Кыскача Уку өчен 4 минут

"Тукай юлы" - Ия елгасы үзәнлегендәге авыллар буенча велосәяхәт (ФОТОЛАР)

25 май көнне Арча районында “Тукай юлы” маршруты буенча велосәяхәт оештырылды. Велосипедистлар союзы җитәкчесе Дамир Сафин оештырган сәяхәттә “Таттелеком” АҖ, районның мәдәният, спорт һәм яшьләр эшләр...

25 май көнне Арча районында “Тукай юлы” маршруты буенча велосәяхәт оештырылды. Велосипедистлар союзы җитәкчесе Дамир Сафин оештырган сәяхәттә “Таттелеком” АҖ, районның мәдәният, спорт һәм яшьләр эшләре бүлекләре, мөхтәсибәт вәкилләре катнашты.
Велосәяхәтчеләр Арча вокзалы, Арча шәһәре, Түбән Мәтәскә, Югары Мәтәскә, Мөндеш, Иске Кырлай, Әзәк, Иске Иябаш, Яңа Иябаш – Ия елгасы үзәнлегендә урнашкан авыллар буенча 30 чакрым юл узды. Мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов һәм район хакимияте вәкиле Радик Фазылов Кенәр трассасы буенча кире кайтып, гомуми ераклыкны 55 км.га тутырды.
Сәяхәттә катнашучылар Түбән Мәтәскә һәм Яңа Кырлай авылындагы бай йорты утарында агач утырту эшендә дә катнашты.
Киләчәктә маршрут буенча истәлек билгеләре дә куелачак.
Узган елның ноябрь аенда шул ук маршрут буенча җәяүле сәяхәт оештырылган иде.








































#Ленар Гобәйдуллин #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи