Укучыларыбыз арасында данлыклы телевидение режиссеры Идмас Үтәгәновны (1931-2012) юксынып искә алучылар күптер. Юксынмаска мөмкин түгел, чөнки аның кебек ялкынланып иҗат итүче, җирдә давыл кебек яшәүчеләр хәзер сирәк калды. Хәер, ул үзе болай сабыр холыклы тыныч кына кеше иде, ләкин эшендә, иҗатында каршылыклар китереп чыгарсалар, буранлап алырга да күп сорамады. Быел 19 февральдә менә шушы затлы шәхеснең тууына 95 ел тула.

Кинорежиссер Идмас Үтәгәнов (уңда) һәм Юрий Гвоздь. /В.Александров фотосы. Л.Лерон архивыннан.
Кадерле истәлекләр
Аралашкан кеше хәтерлидер, Идмас ага лупадай калын күзлек киеп йөрде. Шул күзлеге аша текәлеп караса, үзеңне кинокамера объективы алдында калгандай хис итәсең. 40 ел режиссер булып эшләү дәверендә аңа шундый һөнәри «чир» йоккан: кая, нәрсәгә генә күз ташласа да, үткен карашы, үзе дә сизмәстән, яңа фильм өчен каһарман эзли. Алыптай гәүдәле бу кешегә күзлек укыганда хәрефләрне шәйләү өчен генә кирәк иде бугай. Маңгай күзенә ярдәмче генә ул. Аның күңел күзе моңа мохтаҗ түгел. Ул бу дөньядагы һәр нәpcәнeң, күренешнең асылын дөрес күреп, бәяләп яшәде һәм әнә шул үзе күргәнне, үзе аңлаганны башкаларга да төшендерү өчен кино, телевидение дигән бөек сәнгатьне корал иткән булса кирәк.
Шушы мәкаләгә кушымта рәвешендә игътибарыгызга уникаль бер аудио язма тәкъдим итәбез, хөрмәтле укучылар. Аның тарихы болай. 2010 елда Татарстан телевидениесе оешуга 50 ел тулды. Шул уңайдан Татарстан радиосында «Мәрхәмәтле экран» исемле тапшырулар сериясе оештырылды. Әлеге сәхифәләрнең 5 февраль чыгарылышында шушы ярты гасырлык юлның шаһиты булган шәхесләребезнең берсе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең мактаулы кинематографисты, күренекле телевидение һәм кино режиссеры Идмас Үтәгәнов катнашкан иде. Ул анда үзенең гомер юлын да, замана зилзиләсе таркаткан нәселен дә, телевидениедәге эшчәнлеген дә, бәгърен телгәләгән нәрсәләрне – барысын да, кирәк урында кискен итеп, кирәк чакта үзенә генә хас юмор кушып, ачылып сөйләде. Бу язма шул ягы белән дә кадерле.
Милләтне кайгыртып яшәү – чын бәхет
Әңгәмәнең кайбер урыннарын, тарих өчен «ташка басылып» калсын дип, газета битенә теркәп куйыйк. Әйтик, без Идмас Үтәгәновтан татар дөньясында балалар өчен төшерелгән беренче телесериал – Нәкый Исәнбәтнең «Мырау батыр» әсәре буенча куелган фильм турында сөйләвен үтенгән идек. Бу темага кагылуыбыз юкка түгел, чөнки ул кытлык заманда, икътисади кыенлыкларга кереп чумган 1990 еллар башында төшерелде. Ул чакта мондый эшкә алыну үзе үк батырлык иде.
Һәм Идмас ага болай дип җавап бирде: «Эш 1989 елда башланып китте. Миңа бу идеяне «Ләйсән» ансамбле бирде. Азнакайдагы әлеге данлыклы ансамбль, талантлы балалар турында фильм төшерелгәч, бөтенесе шаккатты. Аның белән Мәскәүгә, үзәк телевидениегә кадәр барып җиттем. Кабул итәргә атлыгып тормадылар, тасмада брак бар, дигән булдылар. Башкортстанга да алып бардым, шаккаттылар, тик үзләрендә күрсәтмәделәр. Ләкин әлеге фильм Татарстанда бик популяр булды, татар балалары аны карап үзләрен иркенрәк тотарга, иреклерәк хис итәргә өйрәнде.
Аннары композитор Илдус Якупов язган «Эшләпәле дуслар» дигән операны куйдым. Балалар өчен беренче телевизион опера иде ул. Татар халык әкиятенә нигезләнеп эшләгән әсәр. Анда барлык рольләрне дә балалар үзләре башкарды. Шуннан соң инде «Мырау батыр»га кереп киттем. Аның матди чыгымнарын «Нижнекамскнефтехим» үз өстенә алды, акча бүлеп бирде. Әлбәттә, телевидениенең ул вакыттагы җитәкчесе Тәүфыйк Сәгыйтовның ярдәменнән башка бу кадәр эшне башкару мөмкин булмас иде. Түбән Кама нефтехимиклары белән ул уртак тел тапты, алар бергәләп фильмны финанслау юлларын эзләде. Аларга бүген зур рәхмәтемне белдерәм. Сәгыйтов миңа һәрьяклап юллар ачып торды: ни теләсәң, шуны эшлә, тик нәтиҗәсе генә әйбәт булсын! Сценарийны Нәкый ага Исәнбәткә күрсәттек, укып чыкты да, канәгать булып, кулын куйды...»
Идмас Үтәгәнов белән 2010 елда булган әңгәмәдә күтәрелгән тагын бер темага тукталыйк. «Татар киносын үстерүгә керткән өлешегез белән беррәттән, Сез милли кино сәнгатенең тарихын да өйрәнгән кеше. Хәтердә әле, байтак еллар элек Сез, беренче татар киносы Германиядә эшләнгән һәм ул эзсез югалган, дип әйткән идегез. Аның очына чыга алдыгызмы?» Әлеге соравыбызга Идмас аганың җавабы мондый булды: «Юк, очына чыга алмыйм. Элек Уфада Кәримовлар һәм Шәмгуновлар дигән байлар була. Хөсәен Ямашевның бер килүендә алар Германиядән чакыртылган бер кинооператорга сюжетлар төшертә. Бу 1911-1912 елларга туры килә. Аларның бер уллары юрист иде, 1940 елларда, милләтчелектә, бай баласы булуда гаепләрләр дип куркып, тасманы янып торган мичкә ташлаган. Ул вакытта кинотасмалар дары кебек кабына иде бит, хәтта сугыш вакытында аны партизаннар шартлаткыч итеп кулланган. Моның да миче шартлап, җимерелеп төшкән, дип сөйләгәннәр иде. Шулай итеп татарның беренче фильмы мичтә янып юкка чыккан...»
Идмас ага әлеге әңгәмәсендә телевидениедә тапшырулар, спектакльләр төшергән вакытта килеп чыккан кызыклы хәлләрне дә тәмләп сөйләгән иде: «Мырау батырның колбаса цехыннан колбаса урлаган эпизоды бар бит. Каян алырга? Бу бит 1991 ел, бөтен нәрсәне карточка белән генә бирә торган вакытлар. Телевидение каршында гына урнашкан кибетнең директоры белән кереп сөйләштек, ул риза булды. Менә Мырау батыр ролендәге Илдар Хәйруллин цехка килеп керә, бөтен дөньясы колбаса белән тулган, Мырау иң тәмлеләрен, иң юаннарын сайлап ашый. И рәхәтләнгән иде шул чакта фильмда катнашучы артистлар.
Ул вакытта бит телеспектакльләрне күп төшерә идек, 3-4 режиссер гел шушы эш белән генә шөгыльләнде. Артистларның да иң яхшыларын гына сайлап чакыра идек. Кайберләренең «Син рольне ничек һич ялгышмыйча бирәсең, мин бит нәкъ шушы рольне теләгән идем», – дигәннәре күп булды.
Тагын бер кызык хәл. Ничәнче ел булгандыр инде ул, Камил Якупов турында спектакль куйдым. Кырык градуслы салкын көннәр иде. Шуңа да карамастан, артистлар вакытында җыелды. Бер артист кына юк, туганы үлеп киткән, ул килә алмый икән. Нишләргә? Спектакль турыдан-туры эфирда бара бит, ул чакларда видеоязма дигән нәрсә юк әле. Режиссер Әхтәм Зарипов коткарды. Ул булмаса, кычкырып яна идек. Бәхеткә, театрда эшләгән чагында аның нәкъ шушы рольне уйнаганы булган икән.
Иң кызыгы Татарстан тарихы турындагы фильм эшләгән чакта булды. Гражданнар сугышы турындагы өлешен төшерергә кирәк. Материаллар туплаганда маршал Чуйковның китабына тап булдым. «Минем дивизиядә татарлар күп иде, батырлыклары белән аерылып торалар иде», – дип язган. Фильм өчен менә дигән материал! Озак та үтми, Киевтан кайтып килгәндә, поездда Чуйковның адъютанты белән таныштым. Очраклы рәвештә генә, тик бу дөньяда бер нәрсә дә очраклы була алмый, диләр. Мин әйтәм, Чуйковтан интервью алып булмасмы икән, дим. Сөйләшеп карармын диде дә, шуның белән онытылды. Бервакытны, көтмәгәндә, адъютант миңа шалтырата: «Чуйков Казанга җыена!» Ни булса шул булыр дип, каршы алырга киттем. Ул арада вокзалга Фикрәт Табеев үзенең бөтен ярдәмчеләре белән килеп төште – Маршал Чуйков килә бит, уен эш түгел! Мин бер читтә генә басып торам. Чуйков вагоннан чыкты да беренче соравы шул булды: «Ну, кому я здесь нужен?» Мин әйтәм: «Вы мне нужны!» «Кто вы такой?» Мин тиз генә эшне аңлатып бирдем. Ярар, адъютантларым белән безнең очрашу вакытын билгеләрсез, диде дә, республика җитәкчеләре янына китеп тә барды.
Интервью сәгать өчкә билгеләнде. Шуннан соң ук маршалга китәргә кирәк, ул шушы интервью өчен генә килгән булып чыкты. Ярар, килде. Тик бер сүз әйтми. Шуннан, тоттым да, үзенең китабын бирдем, Казанда Гражданнар сугышы турындагы менә шушы урынын гына укыгыз әле, зинһар, дим. Берсүзсез укыды да чыкты, яздырып алдык. Соңыннан мин моны монтажлап куйдым. Шулай итеп Татарстан тарихына багышланган фильмда маршал Чуйков үзе катнашты һәм ул татар сугышчыларының батырлыгы турында сүз әйтте...»
2010 елның 5 февраль көнендә эфирга чыккан тапшыруда Идмас Үтәгәнов менә шулай дип сөйләгән иде.
Сөйләшенгән сүзнең барысын да магнитофон тасмасына яздырып бетереп булмый бит ул. Инде без – радиода эшләүче егетләр Идмас аганы озатырга чыккач, беләсезме, безгә нәрсә диде:
– Үз милләте өчен борчылып, кайгыртып яшәгән кеше генә чын мәгънәсендә бәхетле, ә инде халкы язмышына карата битараф, пошмас бәндә, таудай байлыгы булып, балда-майда йөзсә дә – бәхетсез, мескен, – диде ул.
«Идмас ага, алайса, бу җирдә Синнән дә бәхетлерәк кеше юктыр», – дидек без аңа. Ул дәшмәде. Дәшмәү – ризалык билгесе.
Инде, әйдәгез, шушы тарихи язманы тыңлыйк.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала