Шагыйрь һәм публицист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Әхмәт Әхәт улы Рәшитнең тууына 90 ел.

Әхмәт Әхәт улы Рәшит (1936-2020).
Газета укучыларыбыз арасында «Беренче мәхәббәт», «Зәңгәр күлмәк»не җырлап үскән буын кешеләре байтактыр. Безнең яшьлектәге гармун тартып урам әйләнүләрне, Сабан туйларын, аулак өйләрне шушы җырлардан башка күз алдына да китереп булмый иде. Туган-үскән нигездән аерылып чит-ят якларда каңгырып йөргән чакларыбызда да алар күңел түрендә тибрәлде, язмышларга керде.
Дөресен әйткәндә, бу җырларның авторы кем булуы безгә ул чакта әллә ни мөһим дә түгел иде. Мин үзем, әйтик, монысын югары сыйныфларда әдәбият белән ныклап кызыксына башлагач кына белдем. Аннары, Казан мәдәният институтына укырга кергәч, шагыйрьнең үзен күрергә дә насыйп булды. Без, студентлар, һәр җомга саен Бауман урамындагы Матбугат йортында урнашкан Тукай клубына ничек тә эләгергә тырыша идек. Әйе, эләгергә, чөнки йоклап йөрсәң, анда үткәрелә торган әдәби-музыкаль кичәләргә урын калмаячак. Казанның бөтен зыялысы, татар студентлары җыелып килә иде монда. Тере язучыларны, шагыйрьләр, композиторларны, моңа кадәр тавышларын радиодан гына ишетеп белгән җырчылар, нәфис сүз осталарын беренче тапкыр без Тукай клубында күрдек. Залда урын җитмәгәнлектән, аларның чыгышларын күп вакыт аягүрә тыңларга туры килә иде. Әхмәт абый әнә шул вакытларда Тукай клубының директоры булып эшләде, әлеге кичәләрне оештыра иде. Нәкъ менә ул бу клубны чын мәгънәсендәге милли мәдәният үзәге дәрәҗәсенә күтәрде.
Студент чакларда да аның җырлары безнең телдән төшмәде. Казанның Горький исемендәге паркында яисә Соцгородта татар яшьләре җыелып үткәрелә торган «пятачок»ларда, яки үзебез генә җыелышып җырлашып утырганда да еш яңгырый иде алар.

Татарстан радиосының әдәбият-сәнгать редакциясе хезмәткәрләре. Уңнан: Әхмәт Рәшит, Минвагыйзь Зәйнетдинов, Җәүдәт Дәрзаман, Рөстәм Акъегет, Госман Әхмәтҗан. 1997 ел. /Фотолар – Татарстан радиосы архивыннан.
Безнең группада Люда һәм Валя исемле чуваш кызлары бар иде. Укуга бик тырышлар. Кичләрен гитара чиртеп җырлап утырырга яраталар. Бервакыт тулай торак коридорыннан үтеп барганда аларның бүлмәсе турында таныш җыр ишетеп тукталып калдым. «Беренче мәхәббәт»не җырлыйлар. Тик менә сүзләре безнеңчә түгел, үз телләрендә. Түзмәдем, ишек шакыдым. Бу татар җырын чувашчага да тәрҗемә иткәннәр икән, бик матур ишетелә, дигән булдым. Кызлар аптырап калды, аннары һөҗүмгә күчтеләр: «Саташма, нишләп татарныкы булсын! Чуваш халкының иң матур җыры бу, белеп тор!» – диләр. Алар аны балачактан ишетеп, җырлап үскән икән. Мин боларга җырның көе татар композиторы Сара Садыйкова тарафыннан язылуын, шигыре Әхмәт Рәшитнеке булуын аңлатырга тырышып карадым. Ишетергә дә теләмәделәр, алай гына да түгел, бүлмәләреннән куып ук чыгардылар. Чуваш халкының милли моңнарына шулай саксыз кагылганым өчен озак кына үпкәләп тә йөрделәр әле. Аннары барыбер дуслаштык инде, яшьлек дуслаштыра белә ул. Ә бит, төптән үк уйлап карасаң, нинди дә булса бер җырны башка халык кешеләре үзенеке дип кабул итә икән, димәк, бу – чын мәгънәсендәге бөек сәнгать әсәре. Монысын мин еллар үткәч кенә аңладым.
1988 ела Әхмәт Рәшит Татарстан радиосына әдәби-нәфис тапшырулар мөхәррире булып килә, тагын ел ярымнан аны баш мөхәррир итеп билгелиләр. Нәкъ шул вакытта, 1990 елның башында, мине дә радиога эшкә чакырдылар. Башта, үземне сынау өчен, бер тапшыру әзерләп карарга булдым. Бик зәһәр публицистик чыгыш яздым. Текстны баш мөхәрриргә алып кердем. Ошатты. Тик берничә урынга төзәтмә кертте, бер абзацны – иң кыю язылган урынын – бөтенләй сызып ташлады. И, ачу килгән иде аңа шул чакта. Бүлмәсеннән чыккач, шул ук редакция хезмәткәре, шагыйрь Рөстәм Акъегеткә: «Юк, мин мондый куркак редактор кул астында эшләмәячәкмен!» – дип әтәчләнгән идем. Шунда Рөстәм әйтте: «Әхмәт абый тормышның ачысын-төчесен күреп ятимлектә үскән кеше. Ул сүзнең кайчан, ничек кулланылырга тиешлеген бик яхшы тоемлый, бәлки ул әле сине төрле әшәкелекләрдән саклап калу өчен шулай эшләгәндер», – диде. Шулай булып чыкты да, журналистикада эшләп, беркадәр тәҗрибә туплагач ялгышымны аңладым. Хактан да, мин ул мәкаләдә, үткен каләмле журналист булып күренергә тырышып, республика халкын каралтып күрсәтергә юл куя торган фикерләр әйтеп ташлаганмын икән.
Юк, Әхмәт абый һич кенә дә куркак кеше түгел иде. Батыр йөрәкле иде ул. Моның мисалларын миңа үз күзләрем белән күрергә туры килде. Аннан соң бу кешенең Казандагы зыялы халык арасында легендалар рәвешендә йөргән башка батырлыклары турында да сөйләделәр. Әйтик, Әхмәт абый мәктәптә укыган елларында үзе кебек ятим балаларның хокукларын яклап «халыклар атасы» Сталинга хат юллаган. Рус телен бәләкәйдән яхшы белгән ул, ләкин хатны, махсус рәвештә, татарчалап язган. Менә бу холык ичмасам! Аннары, Татарстан радиосына килеп эшли башлагач, беркемгә әйтеп тормастан, эфирда татар телендәге тапшыруларның вакытын киңәйтүне таләп итеп, КПСС Үзәк Комитетына хат язып салган. Кыскасы, гайярь йөрәкле чын егет кеше иде безнең Әхмәт абыебыз. Ул үз мисалында милләт, туган тел өчен ничек көрәшергә кирәклеген күрсәтте. Ә инде әдәби мирасына килсәк, монысы үзе бер зур тема. Киләчәктә аның әсәрләре өйрәнелеп, фәнни хезмәтләр язылыр, дип уйлыйм. Һәм, иманым камил, аның җырлары килер буыннарның да күңелен иркәләячәк әле.
Намусы кушканча иҗат итте…
...Әхмәт Рәшит 2020 елның 24 сентябрендә 84 яшендә вафат булды һәм без аны 25е көнне соңгы юлга озаттык. Бәхилләшү мәрәсимендә шушы якты шәхеснең дөньялыкта кылган гамәлләренә, иҗатына хак бәя бирелде. Без шул вакытта, тарих өчен дип, кайбер чыгышларны язып алган идек.
Тәүфыйк Сәгыйтов, Татарстан радиосы җитәкчесе, шагыйрьнең якташы:
– Без аның белән озак еллар белеш идек. Әле 1960 еллар башында, мин «Татарстан яшьләре»ндә эшләгән вакытта, ул безгә Апас ягыннан гаҗәеп кызыклы язмалар җибәреп торды. Аннары Лениногорскида ачылган телевидениегә китеп барды, анда да үзен өлгереп җиткән журналист итеп танытты һәм берничә елдан Казан телестудиясенә кайтып урнашты. Татарстан радиосында язмыш безне тагын очраштырды. Эшләве бик җиңел иде аның белән. Һәркемгә итагатьле булды. Итагатьле генә итеп үз фикерен әйтә, башкаларны шуңа инандыра белә иде.
Җитәкчеләр алдында да, иҗат кешеләре алдында да абруйлы булды. Радионың сәнгать советында яңа җырлар тикшерелгән вакытта, авторның кем булуына крамастан, үз сүзен турыдан ярып әйтә иде. Бу яктан ул гадел дә, таләпчән дә булды. Аның фикеренә колак салдылар, аны тыңладылар, чөнки Әхмәт Рәшитнең үзенең дә зур, тирән иҗаты бар.
Безнең фондта аның мәңге дә искерми торган җырлары, шигырьләренә нигезләнеп эшләнгән радиокомпозицияләр саклана. Аларны тыңлаган саен тыңлыйсы килеп тора. Әсәрләре эфирга чыккан саен шагыйрьнең исеме дә яңгырап торачак әле. Әгәр җырлары безнең арада икән, аларны халык яратып тыңлый икән, димәк, шагыйрь үзе дә исән, дигән сүз.
Зиннур Мансуров, Татарстанның халык шагыйре, радиодагы хезмәттәше:
– Яхшы шагыйрь булу өчен әдәби талант кына җитми, кешелек таланты да кирәк. Кешелек талантына ия булган каләм иясе генә әдәбиятта зур уңышларга ирешергә мөмкин. Әхмәт Рәшит – моның якты үрнәге. Әхмәт абыйга кешелек таланты шулкадәр мул салынган, һәм анда халкыбызның асыл сыйфатлары тупланган иде. Шулар өстенә ул бик тә, бик тә ихлас иде. Ул намусы кушканча иҗат итте, намусы кушканча яшәде. Һәм ул шушы намусы кушуы буенча кыюлыклар да күрсәтте. Шушы кыюлыгы белән безнең әдәбиятта беркадәр тыелган, тарихи темаларга да бик тырышып алынды. Ул бер-бер артлы тарихи поэмалар циклы эшләде. Бу цикл «Минем шәҗәрәм» дигән поэмадан башланып китте. Аннары Кол Шәриф, Сөембикәгә һәм башка тарихи шәхесләргә багышланган поэмалар иҗат итте. Чыннан да, әле безнең милли темаларда казыну тыелган вакытта Әхмәт Рәшитнең поэмалары зур вакыйга булып яңгырады.
Әхмәт абыйга кеше буларак та, шагыйрь буларак та зур бәя бирәм. Әхмәт Рәшит – бәяләп бетерелмәгән зур шагыйребез.
Әхмәт Рәшитнең 1997 елның 26 апрелендә Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан үткәрелгән шигъри митингта ясаган чыгышын тыңларга тәкъдим итәбез. (16+)
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала