«Алдым кулга думбыра», «Болгарым-Казаным», «Мандалин такмаклары», «Кырлы курай» җыр-композиция исемнәрен әйтүгә, сүзнең кем, нәрсә турында барачагы аңлашыла. Әлбәттә, сүз Руслан Габитов җитәкчелегендәге «Риваять» фольклор-этник төркеме турында.
Руслан Габитов җитәкчелегендәге «Риваять» этно-төркеме.
«Алдым кулга думбыра», «Болгарым-Казаным», «Мандалин такмаклары», «Кырлы курай» җыр-композиция исемнәрен әйтүгә, сүзнең кем, нәрсә турында барачагы аңлашыла. Әлбәттә, сүз Руслан Габитов җитәкчелегендәге «Риваять» фольклор-этник төркеме турында.
Моннан ике ел элек унъеллыгын «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә матур концерт белән билгеләп үткән иде «Риваять» төркеме. Хәзер исә киләсе елда булачак унбиш еллыгына әзерләнә.
Ни кызганыч, бүген музыка күңел ачу чарасына әйләнде. Затсыз эстрада чәчәк ата. «Көйләрнең төзелешендә, интонацияләрендә халыкның үткәне, бүгенгесе, киләчәге, дөньяга карашы, башка халыклар белән булган багланышлары чагыла. Шуңа күрә музыка, фольклор – милли тарихның яңгырый торган елъязмасы ул», – дигән күренекле галимәбез, озак еллар фольклорны җыю, саклау, халыкка кайтару юнәлешендә иҗтиһат иткән Эльмира Каюмова. «Музыканы тел белән дә чагыштырырга мөмкин, тик анда мәгънәләр тавыш, аһәң аша белдерелә», – дип дәвам иткән ул фикерен. «Хәзерге татар телен алсак, борынгыдан килгән сүзләр белән беррәттән, яңа сүзләр кулланылуын күрәбез. Гарәп, фарсы, рус алынмалары очрый. Көйләрдә дә шундый төрле интонацион-ритмик катламнар бар, аларны чишә белергә генә кирәк». Борынгы җырларның югалып баруы, җирле аермалыкларның юкка чыгуы, дәвамчыллык бетә бару, халык сәнгатенең профессиональ сәнгатькә охшашланып калуы, татар җырына чит-ят аһәңнәр үтеп керүе турында бик борчылып, йөрәк әрнүе белән әйткән галимә бу сүзләрне. Эльмира ханымның бу сүзләрен ник искә алдык? Чөнки «Риваять» ансамбле нәкъ шушы проблемалардан чыгу юлларын эзли. Яшь егет-кызлар, заман шаукымына бирелеп, озын акчага алданмыйча, популяр эстрадага кереп китмәде, үзебезнең борынгыдан килгән мирасыбызны торгызу белән мәшгуль. Өстәвенә, ансамбль җитәкчесе Руслан Габитовка Эльмира Каюмова белән эшләргә насыйп була. Әмма болар турында соңрак.
Композициядән күренеш.
Башта Актанышта туып үскән егет Алабуга педагогика институтында биология укытучысы белгечлеген ала. Ни дисәң дә, әби-бабасы – укытучылар. Әмма сәнгать барыбер үзенә тарта. Шуңа күрә институт тәмамлаган югары белемле яшь белгеч кабат укырга дип Алабуга мәдәни-агарту училищесына килә. Театр режиссерлары бүлегендә белем ала. Зур мәктәп була ул егет өчен. Шигырьләрне тоемларга, матур сөйләргә өйрәнә, сәхнә теле дәресләрендә исә хәтта теленең җитешсезлекләрен бетерүгә ирешә.
Артист башы белән мәктәптә эшләп йөрү күңелсез тоелган булса кирәк, зур сулар эзләгән корабтай, Казанга юл тота ул. Татарстан Мәдәният министрлыгы каршындагы республика фәнни-методик үзәгендә эшләргә насыйп була да инде Русланга галимә Эльмира Каюмова җитәкчелегендә. Казан каласы гөрләп тора. Егетнең яңа танышлары, дуслары барлыкка килә. Алар арасында бер шәхес күңелендә аерым урын били. Татар тамашачысы мәхәббәтен яулап өлгергән «Сорнай» ансамбленең җитәкчесе Ринат Гыйләҗев була ул. «Сорнай» Руслан Габитовның тормышына яңа мәгънә өсти. Егет күптән эзләгән хыялын тапкандай канатланып иҗат итә башлый. Яраткан җырчыбыз Миңгол Галиев аңа тавышын куярга ярдәм итә. Үзе җырлый, үзе бии, үзе программалар алып бара, тора-бара директор сыйфатында «Сорнай»ның концертларын оештыруны да үз өстенә ала. Ә көннәрдән бер көнне үзенең ансамблен булдырырга карар кыла. Кечкенә генә булса да үз корабың булсын, диләр бит. Егет кеше өчен бигрәк тә мөстәкыйльлеккә ирешү мактаулы эш санала. Хәләл җефете Луиза да теләген хуплый. Луиза белән алар Казанда танышалар. Кыз Русланның игътибарын матур җырлавы белән җәлеп итә. «Риваять» ансамблен кулга-кул тотынышып бергәләп башлыйлар. Киләчәккә күпме якты өмет-хыяллары була. Әмма аларның бөтенесенә дә тормышка ашырга насыйп булмаган икән. Моннан биш ел элек талантлы җырчыбыз Луиза мәңгелеккә күзләрен йомды. Безгә истәлеге булып җыры калды. Һәм балалары... Бүген Ралинә, Аяз, Ризванда әниләренең төсен күреп моңланабыз…

Руслан Габитов.
«Риваять» ансамбленең исеменнән үк аңлашылганча, андагы егет-кызларның игътибары борынгы җыр мирасыбызга юнәлдерелгән. Бер юнәлешләре XX гасырда яратып җырланган элеккеге җырларга яңа сулыш өрү булса, тагын берсе – тарихның борынгы катламнарын актарып, табылган җәүһәрләрне сәхнәгә алып менү. Моның өчен фән эшлеклеләре белән кулгакул тотынып эшләү сорала. Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре, музыка белгечләре ярдәмгә килә. Бигрәк тә күренекле музыкант, мөгаллим, борынгы музыка уен коралларын торгызучы Геннадий Макаров киңәшләре белән нык ярдәм итә. Иҗат эшчәнлекләренең тагын бер кыйммәт юнәлеше – борынгыдан килгән музыка уен коралларын торгызып, халыкка кайтару. Ансамбльдә күп гасырлар элек бабаларыбыз уйнаган утызга якын музыка уен коралы бар. Курай, сорнай, кылкубыз, думбра, музыкаль җәя, саз, мандолина, тальян гармун, бәрмә уен кораллары... Никадәр байлык бит бу! Курайның нинди генә төре юк! Озын курай, аны ногай, тел курае дип тә әйтәләр. Камыл курай, анысы камыштан ясала, курай-сорнай, кечкенә сорнай исемнәре белән дә билгеле. Кыска курай, көпшә курай…
«Риваять» ансамбленең концертларында борынгы чор милли киемнәргә охшатып тегелгән зәвыклы костюмнарга игътибар итәсең. Төсләре дә күңелгә ятышлы, чамадан ашып, артык бизәкләүләре белән затсызландырмаганнар да. Шуңа өстәп, җырчы, биюче, музыкант егет-кызларның матур сәхнә образы тудыруына сокланасың. Хәрәкәтләре җырга, көйгә туры килә. Артык сүз сөйләмиләр. Күңелгә шундый тансык мондый концертлар! Ә барыннан да бигрәк милли музыкаль мирасыбызның байлыгы шаккатыра. Бүген очсызлы эстрада халыкның баш миен шулкадәр томалаган ки, күпчелек күңелгә керә, үзәкне өзә торган татар җырлары барлыгын уена да алмый. Ансамбльдә бер кызлары – Ульяннан, тагын берсе – Архангельскидан, өченчесе – Пермь краеннан. Алар үзләре белән бала чакларыннан күңелләренә иңгән җырларны, биюләрне дә алып килгән, билгеле. Алар ансамбль программасына да матур гына кереп утыра. Концертлары тагын да байый төшә. Әнә шул байлыгы, төрлелеге белән бәһасез дә инде «Риваять».
Әйтергә кирәк, җитәкчесе Руслан Габитов зур мәгърифәтчелек эше алып бара. Аның «Тәртип» радиосында чыгып килгән «Риваять» тапшыруында төрле җирләрдән язып кайткан авылыбыз тарихлары, милли музыка уен коралларының килеп чыгышы турында матур легендалар – үзе бер байлык. «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиоканалының «Манзара» тапшыруындагы «Моң сандыгы»н алып барып та ул милли музыкабыз, курай, сорнай, мандолиналарыбыз турында никадәр бай мәгълүмат бирде.
Төркия, Кыргызстан, Азәрбайҗан, Франция, Румыния һ.б. күп кенә илләрдә башкарган концертлары белән дә «Риваять» татар халкын затлы итеп таныту юлында зур эш башкарды, һәм ул бүген дә дәвам итә. Русланның әйтүенә караганда, чит илләрдә, илнең башка төбәкләрендә фольклор-этник җырлар тамашачыга бездәгегә караганда ныграк тәэсир итә. Дөнья буйлап сибелгән милләттәшләребез хак җыр-моңнарыбызны, татар сүзен ишетергә бик сусаган, күрәсең. Үзебездә исә күпчелекнең эстрадачыларга һушы китә. Хак тарихыбызның, мирасыбызның ник үзебездә кадере юк икән?!
Бүген «Риваять» ансамбле концертларын кайда карарга буламы? Казанның Каюм Насыйри урамында бер тирмә бар. Аны «Риваять» артистлары кебек хыялый һәм тамырларыбызга кайту юлын эзләгән Марат Ринат улы Рамазанов нигезләгән. Проект «Тамырлар» дип атала да. Ул татар тарихының төрки чорын чагылдырыр өчен тәгаенләнгән. Киләчәктә Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы чорларына багышланган аерым проектлар да булачак, имеш. Менә шул тирмәдә кызыклы спектакльләр, концертлар уза. «Риваят»ебезне дә шунда килеп тыңларга мөмкин. «СакСок», «Чура батыр», «Идегәй», «Кузы Көрпәч» һәм тагын башка гүзәл бәет-дастаннарның матур гәүдәләнешен дә күрергә була (12+). Концертларның берсен Амстердамнан бер кайтуында күренекле музыка белгече Гүзәл Сәйфуллина да килеп тыңлаган һәм музыкантларга киңәшләрен әйткән. Икенче килүендә, киңәшләрен аяк астына салып таптамыйча, программаларын камилләштергәннәрен күреп, и шатланган галимә! Кызганыч, «Риваять»нең җырларын бүтән тыңламас ул – Гүзәл ханым шуннан соң озак та тормыйча мәңгелек йортына китеп барды. Ни кызганыч, аның дәрәҗәсендәге музыка белгечләре бездә юк дияргә була.
Тагын бер мәгърифәтчелек эшләре – мәктәпләрдә «Моң сандыгы» проекты кысаларында сабыйларыбызны борынгы халык милли музыка уен кораллары, җыр-биюләребез белән таныштыру.
Электән килгән гүзәл йолаларыбызны торгызу иҗатларында шулай ук зур урын тота. Әйтик, туйларда кыз елату йоласын башкаралар. Андагы моңлы җырларны тыңлап кәләшнең күзеннән чын-чынлап яшь сәйләннәре тама, туйга җыелган туган-тумача тыела алмыйча елый. «Бирнә сандыгы», «Кәләшкә чишмә юлын күрсәтү» йолалары нинди матур! Кызганыч, бүген яшь кәләшләр көянтә-чиләк белән чишмәгә йөрми. Шуңа күрә йоласы да онытыла. Әмма кызыксынып, туйларын борынгыча үткәрергә теләк белдерүчеләр бар әле. Алардан күреп, башкалар да «Риваять»не туй мәҗлесләренә чакыра. Әмма йолаларны торгызу «сарафан радиосы» ярдәмендә генә түгел, дәүләт югарылыгында башкарылсын иде. Гадәт-йола, җыр-моң, бию – болар барысы да теге яки бу дәүләттә яшәгән халыкның билгеләре, милләтне милләт итеп таныта торган мөһим нәрсәләр. Алар булмаса, халык та, дәүләт тә юк лабаса! Кунак каршылаулары белән дә «Риваять» милләттәшләребезнең мәхәббәтен яулады. Әле күптән түгел «Мәдәни җомга» газетасының 30 еллыгы уңаеннан «Чулпан» мәдәният үзәгендә үткәрелгән концертка килгән кунакларны да гармун, җыр белән каршы алдылар. «Алмагачлар», «Җомга» көйләренә биеп, әйлән-бәйлән әйләнеп, тамашачы концертка кадәр үк күңелен, рухын күтәрде. Шуңа күрә кунак каршыларга «Риваять» артистларын даими чакырып торалар.
Туристларга татар халык мирасын матур итеп күрсәтү юлында да күп көч куя артистлар. Республикабызга кунаклар күп килгән җәй айларында байтак чыгышлар була.
Руслан Габитов кызы Ралинә, уллары Аяз һәм Ризван белән. /Фотолар – Р.Габитовның шәхси архивыннан
Барысы да ал да гөл кебек. Әмма «Риваять» ансамблен радио-телевидениедә, зур сәхнәләрдә күбрәк күрәсе килә. Милли мирасыбызны танытучы егет-кызлар үзләренең репетиция өчен мәйданнары да булмыйча, ниндидер бүлмә өчен акча түләп торырга, үз көннәрен үзләре күрергә тиешме инде?! «Сорнай», «Риваять» кебек ансамбльләр күптән дәүләт статусын алырга, артистларга штатлар бүлеп бирелергә тиеш иде ләбаса! Әлегә җырчы, биючеләр төп эшләреннән соң калган вакытта гына «Риваять»тә иҗат итә. Бөтен вакытларын иҗатка багышласалар, «Риваять»нең нинди биек үрләр яулавын күз алдына китерергә хыял байлыгы җитми. Руслан Габитов ансамбльгә яшьләр, аеруча егетләр кирәген әйтте. Кызганыч ки, яшьләр килсә, беренче итеп хезмәт хакы белән кызыксына икән. «Риваять»тә исә беренче урында иҗат. Иҗат булса, кереме дә, халык мәхәббәте дә булачак. Мәктәпләрдә күп йөргәч, сабыйларыбыз татар мәктәпләрендә дә русча сөйләшкәнгә күрә еш кына концертны рус телендә алып барырга сорауларына да бик пошына Руслан. Балалар бакчасыннан милли тарихыбыз, мәдәниятебез, милли музыка уен кораллары өйрәтелми икән, нәтиҗәсе куанычлы булмыйсы көн кебек ачык югыйсә. Бары тик хөкүмәт дәрәҗәсендә генә катгый куелганда, милли мирасыбызны тиешенчә саклап булачак.
Әмма язманы өметсез тәмамламыйк әле. Әнә, Руслан Габитовның үзенең кызы Ралинә музыка мәктәбен, И.Әүһәдиев исемендәге көллиятне кызыл дипломга тәмамлаганнан соң Казан дәүләт консерваториясенә концерт эшчәнлеген оештыру бүлегенә укырга кергән. Үз «Риваят»ен тудырмасмы әле киләчәктә. Уртанчы улы Аяз зәркәнчегә укый. «Риваять» кебек һ.б. коллективлар киләчәктә тагын да затлырак зәркән әйберләренә тиенәчәк, Аллаһ боерса. Төпчек Ризваны исә баян телләрен тибрәтә. Менә ансамбльгә тагын бер музыкант!..
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала