Балтач районының Бөрбаш авылында XIX Бөтенроссия мөселман балалар Сабан туе узды

Балалар мөселман Сабан туенда катнашучыларны ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов сәламләде. /gossov.tatarstan.ru фотолары.
Үткән ялларда Бөрбашка Татарстан районнарыннан, Башкортстан, Марий Эл, Чувашия республикаларыннан, Ульяновск, Оренбург, Киров, Самара өлкәләреннән делегацияләр агылды. Сабан туена җыелган кунакларны республика җитәкчелеге һәм парламент депутатлары исеменнән ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов сәламләде.

Бәйрәмнең төп оештыручысы һәм рухландыручысы – Татарстанның баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев.
Республика мөселман балалар Сабан туе – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте инициативасы, Балтач муниципаль районы Башкарма комитеты һәм Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды булышлыгы белән ел саен үткәрелә торган мәдәни-агарту чарасы. Бәйрәмнең төп оештыручысы һәм рухландыручысы –Татарстанның баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Балтач мөхтәсибәте активистларын бүләкләде.
Районда инде унтугызынчы мәртәбә оештырылган бәйрәм Бөрбаш балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр тарафыннан Коръән сүрәләре уку белән ачылды. Аннары Җәлил хәзрәт Фазлыев дога кылды.
Марат Әхмәтов бәйрәм кунакларын әлеге матур вакыйга белән котлап, иң изге теләкләрен җиткерде, дип хәбәр итә ТР парламенты матбугат хезмәте. «Бу – бик тә үзенчәлекле Сабан туе, биредә күңелләргә рәхим-шәфкать нурлары иңә, рухи яктан чистарына, һәм бу халәт безгә ел дәвамында шулай булып калырга ярдәм итә, – диде Марат Әхмәтов. – Тарихта төрле заманалар булды. Ләкин без әкренләп рухи чыганакларыбызга әйләнеп кайтабыз, һәм бүгенге чара да шуңа дәлил».
Марат Әхмәтов рухи-әхлакый, дини тәрбиянең мөһимлеген искәртте. «Дин юлында булган кеше үзенә, гаиләсенә һәм тирә-юньдәгеләрнең иминлегенә җаваплырак карый һәм миһербанлы була», – дип басым ясады ул. Сабан туенда мәртәбәле кунаклар арасында ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, РФ Дәүләт Думасы депутаты, ТР Татар-башкорт милли спорт көрәше федерациясе рәисе Рөстәм Кәлимуллин, ТР Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Һашимова, ТР яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров, Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов һ.б. бар иде. Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин балалар өчен мөселман Сабан туеның районда унтугызынчы мәртәбә узуына һәм бер мәйданчыкта дин әһелләрен, мәдрәсәдә укучыларны, спортчы-көрәшчеләрне берләштерүенә игътибарны юнәлтте. «Ел саен бу бәйрәмне халык көтеп ала. Сабан туе мәйданчыгына килгән балалар чынчынлап милли мохиткә чумып, халыкның күп гасырлык гореф-гадәтләре белән таныша. Мондый җыеннар игелекле максатка хезмәт итә – яшь йөрәкләрдә иман һәм милли мәдәниятебезгә тирән хөрмәт тәрбияли», – диде Рамил Нотфуллин.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләү чыгышында Аллаһ Илчесенең (с.г.в.) билгеле хәдисен искә алды: «Биш нәрсә килгәнче, биш төрле әйбернең кадерен бел. Яшьлегеңнең кадерен бел – картлык килгәнче. Сәламәтлегеңнең кадерен бел – авыру килгәнче. Байлыгыңның кадерен бел – фәкыйрьлек килгәнче. Вакытыңның кадерен бел – мәшәкатьләр килгәнче. Үлемеңнән әүвәл яшәвеңнең кадерен бел».
Татарстан мөфтие җыелган халыкка нәсыйхәтләрен ирештереп, Сабан туеның күп еллар дәвамында татар-мөселман традицияләрен торгызуга хезмәт итүен искәртте. Камил хәзрәт Балтач мөхтәсибәте активистларын да бүләкләде. ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Татарстан мөфтияте медален Бөрбаш авылы мәчете мөәзине Дамир Шакиров алды. ТР Диния нәзарәтенең Рәхмәт хатлары белән Бөрбаш авылы мәчете эшчәнлегендә катнашучы Хәбир Гобәйдуллин, Бөрбаш пансионатында балалар тәрбиясенә зур өлеш кертүче Гөлнара Сәләхетдинова һәм Сосна авылы мәчетенең имам-хатыйбы, ислам динен таратуга зур өлеш кертүче Фәнил Закиров бүләкләнде.
Быел да бәйрәм программасы традицион милли ярышларны рухи-агарту чаралары белән берләштерде. Сабан туенда төрле яшьтәге балалар өчен конкурслар һәм викториналар оештырылды. Капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, таяк тартышу, сулы чиләк-көянтә белән йөгерү, бүрәнә өстендә капчык белән сугышу кебек ярышлар аеруча популяр булды. Яшь җайдаклар ат чабышларында да осталыкларын күрсәтте. 18 яшькә кадәрге малайлар һәм егетләр татар милли көрәшендә көч сынашты. Хәзрәтләр һәм 60 яшьне узган ветераннар арасында да көрәш үткәрелде.
Балалар өчен мөселман Сабан туен уздыру идеясе мәчетләр каршындагы җәйге лагерьларга йомгак ясау рәвешендә барлыкка килгәнлеге мәгълүм. Мөселман лагерьларында балалар ислам нигезләрен, гарәп графикасын өйрәнә, Коръән сүрәләрен ятлый. Шуңа күрә балалар мәйданда да үз осталыкларын күрсәтте – Коръән һәм дога аятьләрен уку, мөнәҗәтләр башкару конкурсларында, шулай ук шигъри ярышларда катнашты.
Әлеге Сабан туеның үзенчәлеге – бирегә килгән халыкның бергәләшеп мәйдан уртасында өйлә намазы укуы. Бу вакытта барлык уеннар да тукталып торды.
«Ислам безне берләштерә, игелеклерәк, рухыбызны көчлерәк итә», – дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов журналистлар белән әңгәмәдә.
2008 елдан нигез салынган балалар мөселман Сабан туе узган елдан Бөтенроссия статусына ия булды. Моннан тыш, ул, русларның «Каравон», мариларның «Семык», мордваларның «Валда Шинясь», удмуртларның «Гырон быдтон», чувашларның «Уяв» һәм керәшеннәрнең «Питрау» бәйрәмнәре белән беррәттән, Татарстанда җәйге этник бәйрәмнәр программасына кергән.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала