(Кышкар мәдрәсәсе тарихы)
Сайда йөзүчеләр һәм тирәнгә чумучылар
Кышкар мәдрәсәсенең кәгазьгә язып куелган, кем булса да раслаган программасы булуын хәтерләмим. Укучыларның белем дәрәҗәләрен билгеләү өчен «класс» яки «сыйныф» атамасы да кулланылмый иде. Әмма бу исә мәдрәсәнең бертөрле дә тәртипкә буйсынмавын күрсәтми.

Нәхү китабы. Авторы – Габдулла ибн Ислях. 1552 ел. Сәед Вахиди китапханәсеннән. Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә саклана.
Сарыф белән нәхү – иң беренче фәннәр
Практикада «мәдрәсә» һәм «мәктәп» сүзләре буташтырыбрак йөртелә, әмма без мәдрәсәне заманының урта дәрәҗәдәге уку йорты дип аңларга тиешбез. Монда бөтенләй укый-яза белмәүчеләр килми, кайдадыр, ничектер, ни дәрәҗәдәдер (әлбәттә, бик чуар) башлангыч белем алган үсмерләр килә. Мәдрәсәнең төп курсы гарәп теленең сарыф-нәхүен (грамматикасын) өйрәтүдән башлана. Гадәттә, гарәп теле грамматикасы ике ел эчендә үтелә. Укуга сәләте, тырышлыгы булган укучылар аны яхшы үзләштерәләр. Ә сәләтсезләр, ялкаулар берничә еллар буена бер урында таптаналар. Моңа берәүнең дә исе китми.
Укучылар укуның төрле баскычларында сыйныф (класс) урынына «хан»нарга бүленәләр. Дөресрәге, өйрәнелә-укыла торган китап исеменең ахырына «хан» сүзе кушылса, бу инде укучының дәрәҗәсен күрсәтә: «Сарыфхан», «Нәхүхан», «Исагуҗихан», «Шәмсияхан»…
Мантыйктан беренче дәрес алып чыгучыларны «юалар»
Сарыф-нәхү (грамматикадан) соң мантыйк курсы башлана. Бу инде – мәдрәсә курсының икенче баскычы. Ул «Исагуҗи»дан башлана. «Исагуҗихан»нан башлап, шәкерт үзен кинәт үсеп, олыгаеп киткән кебек хис итә. Грамматика чорындагыларны, кимсетеп, «касмаклар» дип атарга хаклы була. «Исагуҗихан» булу – «касмак»лыктан чыгу дигән сүз. Шуңа күрә «Исагуҗи»дан (мантыйктан) беренче дәрес алып чыккан көнне өстенә чиләк белән су коялар икән, моңа һич җәберсенмиләр, чөнки йоласы шундый: мантыйктан беренче дәрес алып чыгучыларны шулай «юалар».
«Исагуҗихан» булдыңмы, алда сине бер-бер артлы тагын байтак «хан»нар көтеп тора: «Шәмсияхан», «Гакаидхан», «Сөлләмхан», «Таузыйххан», «Тәһзибхан», «Меллаҗәләлхан».
«Меллаҗәләлхан» булгач, «пишкадәм» дип йөри башлыйлар, бу – инде мәдрәсәнең тулы курсын үткән, «моталәгасы чыккан» (ягъни теләсә нинди китапны укып аңлый ала торган) кеше дигән сүз.
Чыннан да, мантыйк, игътикад һәм башка мәсьәләләрне эченә алган бу курсны ерып чыга алган кеше өчен ул укырга мөмкин булган әдәбиятта теш үтмәслек калҗалар калмыйдыр да, чөнки бу курсның һәр баскычында, ул, төп дәреслектән тыш, берничә өстәмә дәреслек һәм бик күп «шәрехләр», «хашияләр» (аңлатмалар, искәрмәләр) күргән, китап читенә басылган һәм төрле вакытта төрле кешеләр тарафыннан язылган искәрмәләрне хәтта күңеленнән ятлаган була. Тырыш шәкерт, шуларны өйрәнеп, еллар буенча бик күп төн йокыларын калдыра.
Фикъһ һәм фәраизъ гыйлемнәре
Мәдрәсәнең төп профиле – муллалар хәзерләү. Шулай булгач, аны тәмамлап чыгучылар фикъһтән (шәригать законнары) күп нәрсә белергә, Коръән тәфсирләре, хәдисләр (пәйгамбәрнең акыллы сүзләре) белән нигезле танышырга, димәк, бу сызыклар буенча да күп кенә китаплар укырга бурычлы. Һәр мулла өстенә үлгән кешенең малын аның варисларына шәригать законнары буенча дөрес итеп бүлеп бирү бурычы йөкләнә. Ә ислам шәригатендә варисларның хокуклары тигез түгел. Барыннан элек, хатын-кызлар ирләр белән бердәй өлеш алырга хаклы түгел. Аннары варисның мәрхүмгә якынлыгы ни дәрәҗәдә булуга карап та хокукка үзгәлек керә. Хокукның бик катлаулы шушы вариантлары Коръәндә санап күрсәтелгән, шуларны ятларга һәм практик рәвештә чишәргә өйрәнергә кирәк. Моны өстәмә фәраизъ курсы хәл итә. Бу курсны уку еллары дәвамында, гадәттә, язгы айларда үтәләр.
Кышкарда космогония дә укытылган
Әгәр дә Коръәнне берни дә аңламый тыңлап утыручылар еларлык итеп укый алмыйсың икән, син нинди мулла буласың?!
Коръән аятьләрен фонетик, орфоэпик яктан дөрес итеп көйләргә (мәкамнарга) салып укырга өйрәтү өчен, гадәттә, язга таба, бер-ике айга махсус «кари» (бөтен Коръәнне яттан белү өстенә, төрле мәкамнар остасы, еш кына ул сукыр кеше була) чакырыла.
Элеккерәк елларда Кышкар мәдрәсәсендә факультатив курс рәвешендә «Гыйльме һәйәт» (космогония) дә үтелгән. Соңгы вакытта аны укытырлык кеше калмаган.

«Китабел-фәразъ» (мирас малын бүлү турындагы китап). Авторы – Мостафа ибн Мортаза. Күчереп язучы – мулла Мөхәммәдрәхим әт-Тәкәнеши. 1852 ел. Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә саклана.
Кышкар мәдрәсәсендә «хәтме көтеп кылдым» (тулы курсны үттем) дияр өчен, менә шулар кирәк булган. Аз да, җиңел дә түгел, әлбәттә!
Әмма мулла булыр, бер мәхәлләнең җилкәсен кимереп ятар өчен, зиннәтле йортлар салыр, яшел чапан бөркәнгән абыстайны яныңа утыртып, аргамакларда кунакка йөрер өчен, бу кадәр «фәннәр» белән баш ватуның һич кирәге юк. Монысы – бәхет эше. Ун-унбиш ел каткан икмәк кимереп, көнгә бер җылы аш күрмичә тырышып укыган, моназарада беркемне алдына чыгармый торган пишкадәмнәр сакалы чаларганчы бер җиргә урнаша һәм гаилә бәхетенә ирешә алмыйча, һаман да мәдрәсә почмагында ятарга, ә юк-бар белән баш ватмаган, йокысы туйганчы йоклаган, корсагы тулганчы ашаган күпләр ансат кына «ахирәт сәүдәсе»нә керешеп, дөнья бәхетенә ирешергә бик мөмкин. Мондый чиле-пешле дин хадимнәрен әвәләр өчен, апара әчетә торган махсус «куас кисмәге» бар, ул «тайтулак» дип атала иде.
Мантыйктан берничә дәрес тыңлау белән һәркем үзенең күпмегә түземе җитәрен аңлый. Уяураклар, шунда ук (булмаса, тагын берәр ел азаплангач) мәдрәсәнең төп курсына кул селтәп, тешкә ул кадәр каты булмаган дини китаплар укып кына көннәрен үткәрә башлыйлар. Әнә шундый шәкертләрне «тайтулак» дип атыйлар. «Тайтулак» булып бер-ике ел йөрүчеләр дә, Өфегә барып, муллалыкка указ алып кайтырга мөмкин. Ун-унбиш ел мәдрәсәдә ятарга туры килсә, бер үк китапны күтәреп берничә ел йөрсәләр дә, сезгә инде урынны бушатырга вакыт, дип, аларны ашыктыручы юк. Мәдрәсәнең күңеле киң…
Кышкар мантыйгы грек философы
Аристотельгә барып тоташа
«Исагуҗи»дан башлап дәреснең методикасы да үзгәрә: «Сарыф-нәхү» (грамматика) чорында ялгыз гына яки белем дәрәҗәсе бердәй булган шәрикләр (сабакташлар) бергә гади рәвештә генә сабак алсалар, сабак тыңласалар, мантыйктан беренче дәрес үк үзенә бертөрле тантана белән башлана. Мәдрәсәнең бер почмагында дәрес урыны әзерләнә: почмакта, мендәргә тезләнеп, мөдәррис утыра, аның як-ягында, юрган һәм сырмалар өстендә тезләнеп, хәлфәләр, зуррак шәкертләр тезелеп китә. Ә шул сыйныфта укучы (дәрес алучы) шәкертләр, тегеләргә каршы ярым түгәрәк ясап, коры идәнгә тезләнәләр.

«Мелла Садыйк» хашияләре берлә «Шәрех Исагуҗи». 1881 ел.
Мантыйк дәресе, гадәттә, һәркайсы берәр сәгать чамасы вакыт таләп иткән ике яки өч «кавел»дән (речьтән) тора, дәрескә «кунак» рәвешендә килгән өлкәннәр берәр мәсьәләдә мөдәррискә бәхәс кузгатсалар, дәрес 4-5 сәгатькә дә сузылырга мөмкин. Дәресне үзләштерү өчен, 10-15 көн вакыт бирелә.
Мөдәррис (дәрес бирүче дамелла яки хәлфә) мантыйктан дәрес биргәндә дә, аннан соң материалны кабатлаганда да, кагыйдә буларак, беркемнең кулында да китап булмый. Бу дәресләр ишетү аша барлык дәрес материалын сүзгә-сүз отып алуга нигезләнгән. Ә китап һәр укучы үзе мөстәкыйль рәвештә эшләгәндә – дәрестән тыш вакытта белемне арттыруда гына ярдәм итә. Билгеле, өч сәгатьлек «лекция»не сүзгә-сүз ансат кына үзләштереп булмый. Шуңа күрә һәр дәрес өчен «мөкаррирләр» (кабатлаучылар) билгеләнә.
Мәсәлән, сүз «исагуҗихан»нар турында бара икән, башта «гакаидхан»нардан бу дәрескә кергән иң алдынгы укучы элек бер, аннан икенче, өченче «кавелләр»не бәйнә-бәйнә бөтен сыйныфка сөйләп чыга. Аннан соң сыйныфны өч-дүрт төркемгә бүлеп, шул ук «гакаидхан» яки «шәмсияханнар»дан берничәсе «кавелләр»не «кайтара», ягъни дәрес материалын берничә кешелек кечкенә төркемчәләргә «чәйнәп бирә». Шуннан соң «шәмсияхан»нардан шушы сыйныфка беркетелгән мокаррир эшли башлый. Ниһаять, «исагуҗихан»нарның үз эчләреннән булган мокаррир (алдынгы укучы) үзләштереп җитә. Димәк «тәкърир» эшен (кабатлауны) ул башкара. Ун-унбиш көн шулай кабатлый торгач, бик аңгыра булмаган һәр укучы дәресне үзләштерә. Аны хәлфәгә тыңлатып, алга таба атларга мөмкин була.
Мантыйк (логика) фәлсәфи фәннәр рәтенә керә, һәм ул – бик борынгы фән. Аңа моннан ике мең еллар элек үк, безнең эрадан алда 384-322 нче елларда яшәгән грек философы Аристотель нигез салган. Кышкар мантыйгы да шунда барып тоташа. Мантыйк курсына кергән күп бәхәсләрне дәлилләгәндә, Аристу хәким (Аристотель), Локъман (Лукреций), Әфләтун (Платон) һәм башка философлар фикеренә таяну да шуны раслый. Кышкар авылының гади крестьяны Шәрәфи агай: «Мәнтикъ ул – тугыз кырлы пычак, кайсы кыры белән сызсаң да өзеп чыгара», – дип әйтә икән. Моның да мантыйкка бирелгән билгеләмәдән чыгып әйтелгән булуына шик юк: мантыйкка «фикерне чарлау, фикер йөрткәндә дөрес юнәлеш алу, моназара вакытында каршы якны сүз белән җиңеп чыгу коралы» дип карыйлар иде бит. Анда кулланылган законнар, аларны чишү юллары да, нигездә, фәнни логикадагыларга туры килә. Тегендә дә, монда да фикерләүнең дөрес һәм ялгыш формалары тикшерелә һәм башкалар…
Ләкин Кышкар мәдрәсәсендә укытылган мантыйкны схоластик дип атыйлар. Бу аның идеалистик философиягә нигезләнгән һәм тормыш практикасыннан, чын материалистик фикерләүдән аерылган булуы белән билгеләнә. Анда еш кына мәгънәсез бәхәсләргә дә юл куела. Моназаралар вакыты-вакыты белән якалашуга да барып җитә. Мәсәлән, «Исагуҗи» курсында «Исбате Ваҗиб», «Тәүхиде Ваҗиб» (Аллаһның барлыгы, берлеген исбат) дигән тема бар. Ике төрле дәлилгә таянып, Аллаһның берлеге «исбат ителә». Беренче һәм иң «көчле» дәлил – «дәлиле нәкъли», ягъни авторитетлы чыганаклар белән дәлилләү. Башка очракларда бу берәр философтан цитата китерү формасында булырга да мөмкин. Бу очракта исә Коръән аятьләренә таяныла. Икенчесе – «гакъли дәлиле». Моның өчен мондый стандарт фикер йөртү кулланыла: «Ләү әмкәнә алиһани санигани кадирани бикодрәти таммә ләәмәкәнә әтәманегы бәйнәһема. Лакин әттәманегы ләйсә бимөмкинен, фәл алаһаһи санигани кадирани бикодрәти таммә ләйсә бимөмкинин» («һәрнәрсәгә дә көче җитә, һәрнәрсәне булдыра торган ике алла булса, алар арасында каршылыклар туар иде, аллалар арасында каршылык туу мөмкин түгел. Шуңа күрә һәрнәрсәгә көче җитә торган, һәрнәрсәне булдыра торган ике алланың булуы мөмкин түгел» дигән сүз).
Ләкин гакъли дәлиллгә кем дә булса игътираз кылырга (каршы фикер белән чыгарга) хаклы. «Ла нөсәллиме (мин ышанмыйм), – дияр ул, – алла ике, өч... булыр, әмма алар арасында каршылыклар тумас!»
Менә шуннан инде моназара башланып китә. Бер Алланы яклаучылар: «Ике алла булса, аларның берсе – яңгыр яудырырга, икенчесе аяз көн булдырырга теләр, яңгыр яуса – икенче алла көчсез, яумаса, беренче алла көчсез булып чыга», – дип каршы килә. Ә игътираз кылучы аларның килешеп эшләүләрен мөмкин саный. Бәхәсләшү вакыты-вакыты белән якалашуга барып җитә, чөнки төрле мәгънәсез игътизарларның чиге бармыни?!
Журналга текстологлар Зөфәр Гыйлаҗев һәм Рузилә Мөхәммәтова әзерләде.
Дәвамы бар.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала