Җаек каласы – Европа һәм Азия кисешкән нокта – Габдулла Тукайның шигъри ватаны һәм татар Яңарыш әдәбиятының беренче нигез ташлары салынган урын. Җир шарының ике кыйтгасы бергә тоташкан шәһәрдә иҗат итү Тукай шигъриятенең әдәби-мәдәни традицияләргә мөнәсәбәтен үзенчәлекле итеп формалаштыра. Җаек каласында, татар вакытлы матбугаты барлыкка килгәнче, «Мотыйгыя» мәдрәсәсе шәкертләре чыгарган кулъязма «Әлгасрелҗәдид» журналының 1904 елгы ноябрь санында ук Габдулла Тукайны «мәдрәсәнең әдибе вә шагыйре» дип таныйлар.

Төрек каллиграфиясендә «әйләнүче дәрвиш».
«Төрекләргә тәкълид вакыты»
1902-1903 нче елларда Мотыйгулла хәзрәтнең гаруз белеме дәресләренә йөрүе, остазының шәхси китапханәсеннән төрек диван һәм суфичылык поэзиясен яратып укуы, госманлы әдәбиятының яңа үрнәкләре, төрек вакытлы матбугаты белән танышып баруы, аеруча, Истамбулда чыккан «Карагёз» сатирик журналы аша төрек юморы белән танышуы, шагыйрь Чулпаный, «яшь төрекче» Габделвәли Әмруллаһ белән дуслыгы нәтиҗәсендә, Тукай төрек поэзиясе үрнәгендә панегирик рухтагы «өйрәнчек» шигырьләре белән әдәбият мәйданына аяк баса.

Мәүләна музее. Конья, Төркия.
Тукай үзе төрек шагыйре Габделвәли Әмруллаһның йогынтысы хакында: «Башта минем төрекчә яза башлавым да Габделвәли әфәнде тәэссире белән булды», – дип билгели. Шагыйрьнең гаруз системасы үлчәмендә язуын галим Җамал Вәлиди: «Тукаев беренче дәверендәге шигырьләре илә назым вә өслүбтә яңа бер юл ачмады, иске гаруз формасын бөтен ваклыклары белән кабул итте», – дип ассызыклый. Гаруз белән илһамланып, шагыйрь «Ифтирак соңында» (1906) шигырендә:
«Дәм-бә-дәм илһам идәр дәрдең бәңа гыйльме гаруз;
Нә кадәр яздымса – яздым җөмлә илһамыңла бән», –
дип яза. Габдерахман Сәгъди Г.Тукайның «иске төрек әдәбият вәзеннәреннән кулланганы 11, 12, 15, 16 иҗеклегә килә торганнары булды» дип билгели. Шул рәвешчә, татар шагыйре төрекләргә ияреп, гарузның рәмәл һәм һәҗәз үлчәмнәрендә иҗат итә башлый. 1907 елның октябренә кадәр шагыйрь төрек авторларына хас сыйфатлар, өслүб, тел-сурәтләү чараларын куллана. Үзе дә беренче иҗат алымнарын «төрекләргә тәкълид вакыты» дип атый («Уянгач, беренче эшем», 1913).
Тукайның шигъри теле «Мөхәммәдия» китабы тәэссирендә ачыла
Атаклы галим Җамал Вәлиди, язучы Галимҗан Ирбаһимов, төрек әдәбиятчысы Фуат Көпрелезадә Тукайның башлангыч чор иҗатын «Мөхәммәдия» чоры дип билгелиләр. Тукайның шигъри теле «Мотыйгыя» мәдрәсәсендә төннәр буена көйләп укыган «Мөхәммәдия» китабы тәэсирендә ачыла. Мәдрәсәдә «атна кичләрдә Тукаев чаршавы эчендә алты-җиде шәкертнең, үзара акча җыешып, мәҗлес ясап, төн буенча «Мөхәммәдия» укып һәм «Мөхәммәдия» көенә татар җырларын көйләп утыру»лары (Г.Кариев) Тукайның шигъри каләменә тәэссир итми калмый. Суфичылыкның ясәвиләр идеологиясе белән өретелгән төрек әсәренең стиль, ритм-рифмаларына, дини-суфичыл мотивларга иҗади якын килеп, аларны ХХ гасыр башы татар җирлегенә күчерә, милли тәрәккыять идеалларын раслауга юнәлтә.
Дәрвишләрнең сәмасы
Тукай иҗатында пантеистик суфичылык юнәлешенә хас хосусиятләрнең дә зур урын алып торуы татар әдәбияты галиме, Шәрыкъ әдәбиятлары белгече Резеда Ганиеваның «Шагыйрьнең рухи дөньясы» (2002), «Габдулла Тукай иҗатында төрек мотивлары» (2014) хезмәтләрендә яктыртыла. Шәрык Ренессансының мистик шагыйре, мәүләвиләр тәрикатенә нигез салучы Җәләлетдин Руми иҗатының галәмдәге бөтен нәрсәне Аллаһ дип карау, Кеше һәм Хак арасына тигезлек билгесе кую, Аллаһ белән кушылу максатында тавышлы зикер әйтеп, әйләнеп бию, ягъни сәма башкару кебек сыйфатларын үзенә сыйдырган түгәрәк ясап «әйләнүче дәрвишләр»нең фәлсәфи эстетик һәм этик фикерләренә аваздашлык Тукай әсәрләрендә төрле образлар, гыйбарәләр һәм символларда чагылыш таба. «Ифтирак соңында», «Гыйшык бу, йа!», «Дәрдемәнд дәгелмәем?», «Мәхү идәрмисән?», «Сөеклемнең кабер ташында» кебек газәлләр мәхәббәт темасын суфичылык әдәбияты элементлары аша яктырткан тулы бер циклны тәшкил итә. «Мәүләна» тәрикате фәлсәфәсе аллюзия, реминисценция кебек интертекст алымнары аша татар шигъриятенә үтеп керә. Мәсәлән, «Гыйшык бу, йа!» шигырендә «Бән дә хәүлеңдә сәнең дәүранаем, дәүранаем», «...бер кәррә бундан ит мөрүр; / хаке паеңдә сәнең ауланаем, ауланаем», «ләхдә кадәр салланаем, салланаем» дигән юллар дәрвишләрнең сәмасын хәтерләтә. Планеталарның үз күчәре һәм Кояш тирәли бертуктаусыз хәрәкәтен символлаштырган сәма вакытында Руми, үзе үзәктә торып, көйләп, шигырь әйткән, аның тирәсендә мөритләр түгәрәк хасил итеп, әйләнеп йөргәннәр, шуңа күрә аларны «әйләнүче дәрвишләр» дип атаганнар. Тукай шигырендә лирик геройның үз-үзен тотышы («әйләнүе», «тәгәрәүе», «тирбәлүе») сәма биюен башкаручы гашыйк суфи белән охшаш хәтерләтә («яндым наре һиҗраныңда бән», «бән шәһидем дәр мәх, дәр бәлаем», «юк тәгали гыйшыка бәйнәл-әһали та әбәд», «тәхтесәрада бер сәраем»). Үлем, «җир астында туфракка әйләнү» кебек яшерен мистик эчтәлек аша сөйгән яр (Аллаһ) белән кушылу мотивы, фәнә фәлсәфәсе, ягъни Аллаһка кире кайту, Аллаһның хозурына ирешеп юкка чыгуы яктыртыла. Тукайның «Сөеклемнең кабер ташында» шигырендә дә «Мәснәви»нең «Мин һәм син» дигән бүлектә, гашыйк җанның сөйгәне белән кушылып, юкка чыгу, илаһи мәхәббәт темасы кабатлана: «Теперь ты понял тайну бытия: / с твоею сутью слита суть Моя. Ты – это Я» (Д.Щедровский тәрҗ.) дигән юллары Тукайның «Без яр идек: сән бән идең, бән сән идем», «мәүтең, шөбһәсез, мәүтем дорыр», «Үлмәде, үлсәң дә, күңлемдә сәнең дәрдең һәнүз» кебек мисрагълары белән аваздаш.

Шәмс Тәбризи төрбәсе.
Тукай, Румига ияреп, Пушкин һәм Лермонтовны кояшка тиңли
Суфичылык тәгълиматы буенча, дәрвишлек юлын сайлаучының рухи җитәкчесе, туры юл күрсәтүчесе булырга тиеш, аннан башка ул юлдан яза, адаша. Руминың остазы – фарсы фәлсәфәчесе, мистик Шәмсе Тәбризи. Остазын югалту хәсрәтеннән (Руминың укучылары, аларның дуслыгына көнләшеп, Тәбризине үтерәләр дигән фикер дә, Тәбризи могҗизалы рәвештә юкка чыга дигән фикер дә яши) Руми, аңа багышлап газәлләр яза башлый, аны хакыйкать кояшы дип атый:
«Подобно солнцу, которое, перемещаясь, увлекает за собой облака,
Все сердца сопроваждают тебя, о солнце Табриза!» (А.Шиммель тәрҗ.)
Шунысы кызык: Руми остазы Шәмсе Тәбризигә карата кулланган кояш образы Тукайның шигъри теленә рус әдәбиятының даһи шагыйре Пушкинга мөнәсәбәттә килеп керә:
«Касавәт калмәйер кальбә: синең шигърең мөнафига,
Нәчек кем шәмсә каршы парлайыр дөнья вә мафига».
Тукай Пушкин шигырьләренә бөтен табигать – агачлар, ташлар да бии, дип тасвирлап, җанландыру алымына мөрәҗәгать итә:
«Сәнең әшгареңә, бәнчә, агач, даш билә рәкъсандыр;
Агач рәкъс итмәмәк шагыйрь улан инсанә ноксандыр».
Казан чорында язылган шигырьләрендә дә Тукай, Румига ияреп, рус шагыйрен кояшка тиңләвен дәвам итә:
«Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов әгәр булса кояш,
Ай кеби нурны алардан икътибас иткән бу баш» («Кыйтга», 1913).
«Һу, монда чүп-чар!»: төрек әдәбиятына тәнкыйть
Каләменә төрек шигъриятен үрнәк итеп алган шагыйрь үзе исән вакытта ук иҗатына төрек-госманлы әдәбиятының көчле йогынтысын тәнкыйть иткән кискен сүзләргә юлыга. Төрек авторлары тәэссирендә язылган шигырьләренә соңрак үзенең дә фикере үзгәрә: «Һу, монда чүп-чар! Монда бозаудан ахмак төрек шыгырдаучыларына ишәктән тиле тәкълидләр...» – дип яза ул 1913 елда һәм әлеге тәкълид-иярүләрне үзе әзерләп калдырган мәҗмугага кертмәскә, «себереп түгәргә» карар бирә. Замандашы Кәбир Бәкер истәлекләрендә, 1912 елда Петербургта Тукай янына Төркиядә укып кайткан егетнең килүе турында билгеләп үтелә. Әлеге очрашуда Тукайның, төрек әдәбиятына мөкиббән киткән егеткә ачуы килә: «Төрек әдәбиятын, солтанын мактап, солтанның җарияләрен мактап гомерләрен үткәргән төрек шагыйрьләрен мактый. Пушкины, Лермонтовы булган бер мәмләкәттә килешәме инде!.. Мактыйсыз да мактыйсыз, йә, әйтегез, зинһар: Пушкин яки Лермонтов дип әйтерлек кемнәре бар?!» Шулай итеп, 1902 нче елларда ук кулына каләм алырга рухландырган төрек диван поэзиясен соңрак үзе үк тәнкыйть утында тотып, рус әдипләренә, аеруча Пушкинга мәдхия укый, аны үзенең остазы, «кояшы», «ае» дип билгели.
«Тукайның читтән алган тәрҗемәләре тәмам үзенеке булып чыга»
Шуңа да карамастан, Тукай иҗатында төрек авторларының тәэссире соңгы елларга кадәр дәвам итә. Ләкин ул чыганак әсәрләргә бик үзенчәлекле якын килә: читтән алган аерым образ, символларны үз чорының татар җирлеге өчен хас фәлсәфиэстетик яссылыкта яктырта. Җ.Вәлиди татар шагыйренең тәкълидләре турында: «Тукайның читтән алган тәрҗемә һәм икътибаслары тәмам үзенеке булып чыга», – дип яза. Габдулла Тукай үзен шигырь һәм мәкалә язарга дәртләндергән авторларга хөрмәт белән карый, ул бер вакытта да чит авторларга иярүен искәртмичә калмый. Мисалга, 1906 елда «Фикер» газетасында чыккан «Җәмгыяте хәйрия» мәкаләсе астында «Төрек» гәзитәсеннән татарлар хәленә борыбрак мөтәрҗим Г.Тукаев» дигән имза чыга. Текстолог З.Рәмиев билгеләвенчә, Тукай – намуслы публицист, мондый имзаны кулланып, мәкаләдә китерелгән фикерләрне төрек матбугатыннан тәрҗемә итеп, ләкин татар халкының хәлен искә алып, үзгәртеп язганлыгына басым ясый (Габдулла Тукай. Энциклопедия. – Б.632). Шулай ук Тукайның Казан чорында иҗат ителгән «төрекчәдән» дип күрсәтелгән дүрт шигыре бар: «Төрекчәдән (Тән үстерсәң» (1908), «Төрекчәдән (Кайсы тир кем...)» (1908), «Төрекчәдән (Эзләдем, филлаһ…)» (1911), «Төрекчәдән (Сөйгәнеңне мин кочам дип)».
Җ.Вәлиди билгеләвенчә: «Тукай, гадәттә, үзенең тәрҗемә, икътибас һәм тәкълидләрен, хәтта сюжетларын әйтеп бара, аның әдәби вөҗданы кешенең малына аз гына тиюне дә кабул итми иде». Ләкин югарыда истә алынган шигырьләрнең кемгә ияреп иҗат ителүе бүгенгә кадәр билгеле түгел. Әдәбият галиме Х.Миңнегулов фикеренчә, алар төрек әдәбиятының Тәнзимат чоры әдипләреннән илһамланып язылган. Шулай итеп, Тукай назыйрә, икътибас, тәрҗемәләргә иҗади якын килә, аларны ХХ гасыр башы татар милли җирлегенә ярашлы итеп, әдәбииҗтимагый-сәяси вакыйгалар яссылыгында гомумкешелек кыйммәтләре, акыл культы, мәгърифәтчелек идеяләре кебек чорының актуаль мотивларына төреп бирә.
«Өч хакыйкать» авторлары – Руми, Майков һәм Тукай Тукай каләменең бу үзенчәлеге Руми иҗатына бәйле дә яктыртыла: пантеистик суфичылыкка хас сыйфатлар татар шагыйре иҗатына турыдан-туры да, Руми әсәрләренә язылган нәзыйрәләр аша да, башка әдәбиятлардан тәрҗемәләр аркылы да үтеп кергән. Тукайның «Өч хакыйкать» поэмасы (1912) шуның гүзәл бер үрнәге булып тора. Ул аны рус шагыйре А.Майковның «Три правды» әкиятеннән ирекле тәрҗемә дип билгели. Майковның исә бу әсәре Руминың «Өч киңәш» поэмасына нәзыйрә булып тора. Моңарчы алман һәм рус телләренә тәрҗемә ителгән читлеккә эләккән кош турындагы шигъри хикәят Тукай иҗатына рус авторы аша үтеп керә һәм татар байларының тискәре сыйфатларын тәнкыйтьләү максатында файдаланыла. Руми әсәрендә «кошны читлектә тоткан хуҗа» – хакыйкать юлын эзләүче дәрвиш, ә «кош» образы – рухи остаз символы (Аллаһка дан җырлаучы оҗмах кошларын хәтерләтә) буларак шәрехләнә. Суфичылык рухында язылган «Мәснәви»нең бу бүлеге укытучысының киңәшләрен, үгетнәсыйхәтләрен истә тотмаган дәрвишнең ялгыш юлга кереп китүен яктырта. А.Майков һәм Г.Тукай тәрҗемәләрендә суфичылык фәлсәфәсе мотивлары реаль тормышның гомумкешелек кыйммәтләре белән алышына. Татар поэмасында мөселман әдәбиятына хас традицион әхлакый-этик антиномияләр – наданлыкакыл, яхшылык-яманлык бәрелеше чагылыш таба. Румида эчке рухи белемгә юнәлтелгән тирән мистик һәм фәлсәфи контекст өстенлек итсә, Тукайда сатирик элементлар реаль тормышны тәнкыйтьләү коралы булып хезмәт итә. Фантастик сюжетлы әсәр сатирик һәм төгәл образлар аша XX гасыр башы җәмгыятенең социаль тигезсезлеге проблемаларын күтәреп чыга. Шулай итеп, Тукай иҗатында тәрҗемәләр һәм башка авторларга иярүләр илдә, җәмгыятьтә барган кимчелекләрне, милли проблемаларны бөтендөнья әдәбияты югарылыгында яктыртуга китерә.
Төрекләр Тукайны үз шагыйрьләре буларак кабул итә
Үзенең киңкырлы иҗатында дөнья әдәбиятын колачлаган татар халкының гына түгел, бөтен төрки дөньяның сөекле шагыйре булып җитешкән Габдулла Тукайның вакытсыз үлеме бар галәмне сискәндереп җибәргәндәй итә. Махсус сайланган комиссиягә шагыйрьнең үлеме хакындагы хәбәрне Россиянең мөселман һәм рус газеталарына гына түгел, Төркиянең «Төрек йорды» журналына да хәбәр итү бурычы куела. Татар редакцияләренә дөньяның һәр кыйтгасыннан, шул исәптән, Төркиядән дә бик күп кайгы уртаклашу хатлары килә. «Шагыйрь Тукаев хакында Истанбулдан тәгъзия. Зур югалту» дип исемләнгән хат «Сибирия»нең 1913 елгы 17 май санында татар телендә басыла. «Төрек йорды» журналы Тукайга багышлап махсус сан чыгара. Бу турыда «Шура»ның 1913 елгы 11 нче санында «Төрек йорды» вә Габдулла Тукаев» дигән мәгълүмат басыла. Шагыйрь үлеменнән соң бер ел узгач, «Вакыт» газетасының 20 апрель һәм 14 май саннарында «Истанбулдан», «Төрек матбугатында Тукай» исемле мәкаләләр дөнья күрә. Биредә Тукай иҗатын төрекләрнең кызыксынып өйрәнүләре, төрле кичәләрдә яттан сөйләүләре, көйләүләре белән бергә, татар шагыйре иҗатын үзләренең милли әдәбиятларына охшатулары тасвирлана. Тукайның телен «бераз Истанбул төрекчәсенә борып баскан» дип бәяләүләре шагыйрьнең Россиядән читтә дә «үз шагыйрьләре» буларак кабул ителүе аңлашыла.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала