Татарстанның халык артисты Рәзилә Муллинага – 70 яшь
С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры актеры, Татарстанның халык артисты Рәзилә Муллина үзенең күркәм юбилеен – 70 яшен Фәнис Яруллинның «Сәхи(я)» драмасындагы Зәйнәп әби роле белән каршылады. Спектакльнең режиссеры Александр Далматов җылы-якты татар карчыгы ролен нәкъ менә аңа биргән, дөньяның ялгыз бер бәндәсе булып калган ирдәүкә Сәхиягә дөнья бәясе сүзләрне аның персонажы җиткерә. Рәзилә Муллинаның герое бер караганда гөр-гөр килеп йөргән гади генә авыл карчыгы, икенче карашка дөнья зирәклеген үзенә җыйган йөзьяшәр әбекәй. Әтиләре сугышка киткәндә үз җаваплылыгына ышандырып алып калган ике кыз баланы якларга-сакларга көче җитмәве өчен борчылуын эченә сыйдырган карчыкның: «Кайтмаска мин китәм», – дигән сүзләре иң каты бәгырьле тамашачының да күңелен нечкәрткәндер. Әлеге спектакльне караганда Рәзилә Муллинаның уенына сокланмый мөмкин түгел, шул ук вакытта аның үз язмышын да күз алдыннан үткәрдем.
«Сәхи(я)» спектаклен карасагыз яки Фәнис Яруллинның «Кыйгак-кыйгак каз кычкыра» повестен укыган булсагыз, Зәйнәп әбинең ике ятим балага күз-колак булып калуын, аларның алдагы язмышына нык ярдәм итәргә тырышуын күрәбез. Биредә Рәзилә ханымның үз язмышында Зәйнәп әби язмышы белән уртаклык ук булмаса да, кисешү ноктасы бар – бу бер яктан Рәзилә ханымның язмышында балалар өчен җаваплылык булса, икенче яктан икесендә дә булган фәлсәфи тирәнлек.
Әлеге язмада Рәзилә Муллинаның язмышын һәм иҗатын энҗе бөртекләре кебек бер җепкә тезәргә тырышып карыйк, гәрчә күп кырлы талант иясенең тормышындагы вакыйгаларны алай гына җыеп кую мөмкин түгелдер.
Уку, укымау һәм укыту турында
Рәзилә Муллина (Харисова) 1956 елның 7 сентябрендә Минзәлә районы Татар Мөшегесе авылында дөньяга килә. Балачактан ук үзешчән сәнгатьтә катнашкан, агитбригадаларда йөргән кызның Алабуга мәдәният-агарту училищесының театр бүлегенә укырга керүе табигый. 1979 елдан ул Минзәлә Татар дәүләт драма театрында эшли. Бер генә үкенече калган – югары белем ала алмаган. «Казанга мәдәният институтына да кергән идем, укытмадылар: “Синең рольләрне кем уйный?” – дип, театрдан килеп алдылар. Шул үкенеч булып калды. Рольләрем күп булды. Төп рольләр... Аннары гаилә. Укыйм дигән кеше гаиләле килеш тә барып укыды. Мин кирәк санамадым. Эшләдек тә эшләдек...» – дип искә алды актриса. Һәм дәвам итте: «Ул чорда театрдагы өлкән буын вәкилләренә хөрмәт зур иде. Алар яшьләр белән тәҗрибә уртаклашты, сәнгатьле сөйләм, сәхнә уены осталыгына өйрәтте. Күренекле режиссер Сабир абый Өметбаев артистларга: “Синең сөйләгәнеңне сукыр күрсен, саңгырау ишетсен”, – дип әйтә торган булган».
Заманында Сабир Өметбаев һәм башка легендар артистлар әйткән сүзләрне Рәзилә Муллина хәзер үзе яшьләргә җиткерә. Әйе, ул һәм аның хезмәттәшләре – күпер кебек бүгенге театрны элекке чор белән тоташтырган буын. Рәзилә апа Минзәлә театры тарихында калган артистлар турындагы хатирәләрне энҗе бөртекләредәй җыя-саклый, шулай ук ул яшьләр өчен сәхнә теле педагогы, труппаның илһам чыганагы да.
«Минем иҗади гомеремдә сәхнә тоткан, төп рольләрне уйнаган чорым булды. Өлкәннәребез бик ярдәмчел булды, сәхнә артында шул арада кайсыдыр чәй китереп бирер, кайсыдыр чәчемне үрергә булышыр, кайсыдыр күлмәгемне кигезешер иде. Хәзер инде безнең яшьләргә юл бирер вакытыбыз җитте», – ди Рәзилә апа һәм хәленнән килгәнчә яшьләргә булыша.
«Иң үзәгемә үткәне – бүгенге яшьләрнең татарча дөрес итеп сөйли белмәве. Кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышам. Кирәк дигәннәре үзләре мөрәҗәгать итә, бик сорамаганнарын үзем тотып алам. Гомумән, безнең театрда тел мәсьәләсе артык начар димәс идем әле», – ди ул.
Заманында Минзәлә театрында рус милләтеннән булган актер Влад Поджидаев эшли иде. Рәзилә Муллинаның аны татарчага өйрәтүен искә алуы үзе бер кызык: «Эштә яныма килеп һәр сүзне, һәр авазның әйтелешен сорашты, үзе язып бара, кабатлый-кабатлый исендә калдыра. Бик тырыш булды. Аның татарча сөйләшүен ишеткәч, элек бу телне белмәгәне турында беркемнең башына да килмәгәндер».
Язмамны Рәзилә Муллинаның театр дөньясына аяк басуыннан башлаган идем дә, темадан ераккарак киттек. Актрисаның шәхси тормышын да күз алдыннан үткәрик әле, чөнки аның тарихы татар театры елъязмасында үз урыны булган Муллиннарга тоташа.
«Рөстәмем әйбәт ир иде, кадеремне белде»
Рәзилә Харисова Минзәлә театрына килгәндә анда яшь матур пар – Нәсилә һәм Рөстәм Муллиннар эшли торган була. Сүз уңаеннан, әлеге труппа элек-электән «гаиләләр театры» дип йөртелгән, чөнки театрның җитәкчесе Сабир Өметбаев яшьләрне кавыштырырга тырышкан. 1988 елның җәендә Чаллы юлында һәлакәткә очрап Нәсилә Муллина вафат була. «Нәсилә шәп актриса, бик акыллы ханым иде. Балаларының зурысына 11 яшь, бәләкәенә 4 тә тулмаган чак. Рөстәм ялгыз калды. Нәсилә апа исән чагында Рөстәм белән бергә «Зәңгәр шәл», «Өч аршын җир»дә уйнаганым булды. Аллаһ каршында йөзем якты – безнең арада ул чакта бернинди мөнәсәбәтләр булмады. Миңа Рөстәм: «Сине фәрештә дип белә идем», – ди торган иде. Шулай итеп, Рөстәмгә чыктым. Ике балага әни булдым», – дип искә ала ул чакларын актриса.
Рәзилә ханымга балалар: «Әни», – дип дәшә башлый. Ике балалы гаилә өч дәү әни янына кайтып йөри. «Бу балаларны рәнҗетсәң, бәхиллегем юк», – дип кисәтә алар – Рәзилә апаның әнкәсе, Рөстәм абыйның үз әнисен алыштырган икенче әнкәсе һәм... Нәсилә апаның әнисе.
Бер хатирә: Рөстәм абый Рәзилә апаны беренче тапкыр Нәсилә апаның әнисенә күрсәтергә Тукай районының Ташкичү авылына алып кайта. Ул чакта олы малае Руслан мәктәптә укый, кечкенәсе Илдар әбисе янында авылда була. Капкадан килеп керәләр. Бала йөгереп килә дә: «Әни, нигә озак кайтмадың?» – дип Рәзилә апаны кочаклап ала. Әбисе: «Әтиең яңа әни алып кайта. Үзең әйбәт булсаң, әниең дә әйбәт була», – дип, баланы бу очрашуга әзерләп торган икән.
«Рәхимә әби без кайтканны көтеп ала иде. Кайтуга мунча ягып куя – Рөстәм белән мунча кереп чыгабыз. Урын җәеп бирә – Рөстәм белән ятып йоклыйбыз. Гел бергә – уйныйбыз, көләбез, шаярабыз... Хәзер уйлыйм да, башсыз булганмын инде... Минем әнкәй түгел бит инде ул, Рөстәмнең үлгән хатынының әнисе. «Син кайткач, Нәсиләм кайтып кергән кебек», – дип әйтә иде. Балалар белән күрешеп тору мөмкинлегенә шат булгандыр инде», – дип искә ала Рәзилә апа.
– Рөстәм абый әйбәт ир булдымы?
– Әйбәт иде Рөстәм. Кадеремне белде ул минем.
– Гастрольгә чыгып киткәндә балаларны кем карашты?
– Үзләре генә калдылар. Балаларны өйдә калдырып чыгып китәбез дә, елый-елый барам. Кечесен – Булатны – өлкәнрәкләр карап үстерде инде. Без бит гастрольдә кимендә 24әр көн йөрдек.
– Күз-колак булып торучылар бар идеме?
– Күршеләр, әнкәйнең бертуган сеңлесе. Башка артистлар да күз-колак булып торды – ашарларына пешереп чыгып китәләр иде. Алар бик мөстәкыйль булып үсте.
– Ир белән хатынның көне буе бергәлеге туйдырмыймы?
– И аның рәхәтлеген белсәгез! Гел янәшә булдык без. Авылга кайткач бер тапкыр классташлар белән күрешергә чыккан идем, кайткач әткәй: «Нишләп йөрдең анда? Кияү өч тапкыр чыгып карады», – ди.
Өйдә мин камыр белән мәш килергә яратам – бу миңа карап та күренәдер. Камырым уңа. Мин камыр басканда Рөстәм янәшәгә утырып кычкырып газета укый иде. Шушылай яшәдек.
– Күренәдер, дигәннән, актриса булгач, диетада утырмадыгызмы?
– Утырмадым. Элек мин бик ябык, нәфис идем. Миңа 37 яшьтә Сәрвәрне уйнарга («Башмагым», Х.Ибраһимов) бирделәр. «Бирмәгез. Театрда яшь кызлар бар», – дип җитәкчелеккә кердем.
– Ә нигә сезгә бирделәр?
– Җырларга кирәк. Бу рольдә әйбәт кенә күренгәнмендер. Фотолар бар – матур. Мин 50 яшьлек юбилеемнан соң суык тиеп бик каты авырдым. Озак кына хастаханәдә яттым. Гормональ терапиядән соң артык авырлык җыйдым. Диетада утырмадым, Рөстәм дә: «Ябыкма», – дия иде.
– Рөстәм абый ничек кичерде авыруыгызны?
– Нык борчылды. Безнең Рөстәм хисләрне түгеп, теләсә нәрсә сөйләп йөри торган түгел, бик тыныч кеше, чын ир-ат иде.
***
Татарстанның халык артисты, Минзәлә театрының күренекле актеры Рөстәм Муллин (1947-2019) вафат инде – урын өстендә ятмыйча кинәт кенә хатыны янәшәсендә диярлек үз өендә җан бирә. Балалар үз тормышын корган – әниләрен кадерләп, кунакка килеп йөриләр, хәзер Рәзилә апа ялгызы яши.
«Мин Минзәләдән китмим, дидем...»
Театрның тере тарихы булган Рәзилә Муллина белән узган гасырның 90нчы елларын да искә алдык. «Туксанынчы елларны ничек кичердегез? Акча юк заман, икегез дә артист», – дип хатирәләрне кузгатам.
«Әй ул еллар... 90нчы еллардагы үзгәртеп кору чорында халык бик интекте. Безне өч айга үз хисабыбызга ялга чыгардылар. Өйдә өч бала. Миңа туганнарым бик булышты. Без бит гаиләдә биш бала. Авылдан энекәшләрдән атна саен ипи, сөт, эремчек, каймак килеп торды. Йомырка сатып алган булмады, терлек суйдылармы – ит китерделәр…
Аннары мин Минзәләдәге беренче тамададыр. Туйлар алып баруымны бик яраталар иде. Балаларны да шулай туйларга йөреп укыттым. Театрдагы хезмәт хакын ничек җиткерәсең?!» – дип искә алды Рәзилә ханым.
90нчы елларда Минзәлә театры труппасы тагын бер сынау алдында кала, чөнки Чаллыда театр ачылып, баш режиссер һәм кайбер артистлар шунда күчә. Муллиннар китми. Бу – Рәзилә ханымның карары. Рөстәменә дә: «Китәргә уйласаң, кайтып йөрерсең, ләкин мин Минзәләдән китмим», – дигән. «Беренчедән, үз туган районым. Икенчедән, Минзәлә театры мине артист буларак үстерде, халыкка танытты, мин үземне шушы коллективка бурычлы санадым», – дип аңлата ул бүген.
– Рөстәм Муллин күчсә дә, Минзәләдә калган булыр идегезме?
– Ул мине ташлап беркая китмәс иде. Ул мине бик хөрмәт итеп яшәде.
– Китүчеләр китеп уңдылармы?
– Уңдылар дип... Беләсезме, артист кайда эшләсә дә артист инде ул... Ролен уйнаса, режиссерны тыңласа, директорга буйсынса, кайда да эшли ала. Фаил Ибраһимов яхшы режиссер булды. Хәзергеләр килә дә, яңалык күрсәтә имеш, Фаил алар күрсәткәнне әллә кайчан эшләде. Ул киткәч, Минзәлә театрында Ленар Садриев хезмәт куйды – артист белән эшли белә торган бик әйбәт режиссер иде. Дамир Сираҗиев ике спектакль куйды, икесендә дә уйнадым. Артист буларак бик хөрмәт итте. Катлаулы мизансценалар куя иде. Бик искә алам ул чакларны. Яшь чак, матур чак!
– Ә хәзерге режиссерлар?
– Хәзергеләр башка. Алар артистны үстерү турында уйламый, үз хезмәтен күрсәтү турында уйлый.
– Хәзергеләр матур картина ясый…
– Әйе, элек «вид создавать итү» дип әйтәләр иде. Өлкәнрәк режиссерлар белән эшләве рәхәт инде – хәзер Байрас Ибраһимов белән эшлибез. «Тагын кабатлыйк әле», – дип әйтсә иде дип кенә торам. Хәер, яшьләрдән Александр Далматов белән дә яратып эшләдем. Мин ул кушканча уйнадым, сугыш чорында җебеп торган ак яулыклы әби булып кына йөреп булмагандыр, үз әбием дә шундый нык ихтыярлы иде.
– Ләкин «Сәхи(я)»дәге әби балаларны саклап кала алмады…
– Кала алмады... Язмыш дигән әйбер... Язмыштан да бигрәк мохит-тирәлек... Мин дә бит театрга яшь бала булып килеп кергәнмен. Өлкәннәр безне әти белән әни кебек карады.
– Аларның артык кайгыртучанлыгы ачуны да китергәндер…
– Ачу килә иде яшь чакта. Тарткалашып тору юк иде инде. «Тотындылар инде...» дип зарланышып кына ала идек. Авыз ачып сүз әйткән булмады.
– Бүген үзегез шулай әйтә аласызмы яшьләргә?
– Мин яшьләргә алай кискен түгел. Аларга уңай торып, яхшы якларын күрергә тырышам. Тыңлыйлар алар мине, Аллаһка шөкер. Яшьләрнең: «Рәзилә апа, бу ничек?» – дип киңәш соравы миңа дәрәҗә кебек. Җитәкчеләр дә киңәшкәч, хөрмәт бар, дип уйлыйм.
«Тик торалмый торган бер гадәтем бар»
Үзенең иҗади потенциалын, фикер сөрешен, гомумән, бар булмышын сәхнә аша күрсәтә алган һәм сәхнәгә генә сыйдыра алмаган артистлар була. Рәзилә Муллина – шуларның икенчесе. Аның өчен иҗтимагый тормыш – яшәү рәвеше. Иҗтимагый тормыш дигәндә партия юнәлешендәге карьераны, административ эшчәнлеккә омтылуны күздә тотмыйм. Аның иҗтимагый тормышына милли рухлы кичәләр, Сабан туйлары оештыру да, Минзәлә кебек тыныч шәһәрнең затлы йолдызы булып урамдагы кешеләр белән аралашу да керә.
«Без шәһәр урамында флаглар күтәреп кычкырып йөрмәдек, илдәге сәяси-иҗтимагый вазгыятьтән читтә дә калмадык. Тик торалмый торган бер гадәтем бар бит инде. Театрда «Яшел кәнәфи» дигән бер кичә оештырдым, шуның кысаларында шигырь, бәетләр кичәләре, фронтовиклар белән очрашулар оештырдык. Кайсын сәхнәдән дә күрсәттек. Хәтер көнен дә оештырдык. Төрле кичәләргә төзегән ул чактагы сценарийларым әле дә исән. Китап чыгарсам, туплап бастырыр идем дим. Мин ул чакларда калфак, алъяпкычлар чиктем. «Өч аршын җир» спектакленә (А.Гыйләҗев) дә сөлгене үзем чиктем. Калфакларны да күп кидем. Явыз Иванның әнисе Глинскаяны уйнаганда урыс шапкасына татар милли бизәге чигеп куйдым. Бу бертөрле кирелек диимме соң? Тарих белән кызыксынам. «Мәдәни җомга» газетасын гомерем буе яздырып укып барам», – дип искә ала Рәзилә Муллина.
Актрисаның тыныч кына өйдә утыра белмәве нәрсәдән килә? Рәзилә ханым бервакыт көндәлегенә: «Җәмәгать эшләре белән тулган арбамны тартуның авырлыгы», – дип язып та куйган булган. Әмма авырмы-юкмы, гадәткә кергән – һәр артистның туган көне яки юбилеемы, алда ниндидер бәйрәм көтеләме – Рәзилә ханымның әзер күзаллаулары була. Ул газета-журнал, китапны да карандаш тотып укый һәм, кызыклы фикерләр, сәхнәдән матур яңгырардай җөмләләр күрсә, билгеләп куя. Автор фикере нигезендә яңа фикерләр туып үсә-зурая. Шулардан сезон ачылышына, юбилейларга сценарийлар туа. «Яратам шундый иҗади эшләрне», – ди ул. Хәзер аның театрда шушы эшләрне өйрәтеп калдырырдай хезмәттәш табасы килә. «Бүген үк өйрәтер идем. Безнең Эльмира Гәрәева эшли дә башлаган иде, мәрхүмәкәем... Чаллы юлында һәлакәткә очрадылар шул...» – ди ул авыр сулап.
Рәзилә Муллина үзенә яңа эш-шөгыль уйлап тапкан – спектакль алдыннан темасына туры китереп, тамашачы өчен шигырьләр-җырлар әзерләү. «Театрга иртәрәк килгән тамашачы спектакль алдыннан безнең артистлар башкаруында берничә иҗади чыгыш карый алыр иде. Бу – ул көнне эштән буш артистларга иҗади тәҗрибә булса, тамашачыга да күңелле булыр иде. Шуны эшлисе килеп үзәк өзелеп йөри», – ди Татарстанның халык артисты.
«Шулкадәр яратып эшләдем»
– Минзәлә театрының үзенчәлеге нәрсәдә?
– Беренчедән, гадилек – моны җирлек таләп итә, без көн саен шушы тамашачы белән эшкә барабыз, бергә кайтабыз, бер хастаханәгә йөрибез, бергә ашыйбыз-эчәбез, дигәндәй. Миңа калса, Минзәлә театры кешегә нык якын булуы белән аерылып тора, шуңа күрә уйнау рәвешебез дә халыкчанрактыр. Үзенчәлегебез дә ул халыкчанлыкта түгелме икән?! Монысын гел мактанып әйтәм – безнең театрда яшьләргә мөнәсәбәт бик уңай, килеп кергән һәрберсен чын артист итәбез, шәхес итеп тәрбиялибез.
– Киләләр дә, китәләр дә ул яшьләр. Нык борчыласызмы алар китсә?
– Бик кызганыч аларның китүе, артист булып үсеп кенә җитте дигәндә китеп барсалар... Берсен дә җибәрәсе килми…
– Ә сез үзегез тәгаен артист кына булырга тиешлегегезгә кайчан инандыгыз?
– Минем «Нигә артист һөнәрен сайладым икән» дип шикләнгән чагым булмады. Рольләремне бик яратып уйнадым. Рольләрнең сүзләрен бүген дә хәтерлим. 1986 елда чыгарган «Өч аршын җир»нең, 1985 елда чыккан «Зәңгәр шәл»нең (К.Тинчурин) бөтен текстын яттан беләм. Элек балаларны өйдә калдырып гастрольгә чыгып киткәндә авыр иде инде, шул чакта завпост булып күчү тәкъдимнәре булды. Бер мәлне бик кыен хәлдә калдым – нишләргә дә белмим, сәхнәдән дә китәсем килми. Шул вакыт Ания апа Фәттахова: «Акылың булса китмә, үскәнем. Балалар үсә ул, китсәң, гомерең буе йөрәгеңдә калыр», – диде. Мин бит эшкә кунакка барган кебек киенеп-ясанып барам. Ярты сәгать алдан чыгып, ипләп кенә, очраган кешеләр белән сөйләшә-сөйләшә атлыйм. Шулкадәр яратып эшләдем, бер үкенгән көнем дә булмады.
– Яңа спектакль куелганда рольләр бүленгән боерыкта үзегезне күрмәгәч ачу килә идеме?
– Ачу килми иде. Беренчедән, бик мәшгуль идем, икенчедән, рольсез утырган чакларымда мине җәмәгать эшләре коткарды. Бер минут та эшсез тормадым: музей эшенә кереп киттем, артистлар турында истәлекләр яза башладым…
– Ул язмаларны китап итеп тупларга уйламыйсызмы?
– Андый теләк бар. Артистлар турында гына түгел, анда бик күп тема күтәрелә. Мәсәлән, безнең авылда булган Мөшеге өмәләре, төрле гореф-гадәтләр турында язмаларым бар – аларны да җыеп чыгарасым килә. Әллә төртеп җибәрүче юк... Югыйсә, алда еллар да аз калып бара, 70 тулды бит инде. Мин үземне оста яза торган кеше димим, артистлар турында да ничек күрдем – шулай хикәяләп язылган. «Дөрес язгансың, шул сыйфаты бар иде шул», – дип мактап та җибәрә белгән кешеләр. Мактаганны кем яратмый инде...
Татарстанның халык артисты Рәзилә Муллинаны 70 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала