Сәнгати мирас Уку өчен 1 минут

Галибанә моң

Саклап куегыз.

«Илһам сәйраны»нда: Илһам Шакиров белән Марсель Галиев. Аккош күле. 2015 ел.
«Илһам сәйраны»нда: Илһам Шакиров белән Марсель Галиев. Аккош күле. 2015 ел.

Татар моңында –  Биек диварлар белән чикләнгән Күк асты иле – борынгы кытай халыкларына күчкән ефәктәй нәфис көй борылмалары бар!

Татар моңында – Күз нурлары аша алтын-көмешкә җан өретеп, курганнар йөрәгендә искиткеч җәүһәрләр калдырган скиф осталарының тылсымлы сулышы бар!

Татар моңында – Алтай-Саян төбәгеннән кайнап чыгып, гасырлар аша килә-килә, Цезарьләр шәһәре – Римга кадәрге ераклыкларны тояк тетрәүләре белән уяткан Атилла һуннарының тантанасы бар!

Татар моңында – Алтын бүре башы чигелгән байракларын җилфердәтеп, карабаир юргаларда кыйтгаларны биләп тә, төрле ил-исемнәргә таркалган түрекләрнең Сак белән Сок язмышына тиң үкенечле хәсрәте бар!

Татар моңында – Бөек Хәзәр каганаты биләгән ярларны тетрәткән диңгез дулкыннарының, кылыч кыяларга бәрелеп, кире чигенгәндәге яралы сызлануы бар!

Татар моңында – Кубрат хан сараеның асылташлы гөмбәзләрендә, өрфия шәүләләр уйнатып, фонтан тирәли биегән болгариларның чулпы чыңнары бар!

Татар моңында – Харәзм оазисларында Димәшкъ хәнҗәре белән кояш нурын кискәләп биегән гаярь егетләрнең атлас тирмә эчендәге җарияләрне гашыйк итү мутлыгы бар!

Татар моңында – Алтын Урданың җилгә изүен ачкан балбаллы далаларында Идегәйдән илсез калган мосафир-кыпчаклар яккан учакларның әрнүле күмер пышылдаулары бар!

Татар моңында – Ак чалмалы Һиндекуш, Һималай кыялары аша үтеп, Һиндстан тәхетен биләгәч, Таҗ-Мәхәл кебек йөзек кашыдай сарайлар төзеткән чыгытай төркиләренең дала җилен сагыну моңы бар!

Татар моңында – Пирамидалар иле – Мисыр тәхетен яулап алган бабаларыбыз – мәмлүк Бибарыс яраннарының саз-кураена гарәп мәкаме кушылган сыктау аһәңе бар!

Татар моңында – Идел карамаларыннан алып малахит Урал сыртлары аша Себер карагайларына кадәрге киңлектә дәрья булып шаулаган кара урманнарның гөнаһсыз-шомлы тирәнлеге бар!

Татар моңындагы кодрәтле тылсымны, Күк катларыннан иелеп, Тәңре үзе тыңларлык...

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи