Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында Тәэминә Биктимерованың тарихи-фәнни хезмәтләрен, ягъни яңа китапларын тәкъдим итү вакытында галимәнең «Татар хатын-кызлары мәгърифәт юлында» һәм «Тарихыбызда татар кызлары» дигән китаплары кулга керде. Кайтуга китаплар белән танышырга керештем һәм шуларның берсендә «Остазларым хакында берничә сүз (1960 елларда педагогика институты укытучылары)» дип аталган язмасын укып, күңелдә хатирәләр давылы кузгалды. Бу язмага шулар тәэсирендә алындым. Чөнки 1978 елда мин дә әлеге институтның шул ук тарих, татар теле һәм әдәбияты бүлегенә барып кергән идем.
Зиннур Хөснияр – язучы-прозаик, Ш.Маннур, Ф.Хөсни, Г.Исхакый исемендәге әдәби, М.Сәлимҗанов исемендәге театр, М.Җәлил исемендәге Республика премияләре лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, «Сәхнә» журналы баш мөхәррире./Р.Гали фотосы.
Тәэминә апа укытучыларның исемнәрен дә атый: «Педагогикадан безне Таһир ага Корбанов укытты», – дигән сүзләре күздән сагыш яшьләре китерде. Муса Җәлилнең туганнан туганы Таһир ага безгә дә I курста педагогика укытты лабаса! Бу акыллы галим-укытучының лекцияләре әле дә хәтер түрендә, чөнки күп белә, кызык итеп сөйли иде ул.
Аның турында Тәэминә ханым болай дип яза: «Лекцияләрендә атаклы педагоглар хакында сөйләгәндә гел чит ил, рус галимнәреннән мисаллар китерә иде. Бервакыт: «Таһир ага, безнең үзебездә шундый тирән фикерле, искә алырлык педагоглар булганмы, булса кемнәр алар?» – дип сорадык. «Бар, ник булмасын, киләчәктә сезгә аларны белергә язсын», – диде. Алтмышынчы елларда Габденнасыйр Курсави, Шиһабетдин Мәрҗани, Утыз Имәни, Каюм Насыйри, Муса Бигиев, Һади Максуди хакында күп сөйләргә ярамаган инде.
Тагын: «...әдәби мирасыбызны тирәннән өйрәнеп, белеп, лекцияләрендә әдәбиятчы галимнәребез хакында эчке җылылык белән сөйләгән ике галимәбез – Җамал апа Вәзиева белән Мәдинә Җәләлиеваларны ничек искә алмаска мөмкин. Мәдинә апа группа җитәкчебез иде. Шулай бервакыт Болгарга экскурсия ясадык. Болгарда музей бер кечкенә, искерәк йортта урнашкан, экспонатларга бай булса да, хуҗа кулы сизелми. Кайттык та Мәдинә апаны тинтерәтәбез: «Ничек шулай, ник тәртиптә түгел?» – дигән юллар да яшьлек хатирәләрен актарып чыгарды. Мәдинә апа Җәләлиева безгә дә дәресләр бирде, һәм ул барыбызның да яраткан укытучысы булды! Җитмешенче еллар ахырында ул инде урта яшьләрдә, әмма яшьлек матурлыгын югалтмаган гүзәл ханымның лекцияләре гаҗәеп кызыклы, бай эчтәлекле, бик мәгълүматлы иде.
Хатирәләр дулкыны уйларымны яшьлеккә алып кайтты һәм шул тәэсирләр йогынтысында туган кайбер фикерләр белән уртаклашасы килү теләге туды; Тәэминә апа язганча, ул изге җанлы укытучыларның күбесе күптән арабызда юк, бу юллар аларның рухына дога булып барсын, йә Раббым!
Бары укытучылар гына әзерли торган махсус педагогика институты үзе дә юк инде хәзер. Теге чакта, бик җиңел генә аны Казан дәүләт университетының филология факультеты белән берләштереп куйган идек, хәзер нәтиҗәсен күрәбез: мәктәпләрдә бүген укытучылар кытлыгы!
Хәер, сүзем ул хакта түгел иде. Студент еллары, тәмле-татлы хатирәләр турында гына да түгел. Пединститут бөтенләй үзгә уку йорты иде ул, рухы, педагогларның студентларга карашы, укыту-тәрбия алымнары белән дип әйтик, мәсәлән.
Уналты яшьтә чыгып киткән идем мин авылдан, студент булгач кына унҗиде тулды. Авыл баласына ялгыз башы шаулы-данлы шәһәр тормышына ярашу-җайлашу нәкъ менә шул укытучы-педагоглар, галим-галимәләр аркасында бик кыен булмады. Ул чактагы тарих-филология факультетында «авылча-татарча-милли» мохит иде, мәрхәмәтле, студентны кайгыртучан мөгамәлә-мөнәсәбәтләр хөкем сөрә иде уку йортында. Әйтергә теләгәнем шул: бу уку йорты чын укытучылар әзерләп чыгарды. «Оясында ни күрсә, очканында шул булыр» дигән кебек, без ул «ояда» бары матурлык һәм ихласлык кына күреп укыдык; шул рухны минем сабакташларым мәктәпләргә дә алып барды.
Сүз башында ук Тәэминә апа искә алган Мәдинә Җәләлиеваны галимә буларак та, олы җанлы, затлы ханым буларак та онытырлык түгел, билләһи! Ул тавышы, ул үз-үзен тотышы. Ул әдәбият гыйлеме өлкәсендә бик мәгълүматлы булуы өстенә үткен фикерле иде.
Язманы укып чыгуга, мин Тәэминә ханымга шылтыратмыйча түзә алмадым, ул атаган укытучыларның барысы да диярлек безнең «өлешкә-бәхеткә» туры килгән икән. Таһир ага Корбанов сүзләре белән әйткәндә, зур хөрмәт белән искә алырлык педагоглар, чыннан да, күп иде.
Тел белеменнән Мирфатыйх Зәкиев – ректор үзе! – лекцияләр укыды. Һәм ул тел белгече генә түгел, татар халкы тарихын да ныклап өйрәнгән галим, беренче мәртәбә безгә моңарчы «кара пәрдә» артында булган халкыбыз тарихын ачып күрсәтте! Язучы Әбрар Сәгъди улы Марат Сәгыйтов, Ленинградтагы Көнчыгыш институтын тәмамлап кайткан Зөһрә апа Вәлиуллина, Клара Зиннәтуллина, Фатыйма Вәлиева, Рүзәл абый Юсупов, Роза һәм Шәрифҗан Асылгәрәевләрне ничек искә алмыйсың?!
Фәрит абый Хатыйпов кафедра мөдире иде, «Әдәбият теориясе» авторы, минем диплом җитәкчесе булды. Фоат абый Галимуллин кебек атаклы шәхеснең укытуы безнең дәрәҗәне берничә башка күтәреп куйды. Җитмәсә, Фоат абый заманында Мәскәүдә атаклы Юрий Левитанда практика узган, минем якташым, шулай ук күренекле диктор Камал апа Саттарова белән бер студиядә утырып эшләгән! Аң-акылга гына түгел, йөрәккә сеңеп калырлык итеп сөйли ул.
Ә минем язучы буларак төп остазым Рифат Сверигин булды! Ул мине әдәбиятка җитәкләп диярлек алып керде.Ул вакытта минем әле «тутыклы» каләм проза язарга керешкән генә иде. Рифат абый әдәбият түгәрәгендә һәр хикәянең «чатын чатка аерып», җентекләп аңлатып күрсәтте. Прозаның серен шушы галим ачты миңа. Үзе исә ул якташы Фатих Хөсни иҗатын тәфсилләп өйрәнгән-анализлаган кеше. Рифат абый «икенче Хөсни»не беренчесенең язу серләренә өйрәтте дип, әле дә көлеп искә алам.
Өстәвенә, алар педагоглар гына түгел, үткен каләмле әдәбият тәнкыйтьчеләре дә. Рифат Сверигинның саллы рецензияләре, Фоат Галимуллинның «сукасын тирәнгә батырып» язылган әдәби тәнкыйть язмалары әдәбиятның алтын фондында урын алган.
Яшь чак бит, сеңдерә торган вакыт, аларның һәр әйткән сүзе, киңәше бүген дә истә!..
Ә якташым, әдәбиятны үзенең яшәү рәвеше итеп кабул иткән талантлы галимә Эльмира Бариева, Наилә Нурихан кызы Фәттахова, Чулпан һәм Фираз Харисовлар мин алда әйткән педагог-галимнәр янына яңа, яшь бер көч булып өстәлде.
Академик Рүзәл Юсупов турында аерым тукталасым килә, чөнки без Рүзәл абый белән институтны тәмамлагач та, гомер буе аралаштык һәм әле дә элемтәдә торабыз. Икебез дә «Алат даругасы» берләштергән якташлар, Дөбьяз-Әтнә якларыннан. Ул – минем бертуган абыем кебек остазым. Күренекле академикның бүген дә язудан, иҗаттан туктаганы юк.
Сүз уңаеннан искә алу мазлум булыр: заманында 60 мең тираж белән нәшер ителгән «Таһир-Зөһрә» (болгавыр туксанынчы елларда дөнья күргән басма), «Яшь чак», «Әбүгалисина» газеталарын гамәлгә куючыларның берсе дә Рүзәл Юсупов җитәкләгән педагогика институты булды. Инде 25 елга якын дөнья күреп килгән «Сәхнә» мәдәният һәм сәнгать журналы ошбу басмаларның дәвамчысы буларак нәшер ителә башлады. Уйлар уйга ялгана дигәннән, бүгенге филология институтының директоры – олуг тел галиме, креатив оештыручы Рәдиф Җамалетдинов та нәкъ менә әлеге педагогларның шәкерте.
Уйлар уйга ялгана... Һәм аннан соң алар үзләре үк иксез-чиксез матур хатирәләр уята. Алар бик кадерле, һәрберсеннән сабак алырлык. Җәмгыятьне алга таба гади «тарих тәгәрмәчләре» тәгәрәтми, әнә шундый олуг шәхесләр үз җилкәләрендә күтәреп бара...
Сүз башым бит Шүрәле дигәндәй, әлеге фикерләр һәм хатирәләр давылын якташым Тәэминә Биктимерованың язмалары кузгалтты. Үземнең туган яклар – «Алат даругасы» – Дөбьяз-Әтнә якларының, ягъни Казан арты тарихын җентекләп өйрәнгән галимнәрнең берсе ул Тәэминә ханым. Хатын-кызлар язмышы хакындагы хезмәтләре исә аеруча игътибарга лаек. Нәкъ хәзерге кебек, элек тә милләт язмышын, аның алгарышка таба талпынуын хәл итүдә хатын-кызларыбыз катнашкан икән. Сара Шакулова дигән Касыйм шәһәре кызы Садри Максудидан соң хәтта Париждагы Сорбонна университетына барып керә! (Имтихан тапшырган, моның өчен кыз балага француз телен су кебек эчүе кирәк булган!) Сара Шакулова, Гайшә Апанаева, Фатиха Аитова, Әхмәтһади Максуди хатыны (шулай ук Апанаевлар тумасы) Зәйнәп ханым һәм башка бик күп гүзәл затларыбыз, ирләре белән беррәттән, милләтне агарту хезмәтендә көч куйган, шуның өстенә алар күп балалы әниләр дә бит әле! Тарихтан мәгълүм булганча, мәсәлән, Тукай Гайшә Апанаеваның җырлавын тыңлау өчен генә дә Шәрык клубына махсус йөри торган булган. Гайшәнең әтисе Габдулла Йосыф улы Апанаев 1919 елда большевиклар тарафыннан бер гаепсезгә атыла. Иң беренче татар музеен оештыручы игелекле сәүдәгәр була ул. Хатыны Зөләйха – Мөхәммәтшакир Казаковның олы кызы. Малае Якуб Апанаев заманында Төркиянең урман хуҗалыгы министры була! Русиядә чакта аны урманчылык техникумының III курсыннан куып чыгаралар, шуннан соң бу кыю егет чик буендагы Чорох елгасы аша йөзеп, Төркия ягына чыгу бәхетенә ирешә. Һәм анда абыйсы Йосыф Акчура ярдәме белән урман хуҗалыгы югары уку йортында белем алуын дәвам иттерә.
Тукайның «сәхнә йолдызы» булган Гайшә Апанаева әдәбият галиме, ул чактагы атаклы «Кәккүк» җыры авторы (Солтан Габәши музыкасы), шагыйрь Гали Рәхимгә кияүгә чыга. Аларның ачы язмышы хакында күренекле әдип һәм галим – «аяклы энциклопедия» Мөхәммәт Мәһдиев бик тәфсилләп язган иде, мондагы кайбер мәгълүмат белән әдип-галимне кабатлавым. Гайшәне дә, ире кебек, төрмәләрдә газаплыйлар; Гайшә, Караганда лагерьларын узганнан соң, Чувашиянең Козловка авылына гади фельдшер булып эшкә урнашу бәхетенә ирешә. Югыйсә, югары медицина белемле табиб бит!
Шулар хакында укыйсың да, галимә Тәэминә Биктимеровага рәхмәтләр җиткерәсе, әлеге хезмәтләре өчен алдында баш иясе килә.
Ошбу язма-хатирәне Тәэминә ханымның сабакташы Мөхәммәт Садыйковның шигырь юллары белән тәмам кылу урынлы булыр:
Мөгаллимнәр юлыма маяк куйды:
Күңелемдә гүзәл исемнәр;
Без укыткан идек, димәсеннәр,
Без кеше иттек аны, дисеннәр…
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала