Журнал «Безнең мирас»

ЛИЛИЯ ГӘРӘЕВА ЭНЕРГИЯНЕ АГАЧЛАРДАН АЛА

Бүген сезне Казанда яшәп иҗат итүче татар җанлы дизайнер Лилия Газинур кызы Гәрәева белән таныштырырбыз. Күптән түгел без аның остаханәсендә булып кайттык. Аның кулы тигән милли әйберләр, чын мәгънәсендә, күз явын алырлык.

 

Зур хыялын тормышка ашыра

 

Лилия тумышы белән Чаллы шәһәреннән. Шәһәр кызы булуына карамастан, авылны якын итә, балачакта җәйге каникулларга авылга дәү әниләренә кайткан вакытларын яратып искә ала. Ул ясаган иллюстрацияләрнең нигезендә авыл тормышы чагыла.

Әңгәмәдәшем балачактан ук иҗат белән мавыга. «Башта син рәсем ясадың. Аннары гына сөйләшә башладың», – дип әйтә Лилиягә әнисе. Әнисе Әлфия кайчагында нәни кызын үзе эшли торган мәктәпкә алып бара. Менә шунда янына утыртып, кулына карандашлар һәм чиста кәгазь бите бирә торган була. Кызының рәсем ясауга сәләте барлыгына тирә-юньдәгеләр дә шакката. Чөнки рәсемнәре төгәл дә, матур да була.

 

Дизайнер тудырган образ.

 

Башта Лилия Чаллыда төзүче-рес­тавратор һөнәрен үзләштерә. Аннары 6 ел Кама сәнгать һәм дизайн институтында киемнәр дизайнерына укый. Анда аларга көчле белем бирәләр. Кием дизайнына гына түгел, этникага (миллилеккә) күбрәк басым ясыйлар. Хәтта геральдика фәнен, ягъни гербларның символикасын өйрәнәләр. Тарихи төймәләрнең ­мәгънәсе белән танышалар. Институтта укыган чагында Алабугага музейларга еш баралар. Аларга тарихи костюмнарны реставрацияләргә, тегәргә бирәләр. Институтны уңышлы тәмамлагач, Лилия зур хыялын тормышка ашыра. Ул Казанга күченә. Башкаланы кечкенә вакытыннан ук үз итә. Аның фикеренчә, монда иҗат кешеләренә бөтен шартлар да бар. Бигрәк тә  мәдәният өлкәсендә. Мондагы мохит, төрле милли чаралар кул осталарын танытырга, аларга үсәргә ярдәм итә. Мәсәлән, «Печән базары» фестивале. Әлеге бәйрәмгә кунаклар милли бизәкле күлмәкләр, калфаклар, алкалар тагып киләләр. Чөнки оештыручылар моны хуплый. Сатуда оста куллар үзләренең әйберләрен тәкъдим итә. Алар арасында Лилия Гәрәеваны да күрергә була. Ул үз исеме белән түгел, ә «Урманай» исеме астында кул эшләнмәләрен халыкка күрсәтә.

 – Милли бизәкле әйберләр белән мавыгуым, әлбәттә, татар рухлы булуымнан килә. Балачагым ике як дәү әниләрем белән бик истә калырлык, күңелле узды. Авылда капкаларыбыз милли  бизәкләр белән бизәлгән иде. Өйдәге пәрдәләргә кадәр чигелгән! Мин боларны күреп үстем. Балачакта Сабантуйлар да матур уза иде бит! Ул атта ярышучыларны әле дә хәтерлим. Һәрберсе үзенең атын матур тасмалар, сөлгеләр, кыңгыраулар белән бизәп мәйданга чыга.  Шулхәтле матур күренеш!  Сокланып туймаслык. Яшь барган саен шундый әйберләргә күңел тагын да тарта, – дип сөйләде Лилия Гәрәева.

 

«Минем күлмәгемә дә чигеш ясагыз әле»

 

Башта ул киемнәр дизайнеры булып эшли. Аннары графиканы үзләштереп, графика дизайнеры эше белән мавыга. Талантлы кызның хезмәтен эре оешмалар күреп,  аны үзләренә эшкә чакыра. Лилия парфюмерия, косметика, көнкүреш химиясенә дизайн­нар башкара башлый. Флакон дизайныннан башлап, атамасына, этикеткасына, тартмасына кадәр үзе уйлап чыгара. Аннары декрет ялына китә.

– Бертуктаусыз эшләргә күнеккән кеше буларак, декретта утыру бераз авыррак булды, – ди Лилия Гәрәева. – Нидер эшлисем килде. Аннары чигә башладым. Төрле киемнәрдә, джинсы чалбарларда чигешләр ясадым. Ул эшләрне социаль челтәрләргә куйдым. Сәхифәмне күзәтеп барган кешеләр: «Минем күлмәгемә дә чигеш ясагыз әле», – дип мөрәҗәгать итә башлады. Аннары күкрәк каптырмасы (брошь), алкалар чигәргә керештем. Чигү бик күп вакытны ала. Бер әйберне чигәр өчен генә ике атна вакытым китте. Әмма безнең халык андый продукциягә әзер түгел. Мәскәү, Санкт-Петербург күптән әзер. Чөнки чигеш әйберләре бик кыйммәт йөри. Әле чиккәндә ярминкәләрдә катнаштым. Шунысы бар: ярминкә өчен бик күп чигеш әйберләре эшләп булмый. Вакыт җитми. Иң күп дигәндә, 10 күкрәк каптырмасы гына әзерләргә мөмкин. Озак та уйламыйча, икенче материалны өйрәнә башладым. Ул да булса, полимер балчык. Аның белән биш еллап эшлим инде. Полимер балчык­тан милли орнаментлы алка, чулпы, изүләр ясыйм.

 

«Апа-сеңел» иллюстрациясе төшерелгән яулык.

 

«Ярминкәләргә кереп китүе җиңел булмады»

 

Лилия шунысын да әйтеп узды: кул эшләнмәләрен сата башлаган мәлләрендә аңа башкаладагы чараларга кереп китүе авыр була. Чөнки анда үзеңне күрсәтә белергә кирәк. Беренче адымнарын «Tat Cult Fest» халыкара заманча татар сәнгате фес­тивалендә башлап җибәрә.  Казан Кремле территориясендә уза ул.

– Фестиваль оештыручыларның телефон номерларын ничек эзләп тапканмындыр?! Хәтерләмим. Әмма шундый ярминкәләргә, фестивальләргә кереп китүе җиңел булмады. Чөнки үзеңнең товарыңа халыкны җәлеп итәргә кирәк. Аннары инде оештыручылар үзләре күреп, чакырып алалар иде. Беренче ярминкәгә чигешләр белән чыктым. Ул татар орнаментлары белән бизәлгән күкрәк каптырмалары, бейсболкалар иде. Бер елдан соң полимер балчыктан ясалган алкаларны тәкъдим иттем. Анда алкалар үзем ясаган иллюстрация­ләр белән башкарылган иде. Хәзер алкаларны иллюстрацияләр белән эшләмим. Бары милли орнаментлар белән башкарам, – дип сөйләде әңгәмәдәшем. 

 

Полимер балчыктан эшләнгән милли алка, чулпы, изүләр.

 

Чиста төсләр белән эшләргә яратмый

 

Бер пар алканы ясар өчен күпме вакыт уза икән дисезме? 5 көн уза икән, җәмәгать. Димәк, күпме хезмәт, күз нуры китә. Полимер балчык үзе ак төстә икән. Аңа ул әз-әзләп кирәк булган төсне куша. Чиста төсләр белән эшләргә яратмый. Чөнки алар бөтен киемгә туры килеп бетмәскә мөмкин. Төс катлаулы булган саен, ул башка төс белән яхшырак яраша. Лилия эшләгән бөтен төсләр дә кызыклы, күзгә ятышлы. Иң популяр булган бер төсне дә аерып әйтә алмый. Чөнки төсләр ел фасылына карап сайлана. Шулай да ак төснең популяр булуына ишарәләде. Чөнки ул бөтен кием төсенә дә туры килә. Ак төстәге алкаларны, чулпыларны, изүләрне тиз алып бетерәләр икән. Яшел, зөбәрҗәт төсләрне дә сатып алучылар хуп күрә. Яшел төс –  мөселманнарның яраткан төсе. Полимер балчыктан ясалган әлеге бизәнү әйберләре карап торышка авыр бер таш кебек күренсә дә, авырлыгы сизелми диярлек.

 

«Һәр ясаган рәсем тормышым белән бәйле»

 

Әңгәмәдәшемнең остаханәсендә бизәнү әйберләреннән тыш, яулык­, күлмәк, костюм, футболка, кепка, шоппер, сумкалар күрергә мөмкин. Аларның барысына да Лилия үзе ясаган ­иллюстрацияләр төшерелгән. Иң беренче күз төшкәне яулыклар булды. Аларда татар халкының милли бизәкләре. Ул башта рәсемен ясый, ә аннары инде тукымага төшерә. Бизәкләре искиткеч матур, заманча, күз явын алырлык. Аннары күзем манекенга төште. Манекенга авыл тормышы чагылдырылган
кос­тюм кидертелгән. Күлмәктә – көн, итәгендә төн иллюстрациясе. Өй, тавык­лар, арбалар, сарай һәм башкасы. Ул вак-вак рәсемнәр, ә якыннан карасаң, монда чын авыл тормышы кайный. Киемнәр тегәр өчен тегүчесе дә бар икән.

 – Шигырьләр, әкиятләр язам. Һәр әкият өчен иллюстрация ясыйм. Менә сырганакларны күрә аласыз (Лилия сырганак төшерелгән яулыкны күрсәтте. – Э.Г.). Әлеге җимеш белән чәй эчәргә бик яратам. Һәр ясаган рәсем балачагым, тормышым белән бәйле. Менә монда ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен футболкалар. Һәр футболкага яулык сайларга була. Яшь кызлар шулай киеп йөри. Менә бу атлар төшерелгән футболкаларны ир-атлар сайлый. Хәтта Сабантуйда кияр өчен махсус килеп алучылар да булды,  – дип сөйләде Лилия Гәрәева.

 

Төшендә бүре белән сөйләшә

 

Остаханәнең бер ягында – алкалар, чулпылар, изүләр... Алар бихисап. Төсләр буенча тезелгән. Күзгә иң беренче ташланганы кыз формасындагы алкалар булды. Игътибар белән карасак, анда кыз сурәтләнгән. Башы, көянтәсе, ике чиләге һәм күлмәге. Нигездә, алкалар милли орнаментлар формасында эшләнгән. Аннары ул текстура белән дә уйный. Бизәнү әйберләренең өслеген металл, таш, тире сыман формада ясый.

Берсендә Лилия төшендә бүре күрә. Аның белән сөйләшә. «Кара әле нинди төш?!» – дип гаҗәпләнеп уяна да, «Күрдем төштә мин бүрене» дигән шигырь яза:

Күрдем төштә мин бүрене,

Сөйләдем мин бер серемне,

Куйды ул башын минем җилкәмә:

Әйдәле утыр минем өстемә.

Җилләр уйный минем чәчләремдә,

Үзем мин бүре өстендә.

Чаба ул болыннарны кисә-кисә,

Урманнарны ерып чыгып килде кич тә.

Күрдем мин бүрене төшемдә,

Була минем белән андый хәл дә!

 

«Ике як дәү әниләремне дә яратып үстем»

 

Бүгенге көндә Лилия ире Илназ белән 7 яшьлек уллары Рамазан, 3 яшьлек кызлары Раянаны үстерә. Балалары кечкенә булуга карамастан, әңгәмәдәшем өчен гаиләсе зур терәк һәм иҗат чыганагы булып тора. 

Остаханәдә Лилия үз куллары белән ясаган ике дәү әнисенең портретлары урын алган.

 

Дәү әнисе Зәйтүнә портреты. 

 

 – Әниемнең әнисен яки дәү әнием Һадиянең портретын ясаганда аның янымда булуын тойдым. Ул шундый юмарт, ачык иде. Калфаклар, муенсалар, йөзекләр тагып йөрде. Кешеләрне тыңлый белде. Аңа булган борчылуларымны сөйли алдым. Ул гел мине игътибар белән тыңлап, аларга җавап бирә, әле ул төшләрне дөрес юрый иде. Дәү әнием әкиятләр сөйләргә яратты. Әкиятнең бар нечкәлекләренә кадәр сөйли ки, хәтта минем күз алдыма әлеге геройлар килеп баса торган иде. Әкиятләргә, легендаларга ышануны шушы дәү әнием сеңдерде. 

Әтиемнең әнисе Зәйтүнә дәү әнием үләннәр, чәчәкләрне дөрес җыярга һәм кулланырга өйрәтте. Урманда адашып калсаң, үлмәс өчен нәрсәләр ашарга икәнен сөйләде. Үләннәрдән дарулар ясады. Шуның белән шөгыльләнде. Ул безнең дәвалаучыбыз иде. дәү әнием мине суган үрергә өйрәтте. Ике як дәү әниләремне дә яратып үстем. Һәркайсы безне, оныкларын, нәрсәгә булса да өйрәтеп калдырды. Аларга мин бик рәхмәтле, – дип уртаклашты Лилия Гәрәева. 

 

Дәү әнисе Һадия портреты.

 

Ни өчен Урманай?

 

Әңгәмәдәшем барлык кул эшләнмәләрен «Урманай» бренды астында тәкъдим итә. Ни өчен Лилия Гәрәева түгел диярсез? Исемне бик озак эзли ул.

Мөселман исемнәре җыентыгыннан эзли башлагач, «Урманай» исеме күңеленә хуш килә. Җитмәсә, хатын-кыз исеме. Бүгенге көндә кешеләрне андый исем белән атамыйлар. «Урман» һәм «ай» сүзләреннән ясалган. Лилия үзе урманны бик ярата. Анда барса, агачларны кочаклый, алардан энергия ала. Хәтта бер чирен шулай дәвалый. Нинди агач нинди чирләрдән дәвалый алуын да белә ул. Каен – бер энергия, чыршы бөтенләй башка энергия бирә ала, ди. Һәркайсының үз функциясе бар. Яланаяк йөрергә кирәклеген дә әйтеп узды. Җирдән көч аласың, ди. «Урман» – илһам, көч чыганагы булса, «ай» – безнең мөселманнарның символикасы.

 

«Җиде апа-сеңел» иллюстрациясе.

 – Бар булган идея, илһам миңа төнлә килә. Ярминкәләрдә катнаша башлагач, бер белмәгән кешеләр мине килеп кочак­лый иде. Баштарак аңламый тордым. Ә алар мине Урманай авылыннан дип уйлый икән. Урманай атамалы авылларны ишеткәнегез бардыр, бәлки. Татарстанның Азнакай, Башкортстанның Бакалы районнарында Урманай авыллары бар. «Сез бит безнең авылдан», – дип әйтәләр иде. «Минем брендның исеме шундый», – дип аңлатам. Берсендә бер егет яныма килеп, легенда сөйли башлады. Урманай авылы исеме кайдан барлыкка килүен аңлатты. Урманай исемле бер ир-ат булган, диде. Авылны юк итмәсеннәр өчен, ул аны саклаган. Шушы егет хөрмәтенә авылга аның исеме бирелгән, диде. Ярминкәләрдә кешеләр яныма килеп, берәр тарих сөйли. Алар белән сөйләшү үземә дә кызык, чөнки аралашу иҗат итәргә яңа хисләр, көч, идеяләр бирә.

 

 «Мәдәни җомга» газетасы 

 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз. 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру