Быел ноябрьдә татар хатын-кызлары арасыннан беренче профессиональ җырчы, композитор, фольклорчы, Татарстан һәм Россиянең халык артисты Мәрьям Рахманкулованың (1901-1990) тууына 125 ел тула. Милли опера сәнгатенә нигез салучыларның берсе булган, халык көйләрен һәм композиторларыбыз әсәрләрен башкарып, үз вакытында халыкның мәхәббәтен казанган әлеге зур шәхескә без сәхифәбездә әле кабат-кабат урап кайтырбыз.
Бу юлы исә газета укучылар игътибарына 1992 елда әзерләнеп, Татарстан радиосы фондында саклана торган бер язма тәкъдим итәбез. Әлеге концерт-очеркның авторы – Гөлшат Нигъмәтуллина, режиссеры – Зөлфирә Мөхәммәди, текстны ул вакыттагы диктор Данил Ибраһимов укыган.
Халык күңелен яулаган шәхес
Татар музыка сәнгатенең яме һәм горурлыгы булган якты исемнәр арасында аеруча җанга якын, хәтергә нык уелып калганнары бар. Аларның иҗаты сәнгатьтәге камиллеге белән генә түгел, бәлки кешелеклелеге, күңел сафлыгы белән дә аерылып тора. Мәрьям Рахманкулова халык күңеленә нәкъ менә шундый шәхес буларак кереп калды. Җырчы дигәндә, әлбәттә, иң әүвәлдә аның тавышы турында сөйлиләр. Мәрьям Рахманкулованың тавышы – искиткеч йомшак, ягымлы тирән моң белән сугарылган. Киң һәм иркен яңгырый. Тембрының җылылыгы җырның башыннан ахырына кадәр үзгәрешсез саклана. Мәрьям ханым Рахманкулова иҗатында безне сокландырган, тәэсир иткәне тавышының яңыгырашы гына түгел, аның башкару осталыгына үзенә бер илһамият, эчке рухи күтәренкелек хас. Бу аның башкарган әсәрләренә, зур арияме ул, яки кечкенә бер вокаль миниатюрамы, берни белән дә чагыштырып булмый торган гаҗәеп ягымлылык бирә.
Мәрьям Габделмәннан кызы Рахманкулова 1901 елда Казанда туа. Балачактан ук талантлы кешеләр белән аралаша ул. Аның абыйсы Солтан Рахманколый әдәби даирәдә шактый яхшы билгеле тәрҗемәче, алдынгы карашлы кеше була. Мандолинада уйный, «Шәрык» клубының милли оркестрында катнаша. Рахманкуловлар йортында еш кына театрлаштырылган кичәләр уздырыла, музыка, шигырьләр яңгырый. Бу кичәләргә Гаяз Исхакый, Фатих Әмирхан, Габдулла Тукай да килгәләп йөри. Яшүсмер Мәрьям һәрвакыт кичәнең түрендә була.
1914 елда Фатих Әмирхан «Шәрык» клубында балалар өчен уздырылган кичәгә карата язган рецензиясендә инде ул вакытта ук Мәрьям Рахманкулованы талантлы җырчы дип таный. Болар барысы да булачак җырчының нечкә күңелендә тирән эз калдырган.
1916 елдан башлап Мәрьям Рахманкулова – профессиональ сәхнәдә. (Бу вакыйганың да быел 110 еллыгы икән ләбаса!) Башта ул халык көйләрен оста башкаруы белән таныла, вакыт узган саен иҗат колачы киңәя, аның репертуарына музыка мәйданына чыгып килүче татар композиторларының әсәрләре өстәлә.
1927 елда Татарстан радиосы ачылгач, аның тавышы эфирда яңгырый башлый. Алай гына да түгел, шул ук елда ул радиога эшкә килә. Күп тә үтми, махсус музыка белеме алган беренче профессиональ җырчы буларак, аңа музыкаль редактор вазифасын тапшыралар. Ул чорда Мәрьям Рахманкулова Бетховен, Шуберт, Чайковский әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итеп, татар радиотыңлаучыларын дөнья классикасы үрнәкләре белән таныштыра.
1930 елны җырчының тавышы беренче мәртәбә граммофон тәлинкәсенә яздырыла. Ул анда татар халык көйләрен һәм «Наемщик»тан (Т.Гыйззәт, С.Сәйдәшев) Гөлйөзем ариясен башкара.
1934 елны Мәрьям Рахманкулова Мәскәү консерваториясе каршындагы татар опера студиясенә укырга китә. Биредә ул композиторлар Салих Сәйдәшев, Җәүдәт Фәйзи, Заһид Хәбибуллин, җырчылар Зөһрә Байрашева, Мөнирә Булатова, Фәхри Насретдинов, Усман Әлмиев, Нияз Даутовлар белән аралаша.
1992 елда әзерләнгән әлеге тапшыруда Мәрьям Рахманкулова белән Мәскәүдә бергә укыган, соңыннан опера сәхнәсендә бергә эшләгән җырчы, Татарстанның халык артисты Усман Әлмиев (1915-2011) һәм музыка белгече, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Зәйнәп Хәйруллина (1916-2010) да катнашкан. Аларның чыгышларында яңгыраган кайбер фикерләрне теркәп куйыйк.
«Спектакльләрдә бергә уйнарга туры килде»
Усман Әлмиев, Татарстанның халык артисты:
«1933-34 елларда театр техникумында укыганда Мәрьям Рахманкулова белән беренче мәртәбә радиода концерт вакытында таныштым. Мин – яшүсмер бала олы җырчы Рахманкулова белән бер концертта катнаштым. Аннан соң инде аңа безнең кебек яшьләр белән опера студиясендә бергә укырга туры килде. Ул студиядә укыганда башта сопрано тавышлы иде, аннары көннәрнең берендә меццо-сопранога әйләнде дә куйды. 1938 елда Казанга кайтып, опера театрын ачарга әзерлек алып бардык. 1939 елда беренче татар опера театры ачылгач, ул «Качкын» операсында – Бикә, «Галиябану»да – Яучы, «Башмагым» музыкаль комедиясендә – Җиһан карчык, «Трубадур»да – Азучена, «Кармен»да Кармен партияләрен башкарды. Башка спектакльләрдә дә бергә уйнарга туры килде. Операда тудырган образлары үзенчә булып, ул зур осталык белән башкаручы дәрәҗәсенә күтәрелә алды...»
«Бөтен барлыгы белән музыка дөньясында яши»
Зәйнәп Хәйруллина, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе:
«Хәтерлим, Мәскәүнең Зур опера театры солистлары Казанга гастрольгә килеп йөргән вакытта Чайковскийның «Евгений Онегин» операсында Няня партиясен Мәрьям Рахманкулова башкаруында күреп сокланалар иде. «Кармен» операсында чегән кызы Кармен булып җырлавы турында ГДРның үзәк газеталары зур бәя биреп язып чыкты.
Ул – төрле чор, төрле милләт һәм төрле яшьтәге хатын-кызлар образларын бик тормышчан итеп гәүдәләндергән олы артист. Образларны иҗат иткәндә ул музыканың агышына, аның үзгәрешләренә таяна. Бөтен барлыгы белән музыка дөньясында яши, аның хәрәкәтләрендә көй, нәфислек чагыла. Бик күпләргә таныш «Башмагым» музыкаль комедиясендәге асламчы Җиһан карчыкны искә төшерик...»
Композиторлар яңа әсәрләрен Мәрьям ханымга бирә иде
Мәрьям Рахманкулованың иҗади эзләнүе милли музыканың бик күп жанрларын үз эченә ала. Ул тыңлаучыларга композиторлар Рөстәм Яхин, Заһид Хәбибуллин, Сара Садыйкова җырлары һәм романсларының лирик һәм көй байлыгын ачып сала. Әйтик, Рөстәм Яхинның Габдулла Тукай шигыренә язылган «Кем белер кадереңне?» дигән романсын беренче булып башкара һәм аны тыңлаучы күңеленә бөтен тулылыгы белән илтеп җиткерә.
Гадәттә, композиторлар беренче булып башкаручыны бик нык сайлый. Чөнки еш кына әсәрнең язмышы шул беренче башкарылу вакытында хәл ителә. Әгәр композиторлар яңа әсәрләрен Мәрьям ханымга биргәннәр икән, бу тикмәгә генә түгел!
Мәрьям ханым күпкырлы иҗат иясе иде. Опера җырчысы булу белән бергә, ул халык көйләрен дә оста башкарды.
«Мәрьям Рахманкулова – татар халык көйләрен оста җырлаучы, дип әйтү – бик аз әйтү, – ди Зәйнәп Хәйруллина. – Ул – халык көйләрен җыючы, аларның тарихын белүче галим дә әле. Ул теләсә кайсы халык көенең үзенчәлеге, матурлыгы, моңын тиз танып ала. Аның өчен «таушалган», «урам көе», «ямьсез көй» дигән төшенчәләр юк. Мисалга, «Алмагачлары» көен алыйк, аны кемнәр генә һәм нинди сүзләр белән генә җырламый, кушымтасының әллә ничә варианты бар. Мәрьям ханым Рахманкулова исә сүзләрне халык җырларыннан – мәхәббәт турындагы шаян җырлардан бер сюжетка бәйләп сайлап алган. Аны күтәренке рухта башкара. Әйтерсең, олыгаеп бара торган чая хатын иренә яшь чакларын исенә төшереп шаяртып җырлый...»
Мәрьям ханым Рахманкулова онытыла башлаган татар халык көйләре белән аеруча нык кызыксынган. Көйләрнең нота буенча гына ачылып бетмәгән үзенчәлекләрен күрсәтүгә, башкаруның борынгы халыкчан алымнарын саклауга үтә дә игътибарлы булган. 1984 елда Татарстан китап нәшрияты «Мәрьм Рахманкулова җырлый» дигән татар халык көйләре җыентыгын бастырып чыгарды. Биредә ике дистәгә якын борынгы татар халык көйләре тупланган: «Кызыл төлке», «Ак-чук», «Каръят батыр», «Ай дөнья, вай дөнья», «Тукбикә» һ.б. Бу көйләрне Мәрьям ханым 1981 елда радиога да язып калдырган иде. Болар – җырчының иң соңгы язмалары. Тапшыруда алар арасыннан «Дусларым, үз ишләрем» дигән көй урын алган.
Аның матур тавышын тыңлау мөмкинлеге бар
Кызганыч, Татарстан радиосы фондында җырчының язмалары күп түгел, чөнки, аңлыйсыздыр, аның яшь чагында, иҗатының чәчәк аткан чорында әле тавыш яздыру җиһазлары булмый. Шулай да 1950 еллардан башлап язып алынган ике дистәгә якын җыры аның кабатланмас матур тавышыннан ләззәт алырга, гаҗәеп дәрәҗәдәге башкару осталыгына сокланырга мөмкинлек бирә.
Мәрьям Рахманкулова халкыбызның рухи дөньясына бәрәкәтле эз салган, бүгенге көндә сәхнәгә чыккан яшьләргә, менә нинди була ул татар җырчысы дип, бер үрнәк, кыйбла биреп калдырган якты шәхес, һәм аның олы юбилее, безгә калса, шул кыйбланы барлау өчен зур форсат булырга тиеш.
Мәрьям Рахманкулова багышланган әлеге тапшыруның язмасын тыңларга тәкъдим итәбез. 16+
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала