Кыскача Уку өчен 1 минут

Беренче хәләл Сабан туеның баш батыры билгеле

Беренче хәләл Сабан туеның баш батыры билгеле

Шәүвәл аеның 27 нче көнендә, якшәмбе көнне, Лаеш районының Сингел авылында беренче тапкыр мөселман Сабантуе узды. Шунысы игътибарга лаек, Татарстан мөхтәсибәтләрендә шулай ук даими рәвештә мөселман Са...

Шәүвәл аеның 27 нче көнендә, якшәмбе көнне, Лаеш районының Сингел авылында беренче тапкыр мөселман Сабантуе узды. Шунысы игътибарга лаек, Татарстан мөхтәсибәтләрендә шулай ук даими рәвештә мөселман Сабантуйлары уздырыла. Шунысы куанычлы, әлеге чараларга дини оешмалар гына түгел, дини булмаган башка оешмалар да җәлеп ителә. Бу юлы Сингел авылында мөселманча Сабантуйны элекке тоткыннарны тернәкләндерү һәм адаптацияләү үзәге генераль директоры Азат Гайнетдинов оештырды. Сабантуйның хөрмәтле кунагы булып Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин килде, ул мәйданга килгән кунакларны сәламләде, дип яза dum.rt.
Сабан туеның күрке булган көрәш ярышлары килгән кунаклар һәм авыл егетләре арасында оештырылды. Әйтергә кирәк, кунаклар арасында танылган көрәшчеләр дә шактый иде, фотолар бу хакта ачык сөйли кебек. Батырларның батыры булып исә Булат Хәбибрахманов танылды.




#Редакция #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи