Русия мөселманнары файдасы өчен ярым миллион сум микъдарында вакыф калдырмыш мәшһүр сәүдәгәр Әхмәд бай хакында язылмыш бер әсәрдер. Әхмәд бай Каргалы шәһәрендә дөньяга килә. Башка тумалары белән бәрабәр аталарыннан фәкыйрь хәлдә ятим буларак калулары сәбәбеннән, дөньяның күп мәшәкатьләрен күргән, хәтта ки кара эшләр эшләп йөргән вә көненә 12 тиенгә ялланып кизәк вә кирпеч суккан.
Соңрадан бервакыт ничек булса да биш сум акча хасил итеп, Оренбург шәһәренә килә, кырыктартмачылык сәүдәсенә керешкән... Ошбу кәсебе аз-азлап булса да алга китеп, көннәрнең берендә ат-арба алган. Әхмәд, үзенең ат-арбасын җигеп, татлы тамыр вә күкташларын салып, казакъ арасына чыгып киткән. Казакълар илендә: «Акча сатам, нә бирәсез? – дип, сәүдә кылып, әйбер алмашып йөргән. Үзенең тырышлыгы вә казакъ халкының садәлеге, шул җирләргә бу вакытларда немец вә яһүдиләрнең аяк басмаганлыкларыннан яхшы дәүләт (байлык) хасил иткән. Моннан соң туганнары белән Оренбург шәһәренә күчеп киләләр. Шулай сәүдә кылып, олуг байлыкка ирешәләр. Утыз биш ел бергә сәүдә иткәннән соң, 1896 елда Әхмәд хаҗи, Габделгани хаҗи вә Мәхмүд – өч агай-эне дүрт миллион сум дәүләтне бүлешәләр.
Әхмәд бай 1879 елда хаҗ кылды вә, Мәдинәгә барып, Рәсүлулла мәчетенә зиярәт итте. Россиянең бөек шәһәрләрендә сәүдә итеп йөрегәннән соң, шул ният белән Германия вә Англия мәмләкәтләренә дә сәяхәт итте. Туганнары белән мал бүлешкәннән соң, Казан шәһәренә күчеп китте вә шунда 1906 елның 10 декабрендә дөньядан үтте. Вафат булган көнендә якынча бер миллион да алты йөз мең сумлык мирасы калды. Васыятендә билгеләнгән сумманы чыгарганнан соң, калган өлеше туганы Мәхмүд Хөсәенов белән хатыны Гайшә Габделгалләм кызы арасында бүленде. Аллаһы Тәгалә гафу итсен вә гаепләрен кичерсен.
Сабыйлык вакыты вә тәрбиясе
Әхмәд бай сабый вакытында бик шук вә шаян булып, тәүге тәрбиясен анасы Хәмидә карчыктан алган. Соңра үз мәхәлләләренең мөәзиненә йөреп, дүрт-биш кыш гомер уздырган. Вә берничә Һәфтияк шәриф туздырган булса да, укырга вә язарга өйрәнә алмаган. Баеганнан соң вексель вә чек кебек кәгазьләргә, үз исеменнән язылган хатларга имза куярга кирәк булганлыктан, кара савытына батып чыкканнан соң кәгазь өстеннән үтеп киткән кара таракан аякларының эзенә охшашлы бер рәвештә имза кылырга өйрәнгән иде. Фәкать русча имзасы мөселманча булган имзасына күрә байтак артыктыр. Дүрт кыш мәктәпкә йөреп тә үз имзасын куя белмәгәнен бу заман яшьләре, ихтимал, арттыруга юрарлар. Фәкать монда арттыру юктыр. Хәтта үзе дә мәдрәсәләр эшен яхшылату хакында сүз чыккан мәҗлесләрдә: «Мин биш сум акча белән дүрт миллион мая хасил иттем. Инде минем хакымда аңгыра, зиһенсез, ялкау, иҗдиһатсыз дип әйтүче булырмы? Шулай булса да, дүрт кыш укып, исемемне язарга вә укырга өйрәнә алмадым. Буның сәбәбе минем ялкаулыгым вә иҗтиһатсызлыгымнан түгел, бәлки, башка бернәрсәдер», – дип һәрвакыт сөйләр иде.
Кәсеп вә сәүдәсе
Казакъ халкының садәлеге вә Идел елгасыннан ары локомотив үтмәгәнлеге Әхмәд байның дәүләт табуына бер сәбәп булуында шик юктыр. Моның белән бәрабәр: «Тырыш адәмгә Аллаһы Тәгалә ярдәм бирәдер, кеше булдырган эшне булдырырга минем дә кулымнан килергә тиешле», – дип ышануының да олы нәтиҗәсе булмыштыр. Шулвакыт мөселманнарның йөрәкләре җитмәслек рәвештә сәүдәләр кылуы вә фабрикалар эшләтүе мәзкүр ышануының нәтиҗәсе булса кирәк.
Үзеннән мал алган немец вә яһүдләрне күргәндә: «Болар бездән алган нәрсәләрне Европа базарында күп файдалар бәрабәренә сата булсалар кирәк. Шундый базарлар белән турыдан-туры үзебез мөнәсәбәт итсәк вә маклерсыз мөгамәлә кылсак, тагы да артыграк файда киләчәктер», – дип, Европа базарларына йөреп, сәүдә конторалары ачып карады. Әхмәд бай көнчыгыш тарафына яраклы булган фәлсәфә вә тәҗрибә көнбатыш тарафында яраклы булмаганын үз күзе белән күреп белде. Ошбу хакта бәхәс иткән бер мәкаләсендә мөхтәрәм Йосыф әфәнде Акчура болай ди: «Яһүди вә немецлардан бер төркем Оренбург шәһәренә вә аның тирәсенә килеп, эчәк җыярга керештеләр вә моны чит мәмләкәтләргә җибәреп тордылар. Әхмәд бай исә эчәкләрне, ни өчен җыелуын вә ни җирләргә җибәрелгәнен белмәгәне хәлдә, шул яһүд вә немецлардан күрмәкче, алар чыгарган базар хисабы белән эчәк җыярга кереште. Үзенең сәүдәгә осталыгы сәбәбеннән эчәкне очсызга алганга, яһүд вә немецларга сатып, байтак файда күрә иде. Соңра эчәкләрнең ни өчен җыелганлыгын вә кай җирләргә киткәнен өйрәнде. Ошбу вакыт немец вә яһүдләрнең маклерлыкларыннан котылып, эчәкне немец вә яһүдләрне йөретә торган олы комиссион исеменә үзе җибәрер булды. Соңра боларның арадашлыгыннан да котылмак фикеренә килеп, турыдан-туры сәүдә ачу нияте белән, 1893 елда Берлин шәһәренә олы партия эчәк китереп, сәүдәханә ачты. Мал күп, акча күп, җитәрлек кадәр акыл вә фикер бар. Әмма Әхмәд бай ул җирнең телен белмәс, сәүдә вә тормыш ысуллары белән таныш түгел иде. Шулай итеп, ошбу хәлләр Әхмәд байны Берлинда яһүдиләр ярдәменә мохтаҗ кылды. Вә ул Россия гражданы булган бер яһүдине үз хезмәтенә алды. Малны очсыз алу юлларын белгәнлектән, Әхмәд бай ошбу сәүдәханәсеннән зарар итмәде. Ошбу вакытта Әхмәд бай ике мәртәбә Берлин шәһәренә килмештер. Ләкин биш елдан соң, 1898дә сәүдәханәне бөтенләй япты вә эшләрен туктатты.
Сәүдә эшләренең иң мөшкел вә иң яшереннәрен тәҗрибәсе белән белгән Әхмәд байның ошбу сәүдәханәсен ябуына вә эшне туктатуына төп сәбәп – белемсезлек иде. Әгәр дә Әхмәд бай турыдан-туры немец эчәкчеләре белән сөйләшергә вә бу турыда алар белән тәрҗемәчесез аңлашырга сәләтле булса иде, ихтимал, сәүдәханәсен ябачак җирдә тагын артык тәрәкъкый кылдырыр (яшәтер) иде».
Икътисади сәләте
Яшьлегендә күп зәхмәтләр күреп, хәтта ки читләрнең авыр хезмәтләренә ялланып эшләгәне сәбәбеннән булса кирәк, Әхмәд бай мал кадерен белер, урынсыз җиргә бер тиен дә сарыф итмәс өчен тырышыр иде. «Мал мине тапмый, бәлки, мин аны табам» яки «Кеше малы түгел, үзем тапкан мал» сүзләрен Әхмәд бай гомерендә бер кабат булса да әйтмәде. Сәфәргә чыкканда азыгын йортыннан хәзерләп чыгар, пароход залларында халыклар сыйланып йөргәннәрендә, бу үзенең күмәч вә итен ашап канәгать итәр иде. Зур бер эш мәҗбүр итмәгәндә, юлда беренче дәрәҗәдә түгел, бәлки, икенче дәрәҗәле урыннарда йөрер. Арбачылар белән дә озак сатулашканнан соң гына утырыр. Хатларын күп вакытта шул тарафка йөрүче белән җибәрер, андый кеше булмаганда гына почтага бирер иде. Мондый хәлләрне янында йөрүчеләрнең күпләреннән ишеттек.
«Хатыннар ихтыярына куйсаң, көннең салкынлык-җылылыгына күрә түгел, бәлки, үз кәефләренә карап мичкә ягалар. Шуның өчен, һәркөн суыклык дәрәҗәсе белән бу көн фәлән кисәк ягарга тиешле дип санатып яктырам»,– дигәнен ишеттем. Әхмәд бай һәрвакыт: «Мал белән тәмугъдан котылып оҗмахка кереп буладыр, малны кадерсез кылырга вә урынсыз тотарга ярамас», – яки: – Акчаның һәр тиене Аллаһы Тәгаләнеке, минем кулымда әманәт буларак кына торыр. Аллаһы Тәгалә риза булмаслык җирләргә бер тиен бирмәм», – дияр иде. Яшьләргә вә бай балаларына булган нәсихәте дә һәрвакыт: «Акча арыслан авызындадыр, җегет булсагыз, шуннан алыгыз», – дияр иде. Ошбу сәбәптән Әхмәд бай хәтта ярым тиенгә кадәр дикъкать итәр булган. Һәрнәрсәнең яхшысын карап, арзан алу иҗтиһадында булганга, аның белән эш йөртү авыр булмыштыр.
Халыклар аш-су, кунак сыйлау хакында бер-бере белән ярышкан вакытларында, Әхмәд бай үзенең иң хөрмәтле кунакларына: «Үз тегермәнебезнең эше», – дип, тары боткасы пешереп ашатыр икән. Моның максаты халыкны чама белеп яшәүгә өндәү булса кирәк. Казан байлары арасында булган корсакка табынучылар, шундый сыйлауга канәгать итмәүләреннән, Әхмәд байның ашларын мәсхәрә кылып, урыс газеталарына яздырдылар.
Мал кадерен белүе сәбәбеннән, хаҗилар тарафыннан бугазланмыш корбан малының тиреләрен җыеп, кыйммәт хаклары белән сату вә берәр төрле изге юлларга сарыф итү чараларын эзләп вә фикерләп йөргән. Шул хакта бик күп адәмнәрнең уйларына салган була. Соңгы вакытларда Төркия хөкүмәтенең ошбу әрәм ителә торган тиреләргә күзе төшеп, акчага әйләндерә башлаганын сөйләделәр.
Динлелеге вә әхлагы
Әхмәд бай намаз үтәрлек кадәр сүрәләр вә догаларны күңелдән белеп, шуларны дөрес укыр, дин хөкемнәре турында мәхәббәтле вә ныклы булып, сәфәр вә тормышында намазларны вакытында үтәр вә казага калдырмас иде. Белмәгән нәрсәләрен өйрәнүдән оялмас, кылган изгелекләрен, башкаларны кызыктырып, шуны эшләтү теләге генә булмаса, белдермәс вә сөйләмәс иде. Динле, һөнәрле вә эшлекле, халык өчен файдалы адәмнәрне сөяр вә кирәк кадәр аларга ярдәм итәр иде.
Динендә йомшаклык күрсәтүче, намаз укымаучы адәмнәрне вә, гомумән, ялкаулар, акча кадерен белми торган яшь байлар, ач күзле вә үз вазыйфаларын җиренә җиткермәгән муллалар аның каршында очсыз бәһа белән йөридер иде.
Барлык ислам байларында булган олылык вә горурлыктан Әхмәд бай сәламәт иде. Өстендә – бәрән эчле ак тун, башында биш-алты сумлык бүрек булган хәлдә, иптәшебез белән безне түрдә утыртып, үзе кучер янында безгә каршы утырган хәлдә, Оренбург урамында күп мәртәбә йөрде. Һәркем белән сөйләшер вә сорашыр, кешегә һич тә ким күз белән карамас иде.
Казакъ арасында йөргән вакытында өстендә чикмән булганы хәлдә, чыбыркысын биленә кыстырып, арбасы янында янәшә йөрүләрен, юл буена үлән йолкып атына ашата баруларын вә, тәмам аргач, арбасында булган тартмалар, әрҗәләр өстенә менеп йоклауларын сөйләр вә бу йокыларның ләззәтләрен сагыныр иде.
Изге эшләре
Дөньяда булган бик күп яхшы эш вә бик күп хурлыкның сәбәбе мал вә байлык икәне мәгълүмдер. Безнең Әхмәд байның бөтен тоткан юлы вә максаты – мөселман фәкыйрьләренең балаларын укыту иде.
Әхмәд бай мал кадерен белгәне вә бер тиенне буш җиргә сарыф итмәгәне кебек, Хак Собханә вә Тәгалә ризалыгы өмид ителгән урыннарга вә изге юлларга сарыф итәр өчен омтыла иде. Моның кебек эшләр өчен кесәсе ачык вә кулы да югары торыр иде.
Әхмәд бай башкаларга мәңгелек вә гомерле, файдасы да дәвамлы булган изге эшләргә мәхәббәт кылыр, төзегән биналарның күркәм булуыннан бигрәк, чыдамлы булуына игътибар итәр иде. Үзе тарафыннан соңгы вакытларда бина иттерелмеш мәктәп вә мәдрәсәләрнең һәрбере гадәти ташлардан салынмыштыр.
Борынгы байлар мәчет вә мәдрәсәләрне күбрәк базарлы авыллар вә җәмгыятьләр күп булачак җирләргә төзеп тә, шул мәчет вә мәдрәсәләрнең ялгыз үз исемнәренә генә караганлыкларын таләп итүләре мәгълүмдер. Әмма Әхмәд бай бергәләшеп хәл итү ниятендә булыр иде. Шул сәбәптән мәчет вә мәктәп бина иттерүчеләргә ярдәмләшер, үз тарафыннан төзелгән корылмаларга башкаларның ярдәм кылуларын яратыр вә, гомумән, изгелек эшләрне җәмәгать белән эшләүне хуп күрер иде. Шуның өчендер ки, мәчет вә мәктәп салыр өчен ярдәм сорап барган авыл картларына, хәл-әхвәлне сорашып бетергәннән соң корылма коруны тиеш тапса: «Ярар, мин каралты корырмын, фәкать ком, балчык, агач вә таш кебек әсбабны үзегез чыгарып ташырсыз», – дияр вә халыкларның көчләре җитәчәк нәрсәләрне үзләреннән эшләтер өчен тырышыр иде.
«Бай, тырышлыгыгыз аркасында мәчетебез тәмам булды, фәкать намазлыгы юк, бик килешсез рәвешчә торадыр. Инде мәрхәмәт итеп намазлык та бирегез, шаять мәхрүм кылмассыз», – дип, намазлык сораган бер муллага ул: «Хәзрәт! Мин бөтен изгелекне үземә генә кочып алу дәрәҗәсендә комсыз адәм түгел. Мәчет төзү тәмам булган икән, гүзәл эш. Инде намазлыкны авылның карчыклары вә хатыннары җыелышып җәйсеннәр. Бу мәчеткә аларның да маллары вә кул хезмәтләре катышсын! Намазлык та бирсәм, ихтимал: «Инде, бай, намазыбызны да укып бир!» – дип килүегездән куркам. Шуның өчен намазлык бирмим. Ихатасын да үзең тоттыр, фәлән кадәр байлыгың барлыгы миңа мәгълүм», – дип әйтә.
Казан шәһәрендә торган ун ел вакытында һәрберенең чыгымы өч мең вә аннан артыграк булган егерме мәчет вә мәдрәсә бина итте, кырык кадәр мәктәпнең мөгаллимнәренә вазыйфалар түләп, ике йөз кадәр мәктәп өчен кирәкле китаплар биреп торды.
Мәкәрҗә ярминкәсе мәчетенең имамы торыр вә балалар укыр өчен дип төзелгән кырык мең сум кыйммәтендә булган вакыф йорты Әхмәд бай иҗтиһады белән мәйданга чыкты вә моның өчен үзе унике мең сум бирмештер.
Уфа шәһәрендә булган «Госмания» мәдрәсәсенә бер мең сум иганә иткән вә Казан шәһәрендә «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе файдасы өчен утыз мең сум чыгым тоткан. Мәкәрҗә ярминкәсе бистәсендә булган Лапаштин номерларын вә Оренбург шәһәрендә үз мәдрәсәсе «Хөсәения» өчен, Мәкәрҗәдәге «Хөсәенов утары»н тоту өчен зур чыгымнар кирәк була. Болардан башка, өч йөз егерме мең сум төрле урыннарда бина, идарәләр тоту өчен вакыф ителмештер. Шул җөмләдән егерме биш мең сумы Оренбург шәһәрендә булган мөселманнарның «Җәмгыяте хәйриясе»нә билгеләнгән.
Текстны басмага Рәйсә Шәрәфиева әзерләде.
|
|
“Безнең мирас”. – 2022. – №3. – Б.10-15.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала