Мәдәният Уку өчен 3 минут

Заман рухы белән сугарылган иҗат

Татар эстрадасының күрке булган «Болгар» ансамбле

 

«Болгар» ансамбле оешкан елларда алар турында вакытлы матбугатта бик күп мәкаләләр дөнья күрә. /Фотолар – Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе архивыннан.

 

 

Заманында Казанның Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе эстрада бүлегендә оештырылган вокаль-инструменталь ансамбльләр халык мәхәббәтен яулаган иҗат төркемнәре булып таныла. Шулардан 1980-1990 еллар чигендә эстрада бүлегенең күрке булган, шул заман ихтыяҗларына туры килгән, профессиональ башкаручыларны берләштергән, тамашачыга яңача аранжировкалы музыкаль әсәрләр һәм татар халык җырларын җиткергән «Болгар» ансамбле дә халыкның яраткан иҗат төркеменә әйләнә. Шәхсән үзем дә аларның чыгышларын, тамашачының көчле алкышларын яхшы хәтерлим.

 

Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе музее архивында «Болгар» вокаль-инструменталь ансамбле турында материаллар бик аз саклану сәбәпле, әлеге иҗат төркеменең сәнгать җитәкчесе булган, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, М.Җәлил исемендәге премия лауреаты Илһам Исхак улы Мостафинга һәм аның хәләл җефете, төркемнең концертларын алып барган нәфис сүз остасы, Татарстанның атказанган артисты Гүзәл ханым Мостафинага мөрәҗәгать иттем. Нәтиҗәдә, музей фонды «Болгар»ның афишалары, алар турында язылган мәкаләләр һәм фоторәсемнәр белән баеды.

 

 

КОЛЛЕКТИВНЫҢ ТАРИХЫНА КҮЗ САЛЫЙК...

 

«Болгар» вокаль-инструменталь ансамбле Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең эстрада бүлегендә 1988 елда оештырыла. Филармониянең боерыклар кенәгәсендә «Болгар» ансамбле исеме 1988 елның 13 апреленнән телгә алына башлый. Коллектив шул елның язында Үзбәкстанның Ташкент каласына гастрольгә җибәрелә.

 

 

«Болгар» вокаль-инструменталь ансамбле. 1988 ел. /Ю.Филимонов фотосы.

 

 

Ансамбльне оештыру, сәнгать җитәкчесе вазифасын башкару элек филармониядә оригиналь жанр артисты һәм администратор булып эшләгән Илһам Мостафинга йөкләнә. Музыкаль җитәкче һәм аккомпаниатор итеп баянчы-аккомпаниатор Азат Хәлимов билгеләнә. Ансамбльнең беренче составы: җырчылар – Зөһрә Шәрифуллина, Айрат Гомәров, музыкантлар – Йосыф Вәлитов, Марс Гаффаров, алып баручы – Гүзәл Мостафина, биюче – Фәридә Аширова (кайбер концертта Виктор Шәрәфетдинов), тавыш режиссерлары – Рөстәм Апанаев, Равил Хуҗин һ.б.

 

Филармониянең башка җырчылары да ансамбль белән гастрольгә чыга. Мәсәлән, боерык документларыннан күренгәнчә, 1988 елда 14 апрельдән 17 майга кадәр Урта Азиядә куелган концертларда күренекле җырчы Гали Ильясов катнаша. 1989-1990 елларда «Болгар» ансамбле белән Ренат Ибраһимов чыгышлар ясый. Моны 1989 елның июнендә Мәскәү эстрада театрында үткән концерт программасы да дәлилли. Коллектив Ренат Ибраһимов белән Финляндиядә гастрольдә була. Сүз уңаеннан, коллектив Финляндиядә яшәүче татарлар янына музыкаль сәламнәр белән әле аннан соң да барып кайта.

 

Зөһрә Шәрифуллина үзенә аерым төркем туплап ансамбльдән киткәч, «Болгар»да солист булып Айрат Гомәров кала, һәм автор-башкаручы Зөлфәт Хәким эшләп ала.

 

 

«Болгар»ның иҗат төркеме: (алда, уңнан) Марс Гаффаров, Илһам Мостафин, Гүзәл Мостафина, Айрат Гомәров, (икенче рәттә) Язнур Гарипов, Нурәхмәт Мөхәммәтҗанов. 1992 ел.

 

 

Сәнгать җитәкчесе Илһам Мостафин коллективка һәрвакыт бик тә сәләтле, күңелләрендә иҗат ялкыны дөрләгән яшьләрне җәлеп итә. Ансамбльнең өченче составында Язнур Гарипов (музыкаль җитәкче һәм соло-гитара), Марс Гаффаров (клавишалы музыка уен кораллары), Айрат Гомәров һәм Нурәхмәт Мөхәммәтҗанов (вокал), Ирина Бахина һәм Гүзәл Вафина (бию) көч куя. Концертларны Гүзәл Мостафина алып бара, сценарийны да ул яза. Сәхнәдә тавыш режиссерлары булып Александр Холиков, Рөстәм Апанаев, Валентин Чебаков һәм Равил Хуҗин, ә ут кую режиссеры буларак Нияз Бикбов иҗат итә.

 

Актив иҗади тормыш белән яшәгән вокаль-инструменталь төркем республика күләмендә оештырылган төрле чараларда еш катнаша, конкурсларда җиңүләр яулый, гастрольләрдән кайтып керми. Республиканың шәһәр һәм авылларын, башка күп кенә төбәкләрне, Урта Азияне йөреп чыга, алда телгә алынганча, Финляндия һәм Төркиядә чыгышлар ясый.

 

«Болгар»лылар 1990 елда Россия телевидениесенең «1 канал»ындагы популяр «Шире круг» тапшыруында катнаша. Шул ук елның октябрендә татар милли музыка сәнгатен пропагандалауда уңышлары өчен М.Җәлил исемендәге Татарстан комсомолы премиясенә лаек була (артистлар премия акчасын Казанның Дәрвишләр бистәсендәге балалар йортына тапшыра). Ноябрьдә Мәскәүдә «Яңа исемнәр» Бөтенсоюз радиоконкурсында икенче урынны ала.

 

Коллективның концерт программасы башкаларныкыннан аерылып тора. Гадәттә, беренче өлештә Коръән сүрәләре һәм татар тарихының Болгар чоры тематикасына бәйле музыкаль әсәрләр яңгыраса, икенчесендә заманча татар поп-музыкасы башкарыла, ә өченче өлеше заманча аранжировкадагы татар халык көйләрен үз эченә ала. Репертуардагы иң еш башкарылган җырлар: «Болгарлар» (А.Хәлимов көе, Г. Зәйнашева сүз.), «Әй, нигә син елмаясың»? (Р.Кәлимуллин көе, З.Хәким сүз.), «Әссәләмәгаләйкем» (Р.Ахиярова көе, Г.Садә сүз.), «Дога» ( Я.Гарипов көе, Р.Кожевникова сүз.), «Үпкәләмә миңа» (Р.Вәлиев көе, А.Хәмзин сүз.), «Җырларым–хыялларым» (З.Хәким көе һәм сүз.), шулай ук «Тала-тала», «Алмагачларым» кебек халык җырлары һ.б.

 

1990 елда Г.Камал театры бинасында ансамбльнең зур концертлары гөрләп уза. Ул елларда татар матбугаты битләрендә «Болгар» коллективына багышланган бик күп язма дөнья күрә. Автор-башкаручы Илдус Сафин мәкаләсендә («Татарстан яшьләре» газетасы, 1990 ел, 18 сентябрь) түбәндәге юллар бар: «Болгар»лыларның чыгышы моңа кадәр без күргән милли музыкаль группалардан нык кына аерыла. Монда без ишетеп күнекмәгән яңа интонацияләр дә, яңа авазлар гармониясе дә, монда милли колорит та сакланган. Быелның җәйге көннәрендә без Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында зур уңыш белән узган концертларында «Болгар» группасының чыгышларын тулы программасы белән күрдек. Җыр һәм хәрәкәт берлеге, аһәң һәм төсләр бәйләнеше, тәэсирле сәхнә эффектлары – бөтенесе бергә җыр тамашасы тудырды. Башкарылган халык җырларына заман рухы өрелгән. Композиторлар Рәшит Кәлимуллин, Резеда Ахиярова, Мәсгудә Шәмсетдинова һәм тагын бик күпләрнең әсәрләрен без «Болгар» группасы башкаруында һич көтелмәгән яңгырашта ишеттек...».

 

1994 елда Смоленск шәһәрендә татар халык җырларын башкаручыларның II Бөтенроссия телерадиоконкурсында «Болгар» солисты Нурәхмәт Мөхәммәтҗанов I премияне ала. Шул елның ноябреннән җырчы үзенең иҗат төркеме белән эшли башлый. Ансамбльнең соңгы елларында төркемдә Айрат Гомәров (вокал), Рәфыйк Аганов (аранжировка, клавишалы уен кораллары), Марс Гаффаров (музыкант), Марат Сафин (музыкант), Равил Хуҗин (тавыш режиссеры), Нияз Бикбов (ут кую режиссеры) һ.б. эшли. Коллектив Омск шәһәрендә «Душа России» җыр фестивалендә һәм башка концертларда катнаша. 1994-1995 еллардан Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә, шул чорда мәдәният-сәнгать өлкәсендә хөкем сөргән вазгыять аркасында, эстрада бүлеге кыскартыла башлый. «Болгар» ансамбле дә эшчәнлеген туктатырга мәҗбүр була. Музыкантлар иганәчеләрнең матди ярдәме белән мөстәкыйль рәвештә берникадәр чыгышлар ясаса да, төркем эшчәнлеген алга таба дәвам итә алмый. Музыкант Язнур Гарипов, Мәскәүгә китеп, тавыш яздыру студиясен ача. Айрат Гомәров музыкантлар белән (1995 елның 22 февраленнән) «Заман» төркемен оештыра. Ә болар инде башка тарих…

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 1
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи