Тарихи мирас Уку өчен 2 минут

Җангали хан

Җангали хан (1516-1535) – Казан ханлыгының уникенче идарәчесе. Ул 1531 елның 29 июненнән 1535 елның 25 сентябренә кадәр хакимлек иткән.

 

«Җангали хан». Рушан Шәмсетдинов рәсеме.

 

 

«Яшь хан, әлбәттә, мәмләкәт белән идарә итә дип саналган гына. Асылда, хакимият аңа күз-колак булып тору вазифасы йөкләнгән Гәүһәршад ханәкә хөкүмәте кулында була. Рус хөкүмәте хатларын ханга гына түгел, бәлки, ханәкәгә һәм бәкләргә дә атап язган; Казан хөкүмәте дә шулай ук ханәкә, бәкләр һәм барча Казан җире исеменнән сүз йөрткән. Ханәкәдән гайре, тагын Булат бәк белән Табай бәк тә хөкүмәт әгъзалары булып саналган, аларның исемнәре хатларда телгә алына».

Михаил Худяков «Очерки по истории Казанского ханства» (1923)

 

«1531 елда Казан кенәзләреннән Булат, үзенең иярченнәре белән берлектә, Сафагәрәй ханны урыныннан төшереп, Казаннан куып җибәргәннән соң, Мәскәү кенәзеннән үзләре өчен хан итеп Шаһгали ханның бер тумасы булган Җангали бине Аллаярны җибәрүен сорадылар. Бөек кенәз, үзенә садыйк, ягъни тугры хезмәт итү турында ант иттереп, күп адәмнәр белән Җангалине Казан шәһәренә җибәрде. Бу вакыт Җангали унбиш яшендә иде.

 

Иң олугларыннан башлап иң кечекләренә кадәр Казан халкы барысы Җангалигә ант итте, падишаһ хатын (Гәүһәршад бикә булса кирәк) вә сәедләр, һәммәсе бәйгать бирделәр, ягъни буйсынуларын белдерделәр».

Ризаэддин Фәхреддин «Казан ханнары» (1995)

 

 

Җангалине үтереп, тәхеткә Сафагәрәйне утырталар. Билгесез рус миниатюрачыларының эше. 1560-1570 нче еллар.

 

 

«Россиянең ярдәме белән Җангали хан бине Аллаһияр бине Бәхтияр бине Якут бине Мөхәммәд хан Казанны яулап ала. Үзе Казанда 4 ел хан булып торгач, халык аны куып җибәрә һәм ахырында [ул] Мәскәүдә үтерелә».

Шиһабетдин Мәрҗани «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» (1880)

 

01

Җангали – Касыйм ханлыгы идарәчесе Шәех Әүлияр хан белән Шаһсолтанның улы, Шаһгалинең бертуган энекәше. Касыйм шәһәре тумасы.

 

02

Рус елъязмаларында аны Анеалей, Анолей, Ян-Алей, Еналей, Ен Алей, Аналей, Яналей, Яналий, Мамалай, Зелендей, Зиндовей, Янай дип атыйлар.

 

03

1519 елда Шаһгали Казан ханы булгач, Василий III Җангалине Касыйм тәхетенә утырта. Гәрчә, 1521 елда Шаһгали кире әйләнеп кайтса да, Җангали «владетельный государь» статусын югалтмый. Җангали 1525 елда Мәскәүдә Австрия илчесе С.Герберштейн белән очраша.

 

04

1521 һәм 1528 нче елгы метрика кенәгәләрендә «царевич» дип телгә алына.

 

05

Сафагәрәйне өнәп бетермәгән морзалар тәхеткә Җангалине утыртуны сорый башлый. Василий III аның кандидатурасын хуплый. Җангали, Касыймнан чыгып китеп, Васильсурск аша Казанга килеп җитә.

 

06

1531 елның 29 июнендә Җангали Казан тәхетенә утыртыла. Процессны Мәскәү илчеләре Я.Г.Морозов белән дьяк А.Курицын һәм Табай белән Тәвәккәл бәкләр көйләп тора. Җангали тәхетне биләсә дә, идарә дилбегәсе Булат Ширин белән Гәүһәршад кулында була.

 

07

Җангали заманында татар полклары рус гаскәрләренең Кырым ханлыгына каршы яуларында катнаша. Әлеге вакыйгалар 1531 елда була.

 

08

1533 елның җәендә ул Ногай морзасы Йосыфның кызы Сөембикә белән никахлаша.

 

09

Василий III үлгәч, 1535 елда Булат Ширин һәм Гәүһәршад җитәкчелегендәге бәк-морзалар Җангали ханны тәхеттән куа. Ул Иске Казанга җибәрелеп, 25 сентябрьдә үтерелә.

 

10

Җангалинең җәсәде Казан Кирмәнендәге ханнар төрбәсендә җирләнгән дип фаразлана.

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 2
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи