Шәхесләребез Уку өчен 2 минут

Балачагым Чакмагышы

Җае чыккан саен Сәет тавы башыннан Чакмагышны (Чакмагыш авылы Уфадан төньяк-көнбатышка таба 111 километр ераклыкта урнашкан) күзәтергә яратам.

 

Уртада Россия, Башкортстан һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, икътисад фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы, Башкортстанның Чакмагыш районы шәрәфле гражданы Касыйм Йосыпов. /tatar-congress.org фотосы.

 

 

Иртәнге кояш нурлары яктырткан чакка да туры килсәң, искиткеч манзара инде бу! Күз күреме җитмәс җирләргә җәелгән шәһәрмени?! Ә үзе авыл гына бит. 2020 елгы җанисәп буенча халкы 13 меңнән артып киткән. Элек шәһәр тибындагы эшчеләр бистәсе булып, хәзер авылга әйләндерелгәннәре арасында Чакмагышны узганнары да (Иглин, Раевка) бар барын. Әмма безнең Чакмагыш – төпкел ул, борынгырак та. Уфа яклап аңа килеп кергәндә, нигезләнүе 1675 ел, дип язылган. Мин моңа бик үк ышанып та бетмим. Чөнки Русиянең борынгы актлар архивында үзем танышып уздым. 1748 елда (ягъни нигезләнүеннән соң 75 елга якын вакыт узгач, ә бу – өч буын арасы) Чакмагышта 17 генә ихата теркәлеп, анда ир җенесеннән 57 кеше яшәгән. Алар төрле юллардан (өязләр барлыкка килгәнче Казан, Усы, Себер, Ногай кебек юллар административ бүленешне тәшкил иткән) җыелган йомышлы татарлар дип язылган. Ул заманда яшьләр шәһәргә китмәгән. Ата-анасы башлы-күзле иткәч, башка чыгып үрчи килгән. Шуңа да халык саны ярыйсы гына тизлек белән арткан. 1675 елда ук нигез салынган авылда өч буын гомереннән соң 17 генә йорт булырмы икән?

 

Ярый, тарихны читтә калдырып торыйм. Сүзем балачак Чакмагышы турында ич. Безнең малайлык елларында ерак диңгезләргә барып сулар керү, чит илләргә сәяхәт кылулар эләкмәде. Кая инде чит илләр! Уфа-Казаннарны күрү дә хыялда да юк иде әле ул елларда. Аның каравы, бу җиһанда Чакмагыш бар бит әле. Безнең кече Мәккәбез. Башлап күргән зур җиребез. Һәрчак яланаяк йөреп каешланган тәпиләребезне ике сәгатьләп йөгертә-атлатсак, Чакмагышка барып та җитәбез. Ул безнең авылдан да күренер иде дә, Балагач урманы каплап тора.

 

Чакмагыш кырында гына Бурлы тау итәкләреннән агып чыгып, Чебекәйгә саф сулы Шыбырдык чишмәсе кушыла. Авылга керер алдыннан без шушы суны күбенгәнче диярлек эчәбез. Юкса, район үзәгендә су – үлчәүле. Кайбер елгыр малайлар аны, тимер чиләкләрдән алып, алюмин көрешкәләп сатып та утыргалый. Без исә, авыл балалары, эчәр суның сулар һава кебек үк бушлай булырга тиешлегенә инанып яшибез. Морс та бар-барын район үзәгендә. Бер чиләгендә эчемлек булса, икенчесендә исә стаканнарны чайката торган су. Кырык кеше эчеп китсә, кырык мәртәбә шул бер чиләктә чайкатыла. Әмма морска да бездә акча юк. Безнең кесәдәге тимер акчалар суга исәпләнмәгән шул... Аның урыны бар. Ул – Фатыйма апа эшләгән китап кибете. Билләһиләр диим, бөтенләй акчасыз булган чагында да анда керми калмыйбыз. Фатыйма апаны һәрчак бала-чага сырган булыр иде. Һәммәбезгә аерым-аерым караш ташлый көлемсәр Фатыйма апа. Бер мизгелдә күзләрен зур итеп ачып сиңа карап ала да: «Күгәрченем, син нәрсә алырга килдең?» – дип сорый. Чигенергә урын калмый. Китапка акчаң җитмәсә – дәфтәр, аңа да җитмәсә – карандаш, ул да булмаса – кырмыска каләм. Юк-бар акчаларыңны биреп бетермичә, Фатыйма ападан ычкынып булмый. Ычкынырга теләк тә юк. Ул шулкадәр мөлаем. Карашлары – әнкәйнекен күр дә, аныкын күр инде менә.

 

Берчак Фатыйма апа кибетендә VII сыйныфлар өчен «Урта гасырлар тарихы» дәреслеген күреп калдым. (Билгеле ки, дәреслекләр җитми иде). Тышы катыргысыз гына булса да, рәсеме хәйран калырлык. Без белмәгән готика стиле белән чиркәү сурәтләнгән иде анда. Барысыннан да бигрәк минем абыйга кирәк бу китап – ул алтынчыга төшә. Сатучы күзләренең чираты миңа җиткәч, барлык оялчанлыгымны җиңеп, Фатыйма апага хәлне сөйләп бирдем.

 

– Бер генә данә, син акча белән килгәнче саклармын! – диде ул башымнан сыйпап. Икенче көнне үк акча эшләү ниятеннән Фәһим абыйларга тирес кирпече сугарга ялландым. Минем кебек малайлар күп булса да, басым зур булгач, барыбызга да җитте. Көне буе эшләп, мең кирпеч сукканмын булып чыкты. Китапка җитәрлек акчаны эшләдем эшләвен. Тик менә тирескә баткан күлмәк-ыштанны салып буага сикергәч, янәшә йөзүче малайлар кычкыра башладылар:

 

– Касыйм, борылып кара, синең артыңнан кызыл юл сузыла!

 

Миңа көч килгән булып чыкты. Көчәнә-көчәнә, каравылчылардан кача-поса уфалла арбасы белән утын, салам-печән урлаганда да болай булганы юк иде. Фатыйма апа кырына да атна-ун көннән соң гына, инде китап әллә кайчан сатылгандыр, әмма ятып калганчы атып кал, дигәндәй генә бардым. Танып алды Фатыйма апа.

 

– Күгәрченкәем, озак килми торгач, китабыңнан җилләр очты! – дигән булды. Ә үзе шүрлекләрнең иң өстенә менеп китте. Текәлебрәк карасам, көлемсерәп, нәкъ теге готика китапны алып төшеп килә. Тик миңа бирергә ашыкмый:

 

– Башта бер-ике табышмакны чишеп бир әле. Су кайда коры була?

 

– Эссе җәйдә Чебекәйдә, – дим мин, ашыга-ашыга. Фатыйма апа шаркылдап көлә:

 

– Анда да дымы кала ич. Географик картада гына коры була, – ди.

 

– Өнсез-җансыз, иң якын дус. Ул нәрсә?

 

– Китап! Мин китапны күкрәгемә кыскан килеш чыгып барганда, үзәк урамнарда фанер щитларда яңа шигарьләр куелганын абайлап, берсе артыннан берсен укый-укый, Сыерышбаш юлы башлана торган урамга таба киттем. Хәтеремә сеңеп калганы болай язылган иде: «Мы живем в такой век, когда все дороги ведут к коммунизму. В.М.Молотов». Карале, мин әйтәм, Фатыйма апаның үгетләренә нык охшаган лабаса бу сүзләр.

 

Фатыйма апа кибетенә барулар күбесенчә август башларына туры килә иде. Бүгенме-иртәгәме арыш урагына төшәләр. Кайтканда, Балагачны узып үзебезнең җирләргә җиткәч башлана ул арыш басуы. Арышлар шулкадәр биек, эченә кереп китсәң, бөтенләй югаласың. Без һәрберебез үзе теләгән араны сайлап ала да арышларны таптамыйча гына ярышып йөгерә башлыйбыз – кем узар икән? Әмма шул ук вакытта тиз генә башакларны кулыңа җыеп, уып, өреп чистартып, тамак та ялгап алырга өлгерергә тиешсең. Авызыңда калганын сагызга әйләнгәнче чәйнәп, басу чигендә мактана-мактана күрсәтерлек тә калсын.

 

(Ни кызганыч, көлемсәр апабыз озак һәм каты авырып дөнья куйды. Ходай Тәгаләнең оҗмах хозурына озатыр алдыннан аны соңгы сынавы шушы булгандыр инде).

 

Фатыйма апаның кибете белән янәшә, әмма ишек-тәрәзәләре Кооператив урамына карап торганы – ашамлыклар кибете. Сатучысы – Гыйльмия апа. Аның кырына Фатыйма апага кергән кебек кереп булмый. Чөнки инде акчабыз калмаган. Аннан соң кырысрак та Гыйльмия апа. Берчак әнкәй миңа, бер сум акча тоттырып, Чакмагышка билле таш кәнфит алырга җибәрде. Кайдан булсын инде андый очсызлы кәнфит ул кытлык елларда. Аның каравы, 3 сум 40 тиенлек шоколад кәнфит бар иде. Күрдем дә үлдем, дигәндәй, шуңа карап, алыйммы-алмыйммы дип уйланып басып торуларым сәгатькә сузылгандыр, мөгаен. Алсаң да, кулыңдагы синең бер сумыңа күп булса 300 грамм кәнфит тияр. Әл(е) дә әле Гыйльмия апа куып чыгармаган икән.

Ахыры бар.

 

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 1
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи