Казанның Абдулла Алиш исемен йөрткән 20 нче гимназиясе укучыларга белем бирүдә, милли үзаңын үстерүдә әйтеп бетергесез әһәмиятле эшләр башкара, зур уңышларга да ирешә. Быел уку йортының беренче дәресләрне башлап җибәрүенә 25 ел тулган. Шушы уңайдан гимназия директоры, Татарстанның атказанган укытучысы, шагыйрә, К.Насыйри һәм А.Алиш премияләре лауреаты Рәхимә Минневәли кызы Арслановага сораулар белән мөрәҗәгать иттек.

Казанның Совет районындагы Пионер урамында урнашкан, татар телендә белем бирә торган «А.Алиш исемендәге 20 нче гимназия» муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе директоры Рәхимә Арсланова.
– Рәхимә ханым, сүзне уку йортының оешу тарихыннан башлыйк әле.
– Гимназия 2001 елда Казан хакимияте башлыгы карары нигезендә элекке балалар бакчасы бинасында ачыла. 2001- 2007 елларда беренче директор Фирдәвес Габделнур кызы Вафина җитәкчелегендә бина, балаларны туплау кебек мәсьәләләрне зур авырлык белән хәл итәргә туры килә. Гимназия җитәкченең яхшы мәгънәдәге үҗәтлеге, милләтпәрвәр шәхесләр, күренекле җәмәгать эшлеклеләре Гали Даутов, Гөлфәния һәм Габдуллаҗан Җәләловлар, Марат Лотфуллин, депутат язучылар Туфан Миңнуллин һәм Роберт Миңнуллин, Энҗе Вахитова кебек шәхесләрнең тырышлыгы, шулай ук әти-әниләрнең ярдәме белән үз ишекләрен ача.

2007-2011 елларда гимназияне Зәлфирә Исхак кызы Җамалетдинова җитәкли. 2010 елда белем бирү оешмасы зур бинага күченә. Фирдәвес Вафина һәм Зәлфирә Җамалетдинова – гимназиядә милли мохит булдыруга, милли мәгарифне үстерүгә күп көч куйган шәхесләр.
– Сез 2011 елның октябрендә гимназия директоры итеп билгеләндегез. Ул вакытта нинди уй-планнар белән эшне башлап җибәрдегез?
– Төп максатым – гимназиянең милли йөзен саклау, көчле педагогик состав белән укыту сыйфатын күтәрү, көндәшлеккә сәләтле итү. Хәзер без бу максат-бурычларны укыту эшләре буенча директор урынбасарлары – Эльмира Фәрхетдинова, Наилә Айсина, Виктория Кәримова, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Илсөяр Сәгъдиева кебек бердәм команда һәм үз эшен яраткан педагогик коллектив, әти-әниләр белән бергәләп гамәлгә ашырабыз.

25 еллык тарихка ия гимназиядә укучы балаларның җыр-биюдә осталыгы, әдәплелеге, туган телебездә матур сөйләшүе һәрвакыт соклану уята.
Гимназиянең матди-техник базасын ныгыту, укыту-тәрбия процессын алып бару, өстенлекле юнәлешләрне билгеләү өчен тиешле шартлар булдыру, музей педагогикасын гамәлгә кертү, ишегалдында спорт мәйданчыгы төзетү – болар да үз алдыма куйган бурычларым иде. Бүгенге көндә аларның тормышка ашуы, әлбәттә, зур хезмәт нәтиҗәсе.
– Гимназиядә укучылар саны елдан-ел артуын күрәбез. Сезнең бинада «Балалар академиясе» Балалар иҗат үзәге белән 19 нчы музыка мәктәбе дә урнашкан. Мондый бергәлек укыту процессына уңай йогынты ясамый калмыйдыр.
– Бүген бездә 47 укытучы эшли, аларның 89 проценты беренче һәм югары категориягә ия.
Гимназиядә 761 балага татар телендә белем һәм милли тәрбия бирелә. Укыту ике сменада алып барыла, шуңа күрә өстәмә бина – янкорма кирәклеге көн кебек ачык.

20 нче гимназиядә дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, мәгариф һәм әдәбият, мәдәният һәм сәнгать әһелләре катнашында һәрдаим төрле фәнни-тикшеренү конференцияләре һәм кичәләр үтеп тора. /Фотолар – гимназия архивыннан.
Татар телендә белем бирә торган уку йорты буларак, безнең гимназиянең өстенлекле яклары бар. Беренче нәүбәттә, бу, әлбәттә, уку белән милли тәрбиянең тигез дәрәжәдә игътибар үзәгендә булуы, укучыны шәхси үсеш планы нигезендә укытуны гамәлгә кертү, балаларның фәнни эшчәнлеген оештыру, ата-аналарны гимназиядә уза торган чараларга җәлеп итү. Төп дәүләт имтиханнары, Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләренә караганда, 100 баллга имтихан тоткан укучылар саны арта баруын да әйтергә кирәк.
– Гимназия 2017 елда Татарстанның иң яхшы белем бирү оешмасы булып танылган иде. Аннан соң да укытучылар һәм укучылар коллективы һәрдаим төрле бәйгеләрдә катнашып, грантларга, җиңүләргә лаек булып тора. Мондый уңышларга ничек ирешәсез?
– Укыту-тәрбия процессы татар халкының бөек мәгърифәтчеләре Каюм Насыйри, Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләренә таянып оештырыла. Белем бирү йортының абруен күтәрү өчен һәр укытучы, бала, әти-әни, мәктәп хезмәткәрләре максатчан эш алып бара. Олимпиадаларда катнашып, җиңү һәм призлы урыннар яулаучы укучыларыбызның саны елдан-ел артуы сөендерә. Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек системалы рәвештә алып барыла. Дәресләрдә генә түгел, электив һәм факультатив курслар кысаларында да укучыларга өстәмә белем бирелә. Бу эшкә югары уку йортлары мөгаллимнәре җәлеп ителә. Сәләте булмаган балалар юк, иң мөһиме – укучының кызыксынуын ачыклап, юнәлешен генә дөрес билгеләргә кирәк.
Бүген бездә барлыгы 20 түгәрәк эшли. Фәнни эшчәнлек, яшь армиячеләр хәрәкәте, спорт, техника (компьютер дизайны, робототехника, лего), тегү, чигү, бию, курай түгәрәкләренә балалар бик яратып йөри. Башкалабызның шахмат мәктәбе белән бергә оештырылган түгәрәккә дә башлангыч сыйныф укучылары теләп килә.
Милли мәгарифне үстерү өлкәсендә янып йөрүче галим Марат Лотфуллин үзенең чыгышларында, милли мәктәп полилингваль булырга тиеш, дип искәртә. Без бу юнәлешне дә гамәлгә ашырабыз. Укучыларыбыз гимназиядә татар, рус һәм инглиз телләрен генә түгел, фәннәрне дә чит телдә өйрәнә. Укытучылар укыту-тәрбия процессын Каюм Насыйриның «Әгәр берәү чит телләр өйрәнергә тели икән, ул иң элек үзенең туган телен, аның грамматикасын камил дәрәҗәдә белергә тиеш» дигән тәгълиматына таянып алып бара. Полилингваль белем бирү – ул заман таләбе дә. Башлангыч сыйныфларда CLIL (Content and Language Integrated Learning) методологиясенә (чит телне аерым бер предмет өлкәсендә өйрәнүне үз эченә ала торган белем бирү алымына) нигезләнеп фәннәр инглиз телендә укытыла. Бу юнәлештә Алия Минимуллинаның нәтиҗәле эшен билгеләп үтәсе килә. Тик югары сыйныфларда да бу тәҗрибәне дәвам итү бүгенге көндә проблема булып кала.
Мөгаллимнәребез укучыларда укуга, уңышка омтылыш уятуны максат итә. Ә моны үзең үрнәк булганда гына эшләп була. Бу фикерне укытучыларыбыз нәтиҗәле эшләре белән дәлилли, югары уку йортлары мөгаллимнәре белән бергә фәнни эшчәнлектә гамәлгә ашыра. Югары категорияле укытучыларыбыз, һөнәри бәйге җиңүчеләре Гөлшат Фәхретдинова, Фәридә Хакимова, «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы-2025», Бөтенроссия «Ел укытучысы» бәйгесенең республика этабы призеры, дәреслекләр, методик әсбаплар авторы Лилия Гыйззәтуллинаның эш тәҗрибәләре күпләргә үрнәк. Шулай ук Лидия Корбанова, Наилә Зиннурова, Ландыш Сафиуллина, Миләүшә Зарипова, Лилия Гыйззәтуллина, Илсөяр Сәгъдиева, Ильмира Фәрхетдинова, Энҗе Закирова, Гүзәл Зарипова, Айгөл Бариева, Виктория Кәримова, Гүзәл Миңнуллина, Гөлнур Әдһәмова, Айгөл Шәйхелисламова, һөнәри бәйгеләрдә катнашып, тәҗрибә уртаклашалар, балаларны төрле чараларга әзерлиләр.
Илсөя Вәлиева, Рима Садыйкова, Любовь Ефимова, Алсу Габбасова, Гүзәл Миңнуллина, Алсу Җаббарова, Рөстәм Тимерханов, Илназ Фәрхетдинов, Зилә Әбелханова, Хаҗирә Пядышева, Наилә Айсина, Энҗе Закирова, Айсылу Муллахмәтова, Гөлназ Гыйниятуллина, Нурзидә Закирова төрле чараларда, семинарларда катнашалар, осталык дәресләре үткәрәләр.
Гимназия Төмән өлкәсенең Чыкчы мәктәбе, Казахстанның Гайнан Кормаш исемендәге Актүбә мәктәпләре белән хезмәттәшлек итә, бердәм проектлар нигезендә чаралар үткәрәбез.
Гимназиягә өметле яшь укытучылар да килүе шатландыра. Алар «Остазлык мәктәбе»ндә тәҗрибә туплый, сыйныфтан тыш чараларда актив катнаша. Исламия Миндубаева (гимназияне тәмамлап, бездә мөгаллим булып эшли), Адилә Миңнебаева, Виктория Кәримова – яшь укытучылар арасында төрле бәйгеләрдә грант җиңүчеләре.
2013 елдан «ЮНЕСКО ассоциациясе мәктәпләре» Халыкара проектында катнашу кысаларында гимназия экологик программаны тормышка ашыруда актив эшли. Бу юнәлеш укытучыларыбыз җитәкчелегендә нәтиҗәле алып барыла. Баштагы елларда аны Лидия Лебедева оста итеп алып барса, бүгенге көндә Любовь Тяминова дәвам итә. Мәктәп яны биләмәләрен, коридор, сыйныф бүлмәләрен яшелләндерү эшендә ата-аналар да читтә калмый. «Яшел мәктәп» проектын гамәлгә ашыру максатчан рәвештә алып барыла. 2017 елда гимназия Татарстан Экология министрлыгы тарафыннан уздырылган «Иң яшел мәктәп» бәйгесендә җиңеп, кыйммәтле бүләкләргә ия булды. Белем йортында узучы чаралар гимназия сайтында, даими чыгып килә торган «Дуслык» газетасында, социаль челтәрләрдә яктыртыла.
Гимназиядә өч зур фәнни-гамәли конференциянең узуы да – коллективыбызның уртак хезмәт җимеше. Бөтенроссия «Алиш эзләреннән» конференциясе Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Мәгарифне үстерү институты, «Хокук – хәзерге җәмгыятьнең нигезе» Бөтенроссия фәнни-эзләнү конференциясе Россиянең Дәүләт хокук университеты белән (2014 елдан) берлектә уздырыла. Конференцияләрнең нәтиҗәсе булып, җыентыклар чыгарыла. Шәһәр күләмендә уздырыла торган «Милли мирас» иҗат бәйгесендә катнашучылар саны да елдан-ел арта.
– Сез гимназиядә музей педагогикасын гамәлгә кертүне төп максатларыгызның берсе итеп куюыгыз турында әйттегез. Шул хакта да төгәлрәк сөйләп үтсәгез иде.
– Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк, дигән гыйбарәне истә тотып, 2013 елдан гимназиядә «Мәктәп-музей проекты кысаларында укучыларның мәдәни компетенцияләрен формалаштыру» дигән инновацион проект тормышка ашырыла. Әйтеп үткәнемчә, бу идея белән мәктәпкә килүгә яна башлаган идем. Аның тормышка ашуы – зур хезмәт нәтиҗәсе. 2013-2018 еллар аралыгында гимназиядә дүрт музей ачылды. Танылган дизайнер Флера Калмурзина тарафыннан эшләнгән кул эшләрен, халкыбызның милли бизәкләрен, чигү үрнәкләрен үз эченә алган «Милли мирас»; А.Алиш премиясе лауреатларына, каһарман-язучыга багышланган «Алиш варислары»; Бөек Ватан сугышына, Советлар Союзы Герое Михаил Девятаевка багышланган «Мәңгелек хәтер»; күренекле татар зыялылары яшәгән чорны чагылдырган «Иске Татар бистәсе» музейлары укучыларыбызның, гимназия, ата-аналар коллективының тырышлыгы белән тормышка ашты. Бүген инде бу музейлар укучыларыбызга патриотик тәрбия бирә, үз милләте белән горурлану хисләре тәрбияли.
– Сез, укучылар белән бергәләп, Абдулла Алишның тормышын һәм иҗатын өйрәнү буенча да эзләнү эшләре алып барасыз һәм уңышларга да ирештегез...
– Дөрес әйтәсез, гимназия укучыларына Абдулла Алишның, кормашчы-җәлилчеләрнең иҗатын өйрәтүдә, пропагандалауда системалы һәм нәтиҗәле эш алып барыла. Алишның туган авылындагы музей хезмәткәрләре, аның туганнары белән очрашулар үткәрү, эзләнү эшләре алып барып, яңадан-яңа мәгълүматлар туплау һәм 2013 елдан «Алиш эзләреннән» исемле төбәкара (2026 елдан Халыкара статусында) фәнни-гамәли конференциясен уздырып, җыентык чыгару, «Герой исеме – мәктәпкә» Бөтенроссия проектында җиңү – уку йортына Абдулла Алиш исемен бирүне дәгъва итүгә нигез булды. Тик бу исемне алуда шактый каршылыкларга да юлыктык, хәтта безгә кайбер җитәкчеләрдән шелтәләр дә белдерелде (Казандагы Балалар иҗат үзәгенең А.Алиш исемен йөртүе дә киртә кебек күрсәтелде). Ниһаять, 2015 елда гимназиягә Абдулла Алиш исеме бирелде. Гимназия ишегалдына Абдулла Алишның бюсты куелды (без моның өчен җәмәгать һәм дәүләт эшлеклеләренә, аерым алганда, Разил Вәлиевкә (1947- 2023), Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау комиссиясе җитәкчесе, Татарстан Дәүләт Советы рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтовка бик рәхмәтле). 2021 елдан гимназиядәге бер иң яхшы укучыга А.Алиш премиясе тапшыру, I сыйныф укучыларын «Алиш варислары» сафларына кабул итү, һәр кабинетка А.Алиш премиясе лауреатларының исемен бирү – болар барысы да Абдулла Алишның исемен мәңгеләштерүгә юнәлтелгән эшләребез. Шунысын да әйтик, 2023 елдан иҗади уңышларга ирешкән бер укучыга Рәхимә Арсланова премиясе дә бирелә.
– Гимназиядә укыту-тәрбия эшләренә кагылышлы инновацион проектлар да алып барыла дип әйттегез.
– Бу инновацион проектлар Татарстан Хөкүмәте, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Язучылар берлеге, Казан федераль университеты, Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты, Россиянең Хокук университеты, Казан медицина университеты белән берлектә тормышка ашырыла. Татар телендә белем һәм тәрбия бирә торган уку йортыбыз Татарстанның Мәгарифне үстерү институты, КФУның Идел буе төбәкара укытучылар белемен күтәрү үзәгенең эксперименталь мәйданчыгы да булып тора, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчелегендә үткәрелә торган апробацияләрдә катнаша.
Ирешелгән уңышларны санап китсәң, алар аз түгел икәнлегенә төшенәсең.
Бердәмлектә – көч, дигән әйтем бар. Уку йортында алып барылган күркәм эшләрнең нәтиҗәләренә дә бердәмлек булганда, тырыш хезмәт куелганда гына ирешеп була. Чирек гасыр вакыт эш-мәшәкатьләр белән сизелми дә үткән. Бу бер уйлаганда аз вакыт түгел, тик белем бирү йорты өчен күп тә түгел. Татар гимназиясенең ирешәсе уңышлары әле алда булсын иде. Гасырлардан килгән рухи байлык, милли үзаң, үткәндәге бай традицияләр сакланганда гына гимназиянең нигезе – нык, ышанычлы, киләчәге якты булыр.
Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназиянең уңышлары:
2012 елда «Россиянең әйдәп баручы мәктәпләр» Илкүләм реестрына кертелә;
2013 елдан «ЮНЕСКО ассоциациясе мәктәпләре» Халыкара проектында катнаша;
2015 елда гимназиягә каһарман-язучы Абдулла Алиш исеме бирелә;
2017 елда «Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында дәүләт телләрендә иң яхшы укыту тәҗрибәсе» 1 млн сумлык грант җиңүчесе;
2017 елда «Татарстан Республикасының иң яхшы белем бирү оешмасы» булып таныла;
2017 елда ТР Экология министрлыгы тарафыннан уздырылган «Иң яшел мәктәп» бәйгесе җиңүчесе;
2018-2020 елларда «Белем бирү оешмаларында патриотик тәрбия бирү» Халыкара бәйгесе лауреаты;
2020 елда «Милли мәгарифне үстерүдәге уңышлар өчен» гимназия коллективы Каюм Насыйри исемендәге премиягә лаек була һәм мәктәп турындагы мәгълүмат Каюм Насыйри энциклопедиясенә кертелә;
2021 елда «Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында муниципаль мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына һәм муниципаль гомумбелем бирү оешмаларына Татарстан территориясендә яшәүче халыкларның теле, традицияләре, мәдәниятен саклауга юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм итү» гранты җиңүчесе;
2024 елда шәһәр күләмендә «Зур тәнәфес» фестиваль-бәйгесенең «Туган тел традицияләрен саклау» номинациясе җиңүчесе һәм махсус бүләк иясе;
2024 елда «Алдынгылар командасы – Команда Первых» премиясе лауреаты;
«Казан мәгарифе командасы-2024» шәһәр бәйгесенең «Корпоратив культура лидеры» номинациясендә җиңүче;
2025 елда Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау комиссиясенең махсус грантына лаек була;
2026 елда укучыларга патриотик тәрбия бирүдәге уңышлары өчен Региональ инновацион мәйданчык проекты җиңүчесе.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала