Журнал «Безнең мирас»

Арчада «Мәүлид әл-Мәрҗани»

Бүген Арча районында “Таттелеком” АҖ ярдәме белән дин галиме, тарихчы Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулу уңаеннан “Мәүлид әл-Мәрҗани” узды. Кичәгә районның имам-хатыйблары, абыстайлары һәм тарих укытучылары җыелган иде.“Таттелеком” АҖ генераль директоры Лотфулла Шәфигуллинның ярдәмчесе Рөстәм Зәкуан: “Мәрҗани хәзрәтебезнең бөеклеген ачарга теләсәк, атналар буе сөйләргә мөмкин. Ике ел дәвамында Мәрҗани белән бәйле урыннарда булып, китапханә-архивларда аңа бәйле истәлекләр, сирәк язмалар белән танышу вакытында, чыннан да шаккатмалы яңа фактларга, Мәрҗани белән бәйле истәлекләргә юлыктык, - дип сөйләде. - Без Мәрҗанине әле белеп, аны бәяләп бетерә алмыйбыз. Гәрчә, Мисырдагы югару уку йортларында бүгенгә кадәр аның дәреслекләре кулланыла икән, димәк ул инде дөньяда билгеле шәхес буларак кабул ителә. Мәрҗанинең без бүген дә актуаль икәнлегенә төшенергә тиеш. Шуңа беркадәр төшенеп тә киләбез. Аның 150 ел элек язган әсәрләре бүген дә актуаль. Мәсәлән, туган телебез язмышын алыйк. Мәрҗани ул заманда ук: “Тел бетү – дин һәм милләт бетү”, – дигән".


“Казан арты” тарих-этнография музеенда район мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйлаҗев Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәтләре рухына багышлап дога кылды. “Мәүлид әл-Мәрҗанинең икенче өлеше галимгә бәйле тарихи объектларда – Ташкичү мәчетендә, “Мәрҗани” музеенда дәвам итте. Соңыннан дин әһелләре Симетбаш авылында, Шиһаб хәзрәтнең 200 еллыгына багышлап узган ел азагында ачылган “Нурислам” мәчете белән танышты.



Теги: Ленар Гобәйдуллин Яңалыклар Редакция хәбәрләре

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру