Шәхесләребез Уку өчен 2 минут

Тарих фәне алга дәште

Бу көннәрдә тарих фәннәре докторы, күренекле галим Фәйзелхак ИСЛАЕВ сиксән яше тулуны бәйрәм итә. Юбилее алдыннан галим белән очрашып гомер юлын күздән кичердек, табыш-югалтуларын барладык. Әңгәмәне гади генә сораудан башладык.

 

Тарихчы-галим, тарих фәннәре докторы, профессор Фәйзелхак Габделхак улы Ислаев.

 

 

– Фәйзелхак абый, сез бәхетлеме?

 

– Мин бәхетле. Сиксән яшькә җитеп, шушы яшьтә һаман да эшли алу – Аллаһның биргән кодрәте ул. Шуңа сөенәм. Башкалар да шушылай сөенеп яшәсә, минем шикелле сиксәнне узачак. Мин бервакытта да елап йөрмәдем. Тормышым җиңел булмаса да, төшенкелеккә бирелмәдем. Бигрәк тә әти-әнигә рәхмәтлемен. Әтием Габделхак бик акыллы кеше иде. Аның тормышы үзе бер фаҗига, заман фаҗигасы. Колхозлаштыру чорында аны 3 елга төрмәгә япканнар. Мәскәү – Идел каналын казыган ул.

 

– Ул каналның тарихы белән кызыксынмадыгызмы?

 

– Кызыксындым. Сугыш башлангач, архивын Ульянга китергәннәр дә яндырганнар. Ул төзелешкә караган материалларны табу бик катлаулы дип әйткәннәр иде. Чынлап та, шулай. Ни кызганыч, тулы бер архив юкка чыккан. Бәлкем моңа кагылышлы нәрсәдер калгандыр, әле табып булмый.

 

Әни үлгәндә миңа җиде генә яшь иде, әти үлгәндә – унҗиде. Без үги әни янында калдык. Мин олысы, берсеннән берсе кечкенә ике энекәш. Ул вакытта үги әни алтмышын тутырган иде инде. Шул чакта туган авылым Уразмәттә (Пермь өлкәсенең Октябрьский районы) мәктәп директоры мине чакырып алды да, лаборант булып эшләргә тәкъдим итте. Пединститутка укырга керсәң, ярдәм итәрмен, син әйбәт укыдың, диде. Ул үзе Янапай авылыннан. Хәзер дә анда унберьеллык татар мәктәбе. Районда шул мәктәп калды инде. Хәер, элек тә шулай иде. Анда безнең Уразмәттән генә түгел, күрше районнардагы татар авылларыннан да килеп укыдылар. Элекке заманда волость үзәге булган, анда данлыклы мәдрәсәләр эшләгән. Шундый зур традицияле, яхшы мәктәпне тәмамладым мин.

 

– Мәктәптә укыганда ук тарих белән кызыксына идегезме?

 

– Мин тарихчы булырга хыялланмадым. Әтием: «Улым, син я укытучы, я врач булырсың», – дип әйтә иде. Әле соңрак, кандидатлык диссертациясен яклагач та, доктор, профессор булачакмын дигән хыял юк иде. Тора-бара андый хыял туды.

 

– Гомер агышында, «әти яшенә җиттем ич», дип, үзегезне әтиегез белән чагыштырган вакытлар булдымы?

 

– Әти еш искә төшә. Улым, менә болай, тегеләй эшләргә кирәк, дип киңәш бирүче, юл күрсәтүче кирәк. Дөрес, әтинең апасы Хәлимә әбинең малае Әркам абыйны әти урынына калды дияргә мөмкин. Әти үлгәч, ул миңа күп ярдәм итте. Уразмәт мәктәбендә лаборант булып эшләгәч, Пермьгә киттем. Анда читтән торып пединститутта укыйм. Миңа 20 яшь. Яшьтәшләрнең күбесе күңелле генә яши. Бу тормыш мине дә кызыктыра. Акча эшлисе, яхшы гына киенәсе килә. Бер СМУда монтажчы булып эшлим, шактый авыр хезмәт. Укыгач, шимбә-якшәмбе көннәрне китапханәдә утырырга туры килә. Шуннан мин, әллә укуны ташлыйм микән, дип Әркам абыйга хат язып җибәрдем. Ул шундый каты итеп әрләп: «Күп кеше укырга керә алмый йөри. Син укып йөргән җиреңнән ташламакчы буласың. Җүләрләнмә, укы!» – дип җавап язды. Пермьгә барып ярты ел эшләүгә, үги әниебез үлеп китте. Без – балалар таркалдык. Кечкенәсе – Рамил энекәш Хаҗәр апамда калды. Уртанчысы – Фәйзулла исемлесе Кизель шәһәрендәге ПТУга укырга кергән иде. Хәзерге вакытта аларның берсе дә исән түгел. Фәйзулланың гомере бигрәк кыска булды. 27 яшендә китеп барды. Шахтада эшләгәндә бөеренә салкын тигән. Аның малае калды. Тик хәзер малае да исән түгел. Рамил 40 яшендә авырып үлде. Аның ике кызы калды. Сирәк булса да аралашып торабыз. Пермьгә баруның тагын бер сере шунда: анда илдә беренче булып 5 көнлек эш атнасы керттеләр. Укырга шактый зур мөмкинлек бирде бу. Читтән торып укысак та, безгә лекция укыйлар. Шимбә-якшәмбе шунда лекцияләргә йөрим. Институтны яхшы гына тәмамладым. Өйләндем. Булачак хатыным Сания шәһәрдәге дары заводында эшли (инде менә өйләнешүебезгә 55 ел тулды). Өйләнгәч, бер елга армиягә барып кайттым. Армиядән кайткач, элек эшләгән төштә мастер булып урнаштым. Бер елдан парткабинет мөдире урынбасары вазифасына чакырдылар. Шунда эшләгәндә аспирантурага укырга кердем. Фәнни җитәкчем Яков Рувимович Волин дигән зур тарихчы иде. Минем тарихи фикерләү нигезен шул бабай салгандыр дип уйлыйм.

 

– Ничек Казанга күчәргә уйладыгыз?

 

– Туксанынчы еллар. Дөнья җимерелә. Берәр төрле терәк булмасмы дип, Татарстанга күчәргә булдым. Икенчедән, ул вакытта инде мин докторлык диссертациясен яклап булмасмы дип тә йөри идем. Менә, Аллаһка шөкер, икесе дә тормышка ашты. Казанга әүвәл үзем генә килдем. Бер елдан, 1994 елны зыянлы производствода эшләгән Саниям, 45 яшендә пенсиягә чыгып, балалар белән Казанга күченде. 1993 елны Бардада конференция булган иде. Шунда Рәшит Ягъфәров, Дамир Исхаков белән таныштым. Алар ТӘһСИ җитәкчеләре белән сөйләшергә, эшкә урнашырга ярдәм итәргә вәгъдә бирде. Мине эшкә алучылар Мирфатыйх Зәкиев белән Сәлам Алишев булды. Аларга зур рәхмәт! Тарих бүлегендә Равил Әмирхан һәм башка күренекле галимнәр эшләгән искиткеч вакыт бу. Безнең бүлектә Сәлам Хатиповичтан соң тарих фәннәре докторы булган кеше – Равил. Аның белән бик дуслашып киттек. Еш кына өйләренә барам. Аның белән шахмат уйныйбыз. Бик зыялы кеше иде. Кызганыч, гомере кыска булды. Тарих фәне өчен зур югалту бу.

 

Бүлегебездән алты кеше докторлык яклады. Равилдән соң – мин, миннән соң Габделбәр абый Фәйзрахманов яклады. Ул вакытта безнең бүлек төрле төбәктә яшәгән татарларның тарихын өйрәнү белән шөгыльләнде. Мин – Пермь ягы татарлары тарихын.

 

Берничә елдан укытучыларның белемен арттыру институтына кафедра мөдире итеп чакырдылар. Анда 10 елдан артык эшләдем. 70 яшем тулгач, Россия Ислам институтында эшләп алдым. Хәер, мин анда Госман хәзрәт Исхакый ректор булып торганда ук шәкертләр укыта башлаган идем инде.

 

– Сезнең докторлык темасы шактый үзенчәлекле.

 

– Мондый тема әүвәл юк иде. Моңа этәргеч ясаучы Миркасыйм абый Госманов булды. Аның КДУда татар халкы тарихы кафедрасы мөдире булып эшләгән чагы. Минем ТӘһСИдә эшләгән вакыт. Кафедрага барып, докторлык якларга җыенуымны сөйләдем, Пермь татарлары буенча якларга җыенуымны әйттем. Ул миңа, энем, бу тема кандидатлык диссертациясе яклар өчен генә, сиңа фундаменталь тема алырга кирәк, уйла, дип киңәш итте. Аңа бик зур рәхмәт! Шуннан соң мин татар тарихында нинди тема эшләнмәгән икән дип уйлана башладым да чукындыру тарихына килеп чыктым. Бу хакта башка тарихчылар белән дә сөйләштем. Шуннан соң чукындыруны оештыручы керәшен конторы дигән оешма тарихын өйрәнә башладым. Ул XVIII гасырның 30 нчы елларыннан башлап 1762 елга кадәр эшләгән. Башта мин шуның тарихын яздым. Шуны язган вакытта Батыршага килеп чыктым. Аннары Батырша турында яза башладым. Бервакыт күрәм: бу процессны 30 нчы елдан гына түгел, бөтен гасыр буенча, Петр Беренче заманыннан ук өйрәнергә кирәк. Чөнки бу сәясәт әкренләп үзгәргән. Түзеп тора алмаучанлыктан толерантлыкка хәтле алып барылган шушы үзгәрешләрне күрсәтәсем килде. Шулай итеп темам «XVIII гасырда Россия дәүләтенең Идел-Урал төбәгендәге дини сәясәте һәм аны тормышка ашыруы» дип аталды. Әлеге теманы ерып чыгуда Индус Таһировның да ярдәме тиде. Бу вакытта ул Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе иде. «Яхшы тема. Тик син моны сузма, тиз арада эшлә», – дип киңәш итте. Илдә сәясәт үзгәреп торганын сизенгән инде. Анда шактый гына ачышлар ясадым. Шуларның берсе: мин Мәскәүдә, Борынгы актлар Россия дәүләт архивында җимерелгән татар мәчетләренең исемлеген таптым. Бу документта 536 мәчет күрсәтелә, шуларның 418е җимерелгән. Бу сан-күрсәткеч Казан өязе буенча гына. Диссертациядән кала, тарихчы буларак иң зур башкарган эшем, табышым шушыдыр дип уйлыйм. Әле бит китап та чыгарырга кирәк. Ул вакытта академиядә монографияләр, аерым китаплар чыгару мөмкинлеге бар иде. Дәүләт акча бирә. Шуннан файдаланып өч китап – Батыршаның баш күтәрүе турындагысын да чыгардым.

 

– Фәндә калырлык тагын нинди хезмәтләрегезне әйтә аласыз?

 

– Тамгалар буенча хезмәтем бар. Тик ул һаман басылмыйча ята. Тамгалар, аларның атамалары, килеп чыгышы, үзгәрүе турында ул. Төрле ыруларның тамгалары... Дөнья мәшәкате баса, күрәсең. Язылган, тик әле басылмаган башка хезмәтләрем дә бар. Тагын бер юнәлешем – шәҗәрәләр. Аның буенча дәреслек эшләдем. Монысы да – зур казаныш. Кызганыч, «Я и моя родословная» дәреслегенең татарча варианты әле һаман басылмады. Заманында Мәгариф министрлыгы кирәк дип санамады. Югыйсә, без аны Россия стандартларына туры китереп, методик киңәшләре белән бергә комплект итеп эшләдек.

 

– Соңгы елларда татар авыллары тарихын язу буенча шактый күп эш башкардыгыз. Әле тагын бер хезмәтегезне очлап бетереп киләсез дип беләм.

 

– Бу эшкә Азнакай районындагы Күктәкә авылы тарихын яза башлагач алынган идем. Аннан соң Пермь өлкәсендәге Чәйкә тарихы, аннары – Чирмешән районындагы Урман Асты Үтәмеш, Югары Чыгадай. Аннан килеп, ике китап итеп, үзебезнең Пермь краендагы Октябрь районына караучы 27 татар авылы тарихын чыгардым. Берсенә – Татар конгрессы, икенчесенә Пермь крае акча бирде. Янә хатыным Саниянең авылы – Арча районындагы Каенсар авылы тарихын бастырдым. Аннары Оренбург өлкәсендәге Солтангол авылы тарихын синең белән икәүләшеп яздык. Хәзерге вакытта Ульян өлкәсенең Чынлы районындагы Кәшә дигән татар авылы тарихы язылып бетеп килә (аның тарихы Симбирск шәһәрен төзергә керешкәч, 1649 елдан башлана; бу нигез-җирлеккә Апас тирәсеннән һәм мишәр ягыннан күчеп килгәннәр). Бик зур авыл. Ул русча Елховое озеро дип атала. Авыл халкы гади генә Кәшә дип йөртә. Анда бик зур шәхесләр яшәгән. Башка авыллардан аермалы буларак, Бөек Ватан сугышында бик күп офицерлар, командирлар чыккан.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 4
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи