Тарихи мирас Уку өчен 1 минут

«Дуслык» һәм «Сандугач»!

Иркутск өлкәсенең Бохан районы Хохорск авылында эшләп килүче ансамбльләр болар. «Дуслык» – фольк­лор ансамбле, ә «Сандугач» балалар өчен эшли. Һәр икесе белән дә Фәридә Зиннур кызы Фәйзрахманова җитәк...

Иркутск өлкәсенең Бохан районы Хохорск авылында эшләп килүче ансамбльләр болар. «Дуслык» – фольк­лор ансамбле, ә «Сандугач» балалар өчен эшли. Һәр икесе белән дә Фәридә Зиннур кызы Фәйзрахманова җитәкчелек итә. Уңган-булган, чибәр вә мөлаем бу яшь ханым әле Көнчыгыш Себер дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясендә дә белем алырга өлгерә.


Хохорск муниципаль җирлегенә җиде авыл керә: Хохорск үзе, Нововоскресенка, Русиновка, Ижилка, Харатиргән, Шунта һәм Херетин авыллары. 41 мең гектар җирдә 2442 (7,65% – татарлар) кеше яши.


2015 ел Хохорскида татар мәдәнияты елы дип игълан ителгән. Каз каурые, каз өмәсе бәйрәмнәре, «Себер йолдызлары», «Алтын кәләпүш», «Ангара», «Җыр фольклоры» һәм «Алмазные грани» исемле конкурс-фестивальләр үткәреп, гөр килеп, бердәм булып яши биредәге милләттәшләребез!


#Редакция #Яңалыклар

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи