Бүген Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге, Россия Федерациясенең Дәүләт премиясе лауреаты Ренат Хариска 85 яшь тулды.
.jpeg)
Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис. /В.Зотов фотосы, Л.Лерон архивыннан.
Әлеге исем Татарстан радиосы коллективына һәм аның әдәбиятка гашыйк күпмеңле тыңлаучыларына аеруча кадерле, чөнки ул – безнең белән иң актив хезмәттәшлек итүче әдип. Ренат Харис радио бусагасын беренче тапкыр әле яшь шагыйрь булып танылып кына килгән чакларында атлап керә һәм, шул мизгелдән алып, аның иҗат юлында «радио чоры» башланып китә. Хәер, ул дәүләт хезмәтендәге җитәкче буларак та халыкка эндәшү, аның зарын, уй-теләкләрен ишетү өчен радио мөмкинлекләреннән оста файдалана белде. Хәтердә әле, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары булып эшләгән елларында без аны «Депутат каналы» тапшыруына еш чакыра идек. Беркайчан да гозеребезне кире какканы булмады, юк вакытын бар итеп, дәүләт күләмендәге мөһим эшләре арасында җай табып килә, туры эфирда тыңлаучыларыбыз белән аралаша, аларның иң четерекле сорауларына җентекләп җавап бирә, республикабызда алып барыла торган сәясәтне халыкка якын тел белән һәм һәркемгә аңлаешлы гади мисаллар ярдәмендә җайлы итеп ачып бирә иде. Гомумән Ренат абыйга үзен тыңлап торган һәр кешегә кабатланмас шәхес дип карап, олылау хас. Менә, әйтик, ул күп вакыт әле беркем дә укымаган, беркайда да басылып чыкмаган яңа әсәрен иң беренче булып Татарстан радиосына китерә, монысын да без аның халкыбыз, туган телебез язмышы өчен борчылып, янып-көеп йөрүче тыңлаучыларыбызга хөрмәт билгесе дип кабул итәбез.
Татарстан радиосы фондында Ренат Хариска кагылышлы язмалар иң зур киштәне тәшкил итә. Болар – аның шигырьләренә язылган җырлар, халкыбызның күренекле шәхесләре турында күп санлы әңгәмәләр, чыгышлар һәм, әлбәттә инде поэмалар. Әдипнең юбилее уңаеннан тапшырулар программасына аның нәкъ әнә шул поэмаларына нигезләнеп эшләнгән моноспектакльләр урын алды. Алар тыңлаучылар игътибарына май ае дәвамында шимбә көннәрендә тәкъдим ителәчәк. Шагыйрьнең җырларыннан төзелгән концертлар да халык күңеленә хуш килер дип уйлыйбыз. Татарстан радиосында Ренат Харис айлыгы 6 май көнне әдипнең үз нәселе, кавеменә, халык язмышына, милли әдәбият һәм сәнгатьнең киләчәгенә кагылышлы фикерләре тупланган «Татарстан дулкынында» программасы белән башланып китте. Биредә тәкъдим ителгән аудиоязмада әлеге тапшырудан кайбер фрагментлар урын алды.
Иҗат белән хезмәт үзара каршылыкка килмәде
– Ренат абый, опера һәм балет сәнгатендәге иҗатыгыз турында сөйләшсәк иде. Илебезнең иң зур бүләге – Россия Федерациясенең Дәүләт премиясен алуыгыз да шушы өлкә белән бәйле булды. Бу жанрда теләсә кем эшли алмый, аның, табигатьтән бирелгән талант өстенә, бик зур әзерлеге дә булырга тиеш. Еллар буе әзерләнеп өлгереп җиттегезме, ничек булды ул?
– Бу бик тә кызыклы сорау. Кешенең күңелендә әгәр дә музыка, рәссамнарча күрү сәләте юк икән, шагыйранә итеп уйлана, образлар күрә белми икән, әлбәттә, ул кешегә опера һәм балет сәнгатенә килү авыр. Мин балачактан музыка белән шөгыльләндем. Авылда гармун уйнап үскән кеше. Балачактан рәсем ясадым, шигырь яздым. Димәк, күңелемдә ниндидер бер әзерлек булган. Аннары студент чагымнан ук опера театрына йөри башладым. Андагы спектакльләрне карарга ярата идем. Министр урынбасары булып эшләгәндә Минзәлә, Әлмәт, Бөгелмә, Чаллы, Казан театрларында елына алтмышар премьера карый идем. Тамашачы булып кына түгел, без ул спектакльләрне анализлый идек. Режиссерларга, артистларга ниндидер киңәшләр әйтергә тырыша идек. Мин спектакльләрне кабул итү комиссиясе рәисе булдым. Бу комиссиягә абруйлы музыка һәм театр белгечләре керә иде. Ә спектакль куючылар арасында Марсель Сәлимҗанов, Нияз Даутов, Илгиз Мәҗитов, Равил Тумашев кебек күренекле режиссерлар, зур артистлар бар иде, алар – безне, без аларны тыңлый идек. Менә шундый аралашу нәтиҗәсендә ниндидер бер иҗади багаж тупланган минем күңелемдә.
Бүгенге көндә дә безнең опера һәм балет театры әйбәт эшләп килә, гаҗәеп дәрәҗәдә көчле симфоник оркестрыбыз, башка оркестрларыбыз да бар. Мин аларның бөтен концертларын да карап бетерә алмыйм, әмма иң күренеклеләренә барырга тырышам, бигрәк тә опера театрына. Ник бер яшь шагыйрьне, ник бер яшь драматургны күрим анда. Опера театрына йөрмичә, спектакльләр белән танышмыйча, Верди, Чайковский, Мусоргский, Бородин, Моцартларны тыңламыйча, ничек итеп яшь шагыйрь опера өчен либретто язарга алынсын ди? Ничек итеп яшь композитор опера һәм балет яза алсын ди? Менә бу мәсьәлә мине гаҗәеп дәрәҗәдә борчый. Чөнки бүгенге көндә либретто язучылар бик аз һәм алар арасында яшьләр тагын да азрак.
– Сугышка чаклы Мәскәүдә татар опера студиясе ачылган. Ул чакта бит шулай ук тәҗрибә булмаган. Ләкин Муса Җәлил, Фәтхи Бурнаш, Әхмәт Фәйзи һәм башкалар либретто язарга алынган. Димәк, аларны нәрсәдер дәртләндереп җибәргән. Бәлкем бүген дә безнең яшьләребезне дәртләндереп җибәрә торган бер этәргеч кирәктер.
– Бүгенге көндә яшьләрне илһамландырып җибәрү өчен күп әйбер бар. Опера театрының, филармониянең ишекләре ачык, никадәр театрларыбыз бар. Аларда музыкаль әсәрләр дә куела. Бөтен ишекләр ачык. Театр күтәреп алырлык һәм дөньяга күрсәтеп мактанырлык идея һәм әсәр генә бир.
– Сезне тыңлап утырам да, безгә тагын бер Ренат Харис кирәк дигән фикергә киләм. Безнең бит әле кино сәнгате бар, анда да бер Ренат Харис эшләсә, әйбәт булыр иде.
– Кино – гаҗәеп актуаль сәнгать. Аның ярдәмендә татарны дөньяга күрсәтү җиңелрәк. Кино сәнгатенә керергә тырышучы әдипләребез булды. Хәтта фильм да төшереп карадылар. Әйтик, «Болгарның җылы җилләре», әмма ул тормышка ашмый калды. Татар киносын тудыру өчен, күрәсең, башка юл сайларга кирәк булган.
– Әйе шул, без төптән кубып, тарихны күрсәтеп, бөтен дөньяны шаккатырмакчы булабыз. Ә менә совет заманында Нодар Думбадзе әсәрләре буенча куелган кыска метражлы фильмнар күрсәтелә иде. Аларны караганда күңелдә грузин халкына карата хөрмәт уяна. Менә, тарих кына димәгән бит.
– Тарих аннары кирәк булыр иде. Безгә иң алдан татар тамашачысын, Россия, Советлар Союзы тамашачысын кызыксындыра ала торган эпизодлардан торган фильмнар кирәк. Ә аннары инде кино даирәсенә татар темасы бер кереп киткәч, масштаблы полотнолар да тәкъдим итәргә мөмкин булыр иде.
– Сез гомерегез буе җаваплы урыннарда эшләгән кеше. Һәм шунысы кызык: «Ул – карьерист, түрәлеккә үрмәләүне максат итеп куйган», дип сөйләгәннәрен беркемнән дә ишеткәнем булмады. Ренат Харисның, халык теле белән әйтсәк, начальник булып утыруы табигый бер хәл булып тоела иде.
– Әлбәттә, мин гомер буе ниндидер бер хезмәт башкардым. Бүгенге көндә ниндидер эштә хезмәт куймаган бер генә татар язучысы да юк. Чөнки без иҗат белән генә үзебезне матди яктан тәэмин итә алмыйбыз. Әдәбият әнә шул яктан караганда, бүгенге көндә профессиональ түгел. Казна эше иҗатыма беркайчан да комачауламады. Монысын мин ачык итеп әйтә алам. Шагыйрь булуым да хезмәтемә авырлык китермәде, киресенчә, ярдәм итте дип уйлыйм. Иҗат белән хезмәт беркайчан да үзара каршылыкка килмәде.
Республиканың Мәдәният министрлыгында минем вазифам, инде әйткәнемчә, иҗат берлекләре, театрлар, филармония, музыкаль һәм сынлы сәнгать уку йортлары белән эшләү иде. Мин, әлбәттә, «иҗат кешеләре белән аралашыйм, аларны аңлыйм, аларның гозерләрен үтим», дип эшләдем. Кыскасы, нинди генә хезмәттә булсаң да, син үзеңнең вазифаңны эчке тоем белән тоярга тиеш. Минем шундый бер кечкенә генә шигырем дә бар. Сезгә дә укып күрсәтим әле. «Кирәккә яраткан» дип атала ул.
Беркемгә дә аяк чалмадым мин...
Ләкин менә миңа абынып
егылучы адәм балалары,
аз булса да, бераз табылыр.
Борыннарын канаттылар микән,
Тырнаттылар микән тезләрен?..
Миңа һәрчак ишетелә торды,
әрләү түгел, – янау сүзләре...
Комачаулый күрмим берәрсенә,
диеп яшәү кемнәр өлеше?
Мин җиңәргә килдем үз-үземне,
диючегә бу һич килешми!
Мин тумышым белән гаеплеме,
тормыш сукырлары каршында?!.
Ходай мине кирәккә яраткан
Һәм яраткан, уйлап барсын да.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала