СССРның Дәүләт һәм Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, ТАССРның халык язучысы Гомәр Бәшировның 1937-1999 нчы елларны эченә алган «Күңел дәфтәре»ндә әдипнең «Сиваш», «Намус», «Туган ягым – яшел бишек», «Җидегән чишмә», «Гыйбрәт» кебек әсәрләренең язылу тарихы, иҗат дәверендәге кичерешләре, шулай ук замандашлары – күренекле язучылар, композиторлар, галимнәр турындагы истәлек-хатирәләре тәфсиләп язылган. Язмаларында әдип илебез язмышы, иҗат кешесенең җәмгыятьтә тоткан урыны һәм аның бурычы, гомумән, кешенең дөньяда яшәү мәгънәсе кебек мәңгелек проблемалары турында уйлана. Көндәлекләр берникадәр кыскартылып бирелә.
Кайчагында иптәшләр арасында иптәшлек булмау кешене азаплый, борчый, ничектер һәммә нәрсә күңелсез ягы белән әйләнгән шикелле була. Шайтан белсен, әллә мин үзем бик таләпчән, әллә чыннан да шулай, мин иптәшлекнең, коллективның шулай булуыннан һич канәгать түгел.
Бездә бер-береңә мөнәсәбәттә культуралылык та җитми. Кешене мыскыл итү бар. Просто гына түгел, ә көнчелектән мыскыл итү. Шагыйрь Б. үзен шагыйрь Х. яки З.тән югары дип санап йөргән була. Мин инде Х.не яки З.не мактап берәр сүз әйтсәм, ул минем шәхесемә тиярлек итеп өрә башлый. Мин бик гаҗәпләнәм, ничек андый ваклык шагыйрьлек эченә сыя икән? Нигә кешеләр аны аңламыйлар икән?
Бәрәү берәүнең китабындагы җитешсез якларын яза. Ә автор аны эт итеп сүгә.
Мин берни дә аңламыйм. Һәм әгәр болай дәвам итә икән, дворник булу кырык мәртәбә яхшырак нәтиҗә бирәчәк.
Нигә без болай бик вак? Нигә аз гына булса да үсмибез икән?
Әдәбият өлкәсендә эшләүче, бигрәк тә язучы яки шагыйрь, әгәр ул инде шул исемне алырга лаек булган икән, ул саф кеше, вак-төяк, чүп-чар хисләрдән, кешене эшәкәләндерә торган хисләрдән һәм гадәтләрдән арынырга тиеш. Андыйлардан арынырга аның көче җитәргә тиеш. Ул башкалар өчен һәм үзен-үзе тотуы һәм белеме белән үрнәк булырга тиеш. Шундый кеше булмаганда, ул массаны тиешенчә тәрбияләрлек әсәр яза алмый. Әйтегез, пожалуйста, ничек итеп исерек эчүнең зарары, аеклыкның файдасы турында кешене ышандырырлык нәрсә алсын? Яки вакчыл, көнче кеше, үзен һәммә кешедән дә дәү итеп уйлап та, берни дә белмәгән кеше ничек итеп бөек идеяләр турында яза белсен? Үзенең бер тиенгә дә яраксыз шигырен яки хикәясен китапның иң беренче битенә кертүне даулап та, шулай эшләмәгән өчен яхшы шигырь язучы кешедән мыскыллап көлә торган кеше, вөҗданы шуны сыйдыра ала торган кеше (әгәр андыйларның вөҗданы турында сөйләргә мөмкин булса) ничек итеп, әйтик, саф, бөек хисләр, социалистик җәмгыять кешеләренең хисләре, дәртләре, омтылышлары турында яза алсын? Андыйларның язганнары кемне нәрсәгә өйрәтә ала? Язучы, яхшы-яманмы, массаны нәрсәгә дә булса өйрәтергә тиеш. Мондый әшәке гадәтләрне сөйләүче кеше нәрсә өйрәтсен. Кызганычка каршы, бездә мондыйлар күп әле.
1938, 22 сентябрь
Күңел дәфтәре : көндәлек язмалар / Гомәр Бәширов ; [төзүче, кулъязма һәм искәрмәләрне әзерләүче Зөфәр Бәширов ; кереш сүз авторы Равил Фәйзуллин]. – Казан : Татарстан китап нәшрияты, 2021. – 464 бит.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала