Журнал «Безнең мирас»

Бүген Кадер кичәсе

Риваятьләр буенча Кадер кичәсе нәкъ менә бүген, 31 май кичендә булыр дип фаразлана. Кадер кичәсе — Рамазан аеның соңгы ун киченең берсе (күбрәк 27 кичне әйтәләр). Бу кичәдә Аллаһы тәгалә Мөхәммәтне(салляллаху галәйһи вәсәлләм) пәйгамбәр итеп сайлаган.
Ислам дине буенча Кадер кичәсендә эшләнгән изгелекнең мең ай эчендә кылынган якшылыкларга караганда хәерлерәк. Бу кичәдә гөнаһлар гафу ителә, дога кылучыларның догалары кабул ителә.
Коръәндә Кадер кичәсе турында:
“Дөреслектә, Без Коръәнне иңдердек кадер кичәсендә”
“Син беләсеңме, нинди кичә ул кадер кичәсе?”
“Кадер кич, мең айдан да хәерлерәк”
“ Бу кичтә, фәрештәләр вә Җәбраил галәйһиссәләм иңәр ( җиргә), Раббыларының әмере белән һәр эштә”
“Тынычлык булыр. Таң атканчы дәвам итәр бу кичә”.
Коръән, 97нче сүрә.
Бүген Республикабызның күп кенә мәчетләрендә Тәравих намазыннан соң "кымуль ләйәл" - төнге намазлар укылачак.
https://tt.wikipedia.org

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Теги: Редакция Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

"Мәдәни җомга" газетасының 30 еллык юбилееннан фоторепортаж


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру