Тарихи мирас Уку өчен 2 минут

Күптөрлелектә бердәмлек

Марий Эл Республикасының Бәрәңге районында «Насретдинов укулары» фәнни-мәгариф конференциясе узды

Конференциядә дин һәм җәмәгать эшлеклеләре, республика һәм муниципаль хакимият органнары вәкилләре, туган якны өйрәнүчеләр катнашты. /С.Кашапова фотолары.
Конференциядә дин һәм җәмәгать эшлеклеләре, республика һәм муниципаль хакимият органнары вәкилләре, туган якны өйрәнүчеләр катнашты. /С.Кашапова фотолары.

«Насретдинов укулары» Марий Эл һәм Россия мөселманнары Диния идарәләре һәм Мәскәү ислам институты белән берлектә, Марий Эл Мәдәният, матбугат һәм милләтләр эшләре министрлыгы, шулай ук Бәрәңге районы хакимияте ярдәме белән бишенче тапкыр оештырылды. Быел бу эшлекле җыен Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында «Күптөрлелектә бердәмлек: Ватан тарихында дин, аралашу һәм кардәшлек кыйммәтләре» темасына багышланды. Конференция сәламләү чыгышлары белән ачылып китте. РФ мөселманнары Диния нәзарәте һәм РФ Мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин котлавын Нәзарәтнең мәгариф һәм фән департаменты җитәкчесе Илгизәр Дәүләтшин, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләвен Арча мөхтәсибәте каршындагы аксакаллар советы рәисе Надир хәзрәт Гатауллин тапшырды. Аларда «Насретдинов укулары»ның әһәмияте һәм аның Марий Эл республикасы җирлегендәге тарихны, рухи мирасны өйрәнүче кешеләрне берләштерә торган күркәм традициягә әйләнүе билгеләп үтелде.

Аралашу һәм кардәшлек кыйммәтләре

Быел Марий Эл Республикасының Бәрәңге районына 95 ел тулган. Әлеге районда электән төрле милләт вәкилләре – татарлар, руслар, марилар һ.б. бергә дустату булып гомер итә. 2010 елгы халык санын алу нәтиҗәләренә караганда, Бәрәңге районы халкының 48 процентка якыны – татарлар. Бәрәңге муниципаль районы хакимияте башлыгы Олег Попов, Бәрәңге районы башлыгы Әлфит Ибраев та, конференцияне ачып җибәргәндә, үз чыгышларында шушы мәсьәләләргә тукталып үтте. 5­6 еллар элек Марий Эл мөселманнары Диния идарәсе мөхтәсибәте составында нибары 3 мөселман мәхәлләсе теркәлгән була. Аларның саны елдан-­ел арта бара. Хәзер исә районда 9 мәчет эшләп тора, шуның кадәр үк мәхәллә дә булдырылган. Күптән түгел Россия мөселманнары Диния нәзарәте, авыл меценатлары, актив кешеләр, җирле халык ярдәме белән тагын бер мәчет салып, аны тантаналы рәвештә ачканнар.

Төбәктә яшь буынны Ислам дине традицияләрендә тәрбияләүгә игътибар бирелә. Бәрәңге шәһәр тибындагы бистәдә, Алашай, Портчара авыллары мәчетләрендә җәй көне балалар өчен лагерьлар эшли. Марий Эл мөхтәсибәте Портчара авылында балалар өчен мөселман Сабан туе да уздыра, Бәрәңгедә һәм башка мәчетләрдә барлык дини бәйрәмнәр зурлап билгеләп үтелә. Әмма Марий Эл мөфтие Фәрит Шаһиев хәл ителәсе кайбер мәсьәләләрне ачыклап үтте. Республикада дин әһелләрен әзерләү һәм укытучыларга ярдәм итүгә игътибар сорала икән.

С.Кашапова фотосы.
С.Кашапова фотосы.

Насретдиновлар – район горурлыгы

Татарстанга ут күрше Марий Элда яшәүче мөселманнар үз вакытында Россия күләмендә танылган дин әһелләре Насретдиновлар белән горурлана. Бу нәсел Бәрәңге районы төбәгендә берничә гасыр дәвамында мөселманнарны берләштереп, динебезне ныгытып торучылар буларак билгеле. Ул Татарстанның Арча районы Ташкичү авылында туып үскән Насретдин бин Габдесәләмнән (1796­-1868) башланган. Оренбург өлкәсе Сәгыйть бистәсендә Габдрахман мәдрәсәсендә белем алган егет шушы төбәктәге Яңавылга имам булып килә. Белемле, булдыклы Насретдинне тиз күреп алалар. Ул йортын да үзе салып чыга, арба­чаналарын да ясый, җирен сукалап, иген үстерә, тегү эшләрен дә белә. Әмма имам, иң беренче чиратта, тирә-­юнь халкын матур мәкаме белән җәлеп итә һәм Бәрәңге халкы аны үзенә чакырып ала.

Насретдин хәзрәт Бәрәңгедә 1771 елда төзелгән үзәк мәчеттә 45 елдан артык имам булып тора, соңрак аның эшен улы Хафизетдин дәвам итә. Шушы нәселнең дәвамчысы Хәлилрахман Насретдинов хәтта Мәскәү Җәмигъ мәчетендә имам-хатыйп була. Аның Бәрәңгедәге Кызыл мәчеттә имамлык иткән вакыты илдә диннәр эзәрлекләнгән елларга туры килә. Бу дулкын Бәрәңгене дә аямый, бистәдәге дүрт мәчетнең берсе дә исән калмый. Дипломат сыйфатына ия Хәлилрахман хәзрәт, дин әһелләренә карата тискәре мөнәсәбәт башлангач, Мәскәүгә китә һәм башкалада Фидаев фамилиясе белән Җәмигъ мәчетенә йөри, 1932 елдан шушы Аллаһ йортында мөхтәсиб һәм казый булып эшли. 1936 елда аны Мәскәү Җәмигъ мәчетенең имам­-хатыйбы итеп билгелиләр. Шуннан соң ул Насретдинов фамилиясе белән таныла.

Хафизетдин хәзрәтнең мәгърифәти хезмәте

Хәлилрахман Насретдиновның турыдан-­туры нәсел дәвамчыларының берсе дә дин юлын сайламаган. Бары тик Насретдин хәзрәтнең алтынчы буын вәкиле, Хәлилрахман хәзрәтнең әтисе Фидай-Мөхәммәтнең бертуган энесе Зөлкәрнәй генә муллалык эшен дәвам иткән. Бәрәңге халкы аны бик яхшы хәтерли. Хәзер аның оныгының улы Рамил хәзрәт Зөлкәрнәев бистәдә дини тормышны җитәкли. Ул Бәрәңге бистәсе җирле дини мөселман оешмасы рәисе булып тора. Хәзрәт конференциядә «Хафизетдин хәзрәтнең мари җирендә мәгърифәти хезмәте – милләтара бердәмлек тәҗрибәсе» дигән темага чыгыш ясады.

Насретдиннең улы Хафизетдин кечкенәдән бик зирәк, талантлы, гыйлемгә омтылучан бала була. Малай шактый күп китап күчереп яза. Егет, белем алуын Бохарада дәвам итәргә ниятләп, юлга кузгала. Ул биредә Шиһабетдин Мәрҗани белән очраша, галим туган ягына кайтып киткәнче, аңарда өч ел белем алырга өлгерә.

Хафизетдин юриспруденция һәм табиблык белән дә кызыксына, Шиһабетдин Мәрҗани турында хезмәт яза, басмага әзерләнгән Коръәннең корректоры да була.

С.Кашапова фотосы.
С.Кашапова фотосы.

Хафизетдинне 1866 елда Бәрәңгенең 1 нче Җәмигъ мәчетенә имам-­хатыйп һәм мөдәррис итеп раслыйлар Ул ярты гасырдан артык вакыт шушы вазифада халыкка хезмәт итә. Хәзрәт мәдрәсәдә балалар һәм өлкәннәргә белем бирә. Ул шул ук вакытта татар халкының рухи һәм әхлакый кыйммәтләрен саклауны да күз уңында тота. Аның шәхесен үзе яшәгән төбәктән читтә дә таныйлар. Хафизетдин Уфага эшлекле сәфәре вакытында Оренбург дини җыены казые Ризаэддин Фәхреддин белән очраша. Галим аның хезмәтләрен югары бәяли. «Марий Элның Бәрәңге районы Хафизетдин хәзрәтнең эшчәнлеге нәтиҗәсендә Идел буе мөселманнары рухи һәм интеллектуаль тормышында алгы сафларда барган», – дип билгеләп үтте Рамил хәзрәт Зөлкәрнәй.

Халыклар үзара аралашып яшәгән

Конференциядә тарих фәннәре кандидаты Сергей Свечниковның, күп кенә факт һәм чыганакка таянып, «XV-­XVII гасырларда марилар тормышында Ислам» дигән темага ясаган доклады игътибарны аеруча җәлеп итте. Галим Казан ханлыгы чорында Урта Идел буе биләмәләрендә төрки мөселман халкының шул җирләрдә яшәгән фин­угырлар янында демографик, социаль­-иктисади, мәдәни һәм сәяси мөнәсәбәтләрдә өстенлекле булуын билгеләп үтте. Нәтиҗәдә беренчеләр тарафыннан ассимиляция барган. «Кайбер татар гаиләләренең “чирмеш нәселе” дип аталуы турындагы риваятьләр һәм Казан ханлыгындагы бериш татар авылларының Бимәр, Илнәт, Каймар, Кенәр, Миңгәр, Пимәр кебек исемнәр белән йөртелүе шушы хакта сөйли», – диде Сергей Свечников. Ашыт, Шушма елгалары бассейннарында, Казансуның өске агымындагы уң як кушылдыклары тирәсендә «чирмеш зиратлары»н очратырга мөмкин икән. Галим боларның барысы да үткәндәге чорларда Казан татарларының шул тирәдә яшәгән марилар белән аралашып, дустанә яшәвенең, милләтләр кушылуының дәлиле булуын әйтте. Татарстанның Арча, Балтач, Кукмара, Мамадыш районнарда алып барылган археологик эзләнүләр дә урта гасыр чорларында ул якларда марилар яшәвен күрсәтә икән. «XV­XVII гасырларда аларның татарлашуына марилар арасына Ислам дине үтеп керүе дә йогынты ясаган», – дип искәртте галим.

Казан ханлыгы басып алынганнан соң татарлар һәм мариларның үзара аралашуы тагын да көчәйгән. Чөнки шәһәрдә гомер иткән татарларның шактый өлеше авыл җирлекләренә күченгән.

***

Конференциядә ясаган чыгышларда тарихи мирас, аны өйрәнү һәм киләчәк буыннарга тапшыру, яшьләргә әхлакый һәм дини тәрбия бирү, республикадагы үрнәк милләтара татулыкны саклау, ярдәмгә мохтаҗларга булышуның әһәмияте кебек мәсьәләләр күтәрелде. Ел саен үткәрелгән «Насретдинов укулары» үзара аңлашып яшәүгә, халыклар дуслыгын тагын да ныгытуга ярдәм итә.

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи