Тарихи мирас Уку өчен 2 минут

Акланмаган өмет

Татарларның туган телендә укый-яза белүләренә сокланып, Казан губернаторы 1905 елда болай дип белдергән: «Алар барысы да диярлек грамоталылар». Бу бит әле тыеп, кысрыклап торган өстеннән. Кечкенә генә мөмкинлекне дә үз файдасына эләктереп алырга күнеккән татарлар, патшаның 1905 елдагы Манифестыннан соң, җәелеп китеп газета-журналлар һәм китап бастыру эшенә керешә. Бу вакыйгага кадәр үк инде, күпме басмаханә эшләвенә карамастан, Казан берүзе генә китапка булган ихтыяҗны канәгатьләндереп бетерә алмый башлый. Шулай итеп, татарлар яшәгән башка төбәкләрдә дә вакытлы матбугат чыга башлый, китап бастыру эше җәелеп китә.

 

Язучы, нашир, җәмәгать эшлеклесе Фатих Гыйльман улы Кәрими (1870-1937).

 

 

Оренбургта беренче басмаханәне 1900  елда Әлмәт районының Миңлебай авылыннан килгән Гыйльман Кәрими ачып җибәрә. Ул моңарчы Әлмәт районындагы Миңлебай авылында ахун булып торган. Бу урында хәзрәтнең дөньяга карата фикере үзгәрүенең нигезендә нәрсә ятуын кыскача гына аңлатып китәргә кирәктер.

 

 

Гыйльман Кәрими хатыны Мәгъсүмә абыстай (Р.Фәхреддиннең бертуган апасы) кызы һәм улы Фатих белән.

 

 

Халыкны агартуның кадими (иске) алымы белән эшләргә күнеккән хәзрәт укуга аерым сәләте булган улын  – соңрак татарның күренекле язучысы, журналисты һәм нашире булып танылачак Фатих Кәримине үзе тәмамлаган Чистайдагы атаклы «Камалия» мәдрәсәсенә укырга бирә. Ә сәләтле бала, мәдрәсәдәге белеменә өстәп, Чистайдагы русча курсларга да йөргән. Алай гына да түгел, мәдрәсәләрдә тыелган «Тәрҗеман» газетасын алдырып, шәкертләргә андагы фикерләрне җиткереп барган. Кырыслыгы белән дан казанган мәдрәсә хуҗасы Камали ишан Миңлебайдагы Гыйльман ахунга: «Улың бик бозылды, мин аны мәдрәсәдән куам, килеп ал»,  – дип хат юллый. Ата кешенең ниләр кичергәнен чамалавы авыр түгелдер. Гыйльман ахун да шәкертләрне «бозучы» газета мөхәррире Гаспринскийны барып үтерер дәрәҗәгә җитә. Бәхеткәдер, ике арада зур бәхәс булып башланган хат алышу Гыйльман хәзрәтнең Исмәгыйль Гаспринский фикерләрен тулысынча кабул итүе белән тәмамлана. Төркиягә акыл утыртырга җибәргән улы Фатих соңрак шул «Тәрҗеман» газетасында практика үтәчәк, Кырым мәктәпләренең берсендә укытучы булып эшләячәк. Ә Гыйльман хәзрәт, дини эшчәнлеген ташлап, Оренбургта үз нәшриятын булдыра. Ләкин 1906 елның 6 июнендә аны яшен сугып үтерә. «Зур авырлыклар белән ачылган типографиясендә Гыйльман ахун ел ярым вакыт эчендә 27 татар китабы бастырып өлгерә, аларның гомуми тиражы 52 400 данә», дип яза китап белгече Әбрар ага Кәримуллин.

 

 

«Вакыт» газетасы һәм «Шура» журналы хезмәткәрләре: утырганнар(уңнан-сулга) – Борһан Шаһиди, Закир Рәмиев (Дәрдемәнд), Ризаэддин Фәхреддин, Фатих Кәрими, Габдрахман Фәхретдинов; басканнар (уңнан-сулга) – Ярулла Вәли, Госман Акчокраклы, Рәкыйб Рәкыйби.

 

 

Әтисенең вафатыннан соң типография эшен үз өстенә Фатих Кәрими ала. Истанбулда чакта типографияләрдә хәреф җыю, типография машиналары, китапчылык хезмәтен үзләштерү аңа эшне уңышлы дәвам итү мөмкинлеген бирә. Төркиядән тыш, алтын приискалары хуҗасы Шакир Рәмиев белән бергә Европа илләрен йөреп кайтуы Фатихның фикер офыкларын тагын да киңәйтә, бай тормыш тәҗрибәсен тупларга ярдәм итә. 1905 елда ул «Кәримов, Хөсәенов вә ширкәсе» дигән китап нәшриятын оештыра. Әтисеннән калган типографияне дә шул нәшриятка күчерә. Тора-бара Уфада әлеге нәшриятның филиалы барлыкка килә. Эшне киңрәк җәелдерү өчен Оренбургта иң зур типография саналган Мировецкий басмаханәсен сатып алып кушалар. Казаннан яңа китап басу машиналары, хәрефләр алдыралар. Әлеге типографиядә Оренбургта барлыкка килгән «Чүкеч», «Икътисад», «Вакыт», «Шура» кебек вакытлы матбугат басыла башлый. Фатих Кәрими үзенең туганы Ризаэддин Фәхреддин белән бергә Рәмиевләр оештырган «Вакыт» газетасында һәм «Шура» журналында мөхәррир булып та эшли.

 

Чагыштырмача зур ук сүз иреге бирелсә дә, татар наширләренең эшләре җайлы гына бармаган. Шул ук Фатих Кәримине дә патша хакимияте берничә мәртәбә хөкемгә тартып, типографиясен ябу белән янаган. Мондый очракларда аны бәладән абруйлы һәм акчалы дуслары Рәмиевләр йолып кала торган булган. Академик Әбрар Кәримуллин исәпләвенчә, Фатих Кәрими типографиясендә 1901-1917 еллар аралыгында басылган китапларның саны 384кә җитеп, аларның гомуми тиражы бер миллионга якын була. Тагын шунысын да өстәргә кирәк: Фатих Кәрими, искелекне кискен тәнкыйтьләп, яшьләрне яңача укырга, фәннәр өйрәнергә чакырып язган әдәби әсәрләре белән бергә, әтисе һәм агасы Ризаэддин Фәхреддин кебек, мәктәпләр өчен күп кенә дәреслекләр дә язган, тәрҗемә эше белән дә шөгыльләнгән.

 

Октябрь революциясен Кәрими татар халкына тарихи мөмкинлекләр бирәчәк хакимият булыр дип ышанып кабул итә. Яңа хакимиятнең рәхимсезлеген чамалаганнар тиз арада чит илләргә чыгып котылу ягын караганда да Фатих Кәрими ышануын дәвам итә. Үзе бик зур акча алып эшләгән Рәмиевләрнең «Вакыт» газетасыннан да шул фикерләре килешмәве аркасында китәргә мәҗбүр була. Талантлы журналист үзенең «Яңа вакыт» газетасын чыгарып карый. Ләкин советлар аның өметен акламый – газетасы ябыла, үзе Оренбургтагы Халык мәгарифе институты курсларында укытып йөри. Сүз уңаеннан, әлеге курсларга дип килгән Муса Җәлилов нәкъ менә Кәриминең киңәше белән Казанга укырга китә.

 

Аннары Мәскәү чоры башлана. Ләкин НКВД карчыгаларының кансызлыгыннан аны башкаладагы «Эшче» газетасында хезмәттәшлек итүе дә, СССР халыкларының үзәк нәшриятында Ленин әсәрләрен татарчага тәрҗемә итүләре дә коткарып кала алмый – Төркия файдасына эшләүче шпион дип үлем җәзасына хөкем ителә. Шул ук чекистлар аның татарларның бәйсез үз дәүләте булырга тиеш дип ышанып эш иткән Гаяз Исхакый, Садри Максудилар белән революциядән соң чит илгә китәргә мәҗбүр булган бертуган энесе Мөхәммәтгарифның да Берлинда башына җитә.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи