1941-1942).

 

 

Бурсыклы орышы

 

 

5

 

Бу көн тарихка Урта гасырлар азагындагы иң аяусыз һәм канкойгыч сугышларның берсе буларак кереп кала. Ул 1399 елның 12 августында Днепрның сул кушылдыгы Бурсыклы суы буенда була. Бу сугыш кояшы байый барган татар дәүләтенең гайрәтен тагын бер тапкыр дөньяга күрсәтә.

 

Бөек бәкләрбәк Идегәй мирза, олуг кенәз Витовт белән шәхсән очрашырга теләк белдереп, аңа илче җибәрә. Берничә сәгатьтән алар сөзәк ярлы Бурсыклы елгасы ярында очрашалар. Бер-берсе турында күп ишетсәләр дә, бу аларның беренче күрешүе була. Бер ярда – озын буйлы, көяз киенгән кенәз, каршы ярда – уртача буйлы, горур кыяфәтле бәкләрбәк. Ниһаять, ачыктан-ачык сөйләшү башлана. Күп тә үтми, эшне үзара килешеп төгәлләү мөмкин түгеллеге ачыклана. Кенәз Витовт үзен инде җиңүче дип саный, чөнки сөйләшү барышында татарлар ясаган һәр чигенеш аңа Алтын Урданың көче аз икәнне раслап тора. Хәлсез мәмләкәттән зуррак калҗа эләктереп калырга кирәк дигән фикер аңа тәкәбберлек өсти.

 

Идегәй мирза исә, киресенчә, мәмләкәтне Витовт белән Туктамыш талавыннан саклап калу, аны ныгыту, элекке тәртипләрне кайтаруны кайгырта. Ул гомере буе хакимияткә омтылды, инде аның иң югары баскычына күтәрелгәч кенә кулыннан ычкындырсынмы? Кичә олуг кенәзнең Тимер Котлыкка «угыл» булырга тәкъдим итүен белгәнгә, бөек бәкләрбәк сүзне нәкъ шуннан башлады:

 

– Әйе, ханны үзеңнең «угылың» дип атарга синең хакың бар, чөнки син аннан өлкән. Әмма уйлап кара: мин дә бит синнән өлкәнрәк, ә син миннән яшьрәк. Шулай булгач, мин дә сиңа «ата» тиешле, ә син миңа «угыл» булырга тиешсең. Кенәзлегеңә кергән барлык җирләрдән ел саен миңа ясак түләп торырсың. Тагын шуны бел: суктырган акчаларыңа исемемне дә төшерерсең!

 

Бөек бәкләрбәк олуг кенәз Витовт кичә Тимер Котлык ханга куйган таләпләрне китерде дә куйды. Кенәз Витовт өчен бу аның яңагына сугу белән бер булды, ул моңа бик гарьләнде. Аны, бөек Литва кенәзен, кемдер үзенең «угылы» дип атамакчы, үзенә буйсынган хаким сыйфатында күрә һәм ул моны кемнән ишетә... Күптән түгел Туктамыш хан хезмәтендә йөрүчедән!

 

Кенәз Витовтның гарьләнүдән хәтта тыны кысылды, йөзе кызарып чыкты. Ул, ярсыган йөрәген тыя алмыйча, атын кисәк борды да сафларга тезелгән гаскәренә таба чапты. Килеп җитү белән, һөҗүмгә әзерләнергә боерды.

 

 

6

 

Елганың бу ярында җәелеп яткан болында татар гаскәре тора. Каршы якта – дошман. Тимер көбәләргә төренгән, кылыч-сөңгеләре тырпаешкан, үлемгә сусаган ике зур яу җаннарга шом сала. Ике биниһая көч бер-берсен бугазларга, күп кан коярга әзерләнә...

 

Идегәй мирза ияр өстендә утырган килеш гаскәрне барлады. Җиңел, вак боҗралы көбә күлмәктән, кояшта ялтырап торган затлы очлымнан булгангамы, ул бүген яшәреп, ыспайланып киткәндәй күренә. Хәрәкәтләрендә – тәвәккәллек һәм үз-үзенә ышану. Ул гаскәр кулларының ничек урнашуын, боерыкларның төгәл үтәлүен күзәтә, ара-тирә өстәмә боерыклар биргәли. Менә маңгайга укҗәя, кылычлар белән генә коралланган җиңел атлылар кулы килеп басты. Алар – артында урта кул, ике якта, пар канатлар кебек, сул һәм уң куллар урын алды. Һәр кулның башкаларныкыннан аерылып торган үз әләме җилферди. Орыш барышында сугышчылар, кояшка карап көн вакытын билгеләгәндәй, үз әләмнәрен гел күз уңында тотарга тырышалар, шулай гомуми хәлне белеп торалар. Ә уртада иң зурысы һәм затлысы – Тимер Котлык хан тугы hәм байрагы җилферди. Идегәй мирзаның сыналган, күп орышларда катнашкан үз төмәне елга борылышындагы таллык артына постырмага куелган – алар орышка иң хәтәр вакытта, хәлиткеч мизгелдә кертеләчәк, дошманга һич көтмәгәндә китереп сугарга, аны сытып үтәргә әзер торачак. Сафларга тезелгән гаскәр, һавада ялтыраган сөңге очлары, дәртле җилфердәгән әләмнәр бөек бәкләрбәк Идегәй мирза күңелендә горурлык хисе уятты. Бу – аның үз гаскәре, бәкләрбәкнең һәр сүзен үтәргә атлыгып торучы гаскәр. «Шушындый көч-куәт була торып, солых төзергәме?» – дип уйлап куйды ул, тик уен уйлап бетерә алмады – вакыты ул түгел...

 

Аннан ул дошман ягына борылды. Кенәз Витовт уртага көньяк рус кенәзлекләреннән тупланган полклар белән немец рыцарьларын куйган. Соңгыларының ак җирлеккә кара тәре сугылган зур байраклары әллә каян күренеп тора. Ян-якта Туктамыш хан төмәннәре белән Литва атлылары урнашкан. Еракта, кенәз Витовтның үз әләме җилфердәгән җирдә, Польша һәм Литва рыцарьлары тора. Күп кавемнәр берләшүеннән барлыкка килгән шушы коточкыч зур гаскәр алдында, авызларын татарларга ыржайтып, җиңел туплар урнашкан, туплар арасына озын мылтык – аркебуздан атучылар белән арбалетчылар баскан. Болары кенәз Витовтның горурлыгы – әлегә татарда булмаган корал белән эш итүчеләр.

 

Менә ике якта да дабылбайлар дөпелдәргә, быргылар кычкырырга тотынды. Башта, ташкындай җәелә барып, татарның җиңел атлылары кузгалды. Меңләгән уклар дошман өстенә очты. Сай сулы тар елганы җиңел генә кичеп, татарлар алгы сызыктагы Литва полкын сытып үтәм генә дигәндә, дошман туплары, аркебузчылар телгә килде, һөҗүм итүчеләр өстенә ут бөркеде, аларга арбалетчылар кушылды. Татар атлылары, сөртенеп куйгандай, тизлеген югалтты, байтак яугирен калдырып, дуга сыман хәрәкәт ясап, уңга борылды, дошман сафларына туктаусыз ук яудыра-яудыра, елгага әйләнеп кайтты. Аннан, кире борылып, тагын бер һөҗүм ясады.

 

Атлылар һөҗүмне төгәлләп тә өлгермәде, аларны арттан Туктамыш хан яугирләре бастырып килеп, эзәрлекләргә кереште, бу исә Алтын Урда атлыларын ахыр чиктә бүленергә, канатларда торучы кулларга килеп сыенырга мәҗбүр итте. Туктамыш хан һөҗүменнән соң, дошман явының төп көчләре хәрәкәткә килде. Рус, Литва полклары, су чәчрәтеп, сикереп дигәндәй, елганы кичте. Аларны татар төмәннәре каршылады. Ике як та үзенчә сөрән салды, тамак ертылганчы кычкырып, үз-үзен дәртләндереп, алга ашкынды. Аннан ике гайрәтле гаскәр йөзгә-йөз бәрелеште. Шул мизгелдә йөзләгән сөңгеләрнең сынуыннан, тимер туннарның чатнавыннан, көбәләрнең тишелүеннән, яраланган меңнәрчә ат һәм адәмнәрнең җан өзгеч аваз белән кычкыруыннан тирә-юнь гөрселдәп, иңрәп китте, гүя, табигать үзе, бу мәхшәргә таң калып, тетрәнеп куйды. Шулай барысы буталышты, аяусыз орыш – адәмнәрнең бер-берсен кисүе, чабуы, үтәли тишүе, ерткычларча бугазлавы башланды. Куллар өстендәге туг-байракларга карап кына кайсының кайда, ни хәлдә икәнен чамаларга мөмкин иде...

 

Атлылар гел хәрәкәттә булып, орышны бер ябырылып, бер дуга ясап артка чигенеп алып барды. Берәүләре дошманны күкрәк белән каршыласа, икенчеләре яннан китереп сукты, өченчеләре яңа һөҗүм өчен көч туплады һәм сафларын тәртипкә китерде. Бу хәрәкәтләрнең барысы да дошманның сафларын бүлгәләү, хәлен алу яисә чигенергә, хәтта качарга мәҗбүр итү өчен башкарылды. Әмма ике якның берсе дә әлегә максатына ирешә алмады – өстенлек әле бер, әле икенче якка күчте. Бер көч каршы торучы икенче көчне ни җиңә, ни буйсындыра алмыйча азапланды. Бер якның ярсуы икенче якның ярсуына килеп бәрелде, шулай тигезләнә барды. Дошманның туры кылычын татарның кәкре кылычы, сөңгене калкан каршылады, сөрәнгә сөрән авазы җавап бирде…

 

 

«Идегәй» татар халык дастанына Байназар Әлминов иллюстрациясеннән фрагмент (1941-1942).

 

...Аяусыз орыш инде берничә сәгать дәвам итте. Сугыш кырын тузан каплады, аннан ярсу авазлар, атлар пошкыруы, акырган тавышлар, тимер чыңы яңгырап торды. Кайнап торган адәмнәр дәрьясыннан аратирә атлар килеп чыкты, кайберләре җайдаксыз, кайберләре яраланып ияр өстенә капланган хуҗаларын мәхшәр эченнән йолып алды. Дәһшәтле, исәпсез корбаннар таләп итүче орыш тегермәне буталышып беткән ике яуны үз ташында тарттырды да тарттырды... Яңадан-яңа корбаннар сорады...

 

Идегәй мирза тәбәнәк калкулык өстеннән сугыш кырын күзәтте. Аратирә ул янына берәр бәкне яки әмирне чакырып алды да аның бүлекчәсен орышка кертте – алар хәл эчендә торып калучыларга ярдәмгә ташланды. Әмма төп көчне – үз төмәнен ул әлегә саклап килде, аны орышка кертми торды.

 

Хан тугы җилфердәгән урта кулның хәле бигрәк тә авыр иде. Тимер Котлык хан кулы күпмедер вакыт литва-рус дружинникларының кысрыклавын кире кагып торса да, аның да акрынлап хәле бетә, ул да бирешә, артка чигенә башлады. Хан, ярдәм сорап, Идегәй мирзага берничә тапкыр чапкын җибәрсә дә, бәкләрбәк бер үк сүзне кабатлады:

 

– Орышыгыз, Аллаһы сезне ярдәменнән ташламас!

 

Шулай хәлсезләнә барган маңгай кулга тагын көчәнергә, соңгы көчне туплап орышырга туры килде.

 

Урта кулның мескен хәлен каршы яктан кенәз Витовт та күреп алды һәм, хан байрагын кулга төшерү өчен, ул орышка үзенең соңгы резервын – Польша, Литва, Ливон рыцарьларыннан торган сайланма полкларны кертте. Менә алар, байракларын җилфердәтеп, сөрән салып, татар гаскәренең үзәгенә бәреп керде, канатлардагы полклар да шунда ыргылды.

 

Шулай урта кул күпме яра алды, коточкыч хәл эчендә калды. Йөзләрчә яугир һәлак булды, калганнары, үлем ярсуы белән, орышны дәвам итте. Әмма көч инде төкәнеп килә иде. Чигенә башладылар. Менә-менә сафлары өзелеп китәчәк, чылбыр аерым боҗраларга таралачак...

 

Әмма Идегәй мирзаның маңгайдагы урта кулга ярдәм итмәвендә сугышны алып баруның төп хәйләсе ята иде. Кенәз Витовт, татарларның хәле төкәнеп килә дип уйлап, урта кул өстенә соңгы көчен ташлады. Кенәз Витовтның атлылары татарлар белән буталышып орыша башлау белән, Идегәй мирза алар өстенә үзенең тәҗрибәле баһадирлардан торган төмәнен ыргытты. Сөңге белән коралланган, тимер туннарга төренгән бу атлыларның тиңе юк иде. Алар сугышка бик сирәк керәләр, әмма аны очлап куя беләләр. Менә алар, ач бүреләр кебек, кенәз Витовт рыцарьларын ботарларга тотындылар.

 

Авыр коралланган татар атлыларының һөҗүме шулкадәр көтелмәгәндә булды, алар дошман полкларын сытып уздылар, исән калганнарын таратып бетерделәр. Аннан дошманның артына төшә башладылар. Шулвакыт кенәз Витовт рыцарьлары каушап калдылар, чолганыштан чыгып өлгерү өчен, чигенү ягын карадылар. Бу сафларның буталуына, максаттан тайпылуга китерде. Рыцарьларның бер өлеше татарларны туктатырга тырышып караса да, күңелләренә хәвеф инде кереп өлгергән, анда курку тамыр җәйгән иде. Ул һаман үсә-арта барды, сафларны өзә, тарката торды.

 

Шулвакыт ярдәм килүдән рухланган Тимер Котлык хан төмәннәре дә яңабаштан эшкә кереште. Аларның дәррәү күтәрелеп орышка ташлануы дошман сафларын тагын да бүлгәләде. Шулай дошман гаскәре идарәсез калды, анда тыеп-туктатып булмаслык буталыш башланды. Күңеленә җан саклау уе килеп кергән, шул уй барысын да күмеп киткән гаскәрне инде бернинди әмер-фәрман да туктата алмый иде. Коралларын, олауларын ташлап, яралыларын сугыш кырында калдырып, дошман качарга тотынды. Сугыш кырын беренчеләрдән булып Туктамыш хан ташлап китте, чөнки Идегәй мирзаның кем икәнен, ничек орышуын ул бик әйбәт белә иде. Аннан яраннары белән кенәз Витовт үзе дә качу ягын карады. Татарлар дошманның артыннан бастырып бара, качучыларны рәхимсез турый торды. Эш барысына да җитте, эзәрлекләү озак дәвам итте...

 

 

7

 

Тарихи чыганаклар күрсәткәнчә, бу сугышта егермедән артык рус һәм литва кенәзе һәлак була. Идегәй мирза дошманны бик озак куа бара, шулай Киев каласына килеп җитә. Аның капкалары каршында үзенең зур чатырын кордыра. Киевтан 3000 сум йолым акчасы түләттерә. Татарлар бөтен Киев һәм Подолия җирләренә тарала, аннан зур байлык, меңнәрчә әсирләр җыеп кайта. Әле 1363 елда ук Литва кенәзе Ольгерд, Буг елгасының түбән агымын яулап алып, үзенә Кара диңгезгә чыгу юлын ачуга ирешкән була. Утыз алты елдан соң Бурсыклы сугышында җиңеп чыгу нәтиҗәсендә, бу җирләр кабат Алтын Урдага кайтарыла, далалар кабат татар атлары утлап йөргән көтүлекләргә әверелә. Шулай Идегәй мирза тырышлыгы аркасында, Алтын Урданың чикләре кабат киңәя, дәүләт ныгый, бер йодрыкка туплана башлый.

 

Бурсыклы сугышы, күпме низаглардан, өч-дүрт дистә ел буе барган үзара тарткалашулардан соң да, татар дәүләтенең әле һаман көчле, гайрәтле булып калуын бик ачык күрсәтә. Идегәй мирза үз язмышының иң биек ноктасына күтәрелә. Ул теләгенә тулысынча ирешә, хыяллары тормышка аша. Хәзер аның алдында татар дәүләтен ныгыту, аның элекке данын кайтару максаты тора. Әмма ул шушы изге эшкә керештем дигәндә генә, дәүләттә тагын низаглар башланып китә, бәкләр, әмирләр, угланнар баш күтәрә, һәркайсы тәхет дауларга тотына. Аларның нәфесен бастыру өчен, Идегәй мирзага кулына кабат корал алырга туры килә.

 

Бурсыклы сугышында тармар ителеп, шактый җирләрен югалткан һәм хәлсезләнеп калган Литва кенәзлегендә яшәүнең инде мәгънәсе беткәнгә, Туктамыш хан үз тарафдарлары белән Себергә барып урнаша, анда үзенә яңа олыс төзи. Алай гына да түгел, хәтта Сәмәрканд әмире Аксак Тимер белән элемтәгә дә керә, уртак дошманнары Идегәй мирзага каршы көрәшү өчен, аның белән сүз дә берләшә. Әмма 1405 елда Аксак Тимер, яу белән Кытайга барырга чыккач, үпкәсенә суык тидереп, үлеп китә. Туктамыш ялгызы торып кала.

 

Идегәй мирзаны дошманын тынычлыкта калдыра торган затлардан булган дип әйтүе кыен. Ул Туктамыш ханның кайда, ни хәлдә икәнен даими белешеп тора, еш кына үзара бәрелешләр дә булгалый. Бер бәрелештә Идегәй мирза, уңышсызлыкка очрап, далага качып китә. Тарихчылар күрсәтүенчә, бу алар арасындагы унбишенче бәрелеш булган! Туктамыш хан, үзен кабат Алтын Урданың төп хуҗасына әверелдем дип уйлап, тынычланып кала, уяулыгын югалта. Шулай гамьсез рәвештә кәефсафа корып ятканда кинәт яу белән Идегәй мирза килеп чыкмасынмы?!. Шунда ул кан дошманы Туктамыш ханның башына җитә. Тарихчылар фикеренчә, бу хәл 1405 елда Төмән каласы тирәсендә булган. Күрәсең, Туктамыш хан Аксак Тимер вафатыннан соң үтерелгәндер. Томски каласы тирәсендә «Туктамыш курганнары» дип аталучы курганнар да бар икән. Гомумән, ул тирәләрне элек «Туктамыш йорты» дип атап йөрткәннәр. Литвадан киткәч, ул шушында килеп урнашкан, үзенә яңа «Йорт» корган. Туктамыш ханның үлемен рус елъязмалары да теркәп куйган. Мәсәлән, Архангелогорск елъязмасында 1406 елда Туктамыш ханның Себер җирендә, Төмән тирәсендә үтерелүе теркәп куелган.

 

Туктамыш ханнан котылганнан соң, Идегәй мирза, тәхеткә үзе теләгән чыңгызыйларны утыртып, татар дәүләтен саклап калырга тырыша. Шулай тәхеткә бер-бер артлы Шадибәк, Булат, Тимер ханнар утыртыла. Соңгысы 1399 елда, Бурсыклы сугышыннан соң үлеп киткән Тимер Котлык ханның улы була.

 

1411 елда яшь Тимер хан белән агасы Идегәй мирза арасында зур низаг чыга, бәрелешләр булып ала. Әлбәттә, Тимер хан артында башка кешеләр торган, яшь хан алар кулында уенчык кына булган. Алар үзара көрәшкән арада Сарай каласын Туктамыш хан улы Җәләлетдин тартып ала, тәхеткә чыга. Күп тә үтми, яшь Тимер хан Җәләлетдин тарафыннан үтерелә (1411).

 

Шулай тагын да аяусызрак көрәш башланып китә. Бу юлы инде Идегәй мирзага каршы Туктамыш ханның бүтән уллары күтәрелә. Җиңелгән саен, алар йә Кырымга, йә Литва кенәзе Витовтка барып сыеналар. Бераз көч туплагач, бәрелешләр дәвам итә. 1417 елда Идегәй мирза, ниһаять, Туктамыш улларын Алтын Урдадан кысрыклап чыгара. Әмма 1419 елда Туктамыш хан улы Кадыйрбирде, кенәз Витовт ярдәме белән, Кырым тәхетенә утыра. Шул ук елны Кадыйрбирде Кырымда тупланган зур гаскәр белән Иделгә әйләнеп кайта, аннан Җаек буена юнәлә. Сарайчык каласы янында (соңрак Нугай Урдасының башкаласы) Идегәй мирза белән Кадыйрбирде арасында каты бәрелеш була, бик күп кан коела. Кадыйрбирде үзе үтерелә, аның кешеләре кайсы кая качып бетә. Идегәй мирза да күп яралар ала. Сугыш шундый каты була ки, хәтта кайсы як җиңгәнне дә белә алмыйлар. Ике гаскәр дә таралып бетә.

 

Яраланган Идегәй мирза бер аулак урында туктап, яраларын бәйләмәкче, хәл алмакчы була. Бераздан, хәлләрне белешер өчен, разведкага кешесен җибәрә:

 

– Бар әле, хәлләрне белешеп кайт. Безнекеләрдән берәрсен очратсаң, монда җибәр, – ди.

 

Теге сугышчы юлда бер татар әмирен очрата да, аның элек Туктамыш ханда әмир булганлыгын белмичә, Идегәй мирзаның яралы килеш кайда ятуын сөйләп бирә. Әмир сугышчылары белән Идегәй мирзаны эзләп таба. Идегәй мирза, аны күреп алу белән, сүгәргә тотына. Теге исә:

 

– Көн безнең файдага төгәлләнде. Без үз эшебезне башкардык. Син хәзер берни дә майтара алмыйсың, – дип, сугышчыларына Идегәй мирзага һөҗүм итәргә боера. Тегеләр карт мирзаны шундук үтереп ташлыйлар. Шулай итеп, гомере дәһшәтле көрәшләрдә узган Идегәй мирза 67 яшендә сугыш кырында һәлак була.

 

Бу хәл 1419 елда Җаек елгасы тирәсендә булган, диләр.

 

 

***

 

Идегәй мирза – татар тарихында аерым урын алып торучы атаклы шәхес. Ул бик катлаулы тормыш юлы уза, үз гомерендә дәүләткүләм әһәмиятле бик күп вакыйгаларда катнаша, еш кына аларны теге яки бу якка борып җибәрүчеләрдән була. Шуңа күрә аның язмышы гаять катлаулы, бик тә каршылыклы. Гомеренең бер чорында ул, аралары бозылышкан кан дошманы Туктамыш ханнан үч алу белән мавыгып китеп, татар дәүләте Алтын Урданы хәлсезләндерү, аны җимерү эше белән шөгыльләнсә, картаймыш көнендә исә, хакимиятнең иң биек баскычына күтәрелеп, олуг мәмләкәтнең бәкләрбәге (асылда – ханнарны тәхеткә утыртучы) дәрәҗәсенә ирешә, таркалуга йөз тоткан татар дәүләтен бер йодрыкка туплау, хөкүмәтне ныгыту, дәүләтнең элекке данын, абруен һәм шанын кайтару өчен көрәшә. Бу эштә ул зур тырышлык күрсәтә, күп көч түгә, әмма күпме генә тырышмасын, хәтта бөек бәкләрбәк Идегәй мирза да таркалуга барган дәүләтне коткарып кала алмый. Тарихта башланган процессны туктатырга әллә нинди гайрәтле шәхеснең дә кодрәтеннән килми. Андый шәхес бу процессны бары тик беразга тоткарлый гына ала. Идегәй мирзаның әлеге омтылышы, шәмнең сүнәр алдыннан балкып куюы кебек, соңгы талпынуны хәтерләтә. Бу вакытта тарихи процессның аяусыз кануннары бөек татар дәүләтенә үз хөкемен инде чыгарган була. Таркала барган Алтын Урда җирләрендә бераздан яңа татар дәүләтләре – Казан, Касыйм, Әстерхан, Себер ханлыклары, Нугай Урдасы, Алтын Урда кыйпылчыгы рәвешендә яшәвен дәвам иткән Олы Урда барлыкка килә, халкыбыз үз тарихының яңа дәверенә аяк баса.

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 1
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи