Җырларда җырланган Арча ягы егете Фердинанд
Арча дип әйтүгә, һәркемнең күз алдына ул якның олы шәхесләре килә. Халкыбызга мәшһүр затлар биргән Арча ягында җыр сәнгатендә билгеле булган милләттәшләр дә шактый. Шуларның берсе – тамашачы йөрәген яулаган Арча егете, Татарстанның халык артисты Фердинанд Фәтхи (Фәттерахманов) турында сөйләргә булдым.
ТУГАН ТӨБӘГЕНЕҢ ЛАЕКЛЫ УЛЫ
Гадәттә, кем турында булса да сүз чыкса, иң элек, аның үз әти-әнисенә булган мөнәсәбәтенә игътибар итәм. Фердинанд Фәтхине әти-әни хакын хаклауны оныткан бик күпләргә үрнәк итеп куяр идем. Ул кечкенәдән үк әнисе Сәяра апа Фәттерахманованың Арча районы Иске Ашыт клубын авыл халкының мәдәният үзәгенә әйләндергәнен күреп-белеп үсә. Сугыш башланганда үсмерлек чорына гына кергән Сәяра тылдагы барлык михнәтләрне үз җилкәсендә күтәрә. Шуңа да сугыштан соң, Иске Ашыт клубы мөдире итеп куелгач, авырлыклар алдында сынатмый. Авыл үзешчәннәреннән халык театры оештыра. Пыяла урынына, тәрәз уемына салам тутыру, юклы-барлы ягуга түшәме генә «елап» утырган салкын клубта «театр уйнау», кышкы суыкта тирә-як авылларда концерт куюлар – боларның берсе дә куркытмый үз эшен яратучы Сәяраны. Бәхетенә, каенанасы белән ире дә аның хезмәт нечкәлекләрен аңлап, терәк була. Өйдә бит әле бер-бер артлы ике уллары үсеп килә. Менә шуларны күреп, үзе дә, әнисе шикелле үк, җыр-моңга тартылып үсә Фердинанд.
Гомеренең 40 елын Ашыт халкына мәдәният хезмәте күрсәтүгә багышлаган Сәяра Фәттерахманованың эшен җитәкчеләр күрә, югары бәяли. Аңа «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре», «Арча районының мактаулы гражданины» исемнәре бирелә.
Авыл кешеләрен рухи яктан үстерүгә зур көч куйган Сәяра апаның улы Фердинанд Фәтхи дә гомерен халыкка хезмәткә багышлады. Ул – Казан шәһәр филармониясе солисты, җыр сәнгате аша халкыбызның бай мәдәни мирасын саклау, тамашачыга җиткерү өчен армый-талмый иҗат дөньясында кайный.
Әйтергә кирәк, Казан шәһәр филармониясе коллективы Россиянең барлык төбәкләрендә дә татар сәнгатебезне, ана телебезне пропагандалый. Заманында Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе Советлар Союзының барлык республикаларында татар сәнгатен таныткан булса, хәзер бу җаваплы йөкне Казан шәһәр филармониясе тарта. Артистларның гастрольгә килүен Россиянең һәр шәһәрендә сагынып көтеп торалар. Филармониянең «Казан» бию ансамбле дә Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә тамашачы мәхәббәтен казанды. Әлбәттә, бу – Казан шәһәр филармониясе директоры Наил Зыятдиновның, сәнгать җитәкчесе Чулпан Закированың оста оештыру сәләтенә, һәр артистны тигез күреп, барысына да үз талантларын үстерү өчен тиешле шартлар тудыруларына бәйле.
Сүз дә юк, көй белгән һәр ике кешенең берсе «сәхнә йолдызы» булырга омтылган заманда чын җырны, чын җырчыларны диңгез төбендәге энҗеләр белән чагыштырырга буладыр. Казан шәһәр филармониясе артистларын әнә шул энҗеләргә тиңләргә мөмкин. Алар концертына халыкның үз моңын яратучылар йөри. Концерт залларының шыгрым тулы булуы тамашачының халык җырларына, композиторларның әсәрләренә никадәр сусаганын күрсәтә.
ҖЫРЧЫНЫҢ ЭШЕ БИК ҖИҢЕЛ ТОЕЛА ГЫНА
Тамашачы һәр чыгышын яратып тыңлый торган җырчыларның берсе –Татарстанның халык артисты Фердинанд Фәтхи. Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан һәм башка элекке союздаш республикаларда яшәүче татарлар, тугандаш башкортларның сагынып көтеп ала торган җырчысы. Бу республикаларга ул, рәттән дүртенче ел инде гастрольгә йөри. Татарстан Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы, Казан шәһәр филармониясе дирекциясе аңа читтәге татарларга үзебезнең җыр сәнгате үрнәкләрен җиткерү кебек җаваплы бурычны ышанып тапшыра. Күп милләтле Татарстаныбыз, республиканың һәрьяклы үсеше өчен тырышучы булдыклы җитәкчеләребез турында ул читтәге милләттәшләргә зур горурлык белән сөйли. Кайсы өлкәгә генә барса да, республикалар арасындагы дуслыкны ныгытуга өлеш кертә, халык җырчысы буларак, таланты белән, тамашачыда мәхәббәт уята.
Фердинанд Фәтхи – Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев традицияләрен лаеклы дәвам итүче җырчы. Заманында аны олы җырчыбыз Әлфия Авзалова күреп ала.
– Мине зур сәхнәгә Әлфия апа Афзалова белән баянчы Кирам Сатиев чыгарды. Алар безнең авылга концерт белән килгән иде. Шунда Әлфия апа: «Менә, энекәш, Арча районында йөргәндә сине матур җырлый, дип әйттеләр. Әйдә әле, Кирам, баяныңны ал. Тыңлап карыйк», – диде дә, халык җырлары җырлатып бакты. Шуннан алар почмакта Кирам абый белән нәрсәдер сөйләштеләр. Әлфия апа минем янга килеп: «Энекәш, сиңа авыл җирендә эшләргә беркайчан да соң түгел. Син үзеңне профессиональ сәхнәдә сынап кара әле», – диде. Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать советындагыларга да мине тыңлатты. Ул ансамбльдә 6 ел эшләвем минем өчен осталык мәктәбе булды. Иҗат чорымда Әлфия апа Авзалова һәм Илһам абый Шакиров миңа репертуар сайлаганда, концертларда да бик нык ярдәм иттеләр, – дип үзенең җыр сәнгатендәге эшчәнлеге турында сөйли Фердинанд Фәтхи. – Тормышымдагы иң авыр вакытларда Зөһрә Шәрифуллина үз бригадасы белән Себер якларына гастрольләргә алып китте. Үзе башкаруында халык яратып өлгергән көйне башкаларның җырлавына да каршы килми: «Җырла, тагын да таралсын бу җыр, онытылмасын», – дип әйтә иде Зөһрә. Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә мин әле генә үзем әйтеп үткән җырчылар белән беррәттән, Габдулла Рәхимкулов, Флера Сөләйманова, Хәмдүнә Тимергалиева, Булат Балтанов, Хәнәви Шәйдуллин кебек легендар җырчылар белән эшләвемә бик бәхетлемен.
Читтән карап торганда җырчының эше бик җиңел тоела. Матур-матур киемнән сәхнәгә чыга да, өйрәнгән берничә җырын башкара да кереп китә. Әмма ул авыр хезмәт. Гастрольләрдә йөргәндә юл мәшәкатьләре, кайчак яртышар көн аэропортларда үз рейсың җиткәнне көтеп утырулар... Яки иртәнге сигез-тугызда самолеттан төшәсең, ә инде бер-ике сәгатьтән Сабан туе башланырга тиеш. Иртәнге ашыңны ашамаган, йокламаган килеш, син халык каршына чыгасың. Әлбәттә, күтәренке күңел һәм елмаюлы йөз белән.
– Үҗәт булуым, тырышлыгым белән күп нәрсәләргә ирештем. Булышучылар да булды, юлыма аркылы төшүчеләр дә очрады. Әмма кеше булышып кына сәхнәдә эшләп булмый, әгәр Аллаһы биргән тавышың, моңың булмаса. Хәмдүнә Тимергалиеваның: «Иҗат юлын син дә минем шикелле үтәчәксең, сиңа да җиңел булмаячак. Авырлыкларга бирешмә», – дигән сүзләре көч бирде, – дип узганнарын тагын күңелендә яңартты Фердинанд.
Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленә эшкә килүгә үк, аңа «Зәңгәр шәл»дәге җырлы-биюле күренештә Булат партиясен бирәләр. Төп рольдә яшь җырчының уйнавы арадан кемгәдер тынгы бирмәгән, күрәсең. Берсендә элгечтә торган күлмәкне киим дип алса, алгы ягы лезвие белән киселгәнен күрә... Ә икенче юлы концертта Булат-Фердинанд: «Менә сиңа зәңгәр шәл!» – дип, куен кесәсеннән сөйгәне Мәйсәрәгә бүләк алып бирмәкче була. Әмма шәлне һич тә тартып чыгара алмый. Аны кайсысыдыр көнчеле булавка белән эләктереп куйган икән. Шулай да ул югалып калмый, уйнап-шаярып, шәлне булавкадан ычкындыра. Андый күңелсез хәлләр булса да, бирешми Фердинанд. Үзләре шикелле начарлык белән җавап кайтару түбәнлегенә төшми. Кешегә ярау, ялагайлану да ят аңа. Ә андыйларның биеклеккә юлы катлаулырак була. Монысы да – тормыш хакыйкате.
ИҢ ЗУР БҮЛӘК – ТАМАШАЧЫ МӘХӘББӘТЕ
М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында концертлары булган, Мәскәүнең Съездлар сараенда, Россия концертлар залында татар халык җырларын яңгыраткан җырчы ул. Әмма аның өчен иң кадерле тамашачы – концертларга килеп утырган ак яулыклы әбиләр. Кыргызстан һәм башка төбәкләрдә ел саен сагынып каршы алган, җырлавын елый-елый тыңлаган татар апалары…
Иҗатында халкыбызның моңлы көйләренә аерым бер урын бирүче Фердинанд Фәтхинең тормышка ашырасы хыялы да гомерләредәй керсез, ап-ак яулыклы әбиләр белән бәйле. Ул – мөнәҗәтләр кичәсе оештыру. «Халык җырлары кебек үк, мөнәҗәтләр дә тәрбияви яктан зур әһәмияткә ия. Халык җырлары да, мөнәҗәтләр дә йөрәктән чыкканда гына тамашачы күңелен кузгата», – ди Фердинанд.
Бу урында тагын бер вакыйганы искә төшереп китим әле. Узган елны, 65 яше уңаеннан үзебезнең Казандагы бенефис-концертыннан соң, Ульяновск шәһәренә гастрольләргә китте. Концерт барганда сәхнәгә залдан бер хатын-кыз менеп, Фердинанд Фәтхигә чәчәк бәйләме һәм бер конверт бүләк итә. Җырчы бүләкләрне рәхмәт әйтеп ала. Конверт эчендә ниндидер кәгазь күренә – ак кәгазьдә өч кенә сүз: «Мин сине яратам!». Шушы өч сүздә – тамашачының Фердинанд Фәтхине олылавы да, аны чиксез яратуы да. Җырчы өчен шуннан да кыйммәтрәк бүләк, шуннан да олырак бәя була аламы?!
Арча ягы егете, Татарстанның халык артисты Фердинанд Фәтхигә халкыбыз җырларын, шул җырлар аша гасырлар тирәнлегеннән килгән көй-моңнарыбызны һәм туган телебезне киләчәктә дә илнең төрле төбәкләрендә яшәүче милләттәшләргә җиткерүдә уңышлар телим. Җырлавына гашыйк тамашачының алкышлары гомер буе озата йөрсен.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА