Бүген безнең редакциянең кунагы – берсеннән-берсе гүзәл картиналар иҗат итүче сәнгать остасы Алсу Борһанова.

Алсу Борһанова
Алсу Борһанова – Башкортстан кызы, республикадагы иң зур саналган районнарның берсе, Урал таулары арасында урнашкан Белорецк шәһәреннән. Бүгенге көндә гаиләсе – ире Ришат һәм кечкенә уллары Арслан белән Казанда яши.
– Мин белгечлегем буенча теш табибы. Сәнгать мәктәпләрендә укымадым, сынлы сәнгать өлкәсендә махсус белемем юк. Иҗатым – Ходайдан бирелгән сәләт. Кечкенәдән рәсемнәр ясарга яратам, хезмәтләрем белән төрле бәйгеләрдә катнашканым булды. Хәзерге вакытта бала белән декрет ялында өйдә утырам. Бераз гына буш вакыт барлыкка килгәч, иҗат итми түзеп торып буламыни?! – дип үзе белән таныштырды Алсу Борһанова.
– Алсу, син бүген бөтен дөньяда популярлашып киткән техникада – эпоксид сумала кулланып картиналар иҗат итәсең. Әлеге үзенчәлекле сәнгать төре турында сөйлә әле, ни дәрәҗәдә катлаулы ул?
– Эпоксид сумала ярдәмендә ясалган рәсемнәрне күреп ошаткач, Арчада яшәүче бер рәссамнан осталык дәресләре алдым. Берничә ай өйрәнә торгач, үземнең панно һәм картиналарымны ясарга җөрьәт иттем. Бу гадәти булмаган материал кабатланмас бизәкләр ясарга мөмкинлек бирә. Әлеге техникада башкарылган картиналар, игътибарны җәлеп итеп, йорт һәм бүлмәләргә ямь өсти.
Сумала белән эш итә башлаганга 2 ел үткәндер. Бу техникада иҗат итүнең дә үз нечкәлекләре бар инде – саклану чаралары күреп, сумаланы дөрес болгата, алдан әзерләп куелган өслеккә дөрес агыза, аннан соң картинаны дөрес киптерә белергә кирәк. Эш бүлмәсе сумалага бер бөртек тузан төшмәслек чип-чиста булырга тиеш.
Хыялым – үземнең студиямне ачу. Иҗатымны тагын да үстерәсе, яңа техникаларга өйрәнәсем килә.
– Картиналарың бик күп җыелгандыр инде. Алар ничек саклана? Хезмәтләрең арасында дини эчтәлектәгеләр дә бар икән.
– Эпоксид сумала – су һәм температуралар тәэсиренә бирешми, үзлеген югалтмыйча, озак вакыт саклана ала торган полимер продукт. Шуңа күрә бүген аны төзелеш һәм җитештерүдә генә түгел, иҗатта – ювелир эшләнмәләр, картина, сәгать, паннолар ясаганда да кулланалар.
Чыннан да, шәмаилләр күп ясыйм. Минемчә, һәр мөселман гаиләсендә шәмаил күрергә мөмкин. Мөселманнар, татарлар күп яши торган Татарстанда бигрәк тә. Догалар төшерелгән шәмаил Аллаһның барлыгын һәм берлеген искәртеп тора, өйнең күркәм өлешендә урын ала.
Мин шулай ук сәгатьле картиналар һәм паннолар да иҗат итәм. Бүлмә бизәлешенә туры китереп ясап булганга күрә, аларга ихтыяҗ зур.
Беренче карашка бик җиңел кебек тоелса да, бу эш җаваплылык, осталык, түземлек таләп итә. Минем өчен иң мөһиме – иҗатымның башка кешеләргә шатлык-куаныч бүләк итүе.






Алсу Борһанованың күз явын алырлык хезмәтләре. / Фотолар – А.Борһанованың шәхси архивыннан.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала