Шәкертлек әдәбе Уку өчен 1 минут

Шәкертлек әдәбе (15)

Шәкертлек әдәбе (15)

(Гыйлем алган заманда шәкертләр өчен кирәк булган әдәпләр бәян ителгән рисалә)

Һөнәр


Хөрмәтле пәйгамбәрләрнең кул кәсепләре белән ашаганнары һәм үз һөнәрләре белән яшәгәннәре мәгълүм. Моны исә үзегез дә китаплардан укып белгәнсездер.


Пәйгамбәребез хәзрәтләре бу мәртәбәдә булган гыйззәт hәм хөрмәтләре белән читек һәм башмакларын ямар, йорт хезмәтләрен кылыр, сәфәрдә аш пешерүче сәхабәләргә: «Кешe эшләгән вакытта тик торырга яратмыйм»,– дип, коры үләннәр җыеп китерер иде.


Һөнәрсезлек сәбәпле адәм углы дөньяда тору өчен түгел, бәлки җаныннан буш калган калыпны саклар өчен дә чара таба алмас... Һөнәр hәм кәсеп – фарыз соңында фарыз бер эш. Һөнәрле кеше башкалар кулында булганга кызыкмас, үзен hәм әһелен рәхәт-рәхәт туйдырыр, читләрдән сорарга мохтаҗ булмас. Рәсүл Әкрәм хәзрәтләре: «Ин хәерле мал – кул көче белән табылган мал. Давыт пәйгамбәр (г.с.) дә үзенең кул көченнән тәрбияләнер иде», – дигән.


Мәэмүн хәлифә: «Кешe йә түрә, йә сәүдәгәр, йә һөнәрче, йә игенче булсын. Моннан башкалар адәмнәр өстенә йөк булырлар», – дигән. Кайбер кешеләр: «Дөньяның тормышы гыйлем һәм кәсеп белән булыр, әгәр дә «мин тәвәккәл hәм тәкъвалыкны сайладым» дип, гыйлем белән кәсепне ташласа, наданлык белән ачкүзлелек чокырына төшеп һәлак булыр», – дигәннәр.


Хәзрәте Гомәр: «Әй Аллаһ, миңа ризык бир! – дип өйдә тик ятмагыз. Белмисезмени күктән алтын да яумас, көмеш тә!», «Бер кешене күреп, яхшы гына ихлас куям, ләкин һөнәре юклыкны белсәм, ихласымны алам», – дигән. Коръән Шәрифне ачып куям да көнозын укыйм», – дигән бер кешегә Хәсән Басрый хәзрәтләре: «Коръәнне иртә һәм кич беркадәр укысаң, ярар, көндез исә кәсеп ит!» – дигән.


Заманаларында һәм мәмләкәтләрендә халыктан аерылып тау-таш араларында качып гомер итү мәртәбәләре олы булган ислам галимнәре берөзлексез сәнгать әһелләрен hәм һөнәрле кешеләрне мактарлар hәм үзләре дә халыкка үрнәк булып, кәсеп hәм эш белән мәшгуль булырлар, ялкаулык, һөнәрсезлек һәм кеше кулына карап торуның бик начар холык икәнен дөньяга фаш итәрләр иде. Безнең бу заманыбыз, аеруча бу мәмләкәтебездә, кәсеп hәм сәнгатьсез бер сәгать яшәү мөмкин түгел икәнлеге мәгълүм. Мал hәм байлыкка мохтаҗлык та кимчелек түгел. Шул жәһәттән мәхәббәт hәм ләззәт белән кәсеп итү өстебездә бурыч булса кирәк. Мал hәм дәүләт һичвакытта зарар итмәс. Аллаһы Тәгалә хәзрәтәренә мал хисабын биру, ихтимал ки, фәкыйрьлек хисабын бирүдән җиңел булыр. Дошманнарга дәүләтне мирас калдырып китү, дусларга мохтаҗ булып, йөз кызартып йөрүдән яхшырак.


Байлык булса, сәдака һәм ихсан (изгелек) ителер, мәдрәсә hәм мәктәп бина кылыныр, дин hәм шәригать юлына бирелер, әмма фәкыйрьлек белән нинди игелек табылыр?


Пароход hәм тимер юллар, телеграф hәм телефоннар, машина һәм электр дөньяны шулкадәр үзгәрттеләр ки, бәян кылырга каләмнең көче җитмәс. Биш йөз ел элек вафат булган бабаларыбыз мөмкин булып дөньяга кире кайтып килсәләр, үзләре аерылган дөньяга тулысынча башка булган икәнче дөнья килгәнлегенә ышанырлар иде. Шуның өчен шәкертләргә ахирәт өчен дин гыйлеменә hәм дөнья өчен дә һөнәр гыйлеменә мәхәббәт итәргә тиешле.


Шәкертлек заманасының бар сәгатьләре белем алу белән үтмәс, бәлки кайбер буш көннәр, хәтта ки буш айлар булыр. Әгәр дә шушы вакытларда кайбер яраклы һөнәрләр хаҗәт үтәрлек кадәр булса да өйрәнелсә, файдасыз булмас. Һөнәр ашарга сорамас, ашарга бирер. Дин гыйлеменнән башка ахирәт, һөнәрдән башка дөнья төзек булмас. Дөньясы төзелмәгән кешенең ахирәте төзелмәсә дә хәтердән чыкмасын... «Гүя иртәгә үләчәк кебек ахирәтен өчен, мең ел торачак кебек дөньяң өчен гамәл кыл!» – дигән сүзнең бер хәрефе йөз алтын.


Киләчәк көннәрегездә, бәлки, бу сүзләр кирәк булыр дип сезгә бу көннән сөйләп куйдык. Колакка кергән сүз бервакыт, бәлки, күңелгә дә керер.

 

Хезмәтне бүгенге телгә яраклаштыручы: Мөхәммәтов Илдар Ринат улы, КДУ студенты


Ризаэддин Фәхреддин «Шәкертлек әдәбе» (Гыйлем алган заманда шәкертләр өчен кирәк булган әдәпләр бәян ителгән рисалә) / «Иман» нәшрияты, Казан – 2002/1423
 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи