Казанның Уникаль осталык үзәгендә (ЦУМ) булып узган «Тормыш стиле – Мәдәни код» фестивалендә кайбер һөнәрләребезнең үткәнен күздән кичереп, бүгенге торышын һәм киләчәген күзалларга мөмкинлек булды. Шундыйларның берсе – тукучылык. Аның бүгенге хәле белән Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Сәнгать белеме үзәге җитәкчесе, фән докторы Рауза Рифкать кызы Солтанова таныштырды. Рауза ханым бу борынгы һөнәребезне өйрәнгәндә шундый мавыгып киткән ки, Удмуртиядән кием дизайнеры Екатерина Сунцова белән берлектә «Рауза» исемле үз коллекциясен иҗат иткән.
Рауза Солтанова һәм аны илһамландырган үрнәкләрдән берсе - Пермь крае Барда районы Каен авылыннан Мөнибә Имашева тукыган сөлге. /Юлия Калинина фотолары.
Тукучылык һөнәре тарихы борынгы чорларга барып тоташа. XIX йөзнең урталарына кадәр һәр йортта сөлге, тастымаллар һ.б. тукыганнар. Аннан соң туку мануфактуралары да күренә башлаган. Шундыйларның берсе, мәсәлән, Арча районы Түбән Оры авылында булганы мәгълүм. «Татарика» электрон энциклопедиясендә бу хакта болай язылган: «XVIII йөз ахыры – XIX йөзнең беренче яртысында авылда туку фабрикалары урнаша. XIX йөздә монда 40 тан артык гильдия сәүдәгәрләре яши һәм эшли... Сәүдәгәр Хуҗасәетовларның алдынгы туку станоклары белән җиһазландырылган, буялган һәм буялмаган комач җитештерүче предприятиеләре (аларның берсендә 65 кеше эшли) турында мәгълүматлар сакланган. XVIII йөз ахыры – XIX йөзнең башында авылда һәм кайбер әйләнә-тирәдәге авылларда бу гаилә 8 комач мануфактурасын тота. Хуҗасәетовлар акчасына 1787 елда авылда зур таш мәчет төзелә. 1895 елда мәдрәсә эшли». Галимнәрнең әйтүенә караганда, Хуҗасәетовлар бөтен Россияне тәэмин итеп торган. Ләкин тора-бара, башка һөнәрләребез кебек үк, тукучылыкның да үсеше сүлпәнәя, әмма XX йөзнең ахырларына кадәр Кама аръягында бу һөнәр белән шөгыльләнүче осталарыбыз очрый әле. Һәр һөнәрдә кебек үк, тукучылыкта да төрле ысуллар булган. Әмма татар халык сәнгатенә иң якыны – келәмнәрдә кулланылган асалап сугу. Тора-бара чүпләм ысулы кулланыла башлаган. Алача ысулы да бик тиз таралып киткән. Кайчандыр сөлге, ашъяулык, чаршаулар татар өйләренең күрке булса, бүген алар әбиләр сандыгында яшеренеп ята.

Аларны сандыклардан чыгару һәм халыкка кайтару өчен Татарстан Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында 2003 елда экспедицияләр башланып китә дә инде. Тагын дүрт елдан биредәге Сәнгать бүлеге тагын да зурая төшкәч, алар даими төс ала. Татарстаныбыз районнарына гына түгел, Идел буе өлкәләре, Урал, Себергә баралар. Бер мәктәп, клуб, туган якны өйрәнү музее калмый. Милли мәдәниятебезне һәрьяклап өйрәнәләр: гамәли-бизәү сәнгатен җыеп кына калмыйлар, җирле диалектлар, сөйләшләрне, җырларны, борынгы кулъязмаларны һ.б. җентекләп барлыйлар. Нәтиҗәдә, утызлап җыентык нәшер ителә. Нинди генә кызыклы осталар очрамый галимнәребезгә! Рауза ханым эзләнүне үзенең туган төбәге Актаныштан башлаган. Туган авылы Түкедә 1970 елларда бөтен авылдашларын палас һәм япмалар белән тәэмин итеп торган Сара апа Шәйхетдинова турында бөтен дөньяга сөйлисе килгән аның. Мөслим районы Исәнсеф авылыннан кияүгә чыгарга әзерләнгән кызларга мендәр тышларын чиккән Флүрә апа Камалетдинова белән танышкач та шатлыгыннан башы күккә тигәндәй булган. Актаныш районы Күҗәкә авылы остакулы турында, тукыган сөлгеләрен җәйсәң, Мәскәүгә кадәр җитәр иде, дигән сүзләр ишеткәч тә, кош тоткандай куанган.

Бер башлагач, Алексеевск районында туку фабрикасының тарихын да өйрәнгән. Киләсе елга аның 100 еллыгы билгеләп үтеләчәк. 1970 еллар уртасына кадәр биредә чүпләм ысулы белән рус халык эшләнмәләрен җитештерсәләр, тора-бара татар милли ысулы белән сөлге, эскәтерләр дә тукый башлаганнар. Бүген фабрикада биш бөртек оста – Галия Бариева, Надежда Ветлугина, Надежда Смелова, Елена Егорова, Марина Кадыйрова эшли. Яшьләре илледән өстә. Яшьләр килми икән, киләчәктә бу фабриканы нәрсә көтә соң?
Татарстанның тукучылыгын өйрәнүгә Кырым остасы Мамут Чурлу да ярдәмгә килә. Төгәлрәк әйтсәк, республикабызның Мәдәният министрлыгы каршында эшләп килгән «Таткультресурсүзәк» ярдәме белән осталарыбыз үзләре Кырымга Мамут Чурлуга кунакка бара. Анда үсемлекләрдән кайнатмалар ясап, төрле төсләр ясарга өйрәнә, яңа бизәкләр күреп кайта. Сәбрия Әюпова татарстанлыларны туку серләренә өйрәтә. Нәтиҗәдә, татар бизәкле келәм тукыла. Ни аяныч, үткән ел Мамут ага бакыйлыкка күчте. Кул осталарыбыз аны бер көн догадан калдырганнары юк.
Шушы һәм башка эшләрнең нәтиҗәсе буларак тукучылык буенча халыкара симпозиум оештырыла. Анда исә Үзбәкстан, Казахстан, Кыргызстан, хәтта күрше Башкортстан, Удмуртиядә тукучылыкның ни дәрәҗәдә алга киткәнен күреп гыйбрәт алырга мөмкин иде.
Нәкъ менә симпозиумда галимә Рауза Солтанова Удмуртиядән дизайнер Екатерина Сунцова белән таныша һәм аңа үзенең сөлгеләр тупланмасын күрсәтә. Аралаша торгач, бергәләп, борынгы сөлге бизәкләрен файдаланып, заманча кием модельләре иҗат итү уе туа. Бизәкләр Актаныш, Мөслим районнарындагы һәм Пермь краеннан XX йөз башының беренче яртысына караган сөлгеләрдән алынган. Костюмнар тулысынча туку станокларында кулдан тукылган. Күзгә бәрелеп тормаган, тыныч, табигый төсләр сайланган. Осталарыбыз камзул һәм пальтода тукталасы итеп, откан диясе килә, чөнки аларны төрле кием стильләре белән берләштерергә мөмкин. Бүген джинс чалбар белән киеп чыксаң, иртәгә тезгә кадәр туры төшкән итәк белән кисәң була. Икесе дә килешле, заманча күренәчәк. Һәм иң мөһиме, башкалабызның Бауман урамының бер башыннан икенчесенә кадәр барып җиткәндә дүрт-биш кешенең өстендә шундый ук камзул күреп кәефең кырылмаячак. Камзулның итәк очында борынгы сөлге бизәкләренең чигелгәнен белү исә аның иясенә үзе мәртәбә һәм горурлык өсти. Үзеңне милли һөнәрнең гомерен озынайтучы итеп тоясың. Әби-бабаларыбыз рухын саклау үзе дәрәҗәле вә мактаулы эш түгелмени?! Мондый камзулларны кигән һәркемнең җилкәләренә көч иңгәндәй була торгандыр. Гади генә бизәкләр түгел бит бу. Алар адәм баласын бәла-казадан, күз тиюдән саклый дип саналган. Әгәр шуңа чын күңелдән ышанасың икән, бәхет юлларың гел ачык булыр. Никадәр буыннан килгән энергия тупланган бит бу бизәкләрдә!
Костюмнарның нечкә зәвык белән уйланылганын билгеләп үтмичә мөмкин түгел. Алар тулысынча бизәкләнмәгән, бары җиң, итәк очлары, кесә турылары гына матур орнаментлар белән сырланган. Иң кызганычы исә шул – Рауза ханым милли костюмнарны киеп Казан урамында йөргәндә каршыга очраучыларның мөнәсәбәтен тикшерер өчен кечкенә генә видео төшергән, һәм шунда милли бизәкләребезне танымыйча, финугордан алынган, диючеләр дә булган. Үзебезнең сәнгатебезне бөтенләй оныта язганбыз икән бит! Менә ни өчен кирәк бизәкләребезне ерак авыллардагы сандыклардан чыгарып подиумнарга менгерү. Шунысы шатландыра – урамда милли костюмнарыбызны күргән һәркем аларның матурлыгына сокланган һәм үзләре дә шундыйны киеп чыгарга теләк белдергән. Матурлык хисен җуймаганбыз әле, димәк...
Әмма бер-ике шәхеснең тырышлыгы белән генә борынгы һөнәрләребезне торгызып булмаганлыгы көн кебек ачык. Алар Рауза Солтанова кебек ару-талуны белмичә, яңадан-яңа идеяләр белән хыялланып, бертуктамый хезмәттә булса да. Тукучылык һөнәрен яшь буынга өйрәтү мәсьәләсе ничек куелган соң? Казан сәнгать училищесы, мәдәният институтында, халык һөнәрчелеге техникумында костюм тарихы укытыла, тукучылык билгеле бер дәрәҗәдә өйрәтелә. Әмма Казахстанның Астана университетындагы кебек туку эше беренче курстан алып уку тәмамлаганчы белем бирү планына кертелгән дип әйтә алмыйбыз. Нечкә зәвыклы, үзләре һөнәрне дә шәп белгән дипломлы тукучыларыбыз бер уку йортыннан да чыкмый әлегә. Шулай да бу юнәлештә төрле дәрәҗәдә эш алып барыла. Чаллыда Д.Шәйдуллина һәм Л.Вечтомованың балалар сәнгать мәктәбендә үсемлек җыеп, алардан буяу ясарга өйрәтеп, җеп буяп, тукып, балалар белән әвәрә килүләре сөендерә. Шул ук Чаллыда Наталья Уразгильдина исемле оста тукый башлаганнан бирле зур дәрәҗәгә ирешкәнен билгеләп үтте галимә Р.Солтанова. Әмма милли һөнәрләребезне һәр балалар сәнгать мәктәбендә укытсак кына чын-чынлап уңышка ирешәчәгебезне аңлап, берән-сәрән осталар белән канәгатьләнмичә, эшне республика күләмендә киң җәелдерсәк иде. Зуррак күләмдәге эшләрнең дә башкарылганын әйтми китү дөрес булмас. Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты өлкән фәнни хезмәткәре, сәнгать фәннәре кандидаты Л.Шкляева, мәсәлән, мәдәни башлангычлар Президент фонды грантына кызыклы бер проект тормышка ашырган. Иран, Кыргызстан, Азәрбайҗан осталары Татарстаныбыз кул осталарын киез келәмнәр тукырга өйрәткән, нәтиҗәдә, татар бизәкле алтмышлап келәм тукылган. Алга таба милли һөнәрләребезне торгызу һәм үстерү эше тагын да оешканрак төс алыр дип ышанасы килә.
Коллекциянең исеме «Рауза» дигән идек. Рауза исеме исә гарәпчәдән «Оҗмах бакчасы» дип тәрҗемә ителә. Милли мирасны торгызу оҗмах бакчасына ирешүгә тиң, дигән мәгънә салынган булса кирәк бу исемгә…
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала