Хәтер сандыгы Уку өчен 7 минут

Мөлдерәмә тулган иде күңеле аның...

Кем ул Мөнип Газар?

«Акланмагыз вөҗдан каршысында:

«Аралар тар, эшләр, һай, тыгыз».

Кешеләргә гомер ике килми,

Туган якка ешрак кайтыгыз.

 

Читтә йөргәннәрнең йөрәгендә

Чайкалырга торган сагыш бар.

Кошлар сыман шаулап кайтыгыз бер

Серкә очырганда арышлар.

 

Кайтыгыз бер Сабантуйларына,

Кайтыгыз бер кышын тагы да.

Сагынганда җан җылысы бирә

Туган якның салкын кары да.

 

Нигезләрне онытмасак кына,

Бу дөньяның асыл заты без.

Кешеләргә гомер ике килми,

Туган якка ешрак кайтыгыз».

 

Мөнип Газар.
Мөнип Газар.

Бу юлларның («Кайтыгыз») авторы «Мөнип Газар» псевдонимы астында шигырьләр иҗат иткән һәм бастырган, «М.Шәймөхәммәтов» имзасы белән тәнкыйть мәкаләләре язган. Интернеттан укып, аның Мөнип Шәймөхәммәт улы Шәймөхәммәтов (19.02.1935-10.10.2009) икәнен, шагыйрь, тәнкыйтьче, популяр җырлар авторы, Татарстан АССР Язучылар берлегенең матур әдәбиятны пропагандалау бюросы хезмәткәре һәм директоры (1970 нче елларда) булуын да, сәүдә өлкәсендә эшләвен дә белергә була. КамАЗ төзелгән узган гасырның 1980-1990 нчы елларында гаять популяр булган «Чаллыдан хат» («Әгәр син килергә уйласаң...») җырының сүзләре дә Мөнип Газарныкы икән…

Рангазардан башланган тормыш юлы

Мөнип Газар 1935 елның 19 февралендә Татарстан АССРның Сарман районындагы Рангазар авылында туа. Авылдашлары әйтүенчә, «Киров урамында булган йортлары (Әхәт бабайлар белән Гыйльметдин бабайлар арасында, Ындыр арты урамы)». Әтисе – Шәймөхәммәт Шәмсемөхәммәт улы, 1899 елда Рангазар авылында дөньяга килә, һөнәре буенча итек басучы була. Бөек Ватан сугышы башлангач, фронтка китә, истәлекләргә1 караганда, Суслонгер хәрби лагеренда өйрәнүләр уза һәм 43 нче армиянең 1 нче гвардия укчы дивизиясе 1 нче гвардия укчы полкы кызылармиячесе, 1942 елның 16 мартында һәлак була. Һәрхәлдә, архивта сугышчының Смоленск өлкәсенең Износков районындагы Науменки авылы тирәсенә җирләнүе хакындагы извещениехәбәр (Татарстан Республикасының Дәүләт архивы, 1942 нче тасвр., 2 нче эш) саклана, гаиләгә 1942 елның 16 мартыннан 72 сум пенсия билгеләнә, һәм аның исеме Татарстан «Хәтер. Память» китабының 20 нче томындагы 226 битендә теркәлгән. Әнисе – Мөнәздәһә Гәрәйша кызы (1900), тумышы белән Сарман авылыннан. Гаиләдә дүрт бала булалар: Мөзәккирә (07.07.1928), үсеп буйга җиткәч, Балтамак авылына кияүгә чыга; Мөсфирә (1931), тормышы Сарман авылы белән бәйләнә; Мөнип (19.02.1935); Мөнәвир (1939-1944); Мөнип Рангазар җидееллык, Сарман урта мәктәбен тәмамлый (кызганыч ки, мәктәп архивларында бу фактны раслый торган документлар әлегә табылмады, архив 1954 елдан соңгы документларга гына ия). Районның «Кыр стахановчысы», аннан соң, 1953 елның 5 ноябреннән, – «Югары уңыш өчен», соңрак «Ленинчы» исеме белән чыккан газетасында беренче язмалары басыла башлый. Аның әдәби остазларының берсе талантлы язучы Хәниф ага Хәйруллин (1931-1998) була. «Редакция, Х.Хәйруллин эшли торган хатлар бүлеге яшь каләм тибрәтүчеләрнең сәҗдә кыла торган Мәккәсенә әверелде. Әдәби түгәрәк утырышлары ярты төнгәчә сузылыр иде. Клара Булатова, Кыям Миңлебаев, Дамир Гарифуллин, Мөнип Газар кебек иҗатчыларның чишмә башы нәкъ әнә шул түгәрәкләргә килеп тоташа». 2 Матбугат ветераны, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, 1970 елдан СССРның Журналистлар берлеге әгъзасы Равил Гыймадиев бу чорны менә шулай дип искә ала. Мөнип Газар, Иске Минзәләбаш мәктәбендә бер ел укытканнан соң (кыска вакыт арасында эшләп алгангадыр инде, мәктәп укытучылары исемлегенә кермәгән), Алабуга дәүләт педагогия институтына укырга керә. Анда бер ел белем алганнан соң, укуын Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында, татар теле һәм әдәбияты бүлегендә дәвам итә. 1960 елда 28 төркемдәш югары белем дипломы ала: 1. Әмирова Әлфия – институт хезмәткәре; 2. Әмиров Марсель – философия фәннәре кандидаты, доцент; 3. Әхмәтҗанов Миңлеәхмәт – хәрби хезмәткәр; 4. Аббасова Зәйтүнә – укытучы; 5. Абдуллин Мөнир – журналист, ТРның һәм РФнең атказанган мәдәният хезмәткәре; 6. Али Хәлил Нәдрәт – профессор (Румыния); 7. Бәширова Роза – укытучы; 8. Вуап Җәүдәт Шухран – профессор (Румыния); 9. Габдуллин Нәфыйк – укытучы; 10. Гайнанова Зидә – филология фәннәре кандидаты; 11. Гайнанова Лена – фәнни хезмәткәр, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре; 12. Галәвин Ринат – журналист; 13. Гыйззәтов Казбек – философия фәннәре докторы, профессор, ТРның атказанган фән эшлеклесе; 14. Гыйльметдинова Минҗиһан – хокук саклау хезмәткәре; 15. Зәкиев Рәшит – журналист, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре; 16. Хисамова Фәһимә – филология фәннәре докторы, профессор, ТРның атказанган укытучысы, ТРның атказанган фән эшлеклесе; 17. Рәхмәтуллина Нурия – хокук саклау хезмәткәре; 18. Рәшитов Әхмәт – шагыйрь, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе; 19. Садретдинов Шәйхелислам – филология фәннәре кандидаты, доцент; 20. Сафиуллина Флера – филология фәннәре докторы, профессор, ТРның атказанган фән эшлеклесе, ТРның атказанган укытучысы; 21. Сәгыйтов Рәфыйк – укытучы; 22. Усманов Шамил; 23. Фәйзрахманов Әгъзам – журналист, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре; 24. Хәбриев Йосыф; 25. Халитова Зәйтүнә – укытучы; 26. Хисамов Нурмөхәммәт – филология фәннәре докторы, профессор, язучы, ТРның атказанган фән эшлеклесе; 27. Хәбибуллин Илгизәр – ТР Министрлар кабинеты хезмәткәре; 28. Шәймөхәммәтов Мөнип – Язучылар берлеге хезмәткәре, шагыйрь.

Студент еллары

Мөнип Газарның студент елларында республика матбугатында да матурматур шигырьләре басыла башлый. Тәхәллүс итеп туган авылы Рангазар (Алан Газар) атамасын алуы да шул чорда булгандыр. Аның исемен яшь язучыларның җыентыкларында да күрәбез. Мисал өчен, «Яз күрке» җыентыгының3 56 нчы битендә авторның «Миләүшәләр» исемле шигыре басылган:

 

«Мөлдерәмә тулган күңелем,

Чайкала, гел түгелә.

Үсеп чыккан миләүшәләр,

Текәлгәннәр күземә.

 

Кочагыма алып кыстым

Миләүшә чәчәкләрен.

Түзми йөрәк, гел кабатлый

Син сөенеп киләчәген.

 

Сиңа гына багышладым

Бар җырларым, Миләүшә.

Җырларымда, хыялымда

Синең белән серләшәм.

Серләшәм…»

 

Җыентыкның авторларын санап чыгыйк әле: Илдар Әхсәнов, Камил Мостафин, Фәһим Хәсәнов, Егор Уткин, Рәшит Әхмәтҗанов, Саҗидә Сөләйманова, Ринат Рәхимов, Хәмзә Кашапов, Нәҗип Мадьяров, Ислам Беляев, Энҗе Мөэминова, Марс Шабаев, Равил Сәйфетдинов, Әхмәт Вильданов, Данис Хәбибуллин, Риза Шәфиев, Шәйхи Садретдинов, Мөнип Газар, Фарих Зәки, Салисә Гәрәева, Энҗе Гыйрфанова, Шамил Шәкүров, Нил Камалов, Әхмәт Рәшитов, Нурмөхәммәт Хисамов, Рәүф Зәйнуллин, Тәүфыйк Камалиев.

Татарның атаклы шагыйрьләре, галимнәре, иҗатчылары булачак кешеләр арасында Мөнипнең дә исеме бар.

Татарстан язучылары Куйбышев (Самара) өлкәсендә яшәп иҗат итүче яшь каләм әһелләре арасында. Икенче рәттә сулдан: Хәсән Сарьян, Гәрәй Рәхим, Ренат Харис, Рөстәм Мингалим, Мәдинә Маликова, Мөнип Газар (Язучылар берлегенең пропаганда бүлеге мөдире), Саҗидә Сөләйманова, Лирон Хәмидуллин. 1960-1970 нче еллар.
Татарстан язучылары Куйбышев (Самара) өлкәсендә яшәп иҗат итүче яшь каләм әһелләре арасында. Икенче рәттә сулдан: Хәсән Сарьян, Гәрәй Рәхим, Ренат Харис, Рөстәм Мингалим, Мәдинә Маликова, Мөнип Газар (Язучылар берлегенең пропаганда бүлеге мөдире), Саҗидә Сөләйманова, Лирон Хәмидуллин. 1960-1970 нче еллар.

 

Үзен әдәби тәнкыйтьче буларак сыный

Алга таба Мөнип Мәскәү дәүләт университетында театр сәнгате буенча аспирантурада белем ала. Җитди филологик белеме булган, аспирантурада гыйлем туплаган егет үзен әдәби тәнкыйть өлкәсендә дә сынап карый. «Казан утлары» журналының 1965 елгы унынчы санында М.Шәймөхәммәтов исеме белән басылып чыккан беренче мәкаләсе үк шактый үткен телле каләм иясе туып килүен күрсәтә. «Шагыйрь белән очрашу» дип аталган әлеге хезмәт атаклы Рәсүл Гамзатов шигырьләренең татарча тәрҗемәләре4 басылып чыгу уңаеннан язылган:

 

«Чиксез күккә, ерак йолдызларга

Ракеталар ничә очты бездә.

Сез, кешеләр, – биек йолдызлар бит,

Җитә алсам иде күңелегезгә».

 

Заман сулышы бөркелеп торган бу строфаның кемнеке, кайсы шагыйрьнеке булуы поэзия сөючеләр өчен сер түгелдер... Шушы бер строфада Рәсүл Гамзатов талантының, аның кешеләргә чиксез мәхәббәте тудырган ярсулы, шук, мөлаем лирикасының фәлсәфи тирәнлеге, ягымлы гүзәллеге чагыла.

«Биектәге йолдызлар» – әдипнең Ленин премиясе белән бүләкләнгән шигырьләр җыентыгы. Ниһаять, ул җыентык, Н.Арсланов, Ә.Давыдов, 3.Нури, Г.Хуҗиев, Г.Латыйп, М.Хөсәен, Ә.Баянов, Р.Гәрәй, X.Камалов һәм Н.Мадьяров кебек шагыйрьләребез тарафыннан татар теленә тәрҗемә ителеп, аерым китап булып чыкты. Җыентык белән танышкач, шунысы сизелә: шагыйрьләр каләмдәшләренә игътибарлы булырга тырышканнар, Р.Гамзатов поэзиясенең матурлыгын татар укучысына җиткерү өчен күп көч куйганнар.

Р.Гамзатов иҗатында тапкыр һәм матур әйтелгән һәрбер шигъри деталь мәгънәне ачыклый, образны төгәлләндерә бара. Җылы лиризм, кешеләргә тирән мәхәббәт белән язылган ул шигырьләрдә батыр һәм эшчән Дагыстан халкы белән очрашасың, бик талантлы һәм үзенчәлекле шагыйрьнең үзен күргәндәй буласың. Шагыйрь йөрәгенең кайнарлыгы, егәрлеге аның шигырьләренә күчә.

Менә ир уртасы кавказлы тибын күз алдына китерегез. Чәчләре уң як кашка төшеп тора. Чал. Калынрак гәүдәле. Барлык кешеләрне дә бер очтан кочып алырга теләгәндәй, кулларын җәйгән дә шигырь укый. Тавышы басынкы, интонацияләр сиздермичә генә үзгәреп тора:

 

«Биек таулар итәгенә

Мендем дә мин, – җан горур, –

Елгалардан йолдыз эчтем

Учлап-учлап, әй хозур».

 

Чын поэзия үзенең фидакарьлеге, эчкерсезлеге, күңел киңлеге белән укучыны җәлеп итә. Андый әсәрләр белән танышканда нинди милләттән булуыңа, нинди киңлектә яшәвеңә дә карамастан, үзеңне кешелекнең бер тамчысы итеп тоя башлыйсың, дөнья яктырып, киңәеп китә. Чын мәгънәсендәге менә бу гуманизм – Рәсүл Гамзатов иҗатының көчле сыйфаты. Рәсүл Гамзатов «Туган илем турында» шигырендә «Чит илләрдә туганнарың бармы?», «Әсирлектә булдыңмы?» дигән салкын сорауларны да ала, шук елмаю һәм тирән лиризм белән җавап бирә – бар. Әнә аның туганнары: Стамбулның тар урамнары чатында эш эзләп йөрүче төрек карты. Күр, кыяфәте гел шагыйрьнең атасыныкы инде. Әнә аның әнисенә охшаган Кипр карчыгы – кораб артыннан кул болгап кала. Шагыйрьгә канәфер чәчәкләре бүләк иткән француз кызы исә аңа сеңлесен хәтерләтә. Ничә еллар салкын төрмәләрдә яткан Манолис Глезос, коллык богауларын өзгән африкалылар... Менә никадәрле аның туганнары!

Шагыйрь «әсирлектә» дә булган.  Чехлар аны мәңгелек дуслык белән әсир иткәннәр, рус солдатларының каберләрен розаларга күмгән болгар халкы да шагыйрь күңелен әсир иткән. Хәер, барысын да санап бетерү мөмкинмени?!.

«Әйтерсең, җир иркенәя бара һаман,

Шуңа күрә чын күңелдән горурланам.

Никадәрле тарсынса да җирне дошман,

Арткан саен арта бара безнең дуслар».

(Г.Латыйп тәрҗемәсе)

 

Рәсүл Гамзатовның образлар дөньясы гаять бай һәм күпкырлы. Ул гаҗәп бер киномонтажны хәтерләтә. Шагыйрь өчен искергән образлар юк. Һәрбер образга – традиционмы ул, яңамы – Рәсүл Гамзатов каләме үзенчәлекле төс бирә.

Менә «Сандугач җыры» шигыре. Көнчыгыш шагыйрьләреннән Хафиз белән Гомәр Хәйямны гына искә төшерик. Аларда сандугач – мәхәббәт лирикасының аксессуары. Рәсүл Гамзатов исә сандугачны туган ил турында җырлата:

«Мөгаен, ул Ватан турында

Җырлыйдыр. Югыйсә,

Бик тиз туяр иде сандугач,

Икенче жыр булса».

(Ә.Баянов тәрҗемәсе)

 

Рәсүл Гамзатов – мәхәббәт лирикасының зур остасы. Монда аның поэтик арсеналындагы барлык чаралар – телнең афоризмнарга байлыгы, реалистик төзеклек, шигъри бизәкләрнең нәфислеге, формада иркенлек һәм динамик йөгереклек – барысы да мәхәббәтне олылауга, мәхәббәт хисләренең матурлыгын ачуга юнәлдерелгән.

Сигезьюллыклар бүлеге Рәсүл Гамзатовның чор һәм кеше турында җитди уйлануларын, тормыш куйган барлык сорауларга, шагыйрь һәм гражданин буларак, җавап эзләвен күрсәтә.

«Дан! Исәннәргә кагыла күрмә,

Аларны гаять начар беләсең.

Кайчак иң яхшы кешеләрне дә,

Көчлеләрне дә син үтерәсең.

Дан! Үлгәннәргә кирәгрәк син,

Үлгәннәр өчен һич юк зыяның.

Кайнар сулышың белән яңадан

Кайтарасың син гомерен аларның».

(Н.Мадьяров тәрҗемәсе)

 

Горур һәм батыр тау халыкларында гасырлар буе шундый күркәм гадәт яшәп килгән: алар иярләрне, мөгез җамнарны, хәнҗәрләрне, хәтта сабыйлар яткан бишекләрне дә нәфисләп язылган афоризмнар белән бизәгәннәр. Бу язмалар шулай ук буркаларга, капкаларга, музыка коралларына һәм таякларга да ясалган. Алар халыкның гасырлар кичкәндә җыйган тәҗрибәсен, акыл көчен, тапкырлыгын чагылдыралар. Рәсүл Гамзатов халык иҗатының бу энҗеләре белән гаять сак эш иткән: оста ювелир сыман, аларга тиешле форма биргән, шомарткан, ялтыраткан. Шулар үрнәгендә үзе дә яңа язмалар тудырган. Бу парчаларның эчтәлеген сөйләү авыр. Аларның кечкенә генә күләмнәрендә гаять киң һәм тирән поэтик фикерләр ята. Берәүләре халыкның милли характер сыйфатын чагылдыра, икенчеләрендә кеше гомеренең, яшәүнең мәгънәсе турында сөйләнелә…

Билгеле булганча, авар шигырендә юл азакларында рифма кую система түгел. Традицион форма булып юлларда цезуралар, аллитерацион аваздашлык һәм кабатлауларның еш очравы исәпләнә. Строфа, гадәттә, 12, 11, 9 һәм 8 иҗекле үлчәүләргә корылган. Рәсүл Гамзатов кирәк урында, темага карап, бу үлчәүләрнең барысын да куллана.

Ә сигезьюллыклар 7 иҗекле үлчәү белән язылган. Бәлки, шигырьнең нинди үлчәү белән тәрҗемә ителүе бәләкәй мәсьәләдер. Бәхәсләшеп тормастан, мисал китерик. Менә «Чибәр кызлар» шигыре:

 

«Куллардагы тамыр кебек безнең дуслык,

Төйнәлгән ул бер төенгә һәм ул бик нык.

Туган илдән еракларда йөргәнем бар,

Кая барма, тоташалар безнең юллар».

(Г.Латыйп тәрҗемәсе)

 

Инде шигырьнең русчасына күз төшерик:

 

С товарищами дружбою горячею

Я связанный, как жилки на руке,

Обременен нелегкою задачею,

Бывал не раз от дома вдалеке».

(Я.Козловский тәрҗемәсе)

 

Мәгънәдә генә түгел, строфаның төзелешендә дә гаять зур аерма. Татарчасындагы ритмик сурәт укучының тойгысын, ничектер, М.Гафури иҗаты башланган чорга алып китә. Русчасында исә ул заман колоритына буйсына.

Икенче бер мисал:

«Йөрәгемә таулар якын,

Мин тауларга илтәм йөрәгемне.

Аста – роза үзәнлеге

Һәм виноградлары Фракиянең».

 

Бу юлларның тәрҗемәсе тәҗрибәле шагыйрь Г.Хуҗиевныкы булуына һич тә ышанасы килми. Ә бит шагыйрь шул ук «Болгария дәфтәре» циклында гажәп матур поэтик бизәкләрне саклый белгән, күп шигырьләрне бик уңышлы тәрҗемә иткән. Тәрҗемәдәге чатаклыкларның күбесе игътибар җитмәүдән килә. «Туган илем турында» шигырен генә алыйк. Лирик герой җир йөзендә яшәүче барлык яхшы күңелле кешеләрне үзенең туганнары дип атый. Әсәрнең төп идеясе шул. Шигырьнең икенче исеме дә бар – «Туганнарым турында» («О моей родне»). Сюжет лирик геройның сәяхәте вакытындагы кичерешләре формасында үсә. Тәрҗемәче, юлда йөрүче геройның хисләрен татарча бирү өчен, фигыль формасын дөрес сайламаган.

 

«Тар урамнар почмагында очрый да ул

Ярлы йортлар тынып калган кичке якта,

Үз улына карагандай карый миңа,

Күңелендә ышаныч һәм өмет арта».

(Г.Латыйп тәрҗемәсе)

 

«Очрый», «карый» булгач, эшнең кабатланып торуы, тәмамланмаган булуы аңлашыла. Ә бит шагыйрь ул картны бер генә кат күреп кала.

Монда «очрады», «карады» дигән форма кирәк иде. Русчасына гына игътибар итик:

 

«Где бедной улицы теснина

Утихла на закате дня,

Он, повстречавшись, как на сына,

Взглянул с надеждой на меня».

 

Аннан соң, урамнар почмагында дип әйтү дә татарча түгел, дөресе – урам чаты, урамнар чаты.

Бәхеткә, җыентыкта мондый кимчелекләр сирәк очрый. Чатаклыкка караганда, уңышлы яклар, матур табышлар күп, һәм алар турында сөйләү кызыклы да булыр, урынны да байтак сорар иде. Без язмалар бүлегенең матур тәрҗемә ителүен әйткән идек инде. Укучы шулай ук «Дөнья барда» (Ә.Давыдов тәрҗемәсе), «Тау бөркетләре», «Сөям сине, бәләкәй халкым», «Кан һәм күз яше» (З.Нури тәрҗемәләре), «Дагстаным минем», «Әнкәйгә» (Р.Гәрәй тәрҗемәләре), «Безнең авыл елгасы», «Сандугач җыры» (Ә.Баянов тәрҗемәләре), «Вакыт турында» шигырьләр һәм Фидель Кастрога совет кешеләренең кайнар мәхәббәтен чагылдырган «Эчкерсез, саф сөю турында мин» (Г.Хуҗиев тәрҗемәләре), сигезьюллыкларны тәрҗемә иткән Н.Мадьяровның тырышлыгын һәм кайбер уңышларын күреп куаныр.

Рәсүл Гамзатов – хәзерге совет поэзиясендә иң талантлы лирикларның берсе. Көнчыгыш, рус, Европаның иң зур акыл иясе шагыйрьләре иҗатыннан, Дагыстан халыкларының гаҗәп бай фольклорыннан куәт алып үскән бу поэзия бүгенге көн кешесенең рухи дөньясындагы гаять тирән кичерешләрне мул төсмерли һәм нәфис бизәкле итеп сурәтли. Рәсүл Гамзатовның поэзиягә мөнәсәбәте, аның эстетикасы безнең талантлы шагыйрьләребездән Һади Такташ, Хәсән Туфан, Муса Җәлил һәм Сибгат Хәкимне хәтерләтә. Татар укучысына ул якын һәм аңлаешлы. Җыентыкның чыгуы бик урынлы. Өстәп шуны гына әйтәсе килә: әйдә, «Биектәге йолдызлар», рәхим ит укучы күңеленә, үз артыңнан шагыйрьнең яңа тәрҗемәләрен дә иярт. 1965 ел».

Татарстан АССР Язучылар берлегендә

Мөнип Газар 1972 елдан Татарстан АССР язучылар берлегендә эшли башлый. Менә бу урында Равил Фәйзуллинның «Гыйбрәтләр алырлык үткән юл» исеме белән басылып чыккан истәлекләренә урын бирсәк тә ярыйдыр:

«Матбугат йортында урнашкан, заманында уңышлы гына эшләп килгән тагын бер оешма – Татарстан Язучылар союзының матур әдәбиятны пропагандалау Бюросы 60 нчы еллар ахырында – М.Әмир рәислек иткән чорда оешты ул. (Дөрес, әдәбиятны пропагандалау гел актуаль булып килгән, язучыларның беренче съездларында ук күтәрелә бу мәсьәлә. 1953 елда җәмәгатьчелек тәртибендә берничә язучыдан торган (М.Садри, М.Хөсәен, Г.Шамуков) махсус бер бюро да оештырыла. Әмма аның юридик статусы булмаган, әлбәттә. Соңгы вакытта бу фактны, оешма төзелүнең башы санап, ясалма юбилей да билгеләп йөрделәр әле.) Чынлыкта штатта кешеләре, реквизиты, тиешле бүтән атрибутлары булган оешма 1967 елда төзелде. Бер ел элек Мәскәүдә, СССР Язучылар союзында Бөтенсоюз пропаганда Бюросы оешкан иде. 1970-1980 нче елларда Советлар Союзының күп республикаларында һәм өлкәләрендә бик тантаналы һәм рәсми рәвештә үтә торган Совет әдәбияты көннәрен (заманында Татарстанда да узды), нигездә, шушы Бөтенсоюз бюросы оештырды да. Безнең пропаганда Бюросының штаты өч кешедән гыйбарәт иде: директор, әдәби хезмәткәр, бухгалтер. Конкрет эшкә килгәндә, Бюро төрле оешмалар, предприятиеләр, колхозлар белән хезмәттәшлек договорлары төзеп, шул килешү нигезендә, берничә язучыдан (арада берәр популяр җырчы белән баянчы да була иде) торган бригада төрле аудиторияләр алдында чыгышлар ясый иде. Бюроның җитәкчеләре булып – Мөнип Шәймөхәммәтов (сәнгать буенча аспирантура үткән Сарман ягы кешесе. Мөнип Газар псевдонимы белән шигырьләр дә яза иде), Мансур Шиһапов, Эльс Гаделов, Рәфкать Кәрамиләр, әдәби хезмәткәр булып төрле елларда Марсель Галиев, Фәннур Сафин, Хәкимҗан Халиков, Камил Кәримов, Нурислам Хәсәновлар эшләде. Үзгәртеп кору дигән елларда 6-7 ел Бюроның эше тукталып та торды...»

Мөнип әле 1974 елда да шунда эшли, без моны «Казан утлары» журналының шул елгы 10 нчы саныннан укып беләбез. «Әдипләр укучылар алдында» дигән хәбәр тексты: «Әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләренең бер төркеме июльдә Зеленодольск районының авылларында булып кайтты. Драматург Риза Ишморат, шагыйрь Мөдәррис Әгъләмов, прозаик Рәйсә Ишморатова, үзешчән композитор Зиннур Гыйбадуллин, Татарстанның атказанган артисткасы Җәваһирә Сәләхова, жырчы Генрих Шәймәрдәнов, Татарстан язучылар союзының матур әдәбиятны пропагандалау бюросы директоры Мөнип Шәймөхәммәтов колхоз һәм совхоз кырларында, болын, жәйләүләрдә игенчеләр, печәнчеләр, сыер савучылар белән очраштылар, аларга бүгенге әдәбиятыбыз, Татарстан язучыларының VIII съезды йомгаклары турында сөйләделәр, авыл эшчәннәренең хужалыкны үстерүдәге көндәлек хезмәтләрен күздән кичерделәр, яңа әсәрләрен укыдылар, жырлар башкардылар...»

Фатыйма Ильскаяның иҗатын өйрәнүе

Татар әдәбиятын пропагандалау, яңа шигырьләр иҗат итү белән бергә, М.Шәймөхәммәтов фәнни эшен дә алып бара: татарның атаклы артисткасы Фатыйма Ильскаяның (1902-1984) тормышын һәм иҗатын өйрәнүне дәвам итә. Эзләнүләренең бер өлешен «Казан утлары» журналында, биш битлек материал итеп, бастырып та чыгара («Фатыйма Ильская», «Казан утлары», 1973 ел, №4).

РСФСРның Халык артисты Фатыйма Салих кызы Ильская (1902-1984).
РСФСРның Халык артисты Фатыйма Салих кызы Ильская (1902-1984).

Яшь галимнең язу стилен күз алдына китерү өчен, кыска гына өзек тәкъдим итәбез: «Күзләр. Чем-кара һәм яшьләрнекедәй гаять җанлы, нурлы күзләр. Күрәсең, талант ияләренең, зур максатларга омтылып, өзлексез иҗат итеп яшәүчеләрнең күзләре гел яшь кала торгандыр. Сүз РСФСРның һәм Татарстанның халык артисткасы, театрыбызның иң якты йолдызларыннан берсе Фатыйма Ильскаяның күзләре хакында бара. Әйе, аның күзләрендә һәрвакыт фикер һәм уйтойгыларның киеренке хәрәкәте чагылып тора. Алар – инде җитмеш еллыгы якынлашып килә торган театрыбызның бай һәм катлаулы иҗат дөньясына кергәндә, анда Фатыйма Ильская тудырган образлар галереясы белән танышканда бернәрсә белән дә алыштырмаслык акыллы һәм турылыклы юлдашлар. Бу күзләр, шәкертен күзәткән остаз йөзе кебек, синең серле һәм изге сәнгать дөньясында дөрес «адым ясавыңны» күргәндә – яктырып, «кыек басуыңны» сизгәндә сүрелеп, салкынаеп китә шикелле...»

Мөнип – җырлар авторы

Егерменче гасырның җитмешенче еллар башында Мөнип җырлар авторы буларак ялтырап ала. «Чаллыдан хат» шигырен композитор Фасил Әхмәтов (1935-1998) көйгә сала. Мәсгут Имашев (1930-2026) башкаруындагы әлеге җыр КамАЗ төзелгән елларда бик популярлаша. Вакытында Аркадий Мельников тарафыннан русчага да тәрҗемә ителә (кара: Поступь Батыра. Год 1972. Очерки, статьи, интервью, репортажи, статистика, фотодокументы о становлении Камского автомобильного комплекса). КамАЗ турында язылган шигырьләр тупланган җыентыкларга кертелә, җыр китапларында басылып чыга (Әхмәтов Ф. Аккошлар: (Ф.п.га кушылып җырлар өчен җырлар). – Казан: Татар. кит. нәшр., 1973. – 40б. – 2000 д.; Әхмәтов Ф. Яшьлегем кояшы: Җырлар һәм романслар. С.Рәимова кереш сүзе б-н. – Казан: Татар. кит.нәшр., 1977. – 81б. – Текст татар. рус. – 1000 д.):

«Көнен дә, төнен дә эш кайный Чаллыда,

Эшлибез кайвакыт онытып ялны да,

Баһадир шикелле заводлар төзибез,

Дулкыннар сыман, гел тынгысыз үзебез.

 

Әгәр син килергә уйласаң,

Кирәкми чакыру хатлары.

Юлга чык, юл әйтер – әнә ул данлы җир,

Әнә ул – зур Чаллы яклары.

 

КамАЗны җырга тиң булсын дип корабыз,

Салкында, челләдә – цехларда, кырда без;

Шуңадыр максатның, хыялның олысы –

Хисләрнең сафлыгы, күңелнең җылысы.

 

Көнен дә, төнен дә эш кайный Чаллыда,

КамАЗны корабыз онытып ялны да;

Берәү дә омтылмый тарихка керергә,

Тик белә: чын яшьлек, бәхет ул – биредә».

 

Шунысын да әйтергә кирәк, Илбарис ага Надиров (1925-2009) җыр текстына бик югары бәя бирми: «Соңгы елларда шагыйрьләр илебезне, партия һәм Ленинны, хезмәт кешеләрен олылый торган, чын гражданлык тойгылары белән сугарылган матур гына җырлар иҗат иттеләр. Алай да заман рухына аваздаш киң колачлы публицистик җырлар, героик җырлар бик аз әле. Дөрес, язылмый түгел алар, ел саен язылып торалар. Бишьеллык флагманы булып саналган тиңсез КамАЗ турында, мәсәлән, уннан артык җыр иҗат ителгән. Арада көе белән күңелгә ятышлы тик бер генә җырны күрсәтергә мөмкин. Ул Р.Билалов тарафыннан «Ак кала» кырына язылган көй. Әмма җыр үзе шигъри яктан (авторы – М.Хөсәен) КамАЗга багышланган башка җырлардан ерак китмәгән. Ул җырларда машиналар гөрелтесе, лозунг бар, ялтыравык эпитетлар бар, тик эшченең хезмәтен, аның күңел хәзинәсен сурәтләүдә эчке җылылык юк. К.Тинчуринның һәм С.Сәйдәшевның бүген дә яратып җырлана торган «Без кабызган утлар»ына хас дәрт, ялкын юк. Алар, ничектер, илһамсыз гына, салкын акыл белән генә тудырылганнар сымак. Шаблонга иярү, сурәт ярлылыгы – күп кенә публицистик җырларның төп кимчелеге. (...) М.Садриның «Без хокуклы барсына да», М.Таҗетдиновның «Дуслык каласы», М.Газарның «Чаллыдан хат», М.Хөсәеннең «Хуш киләсез», Г.Зәйнашеваның «Уңыш бәйрәме», Б.Камаловның «Илдә илле дустың булсын», X.Вахитның «Безнең авыл» кебек соңгы елларда язылган җырларында да теге яки бу күләмдә шул кимчелек күзгә ташлана: яңа бер образ, җырны башка җырлардан аерып торган шигьри фикер, сурәт юк».

Чаллыдагы иҗаты

М.Шәймөхәммәтов Татарстан интеллектуаль милек агентлыгының (ТАИС) директоры булып эшли дигән мәгълүмат та бар. Ләкин бу дөреслеккә туры килеп бетми, чөнки ошбу оешма 1993 елның 2 июнендә генә барлыкка килә. Ә бу вакытта Сарман егетенең тормышы һәм иҗаты Яр Чаллы шәһәре, «Ләйсән» әдәби түгәрәге белән бәйләнгән инде.

1980 нче еллар башында Мөнип Газарның шигырьләре шәһәркүләм вакытлы матбугат битләрендә еш басыла. Төрле нәшриятлар чыгарган җыентыкларга иҗатыннан үрнәкләр кертелә:

1. Җиде җил үзәне: КамАЗ турында язылган шигырьләр, җырлар, поэмалар / төз. Рөстәм Мингалимов. – Казан, 1975. – 40 б.

2. Хәйретдинов Ә.Р. Ак юлларда. Җырлар. – Казан: Татар кит. нәшр., 1980 (чыг. мәгъл. 1981). – 40б. – 700 д. «Зәңгәр рәшәләр өстендә...» дип башланган «Көмеш кыңгыраулар» шигыре.

3. «Ләйсән» – моңлы бишегебез»: Чаллы шәһәре «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсенең күмәк җыентыгы / төз.: Р.Хәмидуллина, Ә.Ситдыйкова. – Яр Чаллы, 2009. – 83 б.

4. Мөнип Газар иҗатыннан үрнәк 2014 елда чыккан «Әдәби Чаллы» китабында да (ТКН, 61 нче бит) урын алган.

Соңгы еллары турында мәгълүмат аз

Мөнип Газарның гомеренең соңгы елларын Казанда, хуҗалык эшендә, кибет директоры булып эшләп үткәрүе билгеле. Менә шушы соңгы 20 ел турында мәгълүмат, чыннан да, аз. Аның 2009 елның 10 октябрендә Казанда вафат булып, Яшел Үзән шәһәрендә җирләнүен беләбез. Хатыны – Яшел Үзән тумасы Аида белән өч ул үстергәннәр. Аларның берсе – Шамил Мөнип улы Казан Суворов училищесында укый, башкалабызда урнашкан танк училищесында 1979-1983 нче елларда белем ала һәм 218 кызылбайраклы авыр танклар гвардия полкында хезмәт итә. Хәзер отставкада.


1 С.Исламова. Балтамак. Авыл тарихы hәм кешеләре. – Казан: «Школа» редакция-нәшрият үзәге, 2023 ел – 480 бит. 2 Хәйруллин Х.Г. Улларым, сез кайда?: повестьлар. – Казан: Рухият, 2022. – 408 б. Кереш мәкалә, 3 бит.

3 Яз күрке: яшь шагыйрьләр җыентыгы / төзүчеләре: Г.Хуҗиев, Р.Гәрәй. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1961. – 71 б.: рәс.

4 Гамзатов Р. Биектәге йолдызлар: Шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1964. – 83 б. – 5000 д.

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи