11 нче март көнне Арчада, шул төбәктә туып-үскән, хәзер газета-журнал, радио һәм телевидение редакцияләрендә эшләүче журналистлар очрашты. Аларны Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев кабул итт...
11 нче март көнне Арчада, шул төбәктә туып-үскән, хәзер газета-журнал, радио һәм телевидение редакцияләрендә эшләүче журналистлар очрашты. Аларны Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев кабул итте, сорауларына җавап бирде, районның социал-икътисади хәле турында сөйләде. Аннары журналистлар Г.Тукай исемендәге Арча педагогия колледжы, «Әлифба» музее, 3 нче татар мәктәбе-балалар бакчасы, «Арча» спорткомплексы, «Арча-Арена» боз сарае, Түбән Мәтәскәдәге фермер Айдар Сабиров хуҗалыгы, Түбән Атыдагы Дамир Хәлиуллинның теплицасы һәм сәнгать мәктәбе белән танышты. "Арча якташлары" җәмәгать оешмасы каршында Арча районында туып-үскән журналистларның берлеге төзелде һәм аның җитәкчесе итеп «Безнең гәҗит»нең баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов сайланды.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала