Күңел дәфтәре Уку өчен 1 минут

Күңел дәфтәре (15)

Күңел дәфтәре (15)

СССРның Дәүләт һәм Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, ТАССРның халык язучысы Гомәр Бәшировның 1937-1999 нчы елларны эченә алган «Күңел дәфтәре»ндә әдипнең «Сиваш», «Намус», «Туган ягым – яшел бишек», «Җидегән чишмә», «Гыйбрәт» кебек әсәрләренең язылу тарихы, иҗат дәверендәге кичерешләре, шулай ук замандашлары – күренекле язучылар, композиторлар, галимнәр турындагы истәлек-хатирәләре тәфсиләп язылган. Язмаларында әдип илебез язмышы, иҗат кешесенең җәмгыятьтә тоткан урыны һәм аның бурычы, гомумән, кешенең дөньяда яшәү мәгънәсе кебек мәңгелек проблемалары турында уйлана. Көндәлекләр берникадәр кыскартылып бирелә.

Бүген «Шәмс.»нең авторы белән таныштырдылар. Ул рецензиянең* дөрес булмавын күрсәтергә тырышты, анда берни дә искә алырлык түгел дигән сыман кыланды һәм ахырда «анда инде (ягъни китапта) рецензент әйткәннең алтмыш проценты юк инде» дигән сүзне ычкындырды. Мин: «Чоры билгеле түгел, шуннан сыйныфлар арасындагы көрәш тә дөрес юл ала алмый», – дидем. Ул: «Как же, ведь монда әйтелгән, ачык әйтелгән, хәттә чоры түгел, елы да бар», – дип, китаптан кайсы ел икән урынны эзли башлады. Мин аңа: «Хикмәт елын язып кую гына түгел, ә шул чорны тамашачыга дөрес күрсәтмәүдә...» – дип әйткәч, ул гаҗәп кеше искиткеч тизлек белән: «Соң мин дә шуны әйтәм бит, экономически ситуациядә шулай бирелә, бытовой мәсьәлә шундагы разрезда күрсәтелә инде, но төп мәсьәлә фәлән бит, шулай да кайбер урыннары зрительга не доходит, а ул хәзер, мин күрсәткәнче, доходить итәргә тиеш», – дип, әллә нәрсәләр сөйли башлады.

Аның бу әсәрен Академиядә (Мәскәүдә) укыганнар, әллә кайларда, кайларда һ.б., һ.б., һ.б.

Мин берни дә аңламыйм. Мин, бәлки, ул кешене үзен аңламый торганмын?

Мин аннан тиз генә чыгып киттем. Андый кеше белән аңлашу һич мөмкин түгел.

 

1938, 27 сентябрь


* «Шәмсекамәр». Мөхәммәт Әблиев пьесасы: Татар дәүләт академия театры спектакле. (Совет әдәбияты. 1938. № 3).
 

Күңел дәфтәре : көндәлек язмалар / Гомәр Бәширов ; [төзүче, кулъязма һәм искәрмәләрне әзерләүче Зөфәр Бәширов ; кереш сүз авторы Равил Фәйзуллин]. – Казан : Татарстан китап нәшрияты, 2021. – 464 бит.

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи