Шәхесләребез Уку өчен 4 минут

Классик дип әйтер кешебез бар

Җәйнең тәүге көнендә – 1 июньдә татар халкының сөекле кызы, күренекле композитор, Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Резеда Ахиярова күркәм юбилеен каршылады.

 

Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Резеда Ахиярова.

 

 

Без бу вакыйганы Татарстан радиосын тыңлаучылар, җыр сөючеләр даирәсе өчен генә түгел, бөтен халык бәйрәме дип исәпләдек. Ни өчен дигәндә, композиторның музыкасын күңелендә йөртмәгән кеше безнең арада юктыр. Аны без бөек әсәрләр авторы дип һич икеләнмичә әйтә алабыз. Шуңа күрә «Татарстан радиосы дулкыннарында Резеда Ахиярова музыкасы атналыгы» (12+) игълан ителде. Узган атна дәвамында эфирдагы эшебез көн саен аның җырлары белән башланып китте һәм кичке концертлар тулысы белән аның әсәрләреннән төзелде. Хәзер сез тыңлаячак тапшыру да әлеге циклның чираттагы бер чыгарылышы. Анда Татарстанның халык шагыйре, Россия Федерациясенең Дәүләт премиясе һәм Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ренат Харис катнаша. Укучы үзе дә белеп торадыр: нәкъ менә аңа мөрәҗәгать итүебез очраклы түгел, чөнки шушы ике зур шәхеснең күп елларга сузылган иҗади дуслыгы татар милли музыкасы тарихында яңа бер сәхифә, тулы бер чор барлыкка китерде. Аларның күңеленнән саркып чыккан җырлар берничә буын милләттәшләребезнең моңлы юлдашына әйләнде, музыка сәнгатенең опера, балет кебек катлаулы һәм зур күләмле жанрларындагы әсәрләре халкыбыз күңелендә зәвык тәрбияли, татар кавемен, Татарстанны дөньяга таныта.

 

 

Рөстәм Миңнеханов Резеда Ахиярованы һәм Ренат Харисны Дәүләт бүләге белән котлый. 14 июнь, 2016 ел. /tatarstan.ru фотосы.

 

 

Ренат Харис белән әңгәмәдә композиторның шәхесе дә, иҗатының зурлыгы да шактый ук ачык булып аңлашыла башлый. Ләкин, төптән үк уйланып карасаң, Резеда Ахиярова – Салих Сәйдәшев, Фәрит Яруллин, Нәҗип Җиһановлар кебек бөекләр йолдызлыгына күтәрелгән аһәңсаз. Ә инде бөекләр турында бер утыруда гына барысын да сөйләшү мөмкин түгел.

 

Тапшыруны тыңлар алдыннан Ренат Харис белән әңгәмәдә яңгыраган кайбер фикерләрне кәгазьгә теркәп куйыйк.

 

 

Безнең «автобус» бара да бара…

 

Безнең иҗади дуслык, автордашлык гаҗәеп дәрәҗәдә күптән башланды. 1970 елларда минем «Яшь ленинчы» газетасының җаваплы сәркатибе булып эшләгән чагым иде. Бервакыт кабинетыма нәни кызын җитәкләп бер апа килеп керде. Таныштык. Әлеге ханым Татарстанның атказанган укытучысы, педагогика фәннәре кандидаты Мәрьям Ахиярова булып чыкты. Чәчен тасмалап үргән мөлаем кызы Резеда музыка мәктәбендә укып йөри, җырлар яза икән. «Шуларны тыңлап карамассызмы, газетада бастырырлык микән, юк микән?» – диде Мәрьям апа. «Мин бит авыл баласы, музыка мәктәпләрендә укымаган, әмма музыкант дусларым бар, аларга күрсәтеп карармын», – дип вәгъдә иттем. Кунакларым рәхмәт әйтеп кайтып китте. Бирим дисә колына, чыгарып куяр юлына, диләр, 10-15 минут та үтмәгәндер, яныма композитор Мирсәет Яруллин килеп керде. Без ул вакытта аның белән «Кеше» дигән оратория яза идек, шуңа күрә еш очрашып торабыз. Мирсәет алар калдырып киткән нота кәгазен алды да, шыңшып җырлап карады. Карале, бик үзенчәлекле көй бит бу, дип, илһамланып китте. Бергәләп уйлаштык та, бастырып чыгарырга булдык. Газетаның чираттагы санына материаллар урнаштырып утырган чагым иде, искерми торганрак бер материалны алдым да, аның урынына шушы ноталарны урнаштырдым. Равил Фәйзуллинның балалар шигыренә язылган әлеге җыр «Яшь ленинчы»ның чираттагы санында дөнья күрде. Безнең классик композиторыбыз Резеда Ахиярованың иҗат юлы менә шулай башланды.

 

Мәрьям апа белән аннан соң да хәбәрләшеп тордык. Ул эшләгән институт хатыным Лилия укыткан 35 нче мәктәп белән бер бинада урнашкан иде. Алар танышлар, хезмәттәшләр булып чыкты.

 

Ә менә Резеда күз уңыннан шактый гына югалып торды. Әмма язмыш безне барыбер очраштырды. Бер елны партиянең өлкә комитететы иҗат яшьләрен нефтьчеләрнең эше белән таныштыру өчен Әлмәт, Түбән Камага туплап алып барды. Шундый сәфәрләрнең берсендә автобуста миңа бер кыз килеп эндәште. «Ренат абый, Мин Резеда Ахиярова булам, сез минем беренче җырымны газетада чыгарган идегез», – дип, үзе белән таныштырды. Ул инде Казан музыка училищесын, аннары Рафаэль Билялов классында Казан дәүләт консерваториясенең композиция бүлеген тәмамлап, иҗат юлына аяк баскан икән. Шул вакытта ул, сезнең шигырьгә дә җыр язып карыйм әле дип, шигырьләремне сорап алды. Иң беренче җырыбыз «Юатма» исемле җыр булды, һәм ул, озак та үтми, Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында халык күңеленә барып иреште.

 

Иҗади дуслык менә шулай автобуста башланып китте. Һәм безнең «автобус», һич тукталмыйча, инде ничәмә-ничә ел бара да бара, бара да бара…

 

 

Юбилее көнне яңа опера тәмамлады

 

Бүгенге көндә Россия Федерациясендә Резеда Ахиярова кебек композитор ирләр арасында да, хатын-кызлар арасында да юк. Уйлап карагыз, театрда ике операсын, ике балетын куйдырган тагын кем бар? Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Тукайга багышланган «Шагыйрь мәхәббәте» дигән операсы, «Сөембикә» операсы, «Алтын Урда» һәм «Иакинф» балетлары менә инде ничә ел, репертуардан төшмичә, һәрвакыт аншлаг белән бара. Аның музыкасында ниндидер бер сер бар, ниндидер бер ягымлылык, җәлеп итү, тарту көче бар.

 

Аның «Шагыйрь мәхәббәте» дигән операсына Марко Боэми дигән данлыклы музыкант Италиядән килеп дирижерлык итә. Маэстро белән сөйләшеп утырганым булды. «Резеда Ахиярованың әсәрләрендә татар моңына итальян композиторларына хас әһәңнәр килеп кушылган, мондый симбиозны бүтән бер генә композиторның иҗатында да күреп булмый», – ди ул. «Мин гаҗәеп яратып дирижерлык итәм бу әсәргә», – дип әйткәне булды Боэминың. Чыннан да, әгәр яратмаса, ул аны тамашачы күңелен кузгатырлык дәрәҗәдә дирижерлык итә алыр идеме?!

 

Алай гына да түгел, Резеда – уникаль композитор. Аның бит әле замандашларыбызның язмышына кергән никадәр җыры бар, балалар өчен язылганнары никадәр! Симфоник әсәрләре, инструменталь әсәрләре, романслар, кантаталар... Ул барлык жанрда да иркен иҗат итә һәм барысында да югары уңышка ирешә. Балалар бакчасында сабыйларга өйрәтерлек самими җырлары бар, мәктәптә уку елын башлап җибәрергә «Белем маршы» бар. Ул җырны мин рәхәтләнеп мәктәп программасына кертер идем һәм 1 сентябрьдә республиканың барлык мәктәпләрендә балаларны, бигрәк тә беренче сыйныфларны, шушы җыр белән каршы алыр идем. Кирәк икән, гаилә мәҗлесләре, туйларда халык үзе яратып җырлый торган җырлары бар. Затлы сәхнәләрдә музыкаль яктан үтә әзерлекле җырчылар башкара торган югары зәвыклы җырлары бар…

 

Резеда әле дә илһамланып иҗат итә. Без аның белән «Дәрдемәнд» дигән опера яза башлаган идек. Ул әлеге әсәрне үзенең юбилее көнендә тәмамлады.

 

 

Бай күңелле кеше

 

Резеда – гап-гади җир кешесе. Гаҗәеп таләпчән һәм иң беренче нәүбәттә үзенә карата үтә таләпчән кеше. Һәм шаккаткыч эшсөяр зат. Талантлы кешеләр дөньяда бик күп, ләкин үзләренең ялкаулыклары аркасында шул талантларын ачып бирә алмыйлар. Талант өстенә хезмәт сөючән булган очракта гына бөек иҗатчы туа. Резеда Ахиярова тиз эшли, караламасыз эшли, мин үзем дә шигырьне караламасыз язам, бик сирәк очракта гына үзгәрешләр кертәм һәм эшкәртәм, без ул яктан охшаш. Резеда да турыдан-туры акка яза һәм, бәхеткә, уңышлы яза.

 

Дус буларак, ул гаҗәеп ышанычлы кеше. Сүзен әйттеме – үти. Үти алмаслык булса, вәгъдә бирми. Кешене ышандырып йөртми – бу иң яхшы сыйфатларның берсе, минемчә. Ачулана да белә, кирәк чакта тынычландыра да белә, илһам да бирә белә, һәм кирәк булса, бик каты итеп, сине кимсетмичә генә, тәнкыйтьли дә белә. Кыскасы, бай күңелле кеше ул Резеда. Аның әле композитор буларак өлгереп җитеп, Ходай биргән талантының ачылганнан-ачыла барган мәле.

 

Әйдәгез тапшыруны тыңлыйк. Әңгәмә Резеда Ахиярова һәм Ренат Харис иҗат иткән җырлар белән үрелеп бара. 12+

 

 

 

Шигъриятле радио

 

 

Зәңгәр томан

 

Ренат Харис шигыре,
Резеда Ахиярова көе.

 

 

Күзләремдә минем нурлар кими сыман,
Нурсыз кала кебек җырларымда сүзләр.
Әй сөеклем, синең хисең минем өчен
Әле һаман зәңгәр томан,
Синең хисең зәңгәр томан.
Синең хисең әле һаман
Зәңгәр томан, зәңгәр томан.

 

Әй өметле билгесезлек, тизрәк ачыл,
Тизрәк ачыл, тизрәк үзгәр.
Аяз көн бул тизрәк –
Яктырып китсен йөрәгемнең чоңгыллары,
Юкка китсен борчуларым.
Юкка китсен борчуларым,
Борчуларым, борчуларым.

 

Нурлар кайтсын тизрәк
Күзләремә минем, сүзләремә кайтсын,
Кайтсын нурлар тизрәк.
Синең өчен генә яшим, бары синең өчен,
Сөйгән ярым, сөйгән ярым,
Иркәм минем, яратканым.
Синең хисең әле һаман
Зәңгәр томан, зәңгәр томан.
Синең хисең әле һаман
Зәңгәр томан, зәңгәр томан.

 

 

 «Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 1
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи