Шәхесләребез Уку өчен 3 минут

Имтихан уңышлы тотылган

Быел апрель аенда Татарстан радиосында 1963-1982 елларда диктор булып эшләгән Мәрьям Ислам кызы Арсланованың (1926-2022) тууына 100 ел тулуны билгеләп үтәчәкбез. Әлеге язма шушы күркәм датага әзерлекнең башы булсын.

 

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Бөтенсоюз радиосы һәм телевидениесе отличнигы Мәрьям Арсланова.

 

 

1989 елда Татарстан радиосында эшли башлаган чагым иде, «Тел күрке – сүз» тапшыруына мөхәррир итеп билгеләделәр. Хәзер булса, куркып калыр идем, чөнки Вахит Хаков, Хуҗиәхмәт Мәхмүтов, Илдар Низамов кебек телнең бөтен нечкәлекләрен мөкәммәл белүче галимнәр катнашында эшләнеп, татар теле укытучыларына сабак бирерлек дәрәҗәдәге тапшыру бит бу! Ләкин ул вакытта яшьлек юләрлеге һәм «мин беләм»легем белән җаваплылык йөгенең авырлыгын тоеп җиткермәгәнмен, күрәсең. Язганымны Мәрьям апа Арсланова укый башлагач кына эшнең никадәр җитди икәнлеге барып җитте миңа. Ул билгеләнгән вакыттан күпкә иртәрәк килде, тапшыру сценариен алып студиягә бикләнде. Режиссер тәрәзәсе аша күзәтәм: кәгазьгә нидер билгели, нидер сыза. Шыбыр тиргә баттым. Батмассың бар, синең язганыңны безне сабый чактан ук радиодан татарча дөрес сөйләшергә өйрәткән Мәрьям Арсланова үзе тикшерсен әле! Бу имтиханда нинди билге куелгандыр, белмим.

 

Еллар узгач, мин тагын шунысын да аңладым: Мәрьям апаның үзе өчен дә имтихан булган бу. Юк, шул мин эшләгән беренче тапшыру гына түгел – һәрберсе, Татарстан радиосында дикторлык иткән чордагы һәр чыгышы. Ул студиягә керер алдыннан текстны кат-кат өйрәнер, ничек итеп укыса мәгънәсен тыңлаучыга дөресрәк, тулырак җиткереп булуын ачыклар, кай урында йөгерек тел белән сөйлисен, ә кай җирдә һәр сүзгә авырлык салып, салмагаерга, басым ясарга, кайда бераз тынып, тыңлаучыны көттереп, уйландырып торырга кирәклеген билгеләр. Чөнки төгәл белә: дикторның сөйләме – үрнәк,  эталон. Ул ничек сөйләсә, халык та шулай сөйләшә, шулай сөйләшергә тырыша. Кызганыч ки, бүгенге көндә эшләп торучы радиоларда тапшыру алып баручыларның кайберләре Мәрьям ападагы әнә шул асыл сыйфатны – туган тел өчен җаваплылык хисен үзләренә мирас итеп алмаган.

 

Мөлаем йөзле, нурлы карашлы, сабыр холыклы бу ханымның язмышы бәхетле дә, катлаулы да. Аның ерак бабалары Буа төбәгендәге Сарсаз авылыннан. Тормыш авырлыгыннан качып, Себер ягына күченгәннәр, анда нигез корган авылларына да Сарсаз дип исем кушканнар. Безнең Мәрьям апабыз 1926 елда әнә шул авылда Ислам Шәйхетдин улы белән Шәмсенур Давыт кызы гаиләсендә дөньяга килгән. Яшь кенә килеш әтисенең 1937 елда нахакка гаепләнеп кулга алынуы, 1941 елда сугыш кырында хәбәрсез югалуы ачысын татырга туры килгән аңа. Шул дәһшәтле елларда тугызынчы сыйныф баласы, буй җиткереп килгән нәфис бер гөл башка яшьтәшләре белән беррәттән завод станогы янына баскан, токарь хезмәтен башкарган. Безнең бәхеткә, сугыштан соң әнисе Шәмсенур апа, иренең фронттан язган васыятен үтәп, соңгы малын сатып булса да, апасы Гәүһәр белән икесен Казанга – татарның нурлы мәркәзенә укырга озаткан. Мәрьям театр техникумына урнаша. Шушында ул үзенең гомерлек ярын, сердәш-фикердәшен – Айрат  Арслановны очрата. Шул көннәрдән башлап алар тормышта да, сәхнәдә дә гел бергә була.

 

 

Мәрьям Арсланова ире, күренекле нәфис сүз остасы Айрат Арсланов белән.

 

 

Театрны никадәр сөйсә дә, балачак хыялына тугры кала Мәрьям. Монда эшләү белән беррәттән педагогика институтының тел һәм әдәбият бүлегендә укый. Аны тәмамлагач, Казанның 113 нче мәктәбендә укытучы булып эшли. Нәкъ шул елларда аны радиога диктор итеп чакыралар.

 

Радиодан яңгыраган һәр сүзне йөрәге аша уздырып, үзе ирештергән хәбәрнең яхшысына сөенеп, яманына көенеп яшәде Мәрьям апа. Лаеклы ялга чыккач та тавышы эфирда тынып тормады. Озак еллар дәвамында «Тел күрке – сүз» тапшыруын алып барды. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Бөтенсоюз радиосы һәм телевидениесе отличнигы исемнәренә лаек булды.

 

Чын татар зыялысының затлы үрнәге менә шушындый булырга тиештер, мөгаен. Аның халыкка хезмәткә бирелгән гомере намусына, ата-бабалары рухына хилафлык итмичә узылган, имтихан уңышлы тотылган, димәк.

 

 

Казанның кадерле кичләре

 

Татарстан радиосында «Чорлар һәм җырлар» тапшыруының чираттагысын без татар җырының алтын чорына – 1960-1980 елларга багышладык. Әй, чыннан да, бу шулай. Чөнки ул вакытта бүген инде классиклар дип хаклы рәвештә әйтеп була торган композиторларның өлгереп җиткән чагы. Ишетүгә үк, горурлык хисләре уята торган исемнәр! Шушы кадәр талантлар бирә алган халкыбыз өчен горурлык хисләре бу.

 

Милли моң җәһәтеннән караганда, ул елларда иҗат иткән композиторлар арасында, әлбәттә инде, Сара Садыйкова калкурак булып күренә. Аның җырларының халык күңеле белән бер дулкында, бер үк ешлыкларда тибрәлә торган серле үзлеге бар. Тапшыруда, шушы сүзгә дәлил итеп, «Казан кичләре» җырының тарихы китерелә.

 

...Ә ул чакта әле Казан гөрли, Казан шаулап тора. Кичләрен шәһәр урамнары татарча сөйләшүче егетләр, кызлар белән тула. Ел саен башкалага татарча уйлый, саф татарча сөйләшә торган яңа яшьләр килеп өстәлә тора – авылларның көчле чагы бит әле.

 

 

 

Бөтенсоюз радиосы дикторлары арасында. 1 рәт: Н.Дубравин, О.Высоцкая, Е.Гольдина, М.Арсланова, Н.Оленина; 2 рәт: Е.Халатова, бер кеше калдырып А.Максистова, Ю.Левитан, ике кеше калдырып Е.Матвеев, Л.Кайгородова; 3 рәт: В.Панфилов, ике кеше калдырып Ю.Ярцев. Мәскәү. 1971 ел, октябрь. /Фотолар – Татарстан радиосы архивыннан.

 

 

Көннәре вуз лекцияләрендә яисә завод цехларында үтә. Кичләрен тулай торакларга кайтып керәләр дә, менә авыл сагындыра башлый. Туган тел, туган моңнар сагындыра аларны. Дәрте ташып торган яшь кеше нишләсен? – үзе белән бер телдә сөйләшүчене, күңелләре бер үк дулкында тибрәнүчеләрне эзләп чыгып китә. Шуңа күрә дә театр, концерт заллары, үзешчән коллективлар татар яшьләре белән тулып тора. Тукай клубында урын җитми.

 

Яшьләргә бу да аз. Шуңа күрә алар ачык һавадагы бию кичәләрен үзләре оештыра башлыйлар. Халык теленә «пятачок» дип кереп калган мондый кичәләрне өлкәнрәк яшьтәге милләттәшләребез әле дә сагынып искә ала. «Пятачок»ларның иң зурысы Казанның Социалистик шәһәрчек дип аталучы микрорайонда үткәрелә. «Ферма-2» дигән җирдә авыл хуҗалыгы институты студентлары җыела. «Спартак» аяк киемнәре берләшмәсе эшчеләре дә калышмый – Оренбург трактындагы Тулай торак мәйданына сабантуй чаклы халык җыела. Ял кичләрендә Максим Горький исемендәге парк та татар яшьләрен үзенә магнит кебек тарта. Менә Кабан буенда урнашкан тулай торакларыннан мәдәният институты студентлары кузгала. Җырлый-җырлый, Вишневский урамы буйлап, үргә – паркка юнәләләр. Тауга менеп җитүгә, аларга төзелеш институты студентлары килеп кушыла. Паркка барып керсәләр, КАИ, КХТИ студентлары инде кичәне башлап та җибәргән. Җырлы-биюле мәйдан ярты төнгә кадәр дәвам итә. Монда җыр, монда шаян такмаклар. Монда танышулар, мәхәббәттә аңлашулар…

 

Кыскасы, менә шундый дәртле, мәхәббәтле, моңлы, нурлы Казанга багышланган җыр таләп ителә. Һәм, шушы ихтыяҗга җавап булып, Сара Садыйкованың Хәсән Туфан шигыренә язылган «Казан кичләре» җыры дөньяга ярала. Әйтүләренчә, аны беренче тапкыр Сара апабыз Тукай клубында үзе фортепианода уйнап җырлаган.

 

«Казан кичләре»нең беренче профессиональ башкаручысы – күренекле җырчы Фәхри Насретдинов. 1972 елда ул аны радиога яздырган. Фортепиано партиясен Сара Садыйкова үзе алып барган. Аннары бу җыр Шамил Әхмәтҗанов, Наҗия Теркулова, Венера Шәрипова, Хәния Фәрхи кебек танылган җырчылар репертуарына килеп кергән. Бүгенге көнебезнең яшь җырчылары да аны яратып башкара.

 

Иң мөһиме – халык үзе җырлаган. Үзешчәннәр концертларында, туйларда, туган көн мәҗлесләрендә солдатка озату кичәләрендә яңгыраган. «Казан кичләре»н бөтен татар халкы үз итте, чит-ят якларда туган телне, туган моңнарыбызны сагынып яшәүче милләттәшләребез өчен ул – күңел юанычы, өмет йолдызы булды.

 

Әгәр без 1960-1980 елларның музыкаль символы дип «Казан кичләре»н сайлап алсак, каршы килүчеләр булмас кебек. Чөнки ул тулы бер чорның портретын күз алдына китереп бастырырга сәләтле бөек җыр.

 

Әлеге тапшыруны (16+) тыңларга тәкъдим итәбез.

 

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 7
  • 1
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи