Журналист буларак, язучылар уңышына ак көнләшү белән карыйм. Якташым, Азнакай районың Зур Сукаеш авылы тумасы Марсель Гариповның китаплары бер үк вакытта Казанда (Габдулла Тукай турында), Йошкар-Олада (Какылыкүл авылы тарихы), Азнакайда («Милләтпәрвәр шәхесләр» альманахы) һәм Оренбургта (мәгърифәтче Багбостан Мөэминова хакында) басылып чыгуын шатланып кабул иттем.

1 майда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның Язучылар берлеге әгъзасы, язучы-тарихчы Марсель Мөхәммәтша улы Гарипов (Мирсәй Гариф) 80 яшен билгеләп үтте.
Соңгы вакытта халкыбызның шәхесләре, үз нәсел тамырлары белән кызыксынучылар арта бара һәм авыллар тарихы турында күп кенә китаплар чыгуы – куанычлы күренеш. Бу яктан мин дә үземне бик бәхетле хис итәм, чөнки берничә ел элек туган авылым турында язылган «Әсәй, Митрәй мирасы» дип аталган китап дөнья күрде. Ул безнең гаиләдә кадерле әйберләрнең берсе һәм һәркемгә кирәкле мәгълүмат чыганагы булып тора.
Бу китапны кулга алганга кадәр без үзебезнең авылыбызның тарихын гына түгел, янәшәбездә яшәгән авылдашларыбыз турында да бик аз белгәнбез икән дигән фикергә киләсең. Ачып карау белән аны чыгару өчен күпме көч куелганын, күпме кешенең хезмәте кергәнен аңлыйсың. Мин бүген шул китапның проект авторы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Россиянең, Татарстанның Язучылар берлеге әгъзасы, «Петр I Фән һәм сәнгать академиясе» төбәкара иҗтимагый оешмасы (ПетрАНИ) хакыйкый әгъзасы, тарихчы Марсель Мөхәммәтша улы Гариповта кунакта.
– Сезгә ничек итеп мөрәҗәгать итәргә – Марсель Гарипов, әллә Мирсәй Гариф дипме?
– Мин, әлбәттә, документларым буенча Марсель Гарипов. Китаплар яза башлагач, Мирсәй Гариф тәхәллүсе алдым. Тик торганым юк, үзем өчен дә, «Мирсәй» өчен дә тырышып эшлим.
Бу сүзләр белән һич кенә дә килешмичә мөмкин түгел, чөнки быел 80 яшен тутырган Марсель абыйның бер генә дә тик торганын күргәнем юк. Әле бүген генә Азнакайда йөргән язучыны икенче көнне Казанда күрергә була, өченче көнне Санкт-Петербургта – конференциядә, әле Оренбург белән Уральскида, я күрше Башкортстанда. Алар хатыны Люза ханым белән үзләре салып кергән йортта гомер итә. «Илле яшьтән соң йорт салмаска», – дигән ниндидер әйтемгә ышанып, икеләнеп йөрүчеләр өчен бер дигән үрнәк бу. Чөнки Марсель абый 69 яшендә шушы мәһабәт йортны салырга керешкән һәм моңа кадәр гел буш торган урында гараж, мунча һәм башка корылмалар да төзеп, ныклы хуҗалык булдырган. Нарат исе аңкып торган уңайлы матур йортның китаплар белән шыгрым тулы бүлмәсендә утырабыз. Анда кулъязмалар, төрле брошюра, газета һәм бик күп китап язучыларда гына була торган бер тәртип белән өстәл өсләрендә, киштәләрдә һәм бүтән җирләрдә урын алган.
– Марсель абый, Сез бит – әдәбияттан ерак торган югары техник белемле кеше. Заманында Октябрьский шәһәренең баш архитекторы булып эшләгән вакытта төбәк тарихын өйрәнүче буларак китап чыгаргансыз, аннары Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булып киткәнсез.
– Минем беренче хезмәтем 1979 елда ук чыккан иде. Ул рус телендә «Деревянное зодчество городов Томской губернии» дип аталып, Новосибирск институты аспирантурасында укыганда дөнья күрде. Ә син әйткән китап «Достопримечательности города Октябрьского» 300 данә генә басылган иде, тагын 3 мең данәдә зур форматлы итеп бастырдык. «Башкортстан Җәлиле» – Хәйретдин Мөҗәй иҗаты һәм тормыш юлы турындагы китабым да ике кат басылды – 1997 елда Октябрьскийда һәм 2010 елда Казанда. Башкортстанда яшәгәндә Тукайның тормыш юлын барларга алындым. Тукайның 120 еллыгы алдыннан иде бу. Башта Казандагы «Идел» журналының өч санында басылды, аннары Татарстан китап нәшриятында «Мәңгелек мәхәббәт» дигән китап булып дөнья күрде. Бөек шагыйребез Тукайның Зәйтүнәгә булган мәхәббәте турында ул.
Китап чыкты, шуннан соң Язучылар берлегенә кабул иткәндә, унбишләп әдип тавыш бирергә ниятли. Сизеп торам: каяндыр килгән ниндидер архитекторның Тукай темасына кереп китүе барысына да ошап бетми кебек. Шулчак бүлмәгә Туфан Миңнуллин килеп керде дә, дәрәҗәсен белеп кенә, түрдә торган кәнәфигә таба узды. Шунда иркенләп утырып, өстәл өстендә яткан минем китапны сүзсез генә алып, танышып чыкты. Бу җыелышта рәислек итүче язучы, Туфан абыйдан фикерен сорагач, ул: «Мондый китапны язган кеше күптән безнең Язучылар берлегендә булырга тиеш бит инде», – диде дә, рөхсәт сорап торуны кирәк тапмыйча гына, китапны үзенең портфеленә салып куйды. Менә шулай итеп, мин Язучылар берлеге әгъзасы булып киттем.
Бу китапның язмышы бик уңышлы булды, чөнки аны берничә елдан соң төрек теленә Чулпан Четин-Зарипова һәм Һайати Йылмаз тәрҗемә итте, 2016 елда Әнкарада басылды. Тукайның Зәйтүнәсе бит, Зәйнулла ишан Рәсүлевнең улы Кадыйр белән Хаҗдан кайтканда, 1914 елда сугыш чыгып, Төркиядә тоткарланган. Мине Истанбулга, Әнкарага чакырып кунак иттеләр. Истанбулда Зәйтүнәнең Беренче бөтендөнья сугышы вакытында яшәгән урынын да таптым. Ул бит анда Атилла исемле бала тудыра, ул тора-бара Атилла Расих дигән зур язучы булып җитешә.
– Марсель абый, Сез: «Тормыш ул – тоташ көрәш», – дип еш әйтәсез. Сезнең үзегезгә еш көрәшергә туры килдеме? Гомерегезнең күп өлешен чит төбәкләрдә уздыргансыз. Азнакай районының Түбән Сукаеш авылында туган сабыйны нинди язмыш җилләре чит җирләргә алып китә алган?
– Минем генә түгел, гомумән, татар халкының язмышы катлаулы һәм аның күпчелек өлеше гел көрәштән торган. Минем бабай да 1912 елда ишле гаиләсе белән Себер якларына чыгып киткән. Аларга Мариинск тайгасында җир биргәннәр. Шунда бик авыр шартларда землянкалар төзеп тормыш башлаганнар. Тора-бара монда УпоровкаЧишмә дигән авыл барлыкка килгән. Минем әти шуннан Беренче бөтендөнья сугышына китә, аннан кайткач, революциядән соң Томскида СовПартШколаны тәмамлый. Аннан аны Казанга, татар-башкорт хәрби мәктәбенә политрук итеп җибәрәләр. Сукаештан әнинең туганын, булачак генерал Фатих Булатовны да укырга өндәп алып китә. Фрунзе гаскәрләрне кыскарткач, әтине башта Тәтешкә эшкә, аннан соң Чүпрәле районына җибәрәләр. Ул вакытта укырга мөмкинлеге булмаган балаларны авыллардан җыеп, Мунчәлидә колхоз яшьләре мәктәбе оештыралар. Шул балалар арасында булачак язучылар Шәрәф Мөдәррис белән Зәки Нури да була. Минем әти Мөхәммәтша (директор) һәм Фатыйма әни аларга, белем белән беррәттән, киләчәктә иҗат итәргә ниндидер күңел чаткыларын да биргәндер.
Шул Чүпрәледә эшләгәндә белемле, дөнья күргән кешеләр сөйләшеп утырырга, фикер алышырга дип бергә җыелырга яраткан. Шунда әтинең: «Немецлар әйбәт яшиләр, анда тәртип», – дигән сүзләрен кемдер органнарга җиткерә һәм аны Казанның Пләтән төрмәсенә илтеп тыгалар. Бу – 1938 ел. Галимҗан Ибраһимовлар белән бер вакытта була ул төрмәдә. Аның белән бергә алып киткән, духовная семинария бетергән чуваш милләтеннән булган попны атарга хөкем итәләр, ә әти ничектер котылып кала. Ул туган якларына кайтып укытучылыкта хезмәт куя. 1942 елда фронтка китә. Сугыштан исән кайтып, Зур Сукаешта мәктәп директоры булып эшләгәндә икенче тапкыр кулга алалар. Бу вакытта әни ындыр мөдире, минем белән авырлы була. Әти аның өчен дә эшли. Ютазы элеваторына тапшырганда артып калган дүрт олау ашлыкны ачлыктан җәфаланган дүрт авыл халкына тараталар. Икенче көнне үк аны алып китеп, үлем җәзасына хөкем итәләр. Соңыннан хөкем карарын 25 елга калдыралар. Халык дошманы гаиләсеннән булгач, Тымытыкта укытучы булып эшләгән Роза апа Баулы районы Кызылъяр авылына күчеп китәргә мәҗбүр була. Дүрт баласы белән әнине дә шунда үзе белән алып китә. Мин әтине җиде яшькә кадәр, аны төрмәдән чыгарганчы күрмичә үстем.
– «Без төшеп калганнардан түгел», – дип шаяртып әйтергә яратсагыз да, сезнең дә төшеп калган вакытларыгыз булган бит, Марсель абый.
– Ә-ә, теге ат чанасыннан төшеп калган вакытны әйтәсеңдер әле син. Ул бит 7 айлык чакта була. Әни белән Зәки абый кышкы буранлы көндә ат җигеп, үлем җәзасына хөкем ителгән әтине күрергә дип, Бөгелмәгә бара. Әти әйткән: «Марсель улымны күрәсем килә, алып килегез әле», – дип. Мине толып җиңенә тыгып үзләре белән алалар. Кышкы күренер-күренмәс буранлы юлда адашмас өчен, әни белән абый алга текәлеп карап барып, Балтач янында минем чанадан төшеп калганны сизми дә кала. Бер-ике чакрым узгач кына, чанада минем юклыкны күреп, кире борылалар. Ничек төшеп калса, шулай тыныч кына яткан баланы табып алып, Бөгелмәгә юлны дәвам итәләр.
– Без, бәлки, туган җиребездә яшәп, күп әйберләрне бик аңлап та бетермибездер. Бәлки милләт буенча булган хокуклардан дөрес файдаланмыйбыз һәм, турысын гына әйткәндә, татар булуыбыз белән горурлану җитмидер. Менә сез кайда гына яшәсәгез дә милләтебезне ниндидер бер югары дәрәҗәгә күтәрү өчен тырышкансыз. Бәлки сезнең тарихчы булып китүегезгә дә шул сәбәпче булгандыр?!
– Әйе, шулайрак килеп чыга. Татарлар бит алар кайда гына яшәсә дә югалып калмаган. Алар гыйлемле булган, килгән авырлыклардан да, бернинди эштән дә курыкмаган. Мин укыган һәм яшәгән Томск та заманында татарларның яшәү урыны булган бит. Аны руслар яулап алырга ниятләгәч, князь Тоян (Таян) рус патшасыннан «Грамота» сорарга мәҗбүр була. Шулай итеп барлыкка килгән шәһәр бит инде ул, дөрес тарих өчен шактый гына көрәшергә туры килде. Тик тарихи яктан нигезләнгән фәнни хезмәтләрем белән үземнең хаклы икәнлегемне исбатлап яздым.
22 ел Томскида яшәгәннән соң, 1987 елда Башкортстанның Октябрьский шәһәренә баш архитектор булып кайттым. Анда 30 ел яшәү дәверендә милләт өчен көрәшеп яшәдем. Шул вакытларда ук минем инде унлап китабым чыккан иде.
– Сүз башыбыз авыллар тарихы турында чыккан китаплар хакында иде. Үзегезнең туган ягыгызга, Азнакай якларына кайтып төпләнүегез, районыбыз авылларының тарихын өйрәнү ничек килеп чыкты?
– Минем публицистик әсәрләр 1970 еллардан бирле матбугатта даими басылып килде. Башкортстанда яшәгәндә Ык елгасы бассейнында ике дистә экспедиция оештырып, шундагы авыллар яшәеше турында «Тымызык кына Ык ага», «Тарханлылыр» (Шаран районындагы авыл), «Яңа Маты – Әрнәш җире» (Бакалы) һәм тагын берничә китап туплап бастырдык. Уфада нефтьче Ләйлә Мәрданшина турында «Тяжелые грани Золотой Звезды» дигән әсәрем басылып чыкты. Татарстанда дөнья күргән беренче китабым туган авылым Сукаеш турында булды. Аңа материаллар әзерләү, аларны туплап бастыру өчен 10 ел вакыт узды. Туган авылым турында барысы 3 җыентык дөнья күрде. Яңадан Азнакай турында 3 зур китапны, «Кәкре Елга: тарих һәм шәхесләр» басмасын, «Әсәй, Митрәй мирасы» дигән китапларны хезмәттәшләрем Ниһат Мозаффаров, Илдус Гыйләҗев белән иҗат иттек. Шулай ук районыбызның Бүләк, Урманай, Мәндәй, Таллы Бүләк, Октябрь Бүләк авыллары турында китаплар дөнья күрде. Һәрберсен туплаганда нинди дә булса ачыш ясадык.
Иң кадерле басмабыз «Хәтер түрендәге авыллар» дип атала. Районыбызда төрле елларда юкка чыккан 36 авыл турындагы истәлекләр тупланган анда. Бу китап әлегә республикада берәү генә. Шулай ук Әфган һәм Төньяк Кавказ сугышларын кичкән һәм шунда һәлак булган Азнакай егетләренең батырлыгын сурәтләүче «Хәрби антка тугрылык» китабы изге зат Миргазиян Динмөхәммәтов иганәчелегендә басылып чыкты.
Азнакай турында дүрт телдә аңлатма белән татарча, русча, төрекчә, инглизчә 590 битлек китап чыгаргач, хакимият башлыгы, китап җанлы Марсель Зөфәр улы Шәйдуллин: «Сезнең бер җыелган коллективны эшсез тотып булмый бит инде», – дип, тагын бер китап чыгарырга тәкъдим итте. Азнакайның 3500 күренекле кешесе кергән, орден-медальлар белән бүләкләнгән, атказанган шәхесләр турында яңа җыентык эшләнде. Үзем өч дистә еллап китаплар язу эше белән шөгыльләнгәндә, йөздән артык авыл тарихын өйрәндем. Азнакай районы авыллары турында басмалар чыгарганда безнең коллективта төрле елларда 220 кеше иҗатта кайнап яшәде һәм бу халык хәрәкәтенә әверелде. Якташларыбыз бай телле һәм гыйлемле бит!
– Хәзер кешеләр интернет челтәрләренә, мәгълүмат белән телефон аша гына танышуга күчеп бетте. Газета-журналларны, китапларны киләчәктә укучы булырмы?
– Тарихка күз салсак, беренче китаплар 500 ел элек басылган, алар бүгенге көндә дә бар һәм киләчәктә дә булыр. Аларны бернәрсә дә алыштыра алмый. Чөнки китап ул мәгълүмат тупланмасы гына түгел, ә сәнгать әсәре дә, аның төзелеше дә, бизәлеше дә, хәтта буяу исләре дә икенче. Әлбәттә, радио-телевидениесе дә, интернеты да, башкасы да булыр, тик китап үз урынында калачак һәм язылып, басылып торачак. Кешелекнең дөньяда иң югары дәрәҗәдәге казанышы – китап!
Иҗаттагы кешенең язган әйберсе әллә кайларга барып чыга. Мәндәйдә туган мәгърифәтче турындагы «Халкыбызның каһарман кызы Багбостан Мөэминова» дигән китабыбыз иҗатташларым Х.Габделманова һәм М.Солтангузин тырышлыгында Оренбургта дөнья күрде.
Мин Марсель абыйның язган китапларын, гыйльми хезмәтләрен, алган исемнәрен барлыйм да, ә ни өчен аның исеме безнең аңыбызда, хәтеребездә башка язучылар рәтеннән ныклап урнашмаган дип уйлыйм. Аның сәбәбе, бәлки, безнең якташыбызның күп вакытын чит төбәкләрдә уздырырга мәҗбүр булуындадыр. Ә бәлки аның язмаларының һәм тарихи эшчәнлеге нәтиҗәсенең максаты көнендә үк популяр булу түгел, ә берничә дистә елларга, берничә буынга җитәрлек итеп язылуындадыр. Безнең бүген язган әйберне иртәгә үк бар кешегә укытасы килү теләгеннән аермалы буларак, аның берничә ел буена тупланып дөнья күргән хезмәтләренең гомерләре дә күпкә озынрактыр. Марсель абыйның холкы да нәкъ менә шундый: сабыр, төпле, зирәк фикерле. Ул һәр әйберне җентекләп өйрәнеп, аның төбенә төшеп, кирәкле мәгълүматны туплагач кына, аларны халыкка чыгара. Моның өчен, әлбәттә, күп вакыт кирәк, шуңа да кайбер китапларны чыгару дистәләгән елларга сузыла да.
– Бу китапларга күпләрнең хезмәте кергән, без күмәкләшеп иҗатта кайныйбыз. Әлбәттә, җитәкче сәләтеннән, гыйлемлелегеннән дә сыйфат чыга. Китаплар иҗат итү – минем яратып эшләгән шөгылем, алар бездән соң кешеләргә кирәкле булып укылса, сакланса, гомерләребез заяга узмаган икән дип шатланырбыз. Томск шәһәрендә яшәүче ике кызым, оныкларым да минем иҗатым, нәселебезнең тамырлары белән бик кызыксына. Бер оныгым безнең нәселнең шәҗәрәсен төзеп, безгә бик матур бүләк ясады. Төпчек кызым Ләйсән дә, үзенең фикерләрен җиткереп, иҗади эшемдә «тәнкыйтьче» булгалый. Димәк, минем ышанычлы дәвамчыларым бар, тормыш дәвам итә, – ди язучы.
Марсель Гарипов – татарларның тарихын ничек бар шулай итеп үз халкына җиткерүче каһарман. Ә халкыбыз каһарманнарының язмышын үзегез беләсез, аларның бөеклеген вакыт билгели. Ә вакыт ул бернинди сәясәткә дә буйсынмый, үз агымы белән бара һәм үзенең бәясен куя.
Азнакай.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала