Клара Булатованың тууына – 90 ел

Клара Гариф кызы Булатова (1936-2025) – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, С.Сөләйманова исемендәге премия иясе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Татарстанның халык язучысы. Әлмәт һәм Сарман районнарының мактаулы гражданы. Әлмәт районы Нәдер авылында яшәп иҗат итте.
Без мәктәптә укыганда, ягъни 1970 елларда, «Әйткән идең» дигән җыр бик популяр иде. Вакыт-вакыт мин аны хәзер дә авыз эчемнән генә көйләп йөрим:
Әйткән идең: «Әгәр сөя калсаң
Миннән башка берәр бүтәнне,
Сөй бары тик миннән яхшыракны,
Сөймә ләкин миннән түбәнне...»
Дөресен әйтим, Әлфия апа Авзалова һәм башка дистәләгән җырчы башкаруында күп мәртәбә тыңлаган булсам да, шигырь авторы Хәсән Туфан икәнен, көен Әнвәр Бакиров язганлыгын, шигырьнең исә шагыйрь хатыны Луиза Салиәсгаровага багышланганын белсәм дә, текстта тагын кемдер күздә тотылганы хакында, нигәдер, уйлап та карамадым. Җыр тек җыр! Гап-гади, гадәти мәхәббәт җыры дип кенә исәпләгәнмендер инде...
Бактың исә, күңелләрне айкап ала торган бу җырның сүзләре чичән шагыйрәбез Клара Булатовага да нисбәтле булган икән! Мин моны Клара апаның Хәсән Туфанга багышланган «Искәндәр кыйссасы» дигән истәлекләреннән укып белдем. Ә бит аңарчы ИскәндәрТәнәкәнең (ягъни Хәсән Туфан белән Клара Булатованың) мәхәббәт тарихыннан хәбәрдар да идем югыйсә.

Клара Булатова ире Нәфис белән.
1959 елның 5 август төнендә язылып, күпмедер вакыттан соң җырга әйләнәсе бу шигырь «Әйткән идең» дип аталмаган булган икән әле ул чакта. Клара апага юлланганы «Ул нәкъ синең үзең шикелле» диелгән һәм шигырьдә кайбер сүзләр бөтенләй башкача китерелгән:
Әйткән идең: «Әгәр сөя калсаң
Миннән башка берәр бүтәнне,
Сөй, ләкин сөй миннән яхшыракны,
Сөймә бары миннән түбәнне».
Яхшыраклар азмы туган илдә? –
Күбәү дә бит алар күбәвен,
Нәкъ синдәйне – гүя тереләчәксең, –
Нәкъ синдәйне көтә йөрәгем...
Очрадым мин быел бер чәчкәгә,
Көтмәгәндә, уйламаганда,
Нәкъ синдәйгә, синең шикеллегә,
Әйтерсең лә синең дәвамга...
Клара апа Хәсән Туфанга мөнәсәбәтле истәлекләрендә хәтерен болай дип яңарта: «Тәнәкә образы... Ул бит Хәсән абыйның үз йөрәгендә яңадан туган бер шагыйрь – Искәндәр дөньяга китергән образ иде... 1958 елның җәендә, Гамил Афзал белән бергәләп аның өендә кунак булганнан соң, мин аңа үземнең беренче шигырьләремне җибәрдем. Хәсән абый шуннан соң ук миңа университетка керергә киңәш итте. Ә инде 1959 елның җәендә документлар тапшырырга дип Казанга килгәч, ул минем тормышым-язмышым белән даими кызыксына башлады. Хатын-кыз итеп түгел, туып килүче шагыйрә итеп карый иде миңа Туфан. Тора-бара ул мине үзенең Луизасына охшатып ярата башлады. «Луиза чәчен болай йөртә торган иде», «Луизаның да шундый күлмәге бар иде», «Лулу ни әйтер иде микән?», «Синең бу шигыреңне Лулу да яратыр иде» һ.б. Халкыбызның олысы-кечесе яратып җырлый торган «Әйткән идең»е Хәсән абыйның шушы чордагы кичерешләренең тулы тасвирламасы инде...»
Тәнәкә. Искәндәр-Хәсән шагыйрәне шулай атап йөргән, «Кайсыгызның кулы җылы? Бәйлисе бар йөрәкне...» дип, бер шигырендә олуг шагыйрь Тәнәкәсенә шулай дәшкән:
Яраны бәйләргә минем
Кем кулы җылы... дисәм,
Ул гына түгел, Тәнәкә,
Йөрәк тә кирәк икән, –
Йөрәк тә кирәк икән...
1983-1984 еллар. «Яшь ленинчы» редакциясендә эшләгән чагым. Газетаның 60 еллык юбилеена әзерләнеп йөргән көннәр. Басманың баш редакторы Роза ханым Туфитуллова безне – өч хезмәткәрне – бүлек мөдире Рәйсә апа Яхина, Атлас Гафиятов һәм мине Әлмәткә укучылар конференциясенә җибәрде.
Конференциянең ничек узганлыгы исемдә калмаган инде. Истә калганы шул: Атлас белән мине Клара апа үзләренә кунакка алып китте. Чәй табыны янында чөкердәшеп, гәпләшеп утырган чакта (безгә Нәфис абый да эшеннән кайтып кушылды), Роза апа Туфитуллованың – Клара апаның бик тә якын дусты, университетта бергә укыган сабакташы икәнен, үзе дә Әлмәт ягыннан булган Атласның Клара апаның яраткан укучысы булуын белдем. Менә шушы көннән соң (димәк, 40 елдан артык!) һәрвакыт җылы мөгамәләдә булдык Клара апа белән. Әлмәттә яисә Казанда очрашкан-күрешкән чакларда, бер-беребезнең аркасыннан сөя-сөя, хәл-әхвәл белештек, телефоннан гәпләшергә дә җай таптык, шөкер!
Әлмәттә булган шундый бер очрашу вакытында Клара апа «Гасыр белән гасыр арасында» дигән китабын бүләк итте. Әлбәттә, култамгасын салып – «Ләбиб әфәндегә үз итеп, яратып. Клара Булатова», дип язып. Датасын язарга оныткан иде, анысын соңыннан үзем өстәп куйдым.
Йомыш-фәләне булганда, аны телефоннан ирештерә алмаган чагында, Атлас дустыбыз аша да җиткерә иде. Тәнәкә апаның (үзенә алай дәшмәсәм дә, Клара апаны үземчә шулай дип йөрттем) ике көндәлек дәфтәрен минем кулыма нәкъ менә Атлас тапшырды. Әлеге көндәлекләрдәге язмаларның бер өлеше үз вакытында «Безнең мирас» журналында урын алды. Ул истәлек-хатирәләр аерым китап булып та дөнья күрер әле дигән өметем бар.
Ошбу язмамны 1990-1991 ел вакыйгалары теркәлгән блокнот-дәфтәрнең бер өзеге белән тәмамларга булдым.
1990 ел, 1 гыйнвар. Атна башы (ягъни дүшәмбе) белән башланды әле Ат елы. Хәерле, игелекле, уңышлы ел була күрсен берүк, исән-сау кереп, исән-сау чыгарга язсын. 1990 елда «Миләш кагы» һәм «Белсен иде» китаплары өчен Татарстан китап нәшрияты белән килешү төзисе, рус теленә тәрҗемә буенча хәрәкәт башлыйсы, «Казан утлары»на шигырь бәйләме һәм хикәяләр, «Идел»гә повесть әзерләп тапшырасы бар...
2 гыйнвар, сишәмбе. Улым Марс «Дружба» пионерлагерына дип киткән иде. Әйбәт кенә барып урнаштымы икән инде? Аның бит моңа кадәр үзе генә беркая да алай чыгып киткәне булмады. Әтисе эштә. Мин Язучылар союзына барып кайттым. Нәфисә белән Гөлнарадан башка кеше юк әле эштә. Әлмәттә татар телендә мөстәкыйль газета чыга башлады – «Әлмәт таңнары». Беренче санының беренче битендә быелгы беренче шигырем басылып чыкты. Яңа ел алдыннан рус телендә «Мама-джигит» шигыре (Татьяна Чудинова тәрҗемәсе) һәм Атласның «Хәтер тәрәзәләре» турында кечкенә рецензиясе чыккан иде. Бүген «Кыш башында юл башладың» дигән шигырь яздым. Канатлы ат-Парнас турында...
Көндәлек дәфтәренең иң алгы өлешенә – форзац битенә Тәнәкә апа болай дип язган булган икән: «Дөнья хәлен белеп булмый. Әтисе! Улым! Мин йөрәгемнең бигүк сәламәт түгеллеген беләм. Кеше иртәме-соңмы җирдән барыбер китә. Инде ул хәл була калса, минем кулъязмаларны бераз җыйнаштырып куя күрегез. Әле анда басылмаган, әмма басылырга тиешле әйберләр күп...
Мин бу җиргә язда килгән идем,
Мәңге шаулап яшәр шикелле.
Ике гомер миңа кирәк иде,
Дөнья, никтер, ансын күпсенде.
Мин бит җирне бик ярата идем:
Кырын, тавын, агымсуларын...
Шул сөюнең үз дәвамы булып,
Кешеләргә калсын җырларым...»
Җирне, кешеләрне нык яратты Тәнәкә-Клара апа. Гомере буе иҗат иткән шигырьләре һәм җырлары калды. Татар милләте яшәгәндә, ул җырлар да, шигырьләр дә яшәр – Җирне, Кешеләрне сөю булып дәвам итәр, иншаллаһ!
26 октябрь, 2025 ел
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала