Казанның Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә ел саен Зөмәррә Халитованың рәсем күргәзмәсе оештырыла. Әлеге картиналарга карап берәү дә аларның авторы беренче тапкыр кылкаләмне 70 яшендә кулына алгандыр дип уйламый. Быел көзгә Зөмәррә апага 100 яшь тула. Филармониянең әдәби-музыкаль лекториенда озак еллар хезмәт куйган музыка белгече Зөмәррә Рәхим кызы Халитова бүгенге көндә лаеклы ялда. Быелгы күргәзмә уңаеннан очрашкач, ул тормыш һәм гаилә кыйммәтләре турында сөйләде.

Лектор-музыка белгече Зөмәррә Рәхим кызы Тумашева-Халитова.
ОЗЫН ГОМЕРНЕҢ СЕРЕ
«Озын гомерле булуның сере бармы?» – дип сорыйлар. Мин, бар, дим. Шуннан соң тын да алмый олы сер ачуымны көтәләр... Олымы-кечкенәме ул, үзегез чамаларсыз: озын гомернең сере – тормышны яратуда. Яратып яшәргә, шатлыгына, кайгысына да рәхмәтле булып гомер кичерергә кирәк.

Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә лекторий артистлары белән. /Фотолар – филармония архивыннан.
«Тормышны яратып бетереп булмый... Бигрәк тә сынаулар килсә, фаҗига кичерсәң», – дисең син. Ә бит тормышның авыр ягы да – иҗат. Аны да үтәргә, караңгылык чоңгылына төшмәскә кирәк.

Алты яшьлек Кәшифә Шәрәфетдинова Иркутскида яшәгәндә апасы Газизҗамал белән.
Тормышта иң кыйммәтлесе – иҗат. Гомер буе нәрсә дә булса иҗат итәргә кирәк. Менә мин кечкенәдән шулай эшләдем. Иҗат һәр кешенең табигатендә бар. Кеше балачактан нәрсәгәдер омтыла, нәрсәдер иҗат итәргә тырыша. Әмма үскән саен я вакыты калмый, я аңа рөхсәт итмиләр – иҗади дәрт сүнә, гомер кирәкмәгән нәрсәләр эшләп уза...

Сулдан: С.Булатов, Фоат Саллави, Кәшифә Тумашева, Ширияздан Сарымсаков. 1949 ел.
Менә мин оныкларымны күзәтергә яратам. Аларга карап балачагым искә төшә. Уртак яклар шактый. Әйтик, балаларның күбесе мәктәпне яратып бетерми. Укытучының да төрлесе бар бит. Кайберләре дөньяга иҗади карарга өйрәтә, икенчесе ятлата... Иҗаттан ваз кичәргә, аны икенче планга калдырырга ярамый. Мин, озын гомерле кеше буларак, әнә шундый нәтиҗәгә килдем.
ӘТИ
Безнең гаиләдә иң олы кеше – әти иде. Әмма аның турында киң җәмәгатьчелек белми. Ә бит Рәхим Тумашев – Өркеттә (Иркутск) татар театры оештырган кеше. Киң кырлы шәхес: театр ачты, җитәкләде, артистларны җыйды, репертуар булдырды, үзе дә пьесалар язды, үзе үк сәхнәләштерде дә.
Бер кызыклы факт: Рәхим Тумашев театрда иң әүвәл Шамил Усманов пьесаларын куйган. Алай гына да түгел, бик күп язучы үзләрен драматург буларак нәкъ менә Өркет театрында сынап караган.
Әмма коллектив белән эш алай җиңел генә бармый. Чөнки ул ир-атлардан гына тора. Хатын-кызга сәхнәгә менәргә әти-әнисе рөхсәт итмәгән заманнар. Эзләнүләр әтине әнием Кәшифә белән таныштыра.
ӘНИ
Әнине Өркеткә 5 яшендә үк җибәрәләр. Үзләренә кунакка кайткан Газизҗамал апасы белән җизнәләренең балалары юк икән, Кәшифәне Балтач районының Нөнәгәр авылыннан шушы гаилә алып китә. Сабый гына булса да, кыз бик тиз кул арасына керә, русчасын да өйрәнә, математиканы тиз отып алуы белән җизнәсен гаҗәпкә калдыра һәм аның лавкасында ярдәмчегә әйләнә.
Моңа бәләкәй чагыннан ук мөнәҗәтләр әйтүен өстик. Шуннан аны театрга җәлеп итәргә тырышалар. Әмма аның вакыты юк, ул белем алырга омтыла. Башта кичке мәктәптә укый, аннан мәдрәсәдә.
Берзаман аларның өйләренә бер егет килеп керә. Хикмәт шунда: Өркет фабрикантлары бертуган Шәфигуллиннар кызлар мәдрәсәсе оештырган. Кәшифәнең сәләте турында ишетеп, Рахмановлардан кызны әнә шунда укырга бирүләрен сорап килгән икән бу егет. Менә шушы очрашуда Кәшифә нәсел тамырлары турында белә, сабакка йөрергә булгач, сандык төбеннән метрика кенәгәсе күчермәсе чыга. Аның бабасы Шәрәфетдин атлы икән. Ә Шәфигуллиннар безне, әни вафатыннан соң, Казанда да эзләп тапты әле.
Әни мәдрәсәдә бик яхшы укый, аның укуга һәвәслеген күреп, белем үзләштерүен дәвам итсен өчен, Төркиягә җибәрмәкче булалар. Ә бу тынгысыз 1918 ел. Шәфигуллиннарның фабрикалары тартып алына, Рахмановлар мөлкәтләрен саклап калу өчен аны Кәшифә исеменә яздырмакчы була. Кәшифәгә күп балалы тол солдаткага күченергә туры килә. Ул башта хуҗабикә балаларына сабак укыта, аннан түләүле укучылар да җыела. Тырыш Кәшифәне гимназия укытучылары да ярдәменнән ташламый, аңа гимназия курсы буенча имтихан тапшырырга киңәш итәләр. Ул шулай эшли дә. Язмыш дигәнең Кәшифәне балалыктан да, үсмерлектән дә бик иртә аера. Алга китеп шунысын да әйтик: ир ышыгында яшәү бәхете дә бик кыска гомерле була...
Искәрмә: Олег Хисамов һәм Илһам Гомәровның «Иркутск татарлары тарихында Шәйхулла Шәфигуллин (фәнни экспедиция һәм архив материаллары нигезендә)» дигән хезмәтендә шәһәр мәчетен тумышлары белән Казан губернасының Акъегет авылыннан (хәзерге Яшел Үзән районы) булган Шәйхулла һәм Заһидулла Шәфигуллиннарның салдыруы, аларның Иркутскида сәүдә белән шөгыльләнүе, «Бертуган Шәфигуллиннар» дигән сәүдә йорты тотулары, баштарак җиләк-җимеш, төгәлрәге алма, соңрак мехлар, кием-салым белән сату итүләре турында языла. Иркутскида татар клубы революциягә кадәр үк оешкан, аннан соң да эшли. 1971 елда Иркутскида булган вакытында фольклорчы Флора Әхмәтова аның Тимирязев урамындагы Алексеев йортында урнашканын, 1971 елда ул йортта Офицерлар йорты булуын яза. Иркутск татар драмтүгәрәге күренекле татар режиссеры, актриса Кәшифә Тумашева исеме белән бәйле. Зирәклеге белән аерылып торган кыз шунда якшәмбе мәктәбендә русча укый башлый. Аның җитезлеге һәм белемгә омтылышы турында ишетеп, фабрикант Шәфигуллиннар кызлар өчен 1912 елда ачылган җәдит ысулы белән белем бирә торган мәдрәсәгә укырга чакыралар. Бераздан гимназиядә дә укып, кыз татарча да, русча да яхшы белем ала. Алдынгы карашлы укытучылары Кәшифәне әдәби-музыкаль кичәләрдә катнаштыра. Революциядән соң шәһәрдә татар драма түгәрәге оеша. Аның белән укымышлы егет Рәхим Тумашев җитәкчелек итә. 1919 елдан Кәшифә дә шушы түгәрәккә актив йөри һәм сәхнәгә Кәшифә Зауральская исеме белән чыга.
Романов елъязмасында 1921 елда татар телендә «Яшь көчләр» спектакле куелу турында язма теркәлгән: «5 янв[аря]. В Сов[етском] нар[одном] д[оме] мусульм[анский] раб[очий] клуб им. Мулланура Вахитова поставил спект[акль] на татар[ском] языке «Новые силы» (Яшь Кучлар) [Романов 1993. С.214]. («Туган җир»: Ангараның буйларында Өркет дигән кала бар (05.12.2019), tuganzhir.org).
ГАИЛӘ
Гимназияне тәмамлаган кыз укытучы булу турында хыяллана. Әмма илдәге вазгыять бу хыялга тормышка ашарга ирек бирми. Әни Рәхим Тумашев җитәкчелегендәге татар театр труппасында эшли башлый. Ул Шамил Усмановның «Канлы еллар», Фатих Әмирханның «Яшьләр», Габдулла Кариевның «Артист» кебек спектакльләрендә төп рольләрне башкара.
Рәхим белән Кәшифә сәхнәдә генә түгел, тормышта да фикердәшләргә әйләнә, нәтиҗәдә матур гаилә туа. 1921 елда яшь гаилә Казахстанның Семипалатинск шәһәрендәге рус драма театрының татар труппасында эшли башлый. Рәхим – режиссер, Кәшифә артистка булып. Биредә әни үзен режиссер буларак та сынап карый. Режиссер һөнәренең ымсындыргыч көче аларны яңа туган балалары белән Казанга тартып китерә.
Кәшифә биредә – хәзерге Г.Камал театрында актриса, аннан радиокомитетта хатын-кызлардан беренче диктор һәм режиссер, шул ук вакытта техникумда укытучы. Бөтенесе дә матур кебек, шул ук вакытта барысына да бик зур авырлыклар белән ирешелә.
...Алар Казанга Идел буе ачлык кичергән елларда күченә. Билгеле инде, андый вакытта эшкә урнашу сират күперен кичү белән бер. Әти зур кеше иде, әмма ул да эшсез була .
Әти турында бер кызыклы факт белән бүлешим әле. Троицк каласы элек-электән татарларның Себердәге милли-мәдәни үзәге булып саналган. Менә шушы калада Тумашевлар финансистлар буларак таныла. Бу нәселнең вәкиле булган әтием дә коммерцияле вузда белем алган. Моннан тыш, авыл хуҗалыгы юнәлеше буенча да югары белемгә ия. Белеме буенча ул икътисадчы һәм агроном. Әмма үзен театр өлкәсендә тапкан. Рәхим һәм Закир Тумашевлар мөселманнар даирәсендә зур кешеләр булган. Минем уйлавымча, әтигә театрны оештыруда да мөселманнар ярдәм иткәндер.
Инде хәзер бер сурәт турында берничә сүз: бездә Динмөхәммәтовның бер сурәте саклана. Мин әнидән сорый идем: ничек инде партия кешесе Динмөхәммәтов мөселман яшьләре театрында уйнаган? Әнинең аның турында начар сөйләве истә калмаган, гәрчә әлеге шәхес олы террор чорында зур өчлекнең бер вәкиле булса да...
Ярый, сүзебез әтинең эшсез калуы турында иде бит әле. Билгеле инде, яшь белгечләр иң әүвәл мәдәният идарәсенә бара. Әмма режиссер, язучы, актер булып танылган әтигә: «Сезнең кебек килмешәкләргә түгел, үзебезгә дә эш юк әле», – дигән җавап ишетергә туры килә. Әни бүлмәдән «кара янып» чыккан әтидән эшнең нәрсәдә икәнен белешә дә, ишекне бәреп ачып: «Кем монда килмешәк? Безме килмешәк? Сез ул, килмешәк! Без тарихи ватаныбызга кайттык!» – дип җавап бирә. Әнинең җавабы җитәкчегә ошый. Аны театрга делопроизводитель итеп эшкә алалар һәм театр училищесының II курсына укырга юллыйлар. Соңрак ул анда үзе дә укыта. Ә идарәче – Кәрим Тинчурин була.
Әти йомшак холыклы булса да, югалып калмый, билгеле. Агроном белгечлеге булганга, аны авыл хуҗалыгы идарәсе эшле итә. Ашлы итә, дип әйтергә тел бармый... «Раскулачивание» дигән яман эшләрдә дә катнашырга туры килгәнгә, ул авырып китә. Зыялы, нечкә күңелле кеше андый хәлләрне авыр күтәрә шул. Күз алдында сабыйларны карга чыгарып ташлауны, күрәләтә кеше талауны... Ул туберкулез белән чирләп киткәндә мин дөньяга киләм. Үләр алдыннан ул әнигә: «Ярый әле мин китәм, син түгел. Син балаларны аякка бастыра алырсың, минем хәлдән килмәс иде», – дип әйтә.
Әни кечкенәдән әти-әнисез үскәнгә, корыч холыклы иде. Шул ук вакытта киң күңелле, ачык йөзле. Бер кешедә – ике холык, гаҗәп инде...
Ярый, әнә шул борчулы 1926 елда мин туганмын. Гәрчә дөньяга килүемне бик теләмәсәләр дә. Мин дә кире бит, тотканмын да туганмын инде. Бер яшь тулыр-тулмас әни мине үзе белән эшкә ала иде.
Әниемә Казанда татар театрын яулау җиңелдән булмый. Театрда эшләүче ир-егетләрнең күбесе хатын-кызның идарәдә эшләвен кабул итеп бетерми. 1931 елда әни Мәскәүдә ГИТИСның режиссерлар әзерли торган факультетына укырга керә. Тагын бер елдан әти мәрхүм була, әни укуын калдырып янә Казанга кайта.
Ул шушы елда безгә квартирантлар кертте. Латыйповлар гаиләсе ике бүлмәне алды. Ә ГИТИСны тәмамлады ул, театрның «озын телле» ирләрен дә, югары белем алып кайтып, урынына утыртты.
ЗӨМӘРРӘ
Мәскәү мавыктыргыч чор булып истә калган. Әни Трифонов исемендәге тулай торакка урнашты. Балаларга тулай торакта яшәргә ярамый икән, шуңа минем Мәскәү тормышым куылудан башланып китте. Тагын шунысын да искәртик: Казаннан киткәндә табиб-профессор әнигә: «Кызыгыз озак яшәмәс, әзер булып торыгыз», – дип кисәткән булган. Чөнки миндә дә туберкулез башланган, хәлем көннән-көн начарайган. Шунысы истә: ашыйсым килми иде, ашауны ниндидер бер җәза кебек кабул итә идем.
Әни алай тиз генә бирешә торган кеше түгел, тота да Калинин янына китә. Ә бу вакытта ул Бөтенсоюз старостасы (искәрмә: 1920 елда Михаил Калининны ВЦИК каршындагы ачлык нәтиҗәләре белән көрәш буенча үзәк комиссия рәисе итеп билгелиләр. Ә 1938 елдан – СССР Югары Советы Президиумы рәисе) вазифасын башкара. Аңа үзенең тол хатын булуын, ике баласы барлыгын, минем авыруымны, үзенең укырга килүен аңлатып бирә. Калинин әйбәт кеше була, ул мине Мәскәү өлкәсендәге мәктәп шифаханәсенә юллый. Мин шунда беренче сыйныфны тәмамладым. Икенче ел җитте, әни янә Калининга приемга язылды. Мине кабат шифаханәгә урнаштырдылар. Менә шунда ашарга өйрәттеләр дә инде. Төш вакытында кулыма кашык та алмый утырганда, мине ак халатлы кешеләр чолгап алды. «Шушы ашны ашамыйча йокламыйсың», – диделәр. Мин елый башладым. «Нәрсә булса да ашыйсың киләме?» – диләр. «Баллы кабартма белән дөге боткасы ашыйсым килә», – дидем. Шул ризыкларны китерттеләр. Көн саен ботка ашап, тора-бара ризык тәмен сизә башладым. Әни кайткач мине танымады хәтта. Калинин ярдәме белән әни абыемны Пионерлар йортына урнаштырган иде, шифаханәдән соң мине дә шунда юлладылар. Анда V сыйныфка кадәр укыдым. Нәкъ менә шунда укыганда Чыршы бәйрәменә билет бирделәр. Совет бәйрәме буларак, ул беренче тапкыр 1936 елда үткәрелде. Шул елны беренче мәртәбә балалар өчен бәйрәм оештырылды һәм тәүге катнашучылар арасында мин дә бар идем. Чыршы бәйрәмендә безгә матур, куян яки башка хайван рәвешендә тегелгән капчыкларга тутырып бүләкләр бирәләр иде. Әнә шул капчыкларны Казанга да алып кайттык. Соңрак абыем Равил белән пьеса язып, күршеләргә курчак театры күрсәтә идек. Бәлкем әле шушы капчыклар абыемда (искәрмә: Равил Тумашев – Республика татар күчмә театры режиссеры, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты) режиссерлык сәләтен уяткандыр да.
КҮЧМӘ ТЕАТР
Әни башта Татар дәүләт академия театрына режиссер булып кайтты, 15 ел эшләгәннән соң, 1955 елда аны Печән базары мәчетенә урнашкан Республика күчмә театрына баш режиссер итеп билгеләделәр. Соңрак коллективка Казанның Спас манарасыннан урын бирәләр. Никадәр генә тырышып эшләсәләр, уңышка ирешсәләр дә, бу театрны «колхозно-навозный» дип йөртәләр иде. Чөнки ул гел юлда: авыл-районнарга йөрде. Әни нинди авыр шартларда да театрны да, артистларны да үстерде. Аннары аңа аннан китәргә туры килде. Ул Татар дәүләт филармониясендә эшли башлады. Кәшифә Тумашева татар театры тарихына беренче профессиональ хатын-кыз режиссер булып кереп калды. Филармония тарихында да ул беренче режиссер иде.
Мин сәнгать әһелләре белән әни аша таныштым. Аннан үзем дә музыка училищесында укыдым. Ә инде соңрак КДУның тарих-филология факультетын, Казан дәүләт педагогика институтында аспирантураны тәмамладым.
Балачактан берничә якты хатирә белән бүлешим әле. Әүвәл композитор Салих Сәйдәшевне искә алыйк. Ул туганым кебек якын булды. Без режиссер Марсель Сәлимҗановның апасы Адочка белән дуслар идек. Алар театрның янкормасында яшәде. Ә мин һәр көнне әни белән театрга эшкә йөрим. Шуңа күрә Салих Сәйдәшевне һәркөн күрә идем. Бер яктан – Сәлимҗановлар, Таҗдарова, ә сул якта Салих Сәйдәшев гаиләсе яши иде. Бик йомшак күңелле һәм бик талантлы зат, шуңа бу дөньяда аңа бик авыр булгандыр... Композитор Сара апа Садыйкованың да язмышы катлаулы булды. Аның кызы Әлфия белән минем язмышлар бертөрлерәк...
Гомерем озын булды, анда шатлыгы да, уңышы да шактый инде. Алар арасында төп казанышым – дүрт бала анасы булуда. Балаларым бар да әйбәт. Олы улым Нияз Халитов танылган архитектор, уникаль кеше иде, гомере кыска булды. Икенче улым Айрат – Казанның 1000 еллыгына эмблема иҗат иткән рәссам. Улым Ренат та архитектор, рәссам. Кызым – биолог.
Тормышта төрле хәл була, әмма үз-үзеңне кызганмаска кирәк. Акча эшлим дип яшәмәскә, мин әле нәрсә эшли алам, нәрсә булдырам, дип яшәргә кирәк. Менә мин 70 яшемдә рәсем ясый башладым. Беренче рәсемнәрнең начарлыгын күрсәгез, егылып китәрлек. Мин аларны юл башының нинди булуын искәртеп торсыннар дип, юк итмәдем, сакладым.
Мин китап яза башладым, әмма төгәлли алмадым, авырып киттем. Авыру кирәк икән ул. Хәл белергә яныма кешеләр килә башлады, күбесе яшьләр. Һәм мин шуңа инандым: бу дөнья начар түгел, әйбәт кешеләр күп икән.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала