Шәхесләребез Уку өчен 3 минут

Беренче татар хатын-кыз сынчысы Рада Нигъмәтуллина

Күренекле шәхесләребез белән таныш булыгыз.

 

Татарстан һәм Россиянең халык рәссамы Рада Нигъмәтуллина (1931-2019).

 

 

ТЕАТР БАЛАСЫ

 

«Мин – театр баласы», дия торган булган Рада Нигъмәтуллина. Чыннан да, сынчының театрга мәхәббәте каныннан килә. Әле ул туганчы бабасының атасы Әхмәтҗан Нигъмәтуллин Орск шәһәрендә 1904 елда салдырган ике катлы мәһабәт йортының икенче каттагы зур залын Мирхәйдәр Фәйзи җитәкчелендәге татар театр труппасына бирә, һәм биредә еш кына спектакльләр уйнала. Әхмәтҗан абзыйның улы Нигъмәтҗан – шулай ук шәһәрдә танылган сәүдәгәр булып, Урта Азия, чит илләрдән алып кайткан товарлар сата. Рада Нигъмәтуллинаның сөйләүләренә караганда, Әби патша Орск шәһәренә килгәч, Нигъмәтҗан абзый йортында кунак булган, аны затлы келәмнәр җәеп каршы алганнар.

 

Нигъмәтуллиннарның матур тормышлары 1917 елга кадәр дәвам итә, аннан соң совет хакимияте йортларын, мал-мөлкәтен тартып алу сәбәпле, гаилә Казанга күченергә мәҗбүр була. Нигъмәтҗан абзыйның олы кызы Өммегөлсем революционерка булып китә, үзе кебек ялкынлы йөрәкле казах егетен яратып, Раданы дөньяга китерә. Казах далаларында мәдәни-агарту эшләре белән байтак йөргәч, Хәким Сәлимҗанов Өммегөлсемне республикабызның Кама Тамагы районы Балчыклы авылына эшкә урнаштыра. Хәким Сәлимҗанов исә – Өммегөлсемнең бертуган сеңлесе актриса Галия Нигъмәтуллинаның ире. Димәк, аларның уллары режиссер Марсель Сәлимҗанов Радабызның туганнан туган энесе. Шулай итеп, Рада Нигъмәтуллинаның театр белән бәйләнеше ныгыганнан-ныгый бара, һәм театрга мәхәббәте гомере буе иҗатында әле бер, әле икенче образ булып калкып чыгачак. Балчыклыда чакта исә, кызга ун яшь чамасы булгандыр, Бөек Ватан сугышы башлана, һәм алар энекәше Булат белән сугыш елларының бөтен авырлыкларын үз җилкәләрендә татый.

 

 

Салих Сәйдәшев.

 

 

Балчыклыдан Казанга күчеп килгәндә Рада яшүсмер кыз була инде. Хәзер Салих Сәйдәшев музее урнашкан йортта Галия апаларында ике бүлмәдә ун җан яшиләр. Әмма бик күңелле вакыт була бу, чөнки якында гына татар театры урнашкан, ул елларда исә опера, балетларны да шунда күрсәтәләр, һәм Рада Нигъмәтуллина Фатыйма Ильская, Хәлил Әбҗәлилов, Камал III, Галия Булатова, Галия Кайбицкая, Фәхри Насретдинов, Нияз Даутов, Усман Әлмиев кебек мәшһүр артистларыбызны күрү бәхетенә ирешә. Тормышында тагын бер олы мәхәббәте бар аның – ул да булса композитор Салих Сәйдәшев. Аның музыкасын Галия апаларын да яшәгән вакытта көн дә тыңлый-тыңлый яралгандыр бу мәхәббәт. Ә бервакыт Салих ага, үзләренең хатыны белән иркен бүлмәләрдә икәү генә яшәвенә уңайсызланып, Өммегөлсем апага кызы һәм улы белән аларның бер бүлмәсенә күчәргә тәкъдим итә, һәм Рада Нигъмәтуллина 5 еллап аһәңсаз белән якыннан аралашу, матур музыкаларын көн саен тыңлау мөмкинлегенә ия була. Шуңа күрә, Казан сәнгать училищесын тәмамлаганнан соң, Ленинградта атаклы И.Репин исемендәге рәсем, скульптура, архитектура институтында диплом эше итеп Салих Сәйдәшевне сынландырырга тели, әмма остазы аңа бүтән берәр тема алырга киңәш итә.

 

 

Галиәсгар Камал.

 

 

Ленинградта укыган еллар сынчыбыз тормышына бик бәхетле чор булып кереп кала, чөнки өченче курста укыганда ул мәхәббәтен – талантлы скульптор Виктор Рогожинны очрата. Гаилә корып җибәрәләр һәм озакламый кызлары Бэлла дөньяга аваз сала. Бу бәхетләре тагын бер куаныч белән бергә килә – Рада ханымның «Бишек җыры» композициясе Мәскәүдә татар әдәбияты һәм сәнгате көннәрендә күрсәтелә, республикабыз Мәдәният министрлыгының – беренче, РСФСР Рәссамнар берлегенең икенче дәрәҗә дипломына лаек була. Аннары исә «Бишек җыры»н Кытай, Корея, Чехословакия, Венгрия, Польшада күрсәтәләр. Казанда яшь талантлы скульпторларны шатланып каршы алалар. Үзләре дә буш кул белән түгел, бер контейнер иҗат эшләрен төяп кайта.

 

 

«Әлдермештән Әлмәндәр»гә багышланган композиция.

 

 

БӘХЕТСЕЗЛЕККӘ УРАЛГАН БӘХЕТ

 

Аннан соңгы хәлләре исә чегән тормышыннан бер дә ким түгел. Сыннар иҗат итүче скульпторларга иң элек остаханә кирәк. Казанда исә аларга бер бүлмәле фатир бирсәләр дә, 15 еллап остаханәсез тилмертәләр. Сын – картина түгел, аны фатир бүлмәсендә генә иҗат итеп булмавы яхшы билгеле югыйсә. Шулай озак көттергәннән соң, ниһаять, Ленская урамында остаханә алуга ирешәләр. Әмма, гөнаһ шомлыгына, ул урнашкан йортны төзегәндә хата җибәрүләре сәбәпле, беркөнне эш урыннарын су басып, бик күп иҗат эшләре харап була. Аптырагач, ирле-хатынлы Рада Нигъмәтуллина һәм Виктор Рогожин Яшел Үзән районы Октябрьский авылында иске генә дачаны сатып ала һәм шуннан остаханә ясый. Ул вакытларда Мәскәүдә В.Суриков исемендәге сәнгать институтында скульптор белгечлеге алып кызлары Бэлла белән Марина да кайта. Бик бәхетле дә, бәхетсез дә еллар бу. Иҗатлары мул җимешләр биргән чак. Биредә Федор Шаляпин, Салих Сәйдәшев, Галиәсгар Камал, Сара Садыйкова, Марсель Сәлимҗанов һәйкәл проектлары иҗат ителә. С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залы өчен татар, рус, чит ил композиторларының бюст, барельефлары ясала, Габдулла Тукайның иҗатына багышланган 45 иҗат әсәре дөньяга килә һәм милли бәйрәмебез Сабан туен үзәккә алып эшләнгән өч йөзләп сын-сурәт туа. 1997 елда Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевне Салих Сәйдәшев сынын карарга кунакка чакыргач, шулкадәр саллы эшләрнең башка сыймаслык гади шартларда, мунча ләүкәсендә иҗат ителүенә бөтен хакимият вәкиллегенең исе китә. Шуннан соң Яшел Үзән хакимияте башлыгына дүрт рәссамнан торган гаиләнең торак шартларын яхшыртырга кушыла. Һәм озак та тормыйча Нигъмәтуллина гаиләсе ике катлы өр-яңа йортка күчә, аның беренче катында остаханә урнаша. Әмма бәхетсезлек гүя аларны сагалап кына йөри – Тукай шәлкеме өчен республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләген алган елда яңа йортларында янгын чыга. Бәхеткә, Тукай сыннары күргәзмәгә куелган җирдән кайтып җитмәгән була. Аннары Тукай шәлкеменең бер өлешен сатып алу бәрабәренә хакимият сынчыларның йортларын торгызырга берникадәр ярдәм итә-итүен. Тик бер бәхетсез гел бәхетсез, дигән кебек, чит илдән кайтартылган казан эштән чыгып, авырлык белән торгызылган йортларын су баса. Шуннан соң аларның Васильево бистәсендәге дусларына күченүдән башка чаралары калмый.

 

 

«Тукай мәхәббәте».

 

 

КАДЕРСЕЗ ИҖАТ

 

Сынчы Рада Нигъмәтуллинаның иҗаты милли рухлы булуы белән аерылып тора. Рада ханым кебек күп иҗат әсәрләре тудырган башка сынчы бүген бездә юктыр, мөгаен. Әмма Казаныбызда аның проекты буенча бер һәйкәл, бер скульптура да юк. Ире белән бергәләп Мулланур Вахитов, Федор Шаляпин һәйкәл проектларын иҗат итеп бәйгеләрдә җиңсәләр дә, беренче очракта – Мәскәүдән Ю.Ореховыкы, икенчесендә шулай ук пайтәхеттән А.Балашовныкы бастырып куела. Алабуганың 210 еллыгы уңаеннан Иван Шишкин сын проектына конкурстан да читтә калмыйлар, тагын беренчелеккә чыгалар һәм, ни аяныч, без бүген Нигъмәтуллина-Рогожин хыялында туган сынны түгел, Мәскәүле Ю.Ореховныкын күрәбез. Салих Сәйдәшев сынын Рада ханым иреннән аерым иҗат итә. Беренчелекне яуласа да, мыскыл иткәндәй, бәйге арты бәйге игълан итәләр. Шуларның чираттагысына макетны машинага төяп алып барганда, кече кызлары Марина юл һәлакәтенә очрап хастаханәгә эләгә, аяклары авырту сәбәпле өйдә калган Рада ханымны хәтәр хәбәрдән соң инфаркт белән шулай ук хастаханәгә алып китәләр. Алар дүрт ай дәваланган арада ашыгыч рәвештә яңа бәйге игълан итеп, эшне тәмамлап куялар. Нәтиҗәдә, без бүген Мәхмүт Гасыймовның Сәйдәш һәйкәлен күрәбез. Рада ханымның Галиәсгар Камал сынын, Россия Кече театры каршында А.Островский сынын бастырып куйган шикелле, Г.Камал театры каршысында куярга кирәк, дип башта режиссер Марсель Сәлимҗанов, аннары театр директоры Шамил Закиров, аннан соң Фәрит Бикчәнтәев белән Илфир Якупов күпме түрәләр бусагасын таптаса, хатлар язса да, бер нәтиҗәсе булмады. Быел татар театрының 120 еллыгы билгеләп үтелгәндә бу хакта искә төшерүче дә булмас, театр халкы арып кул селтәгәндер. Сара Садыйкова һәйкәлен искә алганда һәр татар кешесенең йөрәге урыныннан кузгала торгандыр. Аңа урын эзләү, кою ничә елга сузылды, әмма һәйкәл һаман юк. Сөембикә-ханбикәбезгә һәйкәл проектын Рада ханым бәйгеләрсез-нисез үзе теләп иҗат итте. Ата улны белмәгән манкортлар заманында Сөембикәгә һәйкәл куелмасын чамалагандыр. Әмма ханбикәне улы Үтәмеш белән сынландырмыйча булдыра алмады. Рөстәм Яхинга һәйкәл проекты бәйгесендә Рада ханым катнашканмы-юкмы, төгәл белмим. Никтер, катнашмаган булса хәерлерәк, дигән уй баштан йөгереп үтте. Юкса аныкын тагын читкә кагып, Асия Миңнуллина һәм Андрей Балашовның шәлперәеп утырган бабай сынын китереп куйганнарын күрсә, күңеленә тагын авыр булыр иде. «Әлдермештән Әлмәндәр»гә, гомумән, театрга багышланган никадәр матур сыны бар Рада ханымның! Бүген яңа ачылган театр бинасы янында аның эшләреннән нинди матур композицияләр корырга мөмкин булыр иде. Әнә, академия театрында Әлмәндәр карт сәхнәгә кайтты. Шул уңайдан Рада ханымның иҗат эшләрен театрга килгән халык күрсен өчен куярга кирәк тә бит!.. Кул учында һәр бармак кадерле, кайсын тешләсәң дә, бөтенесе бер төрле авырта. Ник бездә, татарда бер төр сәнгатьне үстерергә акча кызганмыйлар да, рәсем, скульптура кебек матур сәнгатьләргә игътибар юк?! Ник бер иҗатчыларга һаман яшел юл да, беришеләр иҗат эшләренә тиешле бәя бирмәүләрен күреп, интегеп үлә?!

 

 

«Сабан туе».

 

 

Тукай сыннары турында аерым әйтмичә мөмкин түгел. Рада ханым шигърият музее булсын иде дә, сыннарымны (45 эш!) шунда алсыннар иде дип хыялланды. Казанда Г.Тукай әдәби музеенда ремонт барганда, аның тирәсендә парк коралар, анда Тукай иҗаты геройлары сыннарын куялар икән дигәч, Рада ханым тагын өметләнде. Ләкин шигърият музее да, парк та булмады. Янгыннан соң сатып алынган бер өлеш сыннар бүген Әтнә театры фойесында. Әтнәдә аларны кадерсезләмәсләр, билгеле. Әмма сыннарны бөтенесен бербөтен сакламыйча, тегендә-монда таратуны күреп ирексездән Тукайның ятим бала чагын, кулдан-кулга күчеп йөрүен искә төшерәсең... Бүген Рада ханым да, ире Виктор Рогожин да дөньяда юк инде. Рада Нигъмәтуллинаның тууына 95 ел тулган көннәрдә күңелдә аның өчен рәнҗү хисләре кабат кабарды. Кызлары Бэлла һәм Марина исә гаделсезлекләр белән көрәшеп, хатлар язып туйган бугай. Бүген алар Васильеводагы йортларында гаилә музее оештырып йөри. Рада ханымның балалардан бәхете бар. Бэлла һәм Марина кебек рәхмәтле кызларны бик сирәк очратырга мөмкин. Әнисенең күзенә генә карап тора иде алар. Бүген әнә беркемнән ярдәм көтмичә музей оештырганнар. Ә шулай да татарның күңел тарлыгына хәйран калмыйча мөмкин түгел. Шулкадәр матур чын милли иҗатны болай кадерсезләгән бүтән халык юктыр, мөгаен…

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 1
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи