Шәхесләребез Уку өчен 2 минут

«Сорнай моңы»на үрелгән язмыш

Татарстанның халык артисты җырчы Шамил Әхмәтҗанов «Сорнай моңы» дип исемләнгән җырлар җыентыгы өчен 2026 елда республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә тәкъдим ителде. Шамил аганың бөтен гомере – татар халкына тугры хезмәт үрнәге ул.

 

 

Күренекле җырчы Шамил Сабир улы Әхмәтҗанов. /Фото – Ш.Әхмәтҗановның шәхси архивыннан.

 

 

1967 елда Казан музыка училищесын тәмамлагач, Шамил Әхмәтҗанов татар сәнгатенең йөзек кашы – Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә килә, һәм бөтен гомере шушы коллектив белән бәйләнә. Сирәк очрый торган куе йомшак тембрлы, чиста интонацияле, киң диапазонлы, камил гармоник ишетү сәләтенә ия һәм татар әдәби телендә матур итеп сөйләшә торган җырчы тиз арада сәнгать сөючеләрнең мәхәббәтен яулый. Аның башкаруындагы «Кара урман», «Уракчы кыз», «Уел», «Сәрвиназ», «Алма бакчасы», «Зиләйлүк» һ.б. халык җырлары ансамбльнең алтын фондына керде. Онытыла башлаган җыр җәүһәрләрен саклау, халыкка кайтару өлкәсендә ул бәяләп бетергесез зур эш башкарды. Шамил Әхмәтҗанов – композиторларыбыз Рөстәм Яхин, Мансур Мозаффаров, Фасил Әхмәтов, Сара Садыйкова, Мирсәет Яруллин һ.б. әсәрләрен беренчеләрдән булып башкаручы һәм иҗатларын халыкка танытучы да булды. Габдулла Тукай иҗатын җыр сәнгатендә югары күтәргән тагын нинди җырчы бар икән?! Олуг шагыйребез сүзләренә Мансур Мозаффаров иҗат иткән «Туган җиремә», халык көенә «Өзелгән өмид», «Көзге җилләр», «Туган тел», Сибгат Хәким сүзләренә Сара Садыйкова язган «Бик сагынган чаклар була сине, Тукай» җырлары Шамил ага репертуарында һәрвакыт үзәктә булды. Дуэт белән җыр башкаруны беренчеләрдән булып Шамил Әхмәтҗанов һәм Ания Туишева башлап җибәрде. «Таһир-Зөһрә», «Аччы, туташ, ишегеңне», «Ак пирчәткә», «Тау астында», «Галиябану» җыр һәм бию ансамбле концертларында һәрвакыт иң матур номерлар рәтендә. Шамил ага җыры – халыкчан башкаруның матур үрнәге ул. Аның җырында тарихыбыз, татар халкының акылы, зирәклеге, якты юморы, тирән күңеле көзгедәй чагыла. Бетмәс-төкәнмәс моң ул Шамил Әхмәтҗановның иҗаты. Җырлары белән генә түгел, драма артисты буларак та татар сәнгатендә якты эзен калдырды ул. Ансамбль репертуарындагы «Аулак өй» вокаль-хореографик спектаклендә чирек гасыр дәвамында бабай ролен башкаруы белән татар тамашачысының күңелен яулады. Шамил Әхмәтҗановның педагогик эшчәнлеге – аерым зур тема. Дистә елдан артык Казан музыка училищесында вокал буенча дәресләр бирде ул. Шәкертләре күпләгән Бөтенроссия, халыкара бәйгеләрдә җиңү яулап сөендерде. Моннан тыш, җыр һәм бию ансамблендә озак еллар педагог-репетитор буларак яшь җырчыларга халыкчан башкару нигезләрен өйрәтте, солистлар өчен репертуар сайлауда, булдыруда зур ярдәм күрсәтте. Аларның күбесе республиканың атказанган, халык артистлары исемнәренә лаек булды. Рамил Миңнегалиев, Илнур Нуриев, Фәрит Мирзануров, Гариф Әхмәтҗанов, Фердинанд Фәтхи, Илшат Гобәйдуллин шундыйлардан һәм бу исемлекне озак дәвам итәргә булыр иде. Үзенең кызлары Гөлнар һәм Чулпан да, музыка буенча югары белем алып, һәм композиторлык, һәм җыр башкару өлкәләрендә матур җимешләре белән сөендерә килә.

 

Җырчы Шамил Әхмәтҗановның моңлы, халыкчан иҗат серенә төшенер өчен аның балалык елларына бер күз ташлау да җитә. «Мин Арча районы Курса-Почмак авылында күп балалы гаиләдә төпчек бала булып дөньяга килгәнмен, – дип сөйләде ул. – Әтием мулла, мин туганчы өч ай алда вафат булган. Алты бала калдык. Әнием мәдрәсә тәмамлаган абыстай, гарәп телен су урынына эчә, хәтере, зиһене искиткеч иде. Авылда аның исемен дә белмәделәр, абыстай дип кенә йөрттеләр. Әтинең бер энекәшен Архангельскига сөргәннәр, һәм ул шунда вафат булган, берсен гаиләсе белән Наласа авылында атып үтергәннәрен соңыннан гына белдек. Йортыбызны сүтеп алып киткәннәр, кеше мунчасында яшәдек, чәй кашыгын да калдырмыйча, бөтен әйберебезне тартып алганнар. Минем балачак Бөек Ватан сугышы елларына туры килде. Аннары илне торгызу елларында да җиңел булмады. Ачлык, ялангачлык теңкәгә тиде. Минем җыр сәнгатенә килүем дә дөньяның ачысын-төчесен татыганнан булгандыр, бәлки. Чөнки гомерем буе салмак һәм сагыш-хәсрәтле җырларны башкардым. Әниемнең, булдыра алсагыз китегез, үз көнегезне үзегез күрегез, мине саклап утырмагыз, дип әйтүе әле дә истә. Бер апам җыр сәнгатен сайлавыма башта каршы булган иде. Мулла малае башың белән авызны зур итеп ачып җырлап кеше көлдереп йөрмәссең ич инде, дип мине бу адымнан тыелырга үгетләде. Әшәке җырлар башкармаса, барсын, диде әни. Начар җырлар җырламадым. Репертуарымда беркайчан партия җырлары булмады. Халык җырларын яраттым мин. Бөтен җаным-тәнем белән бирелеп җырладым. Беркайчан “буш” тавыш белән җырламадым. Иң элек җырларның сүзләренә игътибар итә идем. Җыр сүзләре мәгънәле булырга тиеш. Сәнгатькә хилафлык китермәдем...»

 

Шамил Әхмәтҗанов ансамбль белән бөтен Советлар Союзын йөреп чыга, дөньяның 25 илендә була. Кая барса да, андагы милләттәшләребез белән очрашу җаен карый, мөһаҗирләр язмышы кызыксындыра аны. Бервакыт шулай Япониягә баргач «Сорнай моңы»н башкарганда тамаша залында ап-ак күлмәк, башына ыспай гына түбәтәй кигән бер абзыйга күзе төшә. Аның җыр тыңлаганда нинди хисләр кичергәнен күңеле белән сизә, дулкынлану үзенә дә күчә. Җырчының исендә аның кайда утырганы да төгәл сакланып калган – икенче рәт, алтынчы урын. Бу абзый ахырдан сәхнә артына керер әле дип көтә, аны бик күрәсе килә, әмма тузгытылган ояның күгәрчене сыман, курку хисен онытмаган, сак, уяу яшәргә гадәтләнгән булса кирәк бу абзый. Гастрольдән киткәндә японнар өч рәткә биек итеп тезеп китаплар китереп өя. Фәннәр академиясеннән, диләр. Милләттәшләрегезнең иҗаты, алыгыз, дип тәкъдим итәләр. Ләкин ул заманнарда кая инде чит илдән бер олау китап төяп кайту! Никадәр тарих, ничаклы җимерелгән язмышлар булгандыр анда, дип Шамил абый әле дә ул ятим булып ятып калган китапларны кызганып куя.

 

Ә бервакыт Төркиягә баргач, өч төрек, кырым татары, төрекмән, кыргыз, үзбәк һәм үзебезнең халык җырларын башкаргач сәхнәдән кереп китүе була, артыннан ук кабат тамашачы алдына чыгуын сорап килеп җитәләр. Төркиянең мәдәният министры һәм тагын бер түрә каршына чыга һәм шыгрым тулы зал алдында җырчыга Төркиядә калырга тәкъдим ясый. Иң бай кешеләрнең берсе булырсыз, диләр. Госман пашага багышланган бер җырларын башкарган була, шул тәэсир иткән икән. Каламы соң җырчы! Туган-үскән җир бөтенесеннән артык! Туган җирнең табигате күңеленә матур бизәк булып уелган. Нәкъ Тукайдагыча, аның авылы да тау башына салынган. «Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул», – дип язса Тукаебыз, Шамил Әхмәтҗанов авылында чишмәләр күп. Шулар чылтыравы кая барса да колагында яңгырап, күңелен иркәләп тора. Мәскәүгә китәргә чакырган вакытта да баш тарта. Талантлы җырчыбызны Башкортстан филармониясенә эшкә алырга кызыгалар. Анда да аягын тери. Җыр һәм бию ансамбленең ул чактагы җитәкчесе композиторыбыз Александр Ключарев, асылташ бәясенә торырдай кадрны югалтырга теләмичә: «Шамил, анда китәсең икән, кире кайтырга булсаң, аягыңны чиктән дә атлаттырмыйм», – дип куркыта. Әхмәтҗановның исә читкә китү уе да юк. Туган җир турында җырларны тикмәгә генә шулай моңлы башкара дип уйлыйсызмы әллә? Җаны-тәне белән борынгы бабаларыбыз җиренә береккәнгә шулай тәэсирле ишетеләдер алар. Моны үз татарларыбыз гына түгел, бүтән кавемнәр дә тоя. «Сорнай моңы»н, мәсәлән, кайда гына башкарса да, җырлап бетергәч, башта берникадәр вакыт зал тып-тын тора, аннары дәррәү алкышларга күмә. Алманнар, японнар, итальяннар һ.б. җырчының йөрәк түреннән агылган моңга битараф кала алмый. Заманында Бөтенсоюз телевидениесе тавыш режиссеры Игорь Дудкевич Әхмәтҗановның «Сорнай моңы»н ишетеп, аны дөнья мәйданына чыгарырлык шедевр тудырган маэстро дип атый. Мәскәүдә узган СССР җыр һәм бию ансамбльләре бәйгеләренең берсендә жюридагы СССРның халык артисты Игорь Моисеев алдында сынау тоткан вакытта коллективыбыз лауреат исеменә лаек була, җырчы Шамил Әхмәтҗанов исә халык җырларын иң шәп башкаручы дигән югары бәя ала. Менә шундый көчкә ия композиторыбыз Рөстәм Яхин Шәриф Хөсәенов сүзләренә иҗат иткән «Сорнай моңы»! Симфоник поэма кебек ул җыр Шамил ага иҗатының таҗы дисәк һич арттыру булмас.

 

Гомумән, җырчы репертуарындагы кайсы гына әсәрне алма, һәркайсы аның өчен генә иҗат ителгән кебек. Шамил Әхмәтҗановка 85 яше уңаеннан республикабызның беренче Президенты Минтимер Шәймиев юллаган котлау хатын укыйм: «Сез халкыбызның күңел түрендә туган моңлы җырларыбызның ямен, тәмен һәм кадерен белеп, йөрәкләребезгә үтеп керерлек итеп җырлап бирү кодрәтенә ия. Сезнең башкаруда «Арча» җырын, мәсәлән, мөкиббән китеп тыңлап кына калмыйча, яныгызга басып, кушылып җырлаган вакытлар да булды». Бөтен илләр президентлары бердәй булып мактаса да, ил агасы Минтимер Шәймиевнең бу сүзләренә җитмәс иде.

 

Җырчыларга иң гадел бәяне исә җырчы халкы үзе бирә торгандыр. Бу җәһәттән Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов сүзләрен китереп үтү бик урынлы. «Татар җыры нинди була, дисәләр, мин һич икеләнүсез Шамил Әхмәтҗанов тавышы кебек дип җавап бирер идем, – дигән ул. – Чын милли авазлардан торган, татар аһәңнәре белән нәкышләнгән җырлар тыңлыйсым килгәндә яисә халык җырларын өйрәнәсе булсам, мин Шамил Әхмәтҗанов иҗатында эзләнергә яратам. Бер үк музыкаль әсәрне берничә җырчы дөньяга алып чыга, тыңлаучыга җиткерә ала. Мәсәлән, «Арча» җырын кем генә җырламады?! Әмма Шамил абыйдан ишеткән «Арча» мине күбрәк тетрәндерә, гаҗәпләндерә, сөендерә, уйлата, аңлап булмый торган бер халәткә китерә. Биредә таралып яшәгән халкыбыз язмышы да, җирсү, туган якка мәдхия дә, дөньяның гүзәллеге дә, татлы татар теле дә... Җырчы Арча халкына хас камил, чиста сөйләмгә ия. Бу аңа һәр сүзнең кыйммәтен җуймыйча, тамашачыга тиешенчә җиткерергә мөмкинлек бирә. Бөтен җырчыларда да юк бу сыйфат...»

 

Шамил Әхмәтҗанов – киләчәкне кайгыртучан шәхес. Радиода аның ике йөздән артык җыры яздырылган, өч концерты фондта саклана.

 

Татарстанның халык артисты Шамил Әхмәтҗанов зур мәктәп ул. Аны тыңлап кына да җырчыларыбыз халыкчан башкару осталыгына өйрәнергә мөмкин. Татар җанын аңлаган андый җырчылар бездә бармак белән генә санарлык. Бигрәк тә җыр сәнгате очсызланып калган заманда Шамил Әхмәтҗановка иҗатына бәрабәр зур бәя кирәк.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 9
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи