Сәнгати мирас Уку өчен 2 минут

Мөдәррис МИНҺАҖЕВ: «Кеше телендә яхшы атың калсын»

Татарстанның халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗев иҗатының 50 еллыгы уңаеннан апрельдә – Әлмәттә, соңрак Казанда һәм республиканың башка шәһәрләрендә сәнгать сөючеләр игътибарына шәхси күргәзмәләре тәкъдим ителәчәк.

 

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык рәссамы, Ш.Бикчурин премиясе лауреаты Мөдәррис Мөхетдин улы Минһаҗев. /Р.Минһаҗ фотолары.

 

 

Рәссам 1953 елның 13 октябрендә Саба районы Шәмәрдән авылында туган. Ижевскида Удмурт дәүләт университетының сәнгать-графика факультетында белем алганнан соң, ул гомерен сынлы сәнгатькә багышлый. Мөдәррис Минһаҗев пейзаж, портрет, натюрморт, шәмаил һ.б. жанрларда иҗат итә. Аның хезмәтләрен һәрдаим Татарстанда һәм Россиянең башка төбәкләрендә үткәрелә торган күргәзмәләрдә күрергә мөмкин. Без рәссамга иҗат юлын барлап, тормыш сабаклары белән уртаклашуын сорап мөрәҗәгать иттек. Ул бик теләп риза булды.

 

 

«Әрвахлар тавышы».

 

 

– Элек мин Казаннан бик курка идем. Ничектер зур шәһәрдә югалырмын кебек. Шуңамы, кечкенә шәһәрләр ошый. Бигрәк тә табигать кочагында урнашканнары. Лениногорск, Түбән Кама шундый иде, – дип сөйләде Мөдәррис Минһаҗев. – Түбән Камага 1978 елда килгәч, күрәм – басудагы арыш арасыннан кояш нурларына коенып кызыл трамвай бара. Эче тулы шәһәрчә киенгән үзебезнең яшьләр, татарча сөйләшәләр. Шушы манзараны күргәч, бу минем шәһәр икән дип уйладым. Килеп төшүгә, шәһәр партия комитетының беренче секретаре Шәмгунов янына кердем дә: «Ижевскида рәссамлыкка укыдым, армиядә булдым, иң артта барган, рәссамнар озак тоткарланмый торган бер предприятиегә эшкә җибәрегез», – дип сорадым. «Гидромонтаж оешмасында соңгы елда алты рәссам алышынды», – дип ул мине шунда юллады. Шунда остаханә бирделәр, рәссам-бизәүче булып эшли башладым. Монтажчыларның рәсемнәрен дә ясарга керештем…

 

 

«Икмәк турында сөйләшү»

 

 

Алты ел аккан су кебек үтеп тә китте. Мине яңа ачылган Балалар иҗат йортына чакырдылар. Анда сәнгать бүлеге мөдире итеп билгеләделәр. Директор Фәридә Гыйниятуллина иркен, якты бүлмә бирде. Шунда көн-төн балалар, өлкәннәргә – үзешчән рәссамнарга һәм бизәүчеләргә дәрес бирдем. Ял көннәрендә мәктәпләр өчен монументаль эшләр башкардым.

 

Бервакыт мине рәссам Әхсән Фәтхетдинов күреп алды. Ул миңа татар тарихы турында күп мәгълүмат бирде. Мине шәһәрдә шактый яхшы белә башладылар. Бу игътибардан арыдым: берәр тынычрак шәһәргә китәргә булдым. Лениногорскины сайладым. Анда сәнгать мәктәбе бар, педагогика училищесында рәссамнар әзерли торган бүлек эшли. Лениногорскида ирекле рәссам булып эшләдем, портретлар, нефтьчеләрне ясадым, нефть сәнәгате темасына бәйле пейзажлар иҗат иттем. Район башлыгы дүрт бүлмәле фатир бирде. Мине Рәссамнар берлегенең көньяк-көнчыгыш төбәге бүлеге җитәкчесе итеп куйдылар. Шулай матур гына яшәгәндә Рәссамнар берлеге рәисе Зөфәр Гыймаев: «Син монда кирәк», дип Казанга чакырды, остаханә бирде, урынбасары итеп куйды. Монда рәссамнар арасында ыгы-зыгы бара икән. Берара ике ут арасында калдым. Әмма тора-бара җайланды. Шулай эшләп киттек. Хәзер, Аллаһка шөкер, тынычландык, рәхәтләнеп иҗат итәбез.

 

 

«Түбән Кама мотивы».

 

 

Мине Россия Рәссамнар берлегенең идарә әгъзасы итеп сайладылар. Бездә хәзер рәссамнарның өч берлеге бар: Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге; Россия Рәссамнар берлегенең Татарстан төбәк бүлеге һәм Мәскәүгә бәйле иҗади берләшмә. Шулай ук Россия Рәссамнар берлегенең Чаллы бүлеге эшләп килә. Ике берлектә дә әгъза булырга мөмкинсең, эшлә генә. Рәссамнарыбыз бик талантлы, янып иҗат итәләр. Дөрес, күбесе өлкән яшьтә, менә миңа 72 булса, 75-80 яшьлекләр дә бар. Яшьләр рәссамлыкка килергә ашыкмый. Уку йортларында кызлар гына диярлек. Ир-егетләр бездә аз. Чөнки акча эшләп булмый, профессиянең дәрәҗәсе төште, дәүләт күләмендәге заказлар юк диярлек. Хәзер компьютерлы графикага өстенлек бирелә, рәссам кулына ихтыяҗ кими, күп нәрсәне ясалма фәһем эшләп бирә...

 

Рәссам һөнәренең киләчәге бармы? Бар! Күргәзмә залларын карап йөрисең: йөрәккә үтеп керерлек хезмәтләр байтак. Үткән гасырда үсеп чыныккан рәссамнарны бернинди дә «кырау сукмас». Кызганыч, коронавирус афәте эзсез узмады...

 

Бүген интернет заманында дөнья ачык. Кайбер рәссамнар чит илләрдән килгән заказга эшли. Ясап кына өлгер! Эшли белгән кешегә җае чыгып тора диюем.

 

Хәзер сәнгатьтә күп нәрсәне базар ихтыяҗы хәл итсә дә, иҗатта милли асылыбызга тартылган, татарның тарихын белгән, милли мәдәниятне алга сөргән рәссамнарыбыз аз түгел. Мин шушы җирдә туып үскән малай: татар халкының гореф-гадәтләр, йолалар, мәдәният һәм сәнгатен, бизәкләрен, моңын бөтен йөрәгем белән тоям. Шушы тойгыларымны киндергә төшерәм. Мине бүген иҗатта халкыбызның үткәне, ата-бабаларыбызның рухы, тарихи тамырларыбыз темасы тагын да тирәнрәк кызыксындыра.

 

Мин гаиләдә өченче бала булып, ике кыздан соң дөньяга аваз салганмын. Моңа әнием Саҗидә аеруча куанган: ниһаять, Мөхетдингә ир бала алып кайттым, дигән. Дөрес, миннән соң Тәбриз энем туа. Тик беренче малай булгангамы, миңа булган мәхәббәтләре кимемәде. Туганнар арасында да аерым хөрмәт бар. Бәхетемә, янымда хатыным Фәйрүзә. Ул – укытучы. Мине саклап-тәрбияләп тора. Безнең икенче никах. Аның ике кызы бар. Минем беренче гаиләдә өч бала. Беренче хатыныма да рәхмәтлемен: ул балаларны миңа дошман итеп үстермәде.

 

Уйлыйм-уйлыйм да әти-әниемнең иплелегенә, тәрбия ысулларына хәйран калам. Бервакыт әтигә эшендә капчык белән шикәр комы биргәннәр. Төш вакытында эшенә вилсәпит белән килдем дә багажникка салып бәйләп алып кайтып киттем. Әкәмәт: капчык тәгәрмәчкә тиеп тишелгән дә, эчендәгесе сибелеп кайткан, төбендә бераз гына калган иде. Их, мин әйтәм, әти эләктерә инде. Ул, ярар, улым, язмагандыр инде, башка вакытта игътибарлырак бул, дип кенә әйтте. Шул сүзләрне әле дә хәтерлим.

 

Кайбер кеше, башкаларның нәрсә уйлавына исем китми, ми­ңа барыбер, ди. Миңа барыбер түгел: якташларым, дусларымның биргән бәһасе бик мөһим. Кеше телендә яхшы эшең, яхшы атың калсын!

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 4
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи