Балтачта яшәүче рәссам Таһир Ильясов пейзаж, портрет жанрларына да мөрәҗәгать итә, әмма аның натюрмортлары, һичшиксез, үтә дә югары дәрәҗәдәге хезмәтләр!

Таһир Марсель улы Ильясов рәсем сәнгате өлкәсендәге уңышлары өчен Татарстан Мәдәният министрлыгы, Россия Мәдәният министрлыгы һәм РФ Мәдәният хезмәткәрләре профсоюзы Мактау грамоталарына лаек. Аның картиналарын шәхси һәм республикакүләм күргәзмәләрдә күрергә мөмкин. Хезмәтләре Татарстанның Балтач районы китапханәсендә һәм мәдәният йортындагы даими экспозициядә дә тәкъдим ителгән. /Фотолар – Т.Ильясовның шәхси архивыннан.
– Таһир әфәнде, сез узган елның декабрендә 60 яшьлек гомер бәйрәмегезне билгеләп үттегез. Җитди иҗатка, мөгаллимлек хезмәтенә гомерегезнең ничә елы багышланган?
– Мин 1965 елның 5 декабрендә Казанда туганмын. Балачагым Арча районының Хәсәншәех авылында һәм Балтачта узды. Арчаның 3 нче урта мәктәбендә укыдым. 1981 елда VIII сыйныфны тәмамлагач Казан сәнгать училищесына кердем. Анда Татьяна Юдина, Фәрит Якупов, Зөфәр Гыймаев, Дания Шәймәрданова һ.б. кебек остазларда белем алдым.
Әнием Шәмсенаһар бакыйлыкка күчте инде, аны Хәсәншәехтә оста чәчтараш буларак хәтерлиләр. Ул авылда гомер иткән әбием Гөлҗәүһәр дә хезмәт ветераны иде. Фәйзрахман бабам фин сугышында катнашкан, Бөек Ватан сугышы башлангач, 1941 елда хәбәрсез югалган. Балтачтагы әбием Рокыя 1959-1966 елларда районның мәдәният бүлеген җитәкләгән, дәү әтием Идрис Ильясов та республикабызның төрле районнарында җитәкче булган. Эшне җиренә җиткереп башкару, җаваплылык, тырышлык – нәселдән дә. Тик әтием Марсель генә башка җирдә яшәде. Ерак Көнчыгышта. Аның белән үз гомеремдә берничә тапкыр гына күрешә алдым.
«Җиңү көне».
Училищены тәмамлагач, 1985 елда күңелемә якын булган Арчага юллауларын үтендем. Анда рәссам Айдар Яхин белән берлектә Арча сынлы сәнгать мәктәбен ачтык.
1989 елдан Балтачта яшим. Ул елларда күп кенә учреждениедә рәссамнарга эш урыны тәкъдим ителә иде, шуңа күрә миңа да төрле оешмаларда рәссам-бизәүче булып хезмәт итәргә туры килде. Балтач районын Марат Әхмәтов җитәкли иде. 1992 елда Марат Готыф улы, балалар музыка мәктәбе каршында сынлы сәнгать бүлеген ачып, укыта башларга тәкъдим итте. Районның мәдәният бүлеге җитәкчесе Радик Михайлов һәм балалар музыка мәктәбе директоры Элиза Төхфәтуллина булышлыгы белән әлеге бүлекне ачтым. Натюрморт фондын булдырдым. 23 ел дәвам иткән хезмәтемдә төрле биналарга күчеп йөрергә туры килде... Укучыларым үҗәт, тырыш булды. Мәсәлән, Марат Гыйматдинов бүгенге көндә – уңышлы архитектор, ә Фәнил Вәлиуллин – инде бихисап һәйкәл һәм бюстлар ясаган скульптор. Хезмәтләре башка илләрдә дә саклана торган график, гарәп каллиграфиясе остасы Роза Хуҗинаның да таланты сокландыра. Бүлегебезне тәмамлаучыларның күбесе югары уку йортларына да имтихан тотты. Укучыларым арасыннан Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесына керүчеләр саны гына да ундүрт кеше.

«Сабан туе».
– Үз балаларыгыз рәссамлыктамы?
– Җәмәгатем Рузилә белән ике бала үстердек. Кызыбыз Тәнзилә Казан дәүләт химия-технология университетының дизайн факультетында укыды. Улыбыз Искәндәр Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесының сынлы сәнгать бүлеген тәмамлады. Үзлегеннән күп укыды. Бүген Казан банкларының берсендә веб-дизайнер булып эшли.
– Сез хәзер ирекле рәссам. Татарстан Рәссамнар берлеге, Россия Рәссамнар берлегенең Татарстан төбәк бүлеге сафында да...
– Берлеккә 2018 елда кердем. Шул ук елдан алып ЮНЕСКОның Халыкара сынлы сәнгать ассоциациясе әгъзасы да. Мин бары тик классик реализм юнәлешендә иҗат итәм. Күмәк күргәзмәләрдә дә актив катнашам. Иҗат нәтиҗәләрем белән танышып баручы сәнгать сөючеләрнең бәяләмәләре сөендерә. «Булдыклы иҗатчы сез! Иҗатыгызга җылылык хас», – диләр. Мин гыйлем дәрәҗәсен арттыра бардым. 45 яшем тулса да, башкалага юнәлдем. Мәскәүдә урнашкан Заманча гуманитар академиянең сынлы сәнгать белеме бакалавриатында дүрт ел укып, 2015 елда диплом алдым.

«Тукай әнисе белән Сасна Пүчинкәсендә».
– Кайбер рәссамнарның картиналарында бертөрлелек, гаять охшашлыклар күзәтелә. Сез ни диярсез?
– Һәр иҗатчының – үз ясау рәвеше, квалификациясе. Рәссам юнәлешне үзе сайлый. Тарихка күз салсак, Амедео Модильяни да бит баштарак реалистик портретлар ясаган, ләкин аннары портретлар ясау рәвешен тәмам үзгәрткән. Аңарга ияреп ясаучылар хәзер дә бар. Аннары һәр югары уку йорты үзенчәлекле. Алар бер-берсеннән аерылып тора. Без бит Мәскәү, Питер, Казан мәктәбе дип сөйләшәбез. Минемчә, Мәскәүдә – импрессионизмга, ә Санкт-Петербургта тирәнгә кереп ясала торган көчле реализмга күбрәк игътибар ителә... Әлбәттә, темалар кабатланышы бар. Бер-берсенең иҗади хезмәтләреннән илһам алу гына микән инде бу?! Тик мин моны һич тә аңламыйм. Шәхсән үземнең натюрмортларны беркайчан да хәтта фотосурәткә карап та язганым юк. Борынгы һәм хәзерге көнкүреш әйберләреннән тупланган хәттин җиһазлар, үткән заманнарда кулланышта булган кирәк-яракларым бар. Алар еллар буе тупланды, остаханәм кечкенә генә музейны хәтерләтә.

«Шәмле натюрморт».
2018 елда «Үткәннәр сагындыра» сериясен башлап җибәргән идем, аны әле дә дәвам итәм. Әсәрләремдәге пыяла, агач, металл, тукыма һ.б. фактуралары чынбарлыкка якынаерга тиеш. Аларның күбесе совет чоры белән бәйле, арада «Керосин гасыры», «Сепараторлы натюрморт», «Совет Кызыл почмагы», «Абзарда» дип аталганнары да бар. Хәзерге яшь буын вәкилләре картиналарның фотосына карап: «Нәрсә ул сепаратор? Ул ничек эшли?» – дип тә яза. Кайчак: «Болар – туган якны өйрәнү музее фотолары», – дип тә өстиләр. Ләкин нинди генә яхшы фотоаппаратка төшерелсә дә, фотосурәт киндердәге энергияне тамашачыга тулысынча илтеп җиткерми, бар төсләрне дә дөрес итеп чагылдырмый. Болар фотолар бит дип язучыларга: «Юк, болар минем рәссамлык өлкәсендәге хезмәтләрем», – дип аңлатам.
– Сез сәнгать өлкәсендә татар тематикасын алга этәрүче булсагыз да, дәүләт бүләкләре, мактаулы исемнәрегез әле дә юк икән. Моны ничек аңлатырсыз?
– Мин мактаулы исемгә, медальгә өмет итмим. Кирәкме икән соң алар минем кебек тыйнак иҗатчыларга?! Рәссам хакында Җирдә калган әсәрләре сөйли бит. Минем картиналарым да кайчан да булса күп кенә дәүләт музейларында саклануга, күрсәтелүгә лаек булыр әле.

«Абзарда».
– Иҗат эше барышын ничек аңлатырсыз?
– Мин башта булачак яңа картинамның график вариантын ясыйм. График эскизларым ун, егерме, утызга да тулырга мөмкин. Тоннарны, ярымтоннарны үзара яраклаштырам. Камиллеккә килергә кирәк бит. Игътибар иткәнсездер: әсәрнең төзелешендә дә, әсәрләремдә дә «алтын кисем» бар, әлбәттә. Чөнки постановка төзегәндә әйберләрне алай-болай итеп берничә мәртәбә үзгәртәсең, йөз кат диярлек уйланасың. Майлы буяулар белән язу үтә дә сабырлык сорый торган озак процесс инде ул.
– Менә Иван Айвазовский, стихияләрне, диңгез-океаннарны күпме генә язса да, кышкы пейзажларга да алынган, һәм алар шулай ук бик тә югары сыйфатта иҗат ителгән. Рәссамга гел бер жанрда гына көч кую авырдыр?
– Әйе. Мәсәлән, мин портретларга да күчәм. Әбиләрем, әнием, хәләл җефетем, балаларымның портретларын яздым. Райондагы танылган шәхесләрнең портретларын иҗат иттем. Әмма кайбер затларның, дәүләт эшлеклеләренең вакытлары җитми. Шуңа күрә кайвакыт фотосурәткә карап та язарга туры килә. Инде мәрхүм булган бер шәхеснең сурәтен ясарга туры килгән иде. Башта вакыт узып тоныкланган фотосурәтенә карап скульптура портретын ясадым. Киндергә күләм, яктылык, шәүлә дөрес төшәргә тиеш. Яктылык ничек төшүдән күп нәрсә тора. Рәссам һәр элементны җентекләп өйрәнә. Кешенең күңел халәтен дә дөрес итеп ачу мөһим, моның өчен аның кул бармаклары хәрәкәтен дә сайлыйсың. Киндердәге сурәттә һәр элемент нидер хакында сөйләргә тиеш.
Мин пейзажларга да омтылам. Балтачның табигате гаҗәеп һәм сокландыргыч! Рәссам өчен бу яклар Җирдәге җәннәткә тиң. Күлебез генә дә җидәү.
– Сара Садыйковага багышлап язылган «Сара исемле асылташ» портретын кызы Әлфия Айдарскаяга бүләк иткәнсез икән.
– Портрет 2009 елда язылды. Аны моннан 5 ел элек Әлфия ханым янына алып барып җиткердем. Бик шатланып кабул итте, гамәлемне мактады. Әлфия Айдарскаяны әти-әнисен гаять дәрәҗәдә зурлап, музейлар оештыруы, күп җәмәгать эшләрен алып баруы, таланты өчен, кешеләргә карата ачык йөзле, оптимист булуы өчен хөрмәт итәм. 1 ноябрьдә Сара Садыйкованың тууына 120 ел тулачак, башка рәссамнар да ТАССРның халык артисты, татар хатын-кызлары арасыннан беренче һөнәри композиторыбызга багышлап яңа әсәрләр язарлар әле. 1997 елда аңа һәйкәл ачу хакында карар кабул ителгән иде, 2026 елда, ниһаять, анысы да ачылыр. Әлфия Газиз кызы үзен тагы да бәхетлерәк итеп хис итәр. «Сара исемле асылташ» портреты – эксклюзив, ул унике кырлы итеп ясалган агач кысада. Чын асылташ формасындагы киндергә, Сара ханымның бөтен фотоларын барлап, аның төрле еллардагы җиде сурәтен яздым, һәм ул алар аша шулкадәр дә шат күңелле иҗатчы ханым буларак елмая.
– Быел Габдулла Тукайның олуг юбилее белән бәйле мәдәни чаралар уза...
– Бу темага Казан сәнгать училищесында укыганда ук алынырга теләгән идем. Шагыйрь иҗатына 1989 елда мөрәҗәгать иттем. Арчадагы туган якны өйрәнү музеенда «Минем дустым Шүрәле», «Су анасы» дигән хезмәтләрем саклана. Иҗатымдагы 1991 елгы «Шүрәлеләр җыены. Г.Тукай әкияте мотивлары буенча» дип аталган картинамны да ошаталар. Чөнки анда җиде Шүрәле бергә җыелган. Бу – мәгълүм әсәрдән сирәгрәк ясалучы сюжет. Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының махсус проектына кушылып, башка иҗатчылар белән бергәләп Уральск шәһәренә пленэрга бардым. Тукай-Кырлай, Кушлавыч, Өчиле, Сасна Пүчинкәсендә дә булдым, андагы халык белән аралаштым, күп эскиз әзерләдем. Аннары бер киндеремдә Габдулла Тукай һәм аның илһамчысы Зәйтүнә Мәүлүдова да сурәтләнде, ул бит әлеге чибәр, самими туташ белән нибары биш тапкыр гына күрешеп сөйләшкән... Мәшһүрнең балачагына багышланган, кадерле әнисе белән үткән көннәрен хәтерләткән «Тукай әнисе белән Сасна Пүчинкәсендә» картинамны 2023 елда тәмамладым. Аны күргән башка милләт ханымнары: «Татар хатын-кызларының күлмәкләренә үк сокланабыз!» – дип язалар, җавап итеп: «Күлмәкләр ул чакта чын, сыйфатлы тукымалардан гына кулдан тегелгән. Ул чор кешеләренең кием-салым культурасы да башка булган», – дип аңлатам. Тукай үзенең «Исемдә калганнар» повестенда әнисе янәшәсендә узган елларын бик кыска төш кебек кенә хәтерләвен искә алган...
– Әңгәмә өчен рәхмәт, Таһир әфәнде.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала