Зәки Лотфулла улы Зәйнуллин – татар дөньясында танылган шәхес, отставкадагы полковник, җәмәгать эшлеклесе, техник фәннәр докторы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Башкортстанның М.Акмулла исемендәге премиясе лауреаты, шулай ук Һ.Атласи, Г.Исхакый исемендәге премияләр иясе, узган гасырның туксанынчы елларында милли җитәкчеләрнең берсе.
Зәкине әнисе кырда арыш урып йөргәндә тудырган. Башкортстанның Эстәрлебаш авылында беренче татар мәктәбендә укып, аны 1950 елда тәмамлагач, ул колхозда бер ел ат җигеп эшли, аннары бер ел Куганакбаш җидееллык татар мәктәбендә математика, рус теле, физика укыта.
1952 елда аны армиягә алалар. Зәки Зәйнуллин Иркутскиның өчьеллык хәрби техник училищесында белем алып, авиация технигы була. Аннан Ленинград хәрби округындагы авиация частьларында реактив Ил-28 бомбардировщикларына техник хезмәт күрсәтә.
1958 елда Ригадагы Югары хәрби ракета инженерлары училищесына укырга керә һәм аны 1963 елда уңышлы тәмамлаганнан соң Семипалатинск атом полигонына эшкә җибәрелә. Бер үк вакытта ул бик актив рәвештә ракета техникасы буенча фәнни тикшеренү эшләре алып бара. 1967-1970 елларда Ригада ракета инженерлары югары хәрби училищесы адъюнктурасында да укый. Ракета двигательләре үзенчәлекләрен өйрәнә. Диссертация яклагач, аңа хәрби-техник фәннәр кандидаты гыйльми дәрәҗәсе бирелә.
Зәки Зәйнуллин 1970-1978 елларда СССРның Рига (Латвия) һәм Серпухов (Мәскәү өлкәсе) шәһәрләрендә урнашкан стратегик юнәлештәге хәрби лабораторияләрендә өлкән фәнни хезмәткәр булып эшли. 1985 елда докторлык диссертациясе яклый. 1978-1988 елларда Риганың ракета инженерлары югары хәрби училищесында өлкән укытучы булып эшли. Профессор дәрәҗәсе алгач, фәнни төркем белән җитәкчелек итә. Аның фәнни эшчәнлеге күпсанлы ачышлар, казанышлар белән аерылып тора. Алар нигездә ракета, җылылык двигательләре төрләренә ягулык куллану үзенчәлекләренә багышлана, нәтиҗәдә, кыска гына вакыт эчендә күренекле ракета галиме «Тополь-М» реакторын төзүчеләрнең берсенә әйләнә.
Зәки Зәйнуллин яшерен рәвештә саклана торган 68 ачыш ясый. Аңа сигез тапкыр дәүләт премиясе бирелә. Хезмәттәшләре һәм курсташлары арасында аның абруе искиткеч зур була. 1988 елның декабрендә ул үз теләге белән отставкага китә.
Зәки Зәйнуллин җәмәгатьчелек эшләрендә бик актив катнаша. Татар халкын, аның телен саклау өчен барлык чараларны күрергә тырыша. Латвиядә булган вакытында ук ул Ригада гомер итүче татарларны үз тирәсенә туплый. 1988 елда Латвия татарларының «Идел» җәмгыятен оештыручыларның берсе була.
1989 елның маенда Зәки Зәйнуллин Казанга күченеп кайта, татар интеллигенциясенең милли хәрәкәтендә актив катнаша башлый, әдәби иҗат белән шөгыльләнә.
Тырышлык үз нәтиҗәләрен бирә. Зәки Зәйнуллин бик тиз арада танылып өлгерә. Аның күпчелек әсәрләре якташларының авыр язмышларына, аларның республика, халкыбыз үсеше өчен башкарылган хезмәтләренә багышлана. «Үрләр аша», «Яшьли сайлаган ярлар», «Сугыш алды малайлары», «Мәдрәсәләрдә китап киштәләре», «Каршы таулар», «Зират күперен чыккач», «Эстәрлебаш фетнәсе» кебек әсәрләрен укучылар яратып кабул итә.
Зәки Зәйнуллинның 12 роман, 70 хикәя язуы, 20 китап чыгаруы мәгълүм.
Соңгы елларда Зәки туган авылы Эстәрлебашта яшәде. Үзенең туры сүзен бүтәннәргә әйтергә курыкмаган олы фикерле шәхес иде ул. Татар халкын, татар телен бик яратты, балаларга бигрәк тә игътибарлы, ягымлы булды. Аларның үз телләрендә сөйләшүләрен сәгатьләр буе тыңларга риза иде.
Зәки Зәйнуллин 2021 елда 88 нче яшендә безнең арадан китте. Урыны җәннәттә булсын!
Фаил Шәфигуллин – Зәки Зәйнуллинга
Исәнмесез Суфия һәм Зәки әфәнде!
Төрекләр шулай башлыйлар хатны.
Берничә китап җибәрәм.
Ә.Еники – Татарстанда иң шәп прозаик. (Бәясен белеп җиткермиләр ләкин).
М.Мәһдиев – галим, фәннәр кандидаты. Бик тә үзенчәлекле, яңача яза. Мәскәүдә ике китабы чыкты.
М.Юныс – диңгездә йөзә. Капитан ярдәмчесе. Фикергә бай, күпне күргән кеше. Әле һаман диңгездә бугай. Очучы булып хезмәт иткән кайчандыр.
«Карбыз сугышы» хәл ителмәгән әле.
Кыска хикәяләрнең берсе барыр кебек. Тегеләре кабатланган кебек. Икенче һәм кушамат турындагысы.
Машинкада басканда интервал аша басарга тырышыгыз әле. Болай уку да, редакцияләү дә читен.
Теге летчикка (сүз ике мәртәбә Советлар Союзы Герое, кырым татары Әмәтхан Солтан (1920-1971) турында бара булса кирәк. – Редакция.) Кырымда Судак шәһәрендә һәйкәл бар бугай.
Безнең хәлләр әйбәт. Сезне дә шулай дип белеп, ышанып калабыз.
Фаил һәм Эльмира.
Казан. 16/IV – 80 ел.
Мәгъсум Хуҗин – Зәки Зәйнуллинга
Зәки туган!
«Җир исе» һәм Сәйти бабай турындагы хикәяләреңә тамга сугылды. Берсен 10нчы яки 11нче санга куярбыз. «Җир исе» дигәнен русчага тәрҗемә итәргә тиешләр. Хикәяләрең белән эш тәмам.
Повестеңны укыдым. Миңа ошады. Әлбәттә, шомартырга-кырыккаларга кирәк. Иң ахырда салмаклана. Алдарак туктатырга яки иң соңгы өлешен үзгәртеп эшләргә кирәк булыр. «Казан утлары» журналы редакторы белән сөйләшеп карармын (әле ул командировкада). Нәтиҗәсен хәбәр итәрмен.
Үзебездә иминлек. Сәламнәр.
Гаиләңә сәлам.
Повесть турында соңыннан тулырак язармын.
Һәр тарафта уңышлар теләп, сәлам белән
Мәгъсум абзый.
23 март, 1984 ел.
Җәүдәт Миңнуллин – Зәки Зәйнуллинга
Исәнмесез, Зәки абый!
Сезгә күп сәламнәр белән хат язучы «Казан утлары» җегетләре. Зәки ага, хатыгызны һәм мәкаләгезне алдык, рәхмәт. Мәкаләгез кызыклы, ләкин әле миңа мәгълүм булган чыганаклар белән тулыландырсак, нур өстенә нур гына булыр, дип уйлыйм. Киләчәктә, мәкаләне эшкәртеп чыккач, сезгә җибәреп, ризалыгыгызны алырбыз. Әфганстан турындагы хикәяләрегезне проза бүлеге егетләре өйрәнелү стадиясендә, диделәр. «Тарих Эстәрлебаш»ның фотокүчермәсен һәм М.Ш.Тукаевның фоторәсемен җибәрсәгез әйбәт булыр иде.
Зәки абый, сәламәтлегегез ничек? Госпитальдә ятасыз икән дигән хәбәрләр дә ишетелде, дөресме ул? Тизрәк сәламәтләнүегезне телибез. Сезгә бер үтенеч тә бар иде, Зәки абый. Чыңгыз Айтматовның 2 романы («Плаха» һәм «И дольше века длится день») 1986 елда Ригада 300000 экземпляр булып басылып чыккан икән. Безгә, ягъни бүлмә егетләре өчен дүрт китап табып җибәрә алмассызмы икән? Әлбәттә, госпитальдән сәламәтләнеп чыккач. Хат эченә акча тыгып җибәреп булмый инде, бәлки наложенным платежом җибәрерсез.
Сезгә исәнлек, иҗат уңышлары теләп,
Җәүдәт Миңнуллин.
25 февраль, 1987 ел.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала