Гомерен милләткә хезмәт итүгә багышлаган мәгърифәтче, матур язу остасы (хаттат), татарлардан беренче булып сызым һәм рәсем дәресләре укытучы Шакирҗан Таһириның берсеннән-берсе сәләтлерәк 11 баласы булганлыгын язып үткән идек инде («Мәдәни җомга», 2026 ел, 25 сентябрь, №37).
Бүген сүзебез шуларның берсе – Татарстанда гына түгел, ә СССР дип аталган илләр берләшмәсендә танылган китап бизәүче рәссам, кабатланмас хәреф үрнәкләрен булдыручы галим Фаик Таһиров турында булыр.
Рәсми чыганакларда Таһирилар гаиләсендәге төпчек малай – Әхмәтфаикның 1906 елда әтисенең туган авылында дөньяга килүе турында мәгълүмат бирелә. Ләкин күп балалы гаиләнең инде чирек гасырга якын Казанда яшәгәнлеген искә алсак, бу фактның дөреслеккә туры килүенә шик туа. Гомере буе Казанда яшәгән, данлыклы дары заводы бухгалтеры Курманаевның кызы Гөлчөһрәбануга төпчеген авылга кайтып табу нигә кирәк булыр иде икән. Хәер, бу очракта Ачасыр Фаикның ата-бабасы туган төбәк буларак кына күрсәтелгәндер дип аңларга кирәк.
Ничек булса да булган, ләкин Фаик 12 яшендә әтисез кала. Моңарчы иркен генә яшәгән гаиләнең авыр көннәре башлана. Бәхетсезлек ялгыз гына йөрми икән шул – озакламый Таһириларның йортлары да янып китә. Гомер буена җыелган бай китапханә, мәгърифәтченең рәсемнәре юкка чыга бу янгында. Тол калган Гөлчөһрәбану, кече балаларын алып, Екатеринбургтагы туганы янына күченеп китәргә мәҗбүр була.
Чит калада гаиләнең тамагын туйдыру үзе бер зур проблемага әйләнә. Менә шундый чакта тәртипкә, тормыш итәргә күнектерелгән балалар әниләренә булышуның төрледән-төрле чараларын эзли башлый. Иң кечесе саналган Фаик йомышчы малай булып та эшли, урам да себерә. Ә кичләрен кибетләр өчен элмә такталар эшләү белән шөгыльләнә. Тормышлары рәтләнә башлагач, шәһәрдәге татар-башкорт педагогика курсларына укырга керә. Үсмернең рәсем ясау осталыгын күргән укытучылары аңа сәнгать студиясенә барырга киңәш итә.
1922 елда гаилә Казанга әйләнеп кайта. Башына әти-әнисе салган гел белемгә омтылу хисе Фаикны шәһәрдәге сәнгать училищесына алып килә. Биредә укыган чорда ул заманының кайнап торган сәяси һәм иҗтимагый тормыш үзәгенә килеп керә. Мәскәүдәге пролетар шагыйрь Маяковский җитәкләгән «Леф» сәнгать оешмасы үрнәгендә барлыкка килгән «Сул фронт» әдәби берләшмәсен оештыручылар арасында Гадел Кутуй һәм Һади Такташ белән бергә Фаик Таһиров та була. Бу вакытта инде ул Татарстан китап нәшриятында басылучы китапларны заманча – моңарчы күрелмәгән сурәтләү чаралары белән бизи башлый. Күзгә ташланган беренче яңалыгы – шәрыктагы куфи язуындагыча бастырып, почмаклап язуны яңа заман куйган сәнгать югарылыгына күтәрүе. Бу бизәү генә түгел, ә китапның эчтәлегенә туры килә торган макет, тышлык һәм текст.
Тагын бер зур яңалыгы – коллаж ясау. Бүген бик примитив булып тоелган бу ысулны ул беренчеләрдән булып китап бизәү эшенә кертеп җибәрә. Татар рәссамының авангард стилен шунда ук Мәскәү нәшриятлары күреп ала һәм аны үзләрендә әзерләнгән китапларны бизәүдә файдалана башлый. Фаик Таһиров бизәгән китаплар СССРда зур вакыйга итеп кабул ителә. Ул бизәгән татар һәм рус китаплары Париж, Берлин, Чикаго, СанФранциско, Нью-Йорк, Лейпциг кебек шәһәрләрдә уздырылган китап ярминкәләрендә зур уңыш казана. Нәкъ менә аның хезмәтләре аша СССР дигән илдәге китап басу эшенең югары дәрәҗәсен таныйлар. Бу урында аның бертуган апасы Суфия белән татар әлифбасын латинчага күчерүдәге ролен дә билгеләп үтәргә кирәктер. Алар бизәгән «Әлифба» 1929 елда басып чыга.
Фаик Таһиров, милли сәясәт тирәсендәгеләрнең фаҗигасен күреп, әтисе үрнәгендә Мәскәүгә укытучылык эшенә күчү ягын карый. Аның полиграфия өлкәсендәге уңышларын танып, эшен тагын да камилләштерү өчен Европага тәҗрибә уртаклашырга җибәрәләр. Ул җитәкләгән шрифтлар лабораториясен бу өлкәдәге белгечләр «Таһиров институты» дип йөртә торган булганнар. 19301940 еллар аралыгында ул җитәкчелек иткән оешма, СССР халыкларыннан тыш, Һиндстан, Корея, Әфганстан кебек илләрдә яшәүче халыклар өчен дә яңа хәрефләр ясый. Әлеге зур уңышларын искә алып, Фаик Таһировка техник фәннәр кандидаты дигән фәнни дәрәҗә бирәләр. Аннары сугыш башлана. Ф.Таһиров аннан капитан дәрәҗәсендә Кызыл Йолдыз, I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнарын тагып 1948 елда гына әйләнеп кайта.
1960 елда Фаик Таһиров тагын китап бизәү эшенә алына. Бу юлы ул кызы Рәйдә белән башкара бу эшне. «Аерым график формалар белешмәлеге» дигән китап – моның бер күрсәткече, дип раслый белгечләр. Әтисе белән әнисе һөнәрен сайлаган Рәйдә ул чакта чыккан «Вокруг света», «Молодая гвардия» кебек журналлар белән хезмәттәшлек иткән, грампластинкалар чыгара торган «Мелодия» Бөтенсоюз фирмасының баш рәссамы булып эшләгән.
Бу – татарның күренекле мәгърифәтчесе Шакирҗан Таһири һәм аның хатыны Гөлчөһрәбану тәрбияләп үстергән 11 баланың берсенә туры килгән язмыш кына. Ә тулаем алганда, бу нәселнең күпчелегенә ил өстенә төшкән барлык фаҗигаләрне дә кичерергә туры килә. Әмма алар, буыннан-буынга килгән белемлелек һәм зыялылык кебек асыл сыйфатларын җуймыйча, милләтебезгә хезмәт итүне үзләренең бурычы дип санаган. Бу чылбырның алга таба да өзелмәслегенә ышанасы килә.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала