Сәнгати мирас Уку өчен 4 минут

Сикәлтәле юлларда туган олы иҗат

Бөек рәссамыбыз Бакый Урманченың (1897-1990) картиналарына караган саен, авыр елларда да иҗатын югары кимәлдә дәвам итәргә каян көч тапты икән ул, дип шаккатасың. Казанның «Хәзинә» милли сәнгать галереясында күргәзмәсе ачылгач та, кабат күңелдә бу сорау калыкты.

 

 

Иң элек күргәзмәнең бик саллы әзерләнгәнен билгеләп үтәргә кирәк. «Хәзинә» галереясының өченче катында атаклы Фешин экспозициясе белән янәшәдә дүрт залны биләп тора ул. Республикабызның Мәдәният министрлыгы оештырган экспозициягә Казанның музей комплексы, Мәскәүдәге Мәрҗани исемендәге Мәдәнияткә ярдәм фонды, Казан федераль университетының Н.Лобачевский исемендәге китапханәсе, Соловки утрауларындагы дәүләт тарих-архитектура һәм табигать музей-тыюлыгы, рәссамның туган ягы Буа музее, «Заман» нәшрияты, «Кокон» иҗат лабораториясе, «Татнефть» хәйрия фонды саллы өлеш керткән. Кылкаләм остасының тормышын, иҗатын өйрәнгән һәм, бер җепкә тезеп, язып аңлаткан сәнгать фәннәре кандидаты Динә Вәлиеваның хезмәте дә, һичшиксез, зур. Күргәзмәнең кураторы – Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее өлкән фәнни хезмәткәре Айгөл Гатинаны билгеләп үтмичә мөмкин түгел. Рәссам архивларын өйрәнеп, тамашачыга аңлаешлы итеп җиткерә белгән галим Зөфәр Мөхәммәтшиннан башка да экспозиция шулкадәр тирән эчтәлекле килеп чыкмас иде. Тагын проектны гамәлгә ашырган дистәләгән шәхесне санап булыр иде. Бу күргәзмә Бакый Урманченың киләсе елда билгеләп үтеләчәк 130 еллыгына әзерлек йөзеннән оештырылган, мөгаен. Ул ел буе дәвам итәчәк, аннары исә рәссамның иҗатын тагын да зуррак күләмдә тамаша кылып булыр дип ышанасы килә.

 

 

Фольклорчы Ф.В.Әхмәтова.

 

 

Бакый аганың ишле мулла гаиләсендә туып үскәнен беләбез. 1900 еллар башында мәгълүм сәбәпләр аркасында бу матур ояны да туздырып аталар. Бакый Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укуын ташлап, байтак сынаулар аша үтә. Аның тормыш университетлары Уралда башланып, Пермь губернасында урман әзерләү эшендә, Донбасс шахталарында, Төркестанда хәрби хезмәттә, Глазов шәһәрендә, Тәтештә мәгариф өлкәсендә дәвам итә. Кая гына барса да, «каз муены»н (рәссам скрипканы шулай дип атаган) кулыннан төшерми, кыллы җан дусты аңа сагыш-моңны таратырга ярдәм итә. Ниһаять, 1919 елда Казанда җаны теләгән һөнәргә – рәсем ясарга өйрәнү мөмкинлеге ачыла. Казан рәсем мәктәбендә укуны тәмамлагач, Мәскәүдә ВХУТЕМАС (махсус сәнгать югары техник-сәнәгать уку йорты) баскычларын таптый. 1926 елда Казаныбызга әйләнеп кайткач, аны үзе укыган мәктәпкә (бу вакытта инде ул Казан сәнгать-театр техникумы дип атала башлый) мөгаллим һәм уку бүлеге мөдире итеп билгелиләр.

 

 

Шара Жандарбәкова портреты.

 

 

Техникумда ул елларда таркаулык хөкем сөрә. Укуны яңабаштан диярлек оештырырга туры килә. Бакый Урманче укытуны җайга салу белән генә чикләнми. Өр-яңа бүлекләр дә ачуга ирешә. Керәч сәнгате бүлеге әнә шундыйлардан. Революциягә кадәр патша хөкүмәте Питрәчтә керәч эшләнмәләр җитештерү эшен җайга салган була. Әмма Беренче бөтендөнья сугышы башлангач, авылда кул осталары калмый, һәм кирәксезгә әйләнгән җиһазларны Казан сәнгать техникумына китерткән булалар. Шуларны эшкә җигә дә инде Урманче. Әмма осталарны каян алырга соң? Мәскәүгә барып, профессорлардан ярдәм сорый. Тегеләр исә үз файдаларын каерып, тик яткан җиһазларны Мәскәүгә сатарга үгетли. Әмма рәссамыбыз бер адым да артка чигенми, барыбер үз дигәненә ирешә. Керәч сәнгате остаханәсен эшләтеп җибәрү өчен акча бүлеп бирелә. Осталарны исә Питрәчтә эзләп табалар. Мөгаллим университетның химия факультетын тәмамлап килүче студентларны да эшкә җәлеп итә. Осталар балчык әвәли, студентлар нинди катнашмаларның нинди күләмдә файдаланганын язып, үзләренчә сәнгатьнең фәнни нигезен булдыра башлый.

 

Советлар Союзы герое Б.Рәхимовның әнисе портерты.

 

 

Ни кызганыч, шулай авырлык белән аякка баскан остаханәгә озак эшләргә насыйп булмый. Илдә зур үзгәрешләр бара. Шуларның берсе – СССРдагы төрки халыкларның язуын латин әлифбасына күчерү. Миллионлаган төрки кардәшен гасырлардан килгән бай мирастан мәхрүм итәргә маташуларын рәссам әйбәт чамалый һәм моңа битараф кала алмый. Латинга каршы хат оештырган 82 кеше арасында Урманче да була. Шуның өчен 1929 елның августында, 5 елга иректән мәхрүм ителеп, Соловки лагерена җибәрелә. Күргәзмәдә бу 5 елны үз эченә алган истәлекләр дә бар. Анда рәссам төлке питомнигында эшләве, төлкеләргә азык итеп бирелгән куян итен аз-азлап янга калдыру бәрабәренә исән калуы, стена газетасы чыгаруда катнашуы, клубта спектакль, концертлар куюы турында искә алган. Бер шигыре аеруча күңелгә керде:

 

Идел, Хәзәр буйларында әллә кайчан

Чәчәкләрдер.

Әмма монда

Көртләр астында кәфенле гүрләнгән

«Атауның» гранит ярлары.

Күңелемдә, күңелемдә һаман

Алмагач чәчәкләренә күмелгән Идел ярлары.

Сандугач сайравыннан шәгәрап,

Хуш исләр аңкыр Идел баглары.

Аһ, күңелемдә һаман,

Сабыйлык чакларымның моңлы сазлары...

 

 

«Бану».

 

 

Бакый Урманче Идел ярларын күрергә ашкынып кайта. Әмма кайтып җиттем дигәндә генә поездда кәрҗинен урлыйлар. Мәхбүснең кыйммәтле мал-мөлкәте юк-югын. Әмма тоткынлыкта бер икмәк кисәген бишкә бүлгән дусларының сурәтләре, кәгазь кисәкләренә алар турында сырланган истәлекләр үзе дөнья бәясенә тора лабаса!

 

 

«Сөембикә».

 

 

Кайтса, керәч остаханәсен туздырып атканнар. Үзенең картиналары юкка чыккан. Бер укучысы, берничә иҗат эшен үзендә яшереп, музейга тапшырган анысы. Урамнан узганда, ник берсе сәлам бирсен?! Танымаганга салышып, йөзләрен яшерәләр.

 

 

«Атлар коендыру».

 

 

Газиз милләттәшләрдән аерылып, Мәскәү каласында бәхет эзләргә була рәссам. Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсе павильоннарын бизәүгә үзеннән зур өлеш кертә. Ә 1941 елда рәсем остасын Абайның якынлашып килгән 100 еллыгына әзерлек йөзеннән, аның сәнгати образын иҗат итәргә дип, Алма-Атага чакыралар. Биредә ул күренекле шагыйрь, язучыларның, җырчы, музыкантларның портретларын иҗат итә. Ү.Гаҗибәковның «Аршын мал алан» спектакле өчен сәхнә бизәлешләре эскизларын ясый. Шуңа «рәхмәт йөзеннән», күрәсең, Абайга һәйкәл проекты эскизы, рәсми кабул ителсә дә, рәссам үзе иҗат эшләре белән китеп торган вакытта җәһәт кенә бүтән сынчыныкы белән алмаштырыла. Бакый Урманченың Алма-Атадан китүенә дә шул сәбәп булгандыр бәлки…

 

 

«Ибн Фадланның Болгарга килүе».

 

 

Алда аны гүзәл Сәмәрканд, Ташкент һәм тагын алданулар ачысы көтә... Башта эш майланган кебек бара – рәссамны Сәмәркандта сәнгать училищесына укытырга чакыралар. Ташкент театр-сәнгать институтында эш тәкъдим итәләр. Бакый ага анда укытып кына калмый, скульптура бүлегенә нигез сала. Әмма рәссамның таланты бу юлы да кемнәрнеңдер тешенә тигән булса кирәк. Бу хакта рәссамның истәлекләреннән укып беләбез. «Үзбәкстанда минем эшләр алынуы сәеррәк булды, – дип башлаган ул бу хакта сүзен. – Социалистик Хезмәт Геройлары портретлары гына алынган иде. Юкса «Мираб», «Бану», «Йөзем җыю» начар портретлар түгел иде. «Уфимцев портреты»н да, Мәскәү алып җибәрмәсә, Ташкентта алмаслар иде. «Коркыт»ның алынуы да бик очраклы һәм кызыксыз булды. «Йөзем җыю» эскизы алкышлап кабул ителгән һәм, килешү төзелеп, авансы алынган иде. Картинаны мин билгеләнгән вакытта, әмма Ташкенттан киткәч тапшырдым. Кабул итмәделәр. Минем арттан Казанга картинаның авансын кайтаруны таләп итеп язылган кәгазь килде. Бу аванс һич кайтарылырга тиеш түгел иде һәм, тиеш булса, аны Ташкентта чакта үземә әйтә алалар иде. Казан Рәссамнар берлеге юристы һәм бухгалтеры, авансны кайтармауның сәбәпләрен аңлатып, җавап хаты язды. Ә минем «Коркыт» Үзбәкстан Мәдәният министрлыгы карамагында калган, алар аны сатып алырга тиеш иде. Минем белән аңлашмастан, «Коркыт»ны алып, аның бәясен минем авансым күләмендә билгеләп, «бурычымны» шуның белән каплаганнар. Ләкин моны үзбәкләр эшләмәгән, анда «әйләндерүчеләр» – башка. Тагы гауга күтәреп йөрмәдем. «Мәйле, һәй...», дидем. «Коркыт»ны хәзер музейда урнаштырганнар. Берүк тәрбиясез икән. Һәм элегрәк алынган картина – «Йөземче Хезмәт Геройлары» күмәк портретын да, Ташкент музеенда калдырмыйча, Термезга олактырганнар. Шунда ук янә берничә кара эш булды. Аерым алганда, аларны, ихтимал, язып тору кирәкмәс иде. Ләкин барын бергә җыйганда, уйлап эшләнгән бер әшәкелек килеп чыга...»

 

 

М.Гафури, Дәрдемәнд, Ш.Бабич сыннары.

 

 

1957 елда Мәскәүдә Татар сәнгате, мәдәнияте декадасына әзерлек йөзеннән Бакый Урманчены тагын берничә сәнгать остасы белән башкалага декаданың йомгаклау чарасы узачак Зур театр сәхнәсен бизәргә чакыралар. Аннан соң инде республикабыз җитәкчелеге Бакый агага Казаныбызга килергә тәкъдим итә.

 

1958 елдан башланган Казан чорында рәссам иң саллы картина, скульптураларын иҗат итә дисәк хата булмастыр. Шуның өстенә каллиграфия сәнгатен торгызуга күп көч куя. Байтак шагыйрь, язучы, композитор, музыкантлар, җылы учакка тартылган кебек, Урманче йортына җыела, иҗатлары өчен илһам алып китә. Урманче шәмаилләре хәреф сәнгатендә үз көчләрен сынап карарга хыялланган осталарыбызга үрнәк була. Әле Үзбәкстанда чакта ук рәссам олуг шагыйребез Габдулла Тукайның сын-портретларын иҗат итә. Гомеренең байтагын чит җирләрдә уздырырга мәҗбүр булгач, Тукайга сыенуы сагынуны басуның бер чарасы булган, күрәсең. Казаныбызга кайткач исә Тукай сын-сурәте янына Муса Җәлил, Шиһабетдин Мәрҗани, Кол Гали, Дәрдемәнд, Каюм Насыйри, Галимҗан Ибраһимовныкылар өстәлә һәм бу иҗат әсәрләре бүген дә республикабыз сәнгатенең йөзек кашы булып кала бирә.

 

Ләкин тормышы никадәр сикәлтәле булмасын, Бакый Урманче әсәрләрендә барыбер кояш, нур тоемлана, тормышны ярату хисе ярылып ята…

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 2
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи