Тарихи мирас Уку өчен 6 минут

Идегәй мирзаның шанлы көннәре

(1399 ел, август)

 

«Идегәй» татар халык дастанына Байназар Әлминов иллюстрациясе (1941-1942).

 

 

«Шөһрәтле качак» хәрәкәткә килә

1

 

Тәхетеннән куылганнан соң, Алтын Урда ханы Туктамышның Литва кенәзе Витовт канаты астына кереп сыенуы, аның белән сүз берләшеп, Алтын Урдага каршы яулар оештыруы Идегәй мирза өчен җитди бер мәсьәләгә әверелде. Бу вакытта кырык җиденче яше белән барган (1352 елда туган) Идегәй мирза язмышының иң биек баскычына күтәрелде. Аның кискен борылышлар, хәтәр эшләр, канкойгыч бәрелешләрдә узган гомере, максатына ирешү өчен тәхет тирәсендә фетнәләр оештыруы, кирәк чакта аркадашлар табып, кирәге беткәч, алар белән араны өзә белүе, күп еллар ят җирләрдә, Аксак Тимер янында яшәве – барысы да хакимиятнең иң югары баскычына күтәрелү, Алтын Урда тәхетенә оныгы, Күк Урданың Тимермәлик хан улы Тимер Котлыкны куеп, аның исеменнән ил белән идарә итү өчен эшләнелде. Инде менә барысына да ирештем, татар дәүләтенә хуҗа булдым дигәндә генә, Литва кенәзе Витовт һәм тәхеттән куылган Туктамыш хан аның бәхетен тартып алмакчы булалар. Аңа бит хәзер сугыш-орышларсыз гына яшисе, Аксак Тимер яуларыннан соң имгәтелгән татар дәүләтен торгызу, ныгыту, тормышны көйләү белән шөгыльләнәсе иде. Ул үзе дә сугышлардан, кан коюлардан тәмам туйды, инде сакалы чаларды, иллегә җитеп килә. Әмма, язмыштан узмыш юк, күрәсең. Адәм баласы тәкъдирендә язылганның барысын да кичерергә тиештер...

 

Туктамыш хан Идегәй мирзаның илне ныгыту буенча ясаган һәр адымын көнләшеп һәм үчегеп барлап торды. Узган һәр көн дошманының хакимиятен ныгыта баруын һәм, киресенчә, аның өчен тәхетне кайтарып алу ихтималын киметә төшүен ул эчтән кимерелеп, хафага төшеп күзәтте. Көннәрдән беркөнне, түземе төкәнеп, Туктамыш хан, кенәз Витовт белән ныклап сөйләшү өчен, Вильно (Вильнюс) каласына чыгып китте. Аның күңелендә мәгълүм бер уй-ният тәгаенләнеп, ул аны кенәз Витовтка ачып салырга булды.

 

Күрешкәч, ул аңа уйлаганнарын җиткерде:

 

– Бөек кенәз! Синең өчен сер түгелдер: Ходайның һәр бирмеш көне Идегәйнең көч-куәтен арттыра, хакимиятен ныгыта. Ул инде Урдада үзен чын хуҗаларча тота, иркенәеп китеп эш йөртә, гәрчә, тәхетенә Тимер Котлыкны утырткан булып кыланса да... Әйдә, берләшик, ярдәм ит миңа...

 

Бу сүзләрне әйткәндә, Туктамыш ханның йөзенә күксел тимгелләр бәреп чыкты. Моны кенәз Витовт күреп алып, күңеленнән генә: «Тәхеттән куылган хан хәлендә калырга язмасын!» – дип уйлап куйды, тик йөзенә чыгармады.

 

– Кодрәтле хан! – диде ул, Туктамыш ханны юатырга тырышып. – Сиңа мәгълүмдер: бүгенге көндә тәре йөртүчеләр, Ливон ордены белән мөнәсәбәтем шактый катлаулы. Аннан соң Новгород белән Мәскәү мәсьәләсе дә хәл ителеп бетмәгән. Бу очракта ашыгу кирәкме икән?!. Миңа ике тарафта сугыш алып бару авырга туры киләчәк…

 

 

Бөек Литва кенәзе Витовт (1392-1430).

 

 

Туктамыш хан аңа каршы:

 

– Узган ел бит Донга кадәр җиттек, күпме ганимәт малы, даладан терлектуар куып алып кайттык. Берләшеп эш итсәк, безне беркем туктата да, җиңә дә алмаячак... – диде.

 

– Узган елгы яу бер җилләнеп кайту гына булды. Чынлап торып тотынсаң, сугыш озакка сузылачак, көч күп кирәк булачак, – дип җавап бирде кенәз.

 

Шулай диде дә, кенәз Витовт тынып калды. Туктамыш хан, аның икеләнеп торуыннан файдаланып, соңгы дәлилен китерергә булды, шуның белән Литва кенәзен ризалаштырырга өметләнде:

 

– Бөек кенәз! – дип кабатлады ул, аннан дусларча елмаеп, үз итеп: – Кадерле Витовт! Әйдә, без синең белән килешү төзик. Мин сиңа бик әйбәт шартлар тәкъдим итәм, – диде.

 

Кенәзнең кашлары өскә сикереп, дугаланып куйды, һәм ул:

 

– Нинди? – дип сорады.

 

– Әгәр дә миңа тәхетемне кайтарырга ярдәм итсәң, Алтын Урданы үзара бүлешербез. Мәскәү кенәзлеге, Новгород, Псков, шуңа өстәп, Тверь белән Рязань синеке булыр. Ә инде Сарай белән Хаҗитарханны, Азакны, Болгарны, Иделдән көнчыгышта яткан далаларны мин үземә калдырырмын. Риза бул. Бәхетеңнән баш тартма...

 

Ачыктан-ачык әйткәндә, Туктамыш ханның тәкъдиме Витовт үзе уйлаганнан да кызыклырак һәм отышлырак булып чыга түгелме? Эш болайга киткәч, бәлки, чыннан да, бу зур уенны башларгадыр? Туктамыш тәхетеннән куылса да, аның хан исемен берәү дә тартып алмаган. Санап чыгылган олыслар, калалар барыбер аныкы санала, тарафдарлары күп. Зур көч туплап, сугышны уңышлы тәмамласалар, күпме җирләр Литва кенәзлегенә килеп кушылачак. Ә бу исә – байлык, кодрәт һәм шөһрәт дигән сүз. Җавап бирмичә торган арада кенәз Витовт шулай дип уйлап куйды.

 

– Ярый, – диде ул, Туктамыш ханга кулын сузып. – Тәкъдимең бик кызыклы. Кабул итәм.

 

Әлеге карарны кабул итү кенәз Витовтның планнарын үзгәртеп җибәрде. Ул зур яуга әзерлек чаралары күрә башлады. Польша короленә һәм Ливон орденына мөрәҗәгать итте. Польша короле Ягайло, кенәз Витовт сораган күләмдә үк бирмәсә дә, аңа хәрби көч белән ярдәм итәргә булды. Ливон рыцарьларын үз ягына аудару өчен, Витовт аларга жемудь кабиләләре яшәгән җирләрне бирергә уйлады, шуның бәрабәренә булачак яуда тимердән киенгән рыцарьлар да катнашырга тиеш иде.

 

 

Туктамыш хан. Казакъстан рәссамы Калиолла Самат улы Ахметжан рәсеме.

 

Бу әзерлекләрне Мәскәү кенәзе, кенәз Витовтның кияве Василий Дмитриевич та бик шомланып күзәтте. Әле 1395 елда ук кенәз Витовт киявеннән Смоленскины тартып алган иде. Дөрес, Смоленскины турыдан-туры Мәскәү җирләренә керә дип әйтеп булмый, әмма барыбер Литваның һаман киңәя баруы аны нык борчый иде. Аннан соң бабасының (хатынының әтисенең) Новгородка күзе кызуы да аны пошаманга салды. Хатыны Софьядан ишетүенә караганда, узган ел (1398) Ливон рыцарьлары катнашында Новгород белән Псковка яу йөрергә килешкән булганнар. Яу уңышлы чыкса, Новгород – Витовтка, Псков немец рыцарьларына калачак икән.

 

Әмма Туктамыш хан белән килешү төзү кенәз Витовтның планнарын үзгәртте, аның каршында тагын да зуррак мөмкинлекләр ачылырга тора бит!

 

Идегәй мирза да үз кешеләре аша Литвада «шөһрәтле качак» рәвешендә яшәгән Туктамыш ханның хәрәкәтләрен борчылып күзәтте. Тәхетне кайтарып алу өчен, аның Витовтны яуга тартырга омтылачагы Идегәй мирза өчен ачык иде. Әмма кайчан? Яу көтмәгәндә башланмасмы?!. Аны менә нәрсә борчыды...

 

Якын арада зур сугыш алып барасы килми иде Идегәй мирзаның. Хәзер аңа, илне ныгыту өчен, тыныч еллар кирәк. Әмма теләсә-теләмәсә дә, гаскәр туплый башларга, яуга әзер торырга булды ул. Шул ният белән, тәхеткә утыртылган оныгы Тимер Котлык ханга урдасын Литва чикләренәрәк, Днепр тирәсенәрәк күчерергә киңәш итте, чөнки дошман ил эченә үтеп керсә, көрәшү кыенга туры киләчәк.

 

Кенәз Витовтның зур яуга әзерләнүен белеп торса да, Идегәй мирза бер чара кулланып, аны сынап карарга булды: аңа хат юллап, шул хатта Туктамыш ханны үзенә кайтаруны таләп итте. «Качкын Туктамышны миңа кайтар, ул – минем дошманым. Аның исән-сау килеш синдә яшәп ятуы тормышымның ямен ала, кәефемне боза», – диелгән иде ул хатта.

 

Әлбәттә, Идегәй мирза бер каптырмалы затлардан түгел, кенәз Витовтның Туктамыш ханны бирмәячәген белеп тора, андый эшне үзе дә хупламаган булыр иде. Бу дошманны сынап карау гына иде. Кем белә, бәлки, күрше мәмләкәттән шундый хат килгәч, Литва кенәзе ханга ярдәм итүдән баш тартыр...

 

Бераз көттереп булса да, көннәрдән беркөнне Литвадан җавап килде. Аны китергән чапкынны тиз арада бәкләрбәк Идегәй мирза каршына бастырдылар. Ул түкми-чәчми кенәз Витовтның сүзләрен тапшырды: «Мин сиңа Туктамыш ханны бирмәячәкмен, Тимер Котлык хан белән үзем күреп сөйләшергә телим». Кенәз Витовт, аны санга сукмыйча, шулай дип җавап бирде.

 

Җавапның Идегәй мирзаны кимсетү өчен махсус җибәрелгәне ап-ачык иде. Татар дәүләтендә хан син түгел, Тимер Котлык, кая кысыласың дигән фикер ярылып ята иде анда. Мондый тупас җавап сугыш игълан итүгә тиң. Шулай Литва кенәзе, Алтын Урдага китереп сугарга җыенуын сиздереп, Аксак Тимер яуларыннан соң һаман аякка баса алмаган мәмләкәтегездә миңа, Литваның олуг кенәзе, Кейстут углы Витовтка, каршы торырлык көч бармы соң, дигән тәкәббер сорау да куя сыман...

 

 

2

 

Кенәз Витовт яуга чынлап әзерләнә башлады. Аның үз гаскәренә Туктамыш хан татарлары, көньяк рус кенәзлекләре полклары, поляклар һәм тәре йөртүче Ливон ордены рыцарьлары да өстәлде. Шулай йөз мең чамасы гаскәр тупланды. Заманның соңгы казанышлары кимәлендә коралланган бу гаскәрдә хәтта махсус тупчылар бүлеге дә бар иде. Шуңа күрә кенәз Витовт сугышның җиңү белән тәмамланасына нык ышана, шушы көч белән татар илен яулап алырга җыена иде.

 

Менә яу татар даласына таба кузгалды. Сугыш кирәк-ярагы, азыктөлек төялгән олаулар үзләре үк ничә чакрымга сузылды. Алар тиз бара алмый, шуңа гаскәргә дә акрын хәрәкәт итәргә туры килә иде. Бераздан хәл ачыкланды: татарлар Днепрның сул кушылдыгы саналган Бурсыклы елгасы буенда (рус чыганакларында бу елга бозып Ворскла дип атала) тора, Тимер Котлык хан урдасы шунда урнашкан икән. Тик дошман татарларның төп көчләре Идел-Азак буенда, Идегәй мирза кулында булуын, монда исә Тимер Котлык ханның берничә төмәне генә торуын белми иде. Белсә, бәлки, килә-килешкә орышка да кергән булыр иде.

 

Дошман явы якынлашкан саен, Тимер Котлык хан урдасында хәвеф арта, төмән башларының да, гади сугышчыларның да йөзе караңгылана барды. Ни өчен дигәндә, хәбәргәрләр китереп торган хәбәрләр өметкә бер дә урын калдырмый – дошман бихисап зур көч белән килә, шушы көч күңелләргә шом сала иде. Менә кенәз Витовт явының маңгай полклары Бурсыклыга килеп үк туктады, ә арттан килә торган гаскәрнең иге-чиге күренми иде.

 

Шулай өч көн буе Бурсыклы ярына дошман явы агылды. Дүртенче көнгә киткәч, Тимер Котлык хан иртән иртүк, калкурак бер төшкә менеп, дошман ягына күз салды, һәм шунда йөрәге «жу» итеп куйды, тәненә салкын тир бәреп чыкты. Ул төмән башлары белән бәкләрне, әмирләрне ашыгыч киңәшмәгә җыярга боерды.

 

Ярты сәгатьтән барысы да җыелды, киеренке тынлыкта ханның сүзен көттеләр:

 

– Бисмилләәхир-рахмааниррәхиим! – Яшь ханның тавышы каушабрак чыкты, моны барысы да сизеп алды. – Алдыбызда торган дошман артык көчле һәм ишле. Аның кинәт һөҗүм итүе бар. Безнең көчләр исә аз, анысы үзегезгә мәгълүм. Бу очракта орышка керү акылсызлык булмасмы? – дип, Тимер Котлык хан җаваплылыкны өлешчә тыңлаучылар өстенә салуны кирәк тапты. Бераз тын торганнан соң, сүзен дәвам иттерде: – Без үзебез тәхеткә тугры әмирләр белән баһадирларыбызның һәлак булуын теләмибез. Шул сәбәпле, кенәз Витовт белән сөйләшү башлап җибәрергә, солых сорарга кирәк дигән уйда торабыз. Кем моңа каршы?

 

Хан җыелган гаскәр башларына күз йөртеп чыкты. Кайтарып сүз әйтүче табылмагач, мәсьәләне үзе хәл итте:

 

– Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын!

 

Берничә кеше, аның зирәклеген мактап сүз әйтсә дә, күпләрнең йөзе караңгы, алар ханга карамаска тырыша иде. Каршы дәшәргә берәү дә җөрьәт итмәде. Барысының да уенда Идегәй мирза иде: «Тизрәк килеп җитсен дә шушы куркак кулыннан идарәне тартып алсын иде. Мондый түбәнлеккә төшкәнче...» – дип уйлады алар.

 

Әмма хан инде илчеләргә, кенәз Витовт тарафына солых теләнергә озату өчен, соңгы күрсәтмәләр бирә иде.

 

 

3

 

– Олуг кенәз Витовт галиҗәнаплары! Кодрәтле Тимер Котлык хан сиңа сәлам юллый, үзеңә һәм яраннарыңа саулык, илеңәкөнеңә иминлек тели, – дип башлады сүзен татар илчесе.

 

Кенәз Витовт ягыннан йола таләп иткәнчә сәлам кабул ителгәч, илче төп сүзгә күчте:

 

– Тимер Котлык хан синнән, олуг кенәз: «Мин синең җиреңне дә, калаларың белән авылларыңны да тартып алмадым! Ни өчен җиремә аяк бастың?» – дип сорый. Ул синнән җавап көтә.

 

Кенәз Витовт, илчегә җавап кайтарганчы, башта зур чатыр эченә җыелган Литва һәм Польша аксөякләренә, немец рыцарьларына, рус кенәзләренә караш ташлап алды. Татар илчесенең сүзне болай мескен башлавы аны гаҗәпкә калдырды. Татар ханы аның өстенә ярсу әтәч кебек очып кунар, гаепләү сүзләре ташлап, куркыта башлар дип көткән иде ул. Димәк, Тимер Котлык хан илчесен солых сорар өчен җибәргән. Кенәзнең сөенече йөзенә бәреп чыкты. Моны мәрасимдә катнашучыларның барысы да күрде, кенәзгә канәгать көлемсерәү белән җавап бирделәр. Димәк, Алтын Урданың хәлләре, чыннан да, мөшкел икән. Ул яу кузгатып дөрес эшләгән. Бүгенге көндә аңа каршы торырлык көч юк. Сарайның биләмәләрен тартып алса, аннан да кодрәтле хаким булмаячак. Шуңа күрә кенәзнең җавабы катгый яңгырады:

 

– Ходай ярдәме белән, мин күп җирләрне, халыкларны яуладым. Син дә, Тимер Котлык хан, миңа угыл бул, ә мин сиңа ата булырмын. Миңа ясак түләп торырсың. Әгәр дә угыл буласың килмәсә, колым булырсың...

 

Бу сүзләрдән илченең йөзе, камчы белән сыдыргандай, тетрәнеп куйды. Ул бераз югалып торды да, үзен кулга алып, кенәз алдында бил бөкте һәм чыгып китте. Арттан, чатыр эченнән, кенәз Витовтны котлап әйтелгән дәртле авазлар ишетелде.

 

Илче шулай ике арада йөрергә тотынды. Күпмедер вакыттан соң татар илчесе солыхка ризалык алып килде. Әмма кенәз Витовт бу юлы Тимер Котлык хан алдына тагын да катгыерак таләп куйды. Ул болай диде:

 

– Алтын Урдада сугылган акчаларда минем исемем булырга тиеш!

 

Илчегә хан янына кабат дошманның оятсыз таләбе белән әйләнеп кайтырга туры килде.

 

 

4

 

Кенәз Витовтның яңа таләбе Тимер Котлык ханны, диварга терәп куйгандай, чарасыз итте. Аңа риза булсаң, Алтын Урда Литва кенәзлегенең бер олысына әверелә дә куя. Бу – дәүләтеңне, мөстәкыйльлегеңне югалту дигән сүз. Әлбәттә, Тимер Котлык хан моңа бара алмый, шуңа күрә мәсьәлә һавада эленеп калды. Ә кенәз Витовт җавап көтә, вакытны сузсаң, һөҗүмне башлавы да бик ихтимал...

 

Тимер Котлык хан, түземсезләнеп, агасы Идегәй мирзаның килеп җитүен көтте. Ул үзен белгәннән бирле агасы киңәше белән яшәде, һәр адымы аның ярдәме белән ясалды, Сарай тәхетенә дә абзасы ярдәме белән чыкты. Ул мәмләкәтнең үзәк олысларыннан җыелган зур гаскәр белән кичә үк килеп җитәргә тиеш иде. Нигәдер, тоткарланды. Килеп өлгерсә, Тимер Котлыкның өстеннән тау төшкәндәй булыр иде.

 

Шулай да бәхете бар икән Тимер Котлык ханның! Чатырга килеп кергән чапкын Идегәй мирза төмәннәренең Урдага якынлашуын хәбәр итте.

 

Бу вакыт тышта:

 

– Идегәй мирза килә!

 

– Ярдәм килә! Ярдәм!

 

– Бәкләрбәк ярдәмгә килә! – дигән дәртле авазлар яңгырый башлады.

 

Сугышчылар да, гади олаучылар, хезмәтчеләр дә, эшләрен ташлап, Алтын Урданың гаскәр башы – бәкләрбәк Идегәй мирзаны каршыларга ашыктылар. Аның хакында гаҗәп сүзләр йөри иде. Имеш, ул Аксак Тимернең үзен җиңгән, хәйләсе белән аны төп башына утырткан...

 

Менә якынлашып килүче атлы гаскәрдән җир тетрәнә башлагандай булды. Алда унлап гаярь җайдак тарафыннан ярым алка эченә алынган Идегәй мирза үзе бара иде. Озын аяклы җиңел ат ияр өстендәге төз гәүдәле җайдакны сизми дә кебек. Идегәй мирза өстендә – кыска җиңле тимер тәңкәле көбә, билендә – зиннәтле аел белән бизәлгән киң каеш, башында – затлы очлым. Урта буйлы, нык бәдәнле, сакал-мыегына чал кергән Идегәй мирза башкалардан каратутлы йөзе, гайрәтле күз карашы белән аерылып тора. Гомерендә даланың җилдавылларын, кар-бураннарын, канлы орышларын күп күргән, алардан исән чыккан, акылы, зирәклеге, һәрнәрсәне алдан күреп эш итә белүе, кешеләр белән идарә итүдә камиллеккә ирешүе аркасында хакимиятнең иң югары баскычына күтәрелгән асыл зат иде ул. Дәүләт эшләрендә дә, тормыш-көнкүрештә дә, галим-голәма белән аралашканда да вазгыять һәм шартлар таләп иткәнчә эш йөртә, кирәксә, кешеләрне үз ягына аудара белә иде Идегәй мирза. Аңа хас төп сыйфат кирәк чакта дөрес карар кабул итә белү иде.

 

Ул, атыннан төшмичә генә, яугирләрне үз янына чакырып ала, аларга кыска-кыска боерыклар бирә. Тегеләр, боерыкны алу белән, аны үтәргә ашыга. Бу да аның абруен, аңа булган ышаныч һәм хөрмәтне күрсәтә иде. Зур гаскәр белән Идегәй мирзаның килеп җитүе хан урдасында бер тантанага әверелде, кәефләрне күтәреп җибәрде, төрле яктан дәртле авазлар яңгырый, моңарчы хөкем сөргән билгесезлекнең эзе дә калмаган иде.

 

Аңа хан тирмәсендә нинди карар кабул ителүен дә, аннан соң булган хәлләрне дә җиткереп өлгерделәр. Ул, Урданы саклаучылар янында туктап та тормыйча, бер төркем әмирләр, бәкләр белән хан чатырына якынлашты, атыннан төшеп, эчкә узды.

 

Бәкләр, әмирләр Идегәй мирзаны күптән көтсәләр дә, аның чатырга килеп керүе, ничектер, кинәтрәк чыкты. Билләр бөгелде. Идегәй мирза иелгән аркалар өстеннән тәхеттә утыручы Тимер Котлык ханга күз ташлап алды да аңа таба китте. Яшь хан, ул килеп җиткәч, нидер әйтмәкче булып авызын ачкан иде, агасының ярсу йөзен күреп, катып калды, сүзе тамагына тыгылды.

 

Идегәй мирза, бер сүз дә дәшмичә, ханга арты белән борылды, тезелешеп баскан әмирләргә, гаскәр башлыкларына күз йөртеп чыкты. Йөзе яшенле яңгыр алып килгән кара болыттай иде:

 

– Ишетүемчә, монда кайберәүләр колак ишетмәгән мәсхәрәлеккә төшәргә – дошманнан солых теләнергә әзерләнәләр икән, – дип башлады ул сүзен. – Мин моны «мәсхәрә» дип бәялим, чөнки орышмыйча солых теләнү дала батырларын мескен хәлгә куя. Безгә ни булды?! Кайда азаматлыгыбыз, ирлегебез?! Буынчык, сөңге очларында татар данын йөртүчеләр без түгелме?!

 

Бәкләрбәкнең һәр әйткән сүзе, эрегән кургаштай, тыңлаучыларның миенә тама, чаң тавышыдай яңгырый иде. – Мондый мескенлекне күрсә, бабаларыбыз ни әйтер – алар оятларыннан каберләрендә әйләнеп ятар иде! Туган җиребезне кара күмергә әйләндергән Аксак Тимер явы җитмәдемени сезгә?!

 

Чатырда үлем тынлыгы урнашты. Идегәй мирза күрде: кешеләр аннан күзләрен яшерә, димәк, әле өмет бар... Үзләрен гаепле саныйлар.

 

– Җир йөзендә иң яманы нинәрсә? – дип, чатырдагылар өстенә сорау ташлады ул, һәм үзе үк җавап бирде: – Халык өчен иң яманы – дәүләтеңне югалту, ирекле халыкның ятлар колына әверелүе. Без моңа бара алабызмы? Юк, бара алмыйбыз! Тәхетеннән сөрелгән оятсыз Туктамыш хан монда дошманнар ияртеп килде. Алар белән берләшеп, Ватаныбыз Дәшти Кыпчакны, Идел-Йортны таларга җыена! Шуны читтән күзәтеп торыйкмы? Юк, тормабыз! Әллә туганүскән, кендек каныбыз тамган шушы изге җирдә дошман хуҗа булуын телибезме? Юк, теләмибез! Атабабаларыбыздан мирас булып калган изге Тәхет Иле безнең бәхетебез түгелмени? Без бәхетебезне шушында таптык, абруй казандык. Дөньяда туган җирдән дә изге ни-нәрсә бар? Аны дошман кулына бирү мөмкинме?..

 

Бөек бәкләрбәк сөйләде дә сөйләде, әмирләрне, төмән башларын татар данына лаек булып калырга өндәде. Ул күрде: әмирләрнең, төмән башларының караңгы йөзләре акрынлап үзгәрә, аларда тәвәккәллек, өмет, ярсу дәрт чаткылары арта бара иде.

 

– Дошманга баш биргәнче үлем артыграк! – дип тәмамлады ул сүзен.

 

Чатыр эчендәгеләр аны дәррәү күтәреп алдылар:

 

– Яшәсен Идел-Йорт! Яшәсен бәкләрбәк Идегәй!

 

– Яу башы бәкләрбәккә дан!

 

Аннан соң Идегәй мирза, бәрелешкә әзер булырга боерып, әмирләрне, төмән башларын үз сугышчыларына озатты.

 

Татар урдасы, гөж килеп, хәлиткеч орышка әзерләнә башлады.

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи