Арча яшьләренә театр тарихы кызыкмы?
Узган атна азагында Арча шәһәрендә #әйдәрайонга девиз ы астында студент яшьләр форумы узды. Форумның максаты төрле уку йортларында укучы студентларны һәм югары класс укучыларын уку йортларын тәмамлагач районга, авыл җирлекләренә кайтуны пропагандалау иде. Алар кайтырга телими-юкмы, анысы башка мәсьәлә (әйтүләренчә, күбесе кайтырга хыяллана), ә менә "Казан арты" музее хезмәткәрләре чарага Театр елы уңаеннан тулы бер зал күргәзмә әзерләгән иде. Биредә Галиәсгар Камал, Гафур Каюмов, Гариф Ахунов, Нәгыймә Таҗдарова, Гыйләҗ Казанскийларга (һ.б.) багышлаган бай әдәбият һәм фото, документларны күрергә мөмкин булды. Дөрес, озак еллар татар театрларына нәкъ менә зыля, игенче, терлекче авыл яшьләреннән әзерлекле тамашачылар тәрбияләнде. Моңа авыл клубларында эшләп килүче драмтүгәрәкләрнең дә өлеше бик зур булды. Ә менә хәзерге заман яшьләренә Арча белән бәйле драматург һәм артистларның иҗаты кызыкмы? Безнең фоторепортажны карагыз:
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА